Дөньяда сүзем калыр (Нәкый Исәнбәт)
Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел
Нәкый Исәнбәт
(29.12.1899-15.09.1992)
Җир йөзендә буш табылмый берни дә,
Буш бирелми, буш алынмый берни дә.
***
Тамчыдан су артып-артып күл була;
Яхшы җиргә төшкән орлык гөл була.
***
Эш кенә тик дөньяларның шаһлыгы,
Эш кенә тик хөрриятнең шатлыгы.
Эш кенә безне богаудан коткара,
Эш кенә барлык канунны актара.
Эш кенә бар җир-күкне күкрәтә,
Эш кенә бар тауны-ташны тетрәтә,
Эш кенә – дуслык, татулык чишмәсе...
***
Эстәк* үлмәс җир астына кергән белән,
Орлык үлмәс җир астына күмгән белән;
Уңдыручан җир шарында орлык уңар,
Күмгән саен бер орлыктан миллион туар!..
*Эстәк – эстәлгән, нык, таләп ителгән әйбер; максатлы теләк.
Автор турында:
Шагыйрь, драматург, фольклорчы-галим, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1968), Татарстанның халык язучысы (1986) Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 елның 29 декабрендә Уфа губернасының Златоуст өязендәге (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында туган. 1992 елның 15 сентябрендә вафат булды.
Текстны Ләбиб Лерон әзерләде.
«Безнең мирас». – 2024. – №12. – Б.3.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА