Журнал «Безнең мирас»

Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа (ахыры)

Хаклык эзләде, әмма хаклык ишекләре берәм-берәм ябыла торды...

Мәрьямнең оныгы Орһан әфәнде белән сөйләшкәндә Ататөрек тарафыннан бирелгән җиргә башкалар хуҗа булуын, бабасының алты бала белән бик мөшкел хәлләрне кичерүен әйтте. Мәрьямнең ире Али Ризаның хәл-әхвәле тасвирланган гәзит язмасы Орһан әфәнденең социаль челтәрдәге битендә урын алган. Язманың авторы – Байкал, матбугатта («Ватан» гәзите булырга тиеш) чыккан вакыты – 1951 елның 10 декабре. Текстны тәрҗемә итеп тәкъдим итәм: «Алдымда 70 еллык бер хәлнең хикәясе бар. Бу – Ватанга хезмәт мәхәббәте һәм бу мәхәббәтнең кайгы-газап белән туп-тулы бер җанлы нәтиҗәсе!

Төрек субае буларак шанлы гаскәребезгә кушылган көннән алып, Кызыл солтанның (Икенче Габделхәмид хан чоры күз алдында тотыла. – А.Г.) золымыннан башлап, иске дәвер золымы (Төркиянең Беренче Президенты Ататөрек үлгәннән соңгы вакыт күз алдында тотыла. – Тел.) белән тәмамланган бер нәтиҗә!

Габделхәмид басымына каршы чыгудан башланган, Европага качкан, Траблус (Ливия), Балкан сугышларында катнашкан, русларга әсир төшкән, Себергә сөрелгән, Бохарада Әнвәр паша белән эшләгән, шәхси акчасы (дөреслектә хатыны Мәрьямнең. – А.Г.) белән 1800 төрек офицерын һәм сержантын коткарып, Бәйсезлек сугышына катнаштырган, министр, шаһ ярдәмчесе булган һәм, ахырдан, 6 баласы белән ач калган, чыпта өстендә яткан, кулындагы малы да тартып алынган кайгы-газап, сынау тулы 70 ел – Али Ризаның кызганыч хикәясе...

Ул бер каһарман иде. Һәйкәлгә әйләнгән бер легендар каһарман! Каһарманнарча башкарган хезмәтләре өчен аңа канун нигезендә 13 ел элек 1200 лира бәясендә җир бирелгән. Әмма җиргә элеккеге хакимият заманында министрларның берсе хуҗа булган. Ул зарын аңлатырга теләгән, әмма: «Судка бир!» – дигән җавап алган... Аның Бохарада калган кардәшләрен, каенатасын (Мәрьямнең әтисе Гобәйдулла Бубыйның уллары. – А.Г.) «мич»кә ыргытканнар. Хезмәт иткән еллары ватанга хезмәт буларак язылган хәлдә, хәтеремдә калмаган бер канунның ничәнчедер маддәсенең ничәнчедер бүлеге буенча, пенсиясен дә ала алмый икән...

Али Риза Атмаҗа еллар буе хаклык эзләгән... Хаклык эзләде, әмма хаклык ишекләре берәм-берәм ябыла торды...»

1931 елда Төркия Җөмһүрияте җитәкчесе Ататөрек һәм 1945 елда икенче Президент Исмәт Инөне кул куйган Карарлар бар. Беренче документ буенча аларның, чыннан да, Анкарадагы Калаба авылы җирлегенә теркәлүе турында сүз бара. Күрәсең, аларга бирелгән җирдә йорт булган һәм әлеге йортка әкренләп түләү шарты куелган. Бу хакта икенче документта әйтелә. Аларның хөкүмәт тарафыннан 6000 лирага хокукы барлыгы, Калаба авылына бәйле 4800 лира тотылуы ассызыкланган. Али Риза бәй язган хатларга караганда, авылдагы җирләренә шул заманның бер министры хуҗа булып алган, хөкүмәт тарафыннан бернинди пенсия түләнмәгән. Җитмәсә, бу вакытта хатынының йөрәге тота, мәрхүмә була, үзе, сугышта алган яралары сәбәпле, йөри алмаслык хәлгә килеп диярлек балалары белән ялгыз кала.

 

Мәрьям Бубый төрек телендәге тарихи китапларда

Мәрьямнең ире Али Риза бәй, үз китабын чыгара алмаса да, Төркиядә тарихчы галимнәр тарафыннан онытылган шәхес түгел. Аның фикерләре гаскәри юлдашлары хатирәләрендә сакланган, Әнвәр Пашага кагылышлы китапларда исеме күп мәртәбәләр телгә алына. Әлеге истәлекләрдә батыр йөрәкле Мәрьям ханымны сурәтләгән юллар да очрый.

Мәсәлән, Нәвзат Көсуглының «Шәһит Әнвәр паша» (2008) китабында Али Ризаның 1922 елның май аенда Әнвәр пашага язган хаты бирелгән. Анда шундый сүзләр бар: «...Кыр хастаханәсе кордык. Минем Мәрьям ханым да яралыларны карый, җәрәхәтләрен бәйли, дарулар тарата». Шулай ук китапта уңышка ирешүчән, сабыр холыклы Али Ризаның алдынгы татар галиме Гобәйдулла Бубый кызы Мәрьям ханымга өйләнүе турында истәлеген дә укырга мөмкин.

«Төркестан милли хәрәкәтләре» китабына (1945) тарихи материаллар Али Риза бәй үзе исән вакытта ук шәхси архивыннан кергәндер, дип, фаразларга мөмкин. Китапта гарәп графикасында язылган хат сурәтләре бар. Яннарында латин язуына күчермәсе дә урын алган. Шунысы үзенчәлекле: Али Риза бәй исеменә язылган рәсми-хәрби хатларның күбесендә Мәрьям ханым белән кызлары Алиягә җылы сәламнәр юлланган.

Төркестанга һәм Әнвәр пашага бәйле дистәләгән тарихи фотосурәт Атмаҗа гаиләсендәге альбомнан алынган булырга мөмкин, чөнки аларның кайберләре кызлары Түркан Атмаҗа хатирәләре чыккан гәзиттә дә урын алган. «Төркестан милли хәрәкәтләре» китабындагы бер фотосурәт игътибарны аеруча җәлеп итә. Ул фотосурәттә кырыс йөзле, дүртесе – хәрби, икесе – гадәти киемнән, кулларына кылыч, мылтык тоткан алты ир-ат һәм алда яланаяклы кызчык басып тора. Фотосурәт астында аңлатма да бар: «Төркестан көрәшендә хезмәт иткән – Төркияле гаскәриләр: (уңнан сулга, югарыда): Бартынлы Мөхетдин, Али Риза. Аста: Хәсән һәм Хәлил бәйләр. Сулда: югарыда һәм аста ике һиндлы офицер (Кабилдә)». Әмма фотосурәт астында кызчыкның кем булуы турында язылмаган. «Мулла Нафыз хатирәләре» китабында исә һинд гаскәриләре юк, ә фотосурәт астына тәгаен итеп: «Бохара Җөмһүрият Хөкүмәте әмерендә 3 госманлы гаскәри: Али Риза бәй, миралай Хәсән, миралай Хәлил, ярдәмче Бартынлы Мөхитдин. Бәләкәй бала Али Риза-Мәрьям гаиләсенең кызы Алия», – дип язылган.

Әмма, фотосурәтләрдән күренгәнчә, кызчык әтисе кочагында түгел, ә гаскәри Хәсән алдына баскан. Алиянең балаларча бер самими ышаныч белән аның алдында торуы әлеге кешене туганнарча бик якын итүен күрсәтә. Али Риза бәйнең кыска гына автобиографик язмасында Хәсән берничә мәртәбә телгә алынган. Анда Хәсән бәйнең төрекмәннәрне гаскәри оештырганы өчен гаепләнүе һәм, үлем куркынычы янаганга күрә, Бохарага китүе турында әйтелә. Бу исә Али Ризага аның белән Бохарада очрашуга сәбәп булган. Али Риза шуны сөйләгәч, Хәсән бәй хакында: «Элек Уфада каенатам Гобәйдулла Бубыйның өендә күрешкән идек», – дип тә өстәп куя. Бәлки, Хәсән бәй дә коткарылган әсирләрнең берсе булгандыр, кызчыкны кечкенә чактан ук белеп якын иткәндер...

 «Мулла Нафыз хатирәләре» һәм «Төркестан милли хәрәкәтләре» китапларында 10-12 кешедән торган төркемнең 1924 елны Төркиягә ничек һәм нинди юллар белән кайтулары җентекләп тасвирлана. 1924 елның 24 гыйнварында Тәһран шәһәрендә, Али Риза тырышлыгы нәтиҗәсендә, Төркия илчесе белән очрашу турында мулла Нафыз күбрәк язган. Шуннан соң ул: «Төркия капкасы төбендә идек. Али Риза һәм Мәрьям ханым кыш вакыты һәм бәләкәй балалары булу сәбәпле, юлга февральдән соң чыгарга карар бирделәр», – дип яза. Март аеннан инде алар Төркиядә яши башлый.

Атмаҗа гаиләсендә икенче кыз – Туран 1924 елда, Төркиягә кайту юлында дөньяга килә. Гәзиттә яше 70 дип күрсәтелгәнне дә исәпкә алсак, аның 1924 елда туганлыгына янә инанабыз. Өченче кызлары – без аралашкан Орһан әфәнденең әнисе Түркан ханым исә 1928 елда туа.

Чыңгыз хан нәселе

Хәзерге көндә төрек телендә Төркестанга бәйле йөзләгән китап язылган. Авторлары үзләре күргәннәрне язганга күрә, «Бүгенге Төркестан һәм аның тарихы», «Төркестан милли хәрәкәтләре», «Мулла Нафызның хатирәләре», «Азиядә биш төрек» исемле китаплар аеруча кызыклы, алар күп кенә фәнни-тикшерүләрнең үзәгендә тора. Төрле авторлар каләме белән язылган әлеге хезмәтләрдә бер үк вакыйгаларның төрлечә сурәтләнүе, хәтта кайбер хәлләрнең еллары туры килмәве дә күзәтелә. Шуңа да карамастан, алар белән танышу татарларга кагылышлы кызыклы мәгълүматларны тупларга ярдәм итә.

1928 елда Төркия гәзитләрендә гарәп шрифтында чыккан, 1998 елда бүгенге заман төрекчәсе белән басылган «Азиядә биш төрек» китабының авторы – Адил Хикмәт бәй. Бу китапта биш төрекнең гасыр башында Төркестанда күргәннәре тасвирлана. Бер бүлектә китап каһарманнарының Кулҗа шәһәрендә Габдулла Бубыйның өендә кунак булулары турында язылган. Менә шул очрашуда мөхтәрәм галим кунакларына төрки халыкларының тарихын сөйли һәм үзенең Чыңгыз нәселеннән икәнен аңлата. Мәрьям Атмаҗаның Төркиядә туган бер улына Чыңгыз исеме кушуы нәселнең шанлы тарихына бер ишарә кебек.

Гаилә альбомында сакланган һәм гәзиттә басылган тагын бер фотосурәт кызыклы. Али Риза бәй, Төркестанда яралангач, Әфганстанда дәваланган чагында кызы Алия һәм төрек гаскәриләре белән Бабур шаһ кабере янында фотосурәткә төшкән. Миңа калса, бу һич кенә дә очраклы күренеш түгел. Тарихтан мәгълүм булганча, Бабур – әнисе ягыннан Чыңгыз хан нәселеннән булган һәм чагатай телен үзенең туган теле дип санаган шәхес...

 

Туган елы, кабере һәм исемен мәңгеләштерү

Мәрьям Бубыйның туган елын фаразларга берничә сәбәп бар. Беренчедән, Али Риза бәй белән Мәрьямнең тормыш юллары 1918 елда Иркутскида кисешә. Ул вакытта кызга 19 яшь дип язылган. Димәк ул 1899 елда туган, гәрчә фильмда 1898 ел диелсә дә. Икенчедән, «Сабах» гәзитендә язылганча, ягъни Мәрьямнең гомере 1945 елда 46 яшьтә өзелә дигәнгә ышансак, аның туу елы 1899 килеп чыга. Әмма рәсми некролог 1946 елда чыккан! Аңа нигезләнсәк, 1900 елда туган икәнен ачыклыйбыз. Бу уңайдан күбрәк чыганакларны, аеруча Иж-Бубый авылының метрика кенәгәләрен тәфсилләп өйрәнеп, Мәрьямнең туу датасын төгәл ачыклау сорала.

Мәрьям Нигъмәтуллина-Бубый-Тоган-Атмаҗа, 50 яшенә дә җитмичә, йөрәк өянәгеннән вафат була. Йөрәк авыруыннан 58 яшендә, 1935 елның 11 мартында кинәт вафат булган мәшһүребез Йосыф Акчура белән бер үк каберлеккә – Истанбулның Эдернәкапы зиратына җирләнә. Кызганыч, Мәрьямнең кабере, 1970 нче елларда яңа юллар салыну сәбәпле, йә, күчерелгән, йә башка бик күп каберләр кебек, юкка чыккан. Әмма, моңа да карамастан, эзләүне дәвам итү мөһим.

Хәзерге көндә Истанбулның Кадыкөй бистәсенең бер урамы Мәрьям Атмаҗа исемен йөртә. Әлеге исем урамга 1990 нчы елларда гына бирелгән.

Истанбулның Кадыкөй бистәсе мөһаҗир татарлар өчен чит түгел. Инкыйлабка кадәр һәм аннары Төркиягә күчеп килгән татарлар берләшеп яшәгән район буларак билгеле ул. Биредә үк галим, милләттәшебез Рәшит Рәхмәти Арат исемен йөрткән урам да бар. Әлеге урамның барлыгы татарларга күптән мәгълүм иде, хәзер инде олы җанлы, мәгърифәтче Мәрьям исемендәге урамны да истә тотыйк.

 

Йомгак

Али Риза бәй һәм Мәрьям Бубыйның язмышы XX гасыр башындагы төрле агымнар – кадим-җәдит, патша, совет, госманлы хәрбиләре, басмачылар, большевиклар, аклар-кызыллар, милләтчеләр, төркичеләр, әсирләр, мөһаҗирләр арасында барган каршылыклар фронтында уза. Алар, Патша Русиясе һәм Госманлы дәүләте, Советлар иле һәм Төркия Җөмһүрияте тарихының кискен борылыш елларында якыннарын югалтып, авыр тормыш сынауларына тарып, катлаулы гомер юлын узалар.

Билгеле, Россиядә яшәүче татарларның Төркия белән сәяси-фәнни, иҗтимагый бәйләнеше гасырлар буе дәвам итә. Бу бәйләнештә, бигрәк тә, Октябрь революциясенә кадәрге һәм аннан соңгы елларда, татар халкының асыл ул-кызларының язмышы хәл ителгән, эшчәнлекләре төрлечә чагылыш тапкан. Мәгърифәтле нәсел дәвамчысы Мәрьям Бубыйның кыска гомере мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезнең һәм, шул ул ук вакытта, бәйсезлек сугышларында сыналган төрекләрнең язмышлары белән тыгыз үрелгән. Шуның өчен ул – һәр ике халык өчен газиз һәм каһарман йөрәкле Татар кызы!

 

ФОТО1. Алабуга земство идарәсе акчасына Мордыбый авылында ачылган мөгаллимәләр курслары. Уртада – мәдрәсә җитәкчесе Кыям Бигашев, аның уң янында хатыны Наҗия Бигашева, сул янында Мәрьям Буби. Иң алгы рәттә сулдан уңга:

Әсма Ибрагимова, Мәгъсүмә (Кыям Бигашевның сеңлесе),

Мәрьям Ибатуллина, Әминә Ибатуллина. 1917 ел, август

ФОТО2. Төркестан көрәшендә хезмәт иткән – Төркияле гаскәриләр. Уңнан сулга, югарыда: Бартынлы Мөхетдин, Али Риза. Аста: Хәсән бәй, аның алдында Мәрьям белән Алия Ризаның кызы Алия һәм Хәлил бәй. Сулда: югарыда һәм аста ике һиндлы офицер

ФОТО3. Али Риза бәй кызы Алия һәм төрек гаскәриләре белән Бабур шаһ кабере янында

 

«Безнең мирас». – 2024. – №4. – Б.16-20.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру