Журнал «Безнең мирас»

Хөсәин Фәизханов – татар халкы тарихын танытучы галим

Көнчыгышны өйрәнүче универсал

Хөсәин Фәизханов (1823-1866) – Россия тарихында һәм, аерым алганда, татар халкы тарихында уникаль шәхес. 2023 елда аның тууына 200 ел тулу билгеләп үтелде. Ул Сабаҗай авылында дөньяга килгән. Авыл старостасының өлкән улы баштан ук дини сабак алып үскән һәм киләчәктә үз эшчәнлеген шул юлдан дәвам итүне күздә тоткан. Әмма Хөсәин Фәизханов теолог, мәгърифәтче буларак, үз исемен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә калдыра алган. Ул озак яшәмәгән, гомеренең чәчәк аткан чорында, танылуга ирешкәч һәм фәнни, мәгърифәтчелек эшчәнлегендә моңарчы күрелмәгән проектларны тормышка ашыруга якынлашкач кына каты авырудан вафат булган һәм күп нәрсәгә өлгерми калган.

Аның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнүдә мәшһүр галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) белән Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936), алардан соң Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов (1934-2010) белән аның укучысы, остазының эшен дәвам итүче Раиф Мәрданов зур хезмәт куйды. Мәгълүм булганча, Х.Фәизханов күп кенә хезмәтләрен исән чакта төгәлләп бетерә алмаган, ә кулъязмалары югалган (һәм күбесе әлегә кадәр табылмаган), шул сәбәпле, галимнең исеме аның белән хезмәттәшлек иткән башка шәхесләр күләгәсендә калган, фәнни эшчәнлегенең киңлеге тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәгән.

Хәзер без Х.Фәизханов турында XX гасыр башында Р.Фәхреддин язганнарга һәм М.Госманов белән Р.Мәрдановның XX-XXI гасырлар чигендә генә дөнья күргән хезмәтләренә караганда да күбрәк беләбез. Галим исеме белән бәйле мәгълүм документларны анализлау һәм яңа документларны ачыклау буенча киң колачлы эш алып барабыз.

 

Хөсәин Фәизханов даирәсе

Тормышының башлангыч чорында, шәхесе формалаша башлаган чактан ук Х.Фәизханов шактый үзенчәлекле даирәдә кайнаган. Р.Фәхреддиннең «Асар»ындагы мәгълүматларга караганда, Х.Фәизхановның беренче остазлары, мәсәлән, Бәрәскә[1] авылыннан Габдрәхим ибне Бикчәнтәй әл-Бәрәскәви (1846 елда вафат) һәм Казанның 6 нчы Җәмигъ мәчетеннән (хәзер – 9 нчы Җәмигъ яки Иске Таш мәчет) Байморад ибне Мөхәррәм әл-Мәңгәри (1786-1849) имам-хатыйб һәм мөдәррис кенә түгел, ә табышлы оешмаларның хуҗалары да булган. Башкача әйткәндә, абруйлы дин әһелләре булу белән беррәттән, алар эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнгән, татарның интеллектуаль һәм финанс элитасы катламын тәшкил иткәннәр.

Х.Фәизхановның Казандагы (2 нче Җәмигъ мәчет, хәзер – Апанай мәчете) беренче остазы – Мөхәммәдкәрим ибне Мөхәммәдрәхим әт-Тәкәнеши әл-Казани (1805-1865). Казанның абруйлы мөгаллиме булган бу шәхес 1851 елда хаҗга китеп, аннан кайтканда Истанбулда яшәргә калган һәм хәзерге заман авторларының берсе тарафыннан: «Госманлы империясенә күченгән татар мөһаҗирләре хәрәкәтенең мөгаен локомотивыдыр» дип бәяләнгән.

Урта Азиянең иң яхшы мәдрәсәләрендә унбер ел укыганнан соң, өметен өзеп диярлек 1849 елда Казанга кайткан Шиһабетдин Мәрҗанинең Россия империясендәге ул заман мөселман мәгарифенә карата тәнкыйди карашы белән Х.Фәизхановныкы да аваздаш булуы гаҗәп түгел.

Х.Фәизханов тормышының әлеге чоры турында документаль мәгълүмат бик аз булуга карамастан, аның шәхес булып формалашуында һәм аң-белем дәрәҗәсенә бу чорның зур йогынты ясаганлыгы ачык күренә. 1850 елда ул остазы Ш.Мәрҗани мәдрәсәсенә тупланган шәкертләрнең беренче төркеменә эләккәндә (Мәрҗани Фәизхановтан 5 яшькә генә олы була), ул инде дөньяви галимнәр – Александр Казембек (1802-1870) даирәсендәге Казандагы Шәрык белгечләре белән таныш булган. Ә бит 1849 елда Шәрык бүлеге таркалганчы һәм Шәрыкны өйрәнү үзәге Санкт-Петербургка күчерелгәнче, Казан университеты Россия империясендә иң көчле «Шәркыят мәктәбе»нә ия булган. Санкт-Петербург университетында шәрык телләре факультетының булачак беренче деканы, кадрлар әзерләү өчен җан аткан А.Казембек Х.Фәизхановны фәнни эшкә җәлеп итә торган була да инде. А.Казембек белән танышуы аның кайчан (1848 ел тирәсе) һәм нинди шартларда булганын без төгәл белмибез, әмма алар шактый якыннан аралашканнар. Х.Фәизхановның Казаннан Санкт-Петербургка күченеп китәргә карар кылуына да нәкъ менә А.Казембек йогынты ясаган, күрәсең.

 

«Мулла Хусейн» бик тиз арада һөнәри абруй казанган

Х.Фәизханов дигән йолдыз 1853 елның көзендә нәкъ менә Санкт-Петербургка күченгәннән соң кабынгандыр, мөгаен. Күченү карарына берничә сәбәп йогынты ясаган булуы ихтимал. 1854 елда Санкт-Петербург университетында көнчыгыш телләре факультеты ачылырга тиеш була. Х.Фәизханов исеме баштан ук гарәп теле укытучысына кандидатлар исемлегендә күренә (әмма бу, төрле сәбәпләр аркасында, тиз генә тормышка ашмый). Шуның өстенә, 1853 елда, Ырынбур Мөселман диния идарәсе карары белән, Ш.Мәрҗани мәдрәсә җитәкләү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителә. Х.Фәизханов күнеккән Казанны үзе өчен таныш булмаган Санкт-Петербург каласына алыштыру турында уйланганда икеләнеп торгандырмы-юкмы – без моны белмибез. Истәлекләрдә Ш.Мәрҗанинең аны китмәскә үгетләве турында гына мәгълүмат бар.

Х.Фәизханов 1854 елның башыннан ук Император фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә башлый: Азия музее директоры академик Б.А.Дорн (1805-1881) кушуы буенча гарәп, фарсы, төрки (чагатай һәм госманлы) телләрдәге кулъязмаларны күчереп язу белән шөгыльләнә. Бу шөгыль озак еллар дәвамында аның төп эшчәнлегенең берсенә (шул исәптән, акча эшләү чыганагына) әверелә. Әлбәттә, башкаланың академик даирәләре белән болай тиз якынаю А.Казембек тырышлыгыннан башка гына булмагандыр. Нәкъ менә ул Х.Фәизхановны университетның көнчыгыш телләре факультетына урнашуга күп тырышлык сарыф итә. Әйтергә кирәк, ул вакытта Көнчыгышны академия һәм университет дәрәҗәсендә өйрәнүдә Россия фәне беренче адымнарын гына ясаган һәм квалификацияле кадрларга кытлык кичергән. Бу очракта «Мулла Хусейн» (Х.Фәизхановны коллегалары шулай дип йөрткән) бик тиз арада һөнәри абруй казанган. Чит ил эшләре министрлыгының Мәскәү баш архивында табылган Кырым ханлыгы тарихына кагылышлы документларны күчереп язу эшенә нәкъ менә аның кандидатурасы тәкъдим ителгән бит. Шул ук вакытта, Х.Фәизханов 1858 елдагы командировкасы вакытында, чыганакларның гомуми фондын өчтән бер өлешкә диярлек арттырып, яңа документлар таба. Әлеге материалларны үз эченә алган, яшь һәм өметле тарихчы В.В.Вельяминов-Зернов (1830-1904) исеме белән чыгарылган «Материалы по истории Крымского ханства» (1863) китабы Кырым ханлыгы һәм чиктәш дәүләтләр тарихы буенча затлы хезмәткә әверелә. Кереш сүздә хезмәте билгеләп үтелгән Х.Фәизхановның исеме китап тышлыгында бюрократик сәбәпләр аркасында гына күрсәтелмәгән – ул Фәннәр академиясенең рәсми әгъзасы булмаган. Ләкин аның бу китапны язуга керткән өлеше һәркемгә мәгълүм булган. Х.Фәизханов хезмәте өчен 1860 елда Фәннәр академиясе әгъзалары советы тарафыннан Император рус археология җәмгыяте әгъзасы итеп раслана. Бу исемгә ул татарлар һәм мөселманнар арасыннан лаек дип табылган беренче кеше була.

1861 елда галимне Касыйм ханнарының кабер ташларындагы язуларны күчереп язарга Касыймга командировкага юллыйлар. Тупланган материал В.В.Вельяминов-Зерновның «Исследование о касимовских царях и царевичах» (1863) дигән фундаменталь хезмәтенең беренче чыгарылышына нигез булып яткан.

 

Х.Фәизханов телләр һәм кулъязма чыганаклар белгече буларак таныла

Хәзер Х.Фәизхановның Фәннәр Академиясе һәм аерым алганда, галимнәр – Б.А.Дорн, В.В.Вельяминов-Зернов, М.И.Броссе (1802-1880), А.О.Мухлинский (1808-1877) белән хезмәттәшлеге турында фактлар күп тупланды. Х.Фәизханов һәр очракта да телләр һәм кулъязма чыганаклар белгече буларак таныла. Сүз уңаеннан, галим башкаланың ул вакыттагы иң зур ике китапханәсе – Азия музее (хәзер – Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институты) белән Император җәмәгать китапханәсенең (хәзер – Россия Милли китапханәсе) кулъязма фондларын каталогка туплау эшенең башында турыдан-туры катнаша. Ике хезмәте дә басылмаган килеш кала. Аларның беренчесен – Азия музееның гарәп кулъязмалары каталогын В.Р.Розен (1849-1908) 1881 елда гына эшләп бетерә, ә икенчесен – Император җәмәгать китапханәсенең гарәп һәм фарсы телләрендәге кулъязмаларның Б.А.Дорн авторлыгындагы (кабат формаль бюрократик сәбәпләр аркасында) ике томлы каталогын ведомствоның үзендә планга кертми калдыралар. Әмма бу шартлар Х.Фәизхановның Азия музеена нигез салучы Х.Д.Френ (1782-1851), аның алмашчысы һәм эшен дәвам итүче Б.А.Дорн белән беррәттән, Россия империясендәге көнчыгышны өйрәнү оешмаларының кулъязма фондларын каталоглаштыру һәм системалаштыру башлангычында тоткан урынын һич тә үзгәртми.

Х.Фәизханов, ниһаять, Санкт-Петербург университетының көнчыгыш телләре факультетына эшкә урнаша. Бу хәл 1859 елда, А.К.Казембек түгел, ә А.О.Мухлинский декан чагында була. Аңа кадәр исә ул бер үк вакытта гарәп һәм төрки телләрне дә укытып, баштан ук каллиграфия укытучысы ставкасында эшләгән. «Краткая учебная грамматика татарского языка» (1862 елда литографик ысул белән басылып чыга) әсбабы – Х.Фәизхановның мөгаллимлек хезмәтенең нәтиҗәсе. Бу еллар аның тормышындагы иң уңышлы вакыт була. Тиздән башкаланың үзгә дымлы климаты аркасында килеп чыккан авыру өянәген (1861 ел ахырыннан) кичерә башласа да, факультет (һәм аннан да бигрәк – университет) җитәкчелеге аны бик кадерли һәм язгы-җәйге чорда җылы якларга рәсми рәвештә фәнни командировкалар итеп рәсмиләштерелгән сывыктыру чараларын узарга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шундый командировкаларның берсендә – 1862 елда Х.Фәизханов Идел-Болгар эпитафияләре буенча материал туплый. Аны өлешчә эшкәртеп, 1863 елда «Три надгробных булгарских надписи» дигән фәнни мәкалә бастыра. Анда ул кабер ташлары язуларындагы телнең фонетик характеристикалары чуаш теленә якын булуын күрсәтә һәм шушы ачышы белән әлеге тарихи истәлекләрнең телен чишүгә ачкыч таба. Кызганыч, Х.Фәизханов исеме көнчыгышны өйрәнү һәм тюркология китапларында гадәттә, әлеге фәнни хезмәтенә һәм ачышына бәйле рәвештә генә телгә алына, чөнки бу аның исән чагында үз исеме белән басылып чыккан бердәнбер фәнни эше була.

 

Галим остазы Мәрҗанине тарихи хезмәтләр язарга этәрә

Шулай да нәкъ менә 1860  нчы елның башыннан (бигрәк тә Касыймга сәфәре тәэсирендә) Х.Фәизханов төрле төрки дәүләтләрне колачлаган фәнни хезмәт язу эшенә керешә, шулай ук хатларында Ш.Мәрҗанине Болгар һәм Казан ханлыгы тарихы буенча тарихи хезмәтләр язарга этәрә башлый. Х.Фәизхановның безнең көннәргә кадәр килеп җиткән хезмәтләре төгәлләнмәгән санала, алар – «Татарларның кыскача тарихы» (Р.Мәрданов тәкъдим иткән шартлы атама), «Казан тарихы», «Касимов ханлыгы». Аның шулай ук чыңгызлылар тарихы һәм хронологиясе буенча материал җыюы, Идел буе Болгары һәм Шәйбанилар тарихы буенча хезмәтләр әзерләве турында төгәл билгеле. Х.Фәизханов фикерләренең күбесе хакында Ш.Мәрҗанигә язган хатларында хәбәр итә. Сүз уңаеннан, вафатыннан соң, аның кулъязмалары Мәрҗани хәзрәттә кала. Ш.Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...» әсәренә «Казан тарихы» һәм «Касимов ханлыгы» текстларының кертелүе расланган. Шулай ук анда Х.Фәизхановның хатларындагы күп кенә фикерләр дә бар. Моннан тыш, Х.Фәизхановның бүгенгә ачыкланмаган язмаларының да Ш.Мәрҗанинең үз эшләренә кертелүе ихтимал. «Мөстәфадел-әхбар...» Ш.Мәрҗанине «татар тарихының атасы» ясаган, аңа татар тарихы фәненә нигез салучы дигән абруйлы исем биргән хезмәт санала. Әмма гаделлек өчен Х.Фәизхановны, ким дигәндә, әлеге китапның автордашы итеп карарга кирәк. Сүз уңаеннан, нәкъ менә Х.Фәизханов киңәше белән, Ш.Мәрҗани үзенең «Вәфийат әл-әслаф...» дигән хезмәтенә киңәйтелгән методологик кереш сүз яза. Аннары бу кереш сүз «Мөкаддимә» исеме белән билгеле булган мөстәкыйль һәм тулы бер әсәргә әверелә. Х.Фәизханов – тулаем татар халкы һәм Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләре тарихына, беренчеләрдән булып, аерым фән буларак караган гыйлем иясе. Ягъни элек татарлар һәм алар белән бәйле дәүләтләр тарихы Россия тарихының бер өлеше буларак кына каралса, әле анысы да славяннар һәм руслар тарихы белән кисешкәнгә күрә генә өйрәнелсә, Х.Фәизханов татар тарихын мөстәкыйль юнәлешкә аерып куйган.

 

Мәгърифәтчелек идеяләре

Бу Хөсәин Фәизхановның мәгърифәтчелек эшчәнлегенә дә кагыла. Галим, Россия империясендә мөселман мәгарифен реформалауны яклаган мәгърифәтчеләрнең беренче буыны ук булмаса да, әлеге мәсьәләне хәл итүнең һәрьяклап уйланылган юлын күрсәтә. Ул реалист була һәм мөселман мәгарифен сыйфат ягыннан заман чынбарлыгына якынайтырга омтыла, укыту программасына дөньяви фәннәрне, дәүләти рус һәм киң таралган Европа телләрен кертергә, ә дини фәннәрне укытуны шәкертләрнең туган телендә (бу очракта – татар телендә) алып барырга кирәк дип саный. Х.Фәизханов яңа типтагы мәдрәсәләр өчен уку-укыту программасын гына эшләп калмый, ә бюджет, кадрлар туплау һәм инфраструктура мәсьәләләрен чишүне дә тәкъдим иткән.

Галим Россия империясендәге мөселман халыкларының дөньяга карашын киңәйтү чараларының берсе буларак, үз басма органын (газета яки журнал) булдыруны кирәк күргән, матбугат чарасын иң яхшысы мәдрәсәдә чыгарылырга тиеш дип санаган. Аның татар телендә газета-журнал ачу максаты белән ясаган берничә омтылышы хакимият каршылыгына очраган.

Х.Фәизханов проектының төп максаты – мөселман халкын Россия империясе иҗтимагый һәм сәяси тормышының бер өлеше итү булган. Галим Россия өммәтен уятырга омтылган дип әйтергә мөмкин. Х.Фәизханов, урта гасыр тәкълиди фикер сөреше калыбыннан чыгып, Россия дәүләте эчендә мөселманнарның үзбилгеләнешен табарга кирәк һәм һәр мөселман үз үсеше өчен үзе көч куярга тиешле дип санаган. Аның күзаллавынча, мондый яңа типтагы мәдрәсәдә, ислам динен генә белеп калмыйча, дәүләт хезмәтендә дә үз урынын табарга мөмкинлеге булган белемле шәхесләр тәрбияләнергә тиеш. Проект җентекләп уйланылган һәм Ш.Мәрҗани белән С.Тәвкилевнең (1805-1885) фикеренә таянып, берничә редакциядә эшләнгән булган. Кызганыч ки, Х.Фәизхановның авыруы һәм үлеме әлеге эшне ахырына кадәр җиткерергә һәм бигрәк тә проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек калдырмаган. Мәгърифәтченең идеяләрен, ысулларын һәм алымнарын чирек гасырдан соң гына кырымтатар зыялысы Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) тормышка ашыра.

 

***

Х.Фәизхановның тәрҗемәи хәлендәге һәм фәнни хезмәтләрендәге өр-яңа материалларга мөрәҗәгать итү бүген безгә аның үз чорының күренекле шәхесе булуын һәм татар халкының фикер үсеше тарихында иң зур урын тотуын ныклы ышаныч белән расларга мөмкинлек бирә. Галимнең исеме зур хезмәтләрдә телгә алынмаса да, аның йогынтысы үз чорының күп кенә шәхесләрендә, күренешләрендә һәм процессларында чагыла. Моңа, мәсәлән, Ш.Мәрҗани, В.В.Вельяминов-Зернов хезмәтләрен карап, аны Х.Фәизханов язганнар белән чагыштырып инанабыз. Шулай ук Р.Фәхреддин яки Г.Ибраһимов хезмәтләрен дә яңадан уку кызыклы булыр дип уйлыйм. Алар – Х.Фәизхановның яшьтәшләре булмасалар да, әлеге шәхеснең тоткан урынын һәм алдынгы фикер йөртүче Россия мөселманнары арасындагы абруен белгән буын вәкилләре.

 

[1] Нәкъ менә шушы авылда 1769 елда сәүдәгәр Ибраһим Борнаев акчасына Казан губернасының Казан өязендә (хәзерге Татарстан Республикасы) 1552 елдан соң беренче таш мәчет төзелә.

 

ФОТО:

Хөсәин Фәизханов. Ләйлә Хәсьянова рәсеме. 2017 ел

 

«Безнең мирас». – 2024. – №9. – Б.16-21.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру