Журнал «Безнең мирас»

Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа (дәвамы)

Мәрьям Бубый турындагы мәкаләмнең икенче кисәге[1] Туран Атмаҗаның Төркия матбугатында дөнья күргән истәлекләре нигезендә язылды. Аларның бер өлеше «Әсирләрнең әнисе Мәрьям Атмаҗа» дип аталган документаль фильмда да чагылыш таба.

 

Большевиклар Мәрьямнең колагын ерта

Большевиклар түнтәрелеше вакытында әниемнең озын, дулкынланып торган чәчләре булган, колагында бик кыйммәтле ташлы алкасы да бар икән. Уфада юлдан үтеп барган большевикларның берсе кызны чәченнән йолкып, колагындагы алкасын тартып алган. Әниемнең колагы ертылган. Чәче өзгәләнгән, башы бик нык авырткан. Үземне белә-белгәннән бирле, әниемнең ни асылташ такканын, ни чәчләрен үстергәнен күрмәдем. Минем һәм кыз кардәшләремнең колакларын тиштертмәде ул. «Бик теләсәгез, үзегез тиштерерсез», – диде. Аның теләген истә тотып, мин дә тиштертмәдем, колакка эләктереп куя торган алкаларны гына кулландым.

 

Мәрьям Бубыйны Әфганстан короле кабул итә

Әфганстанда Али Риза бәй һәм Мәрьям ханым Әфган Короле Надир хан тарафыннан бер атна Вабүр шаһының сараенда кабул ителә. Надир хан Мәрьям ханымга сарайны күрсәткәндә кунагын аскы каттагы хәзинә бүлмәсенә дә алып керә, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бәһасез җәүһәрләр арасыннан берсен сайлап алуын тели. Озак кына уйлап торган Мәрьям ханым хәзинә бүлмәсенең бер почмагына куелган тегү машинасын алырга теләвен әйтә. Надир ханның аптыравын күз алдына китерегез! Гаҗәпкә калуын яшермәгән әфган короле: «Бер уч асылташ алсаң иде, тынымны да чыгармас идем», – дип әйтә. Ә Мәрьям ханым (татар кызларына хас тыйнаклык белән. – Ред.): «Бу машина белән мин балаларыма күлмәк тегәрмен», – ди».

Кызы Туран Атмаҗа хатирәләрендә әнисенең үзенә һәм кардәшләренә күлмәкләр тегеп бирүе турында мәгълүмат бар.

 

Әсирләр лагеренда баш күтәрү репетициясе

Беренче бөтендөнья сугышы урталарына таба Трабзон сугышында яраланган Али Риза бәй язмышының каһарманлык юллары русларга әсир төшкәч башлана. Бакудагы хастаханәдә дәваланган әсирне башта – Мәскәү, аннары төньяктагы Костромага якын әсирләр лагерена урнаштыралар. Патша Русиясенең большевиклар кулына күчүенә санаулы гына көннәр калып килгәндә, Али Риза бәй язмышына риза булып тик утырмый. Җай чыгуга, лагерьдагы төрек әсирләрен туплап, яшәү шартларының начарлыгын, ризыкның җитмәс булуын сәбәп итеп, баш күтәрә. Ул төрек гаскариләрен бергә туплап, беренче мәртәбә качып карый. Али Риза бәйнең тик тормаячагын аңлаган лагерь җитәкчесе, бер рапорт хәзерләп, аны төньяктагы – табигать шартлары кырыс булган Яранск шәһәрендәге лагерьның карцерына яба.

Суык, ачлык, ялгызлык эчендә ике айлык җәза срогы узгач, аны янә сөрген көтә. Али Риза Владивосток янындагы төрек әсирләре лагерена җибәрелә. Бер ел эчендә якынча 700 төрек әсире – ачлык, суык һәм хасталыктан кырылган лагерьда калган 800 кеше тере мәет хәлендә яши. Али Ризаның беренче күзәтүләренә күрә, лагерьдагы төрек докторларын эштән азат иткәннәр дә Русиягә җибәрелгән ике грек докторы, үч алуга охшаган дәвалау ысуллары белән әсирләрне кырганнар. «Кызыл хач» оешмасы белән швецияле бай бер ханым җибәргән дарулар да «кара базар»га төшкән. Лагерьда дару түгел, яра бәйләрлек чүпрәк тә булмаган. Әсирләр бары тик су эчендә йөзгән бер-ике яшелчә кисәгеннән гыйбарәт ризык кына ашап көн күргәннәр.

Али Риза бәй, һәркөн вагоннар белән китерелгән яңа әсирләрне көткән лагерьдагы шул куркыныч хәлне төзәтер өчен, вакыт әрәм итмичә, хәрәкәт итә. Ул, берничә кешене янына алып, грек докторлары Алексан һәм Аспиридисның ялгыз чакларын туры китереп, почмакка кыса һәм икесен дә кыйнап, кеше танымаслык хәлгә китерә. Нәтиҗәдә, лагерьдагы медицина хезмәте төрек табибларының кулына күчә. Әмма дарулар һаман булмый...

 

Әсирләрне әфьюн сатып азат итү

...Лагерь башлыгы Риза бәйне бүлмәсенә чакырта. Араларында шундый сөйләшү була: «Төрек әсирләрен коткарыр өчен җан-баш белән тырышасың, кил, бер килешү төзик. Бу җир – әфьюн һәм ефәк сәүдәсенең җан тамыры. Бу эшкә кер. Сиңа ялган бер паспорт ясатам. Табышны бүлешербез».

Али Риза, тотылган очракта атылачагын белә торып, тәкъдимне кабул итә, ялган паспорт белән эшли башлый. Әфьюн һәм ефәк сәүдәсе кыска вакыт эчендә җәелеп китә, акча су кебек ага. Риза бәй барлык табышын төрек әсирләрен азат итүгә тота.

Күп вакыт узмастан, төрмә җитәкчесе бүлмәсендә икенче күрешү була. Али Риза бәй, әгәр теләсә, табышының бер өлеше хисабына әсир төрекләргә паспорт ясата алачак. Әмма һәр ялган паспорт өчен акча капчыклап кирәк... Бу – әсирләрне коткарыр өчен, әфьюн һәм ефәк контрабандасында тагын да күбрәк тырышырга кирәк дигән сүз...

 

Татар кызына мәхәббәт

Нәкъ менә шул көннәрдә ул большевиклардан качкан бер татар кызына гашыйк була. Уфаның иң укымышлы кешеләреннән берсе Гобәйдулла Бубыйның кызы Мәрьям ханым белән Али Риза Иркутскида таныша. Азиянең бозлы кырларында бөреләнгән бу мәхәббәт лагерьдагы 1800 әсирнең котылу ачкычы була.

Гобәйдулла Бубый, байлыгына хөкүмәт кул сузасын аңлагач, 10 мең алтынны кызына васыять итә. Мәрьямгә: «Русиядәге бу болганышларның кая барасы билгеле түгел, алтыннарыңны ал да еракка кач, яңа бер илдә, яңа тормыш кор», – ди. Ул заманнарда, бер төймәгә басуга яктылык тизлегендә хезмәт күрсәтә торган банклар, кредит карталары юк. Бүгенге җөмһүрият алтыны белән чагыштырсак, якынча 21 миллиард төрек лирасы кыйммәтендәге ун мең алтынны янында йөртү бик хәтәр, бу революция елларында Русиядә үлем карарына тиң була.

 

Меңнәрнең гомерен коткарган бирнә

Али Риза бәй күңеленә кергән кызның байлыгы турында хәбәрдар була. Бу хакта белгәч, Истанбулга кайтуга никадәр җир һәм мал-мөлкәткә хуҗа булачагын хисаплау урынына, ул, миллият һәм инсани тойгыларга таянып, күңеле кушканча эшли. Сөеклесе Мәрьямгә бу алтын белән никадәр төрек әсиренә ялган паспорт ясата алуын, Азия читеннән меңнәрчә тоткынны Төркиягә кайтара алачагын тәфсилләп аңлата ул. Мал-мөлкәткә кызыкмаган Мәрьям ханым да: «Ярар, әмма әүвәл әтиемнән рөхсәт сорыйк», – дип, килешүен белдерә.

Йөрәге өр-яңа өмет һәм мәхәббәт белән тулган Али Риза бәй белән Мәрьям Уфага килә. Иң әүвәле Риза бәй Гобәйдулла Бубыйдан Мәрьямнең кулын сорый, өйләнергә рөхсәт ала. Аннары Мәрьям ханым эшне әтисенә аңлата. Ике баласын большевиклар атып үтергәч йөрәге сызылуга сыкранган Гобәйдулла хәзрәт ризалык бирүгә, тиз генә никах укылып, бөек операция башлана. Ярымшәрә, ачлыктан ашказаннары кабыргаларына ябышкан төрек әсирләре, ялган паспортлар алып Владивосток, Сембер, Самара һәм Ташкенттан 15-20 шәр кешелек төркемнәр белән Төркиягә җибәрелә. Моннан тыш, Гобәйдулла әсирләрне җылы кием-салым белән тәэмин итәргә дә өлгерә.

1918-1920 нче еллар арасында бу зур операция белән Төркиягә кайтарылган 1800 әсир, Төркиянең Бәйсезлек сугышына кушылып, төрле җирләрдә гаскәри буларак хезмәт итәләр.

***

Игътибарга алырдай истәлекләр барлауны шушы урында туктатып торабыз, ә хәзер танылган галим, милләттәшебез Йосыф Акчураның татар һәм төрекләрне төрле золым һәм ачлыктан коткару эшенә керткән тиңсез батырлыгын искә төшерик. Бу батырлыклар исә мәгърифәтче Бубыйларның язмышы белән тыгыз үрелгән.

 

Башка шәһәрләрдәге татарлар да төрек әсирләренә мәрхәмәтле булган

Мөһаҗир татарларның гаилә альбомында сәясәтче, дәүләт эшлеклесе Йосыф Акчура (1876-1935) фотосурәте саклану гаҗәп хәл түгел. Төркиядәге зыялы татарларның күбесенең юллары аның белән Русиядә яшәгән чакларында ук кисешкән. Шулай да Йосыф Акчура белән Атмаҗа гаиләсе арасында үзгә бер элемтәләр булмадымы икән?!

Алга таба әлеге сорауга җавап табу ниятеннән, төрекчә язылган китаплар нгизендә мәгълүматлар китерәсем килә.

Төркиянең «Кызыл Ай» җәмгыяте 2009 елны «Акчура углы Йосыф: Беренче дөнья сугышы ахырында Скандинавиядән Сибириягә – «Кызыл Ай» хезмәтендә» китабын бастыра[2]. Бу китапта сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, галим Йосыф Акчураның, 1917-1919 нчы елларда, Кызыл Ай җәмгыяте вәкиле буларак, Русиядәге төрек әсирләрен кайгыртып йөргәндә язган дәфтәрләреннән өзекләр, гарәп шрифты белән язылган кайбер мәкаләләре, китап күчерелмәләре, рәсми хисабы һәм Төркиянең «Кызыл Ай» архивында сакланган документ нөсхәләре урын алган. Йосыф Акчураның «Кызыл Ай» вәкиле буларак язган хезмәтләрендә Мәскәү, Казан, Уфа, Троицк һәм башка шәһәрләрдәге татар мөселманнарның төрек әсирләренә мәрхәмәте ачык күренә. Патша заманында бу эшнең шактый хәтәр булуын, анда катнашкан кайбер татар мануфактурачыларына җинаять эше ачылуын да әйтелә.

Йосыф Акчураның әлеге вакыйгаларга мөнәсәбәтле сүзләрен дә искә алып үтәсем килә. «Минемчә, дөньяда башкарылган эшләрнең иң әйбәте – шәфкать эшләре. «Кызыл Ай» хезмәткәре буларак, әсирләрнең газапларын азайтырга тырышу миңа тормышымда башкарган хезмәтләремнең иң мөкатдәсе кебек күренде, рухымны, йөрәгемне бу эшкә бәйләдем», – ди ул.

 

Йосыф Акчура Русиядәге ач мөселманнарга да ярдәм итә

Йосыф Акчураның мөкатдәс эшенең дәвамы 1922 нче елларда янә калкып чыга. Бу юлы ул Төркиядән Русиядәге ватандашларына ярдәм кулы суза.

Профессор доктор Әхмәт Канлыдеренең «Русиядәге төрек әсирләренең коткаручысы, «Кызыл Ай» вәкиле Йосыф Акчура» исемле китабында: «Йосыф Акчура Кырым, Казан һәм Көнбатыш Себердә ачлык афәте көннәрендә Русия мөселманнарына инсани ярдәм күрсәтүдә хезмәт итә», – дип әйтелә.

Гүрһан Катның «Ататөрек тикшерү үзәге журналы»нда басылган (2010 ел, ноябрь) «Милли көрәш вакытында Йосыф Акчура эшчәнлеге» дип аталган мәкаләсеннән бер өзек: «1944 елда Йосыф Акчураның беренче биографиясен төзегән Мөхәррәм Фәйзи Тогай, Сакария сугышыннан соң Төньяк төрекләренә (татарларга. – Авт.) күрсәтелгән ярдәмдә Йосыф Акчураның роле турында менә мондый мәгълүмат бирә: «Куркыныч ачлык сөргән төньяк төрки (татар. – Авт.) өлкәләреннән, Мөселманнарның Диния нәзарәте үзәге исеменнән, Габдулла Бубый, Фәйзи Бубый һәм Мөхәррәм Фәйзи Тогайдан торган делегациянең Анкарага баруы белән якыннан кызыксынды һәм аларның Мостафа Кәмал паша белән очрашуын оештырды. Паша делегацияне Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесендәге шәхси офисында берничә тапкыр кабул итеп, аларның проблемаларын игътибар белән тыңлады, һәртөрле ярдәм күрсәтергә әмер бирде. Төрек галәменә матди һәм рухи бәйләнешне тагын бер кат раслаган бу тарихи ярдәмнәрдә Акчураның зур хезмәте һәм тырышлыгы күренде».

 

Йосыф Акчура Гобәйдулла Бубыйны Ататөрек белән таныштыра

Янә бер чыганак – «Госманлы Һилали Әһмәр бюллетене» – Төркия «Кызыл Ай» оешмасы җыентыгында басылган мәгълүматны да китерәм. «Гомумрусия мөселманнары диния нәзарәте үзәгендә тәшкил ителгән «Ач Русия мөселманнарына ярдәм комиссиясе» тарафыннан Төркиягә җибәрелгән Гобәйдулла Бубый һәм Мисырга җибәрелгән Таһир Ильяс әфәнделәр Дерсагадәткә[3] килделәр. Бу ике зат, Кырым ачларына ярдәм хәйрия комитеты җитәкчесе Фәйзи бәй белән бергә, «Кызыл Ай» үзәгендә булдылар һәм икенче рәис Хәмит бәйгә мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Хәмит бәй-әфәнде делегациянең сәяхәтләрен нәтиҗәле итәчәк һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын сөйләде».

Төрек галимнәре еш кына мөрәҗәгать иткән Мөхәррәм Фәйзи Тогайның «Йосыф Акчура тормышы һәм әсәрләре» китабына да күз салыйк әле. Фәйзи әфәнде үзенең хатирәләрендә Бубыйларны, аларның мәдрәсәсен, Йосыф Акчураны якыннан белеп яза. Ул үзе дә Бубый мәдрәсәсендә фәлсәфә, төрек, гомуми тарих фәннәрен һәм төрек теле дәресләрен укыткан икән. Шуңа күрә дә аның Гобәйдулла Бубыйны «иске фикердәшем һәм көрәшче дустым» дип искә алу гаҗәп түгел.

Гомумән, әлеге авыр заманнарда Төркиягә сыенган кемне генә искә алсаң да, аларның Йосыф Акчурага рәхмәтле булуына инанасың. Татар халкын ачлык тырнагыннан коткару өчен, Гобәйдулла Бубый, нәкъ менә Йосыф Акчура ярдәме белән, Төриянең иң югары җитәкчеләренә кадәр барып җитә, хәтта 1922 елда Төркия Җөмһүриятенең беренче җитәкчесе Ататөрек белән дә таныша.

Шушы урында Али Риза бәйнең гаскәри юлдашы Абдуллаһ Рәҗәб Байсунның «Төркестан милли хәрәкәте» дип аталган хатирәләр китабын кулыма алам. Анда галим: «1924 елның 1 гыйнварында Төрек туфракларына кердек», – дип яза, Төркиядә теркәлергә, калырга булышкан шәхесләрнең исемнәрен рәхмәт белән искә төшергәндә Йосыф Акчураны да телгә ала.

 

Мәрьям ханымда Йосыф Акчура фотосурәте саклануы гаҗәп хәл түгел

Әлбәттә, Мәрьям ханымның шәхси архивында Йосыф Акчураның фотосурәте саклануы аларның танышлыкларына ишарә, хөрмәт билгесе, дип һич икеләнмичә фараз кыла алабыз. Бу танышлык-хөрмәт, күрәсең, әтисе Гобәйдулла, абыйсы Габдулла Бубыйлардан ук башланып, бәлки, үз гаиләсе белән Төркиягә аяк баскач та дәвам иткәндер. Нәкъ менә Төркиягә сыенган вакытта, аннары Ататөрек тарафыннан гаиләләренә җир бирелүдә дә Мәрьямнең, аның әтисе Гобәйдулла Бубыйның Йосыф Акчура белән танышлыгы роль уйнаган булуы бик мөмкин...

Ахыры киләсе санда

 

[1] Беренче кисәге журналның 1 нче (2024) санында.

[2] Җыентыкны әзерләүчеләр –  Сәчил Карал Акгүн һәм Мурат Улугтәкин.

[3] Бәхет капкасы» мәгънәсендәге бу кәлимә Госманлы империясе заманында Истанбул шәһәрен атаганда кулланыла. - Авт

ФОТО:

1. Мәрьям Бубый ире Али Риза бәй һәм кызлары Алия-Сәвим белән

2. Мәрьямнең кызы Туран Атмаҗа

 

«Безнең мирас». – 2024. – №3. – Б.8-13.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру