Хәлил Алапанов: «Беренче максат – туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау»
Бардада зур төзелешләр: һәр объект милләтнең ул-кызлары өчен!
Барда районы оешуга быел 100 ел тулды. 1924 елның 27 февралендә барлыкка килгән ул. Шунлыктан, район күләмендә нинди генә чаралар һәм төзелешләр алып барылмасын, аларның барысы да әлеге зур юбилейга багышлана. Бөтенроссия Авыл Сабан туеның да биредә узуы очраклы күренеш түгел. Әлеге вакыйгалар уңаеннан районда инфраструктура төзекләндерелә, яңа биналар кулланылышка тапшырыла. Шушы бер ай эчендә без башкарырга тиешле эшләр 100 процент тәшкил итәргә тиеш. Ел дәвамында ике мәктәп ачтык. 60 урынлы мәктәп – Әрҗән авылында, икенчесе – Төнгүктә. Анда исә 220 балага белем алу мөмкинлеге бар. Сабан туе бәйрәме кысаларында Беренче Әрҗән авылында Бөтен Россиядән килгән милләттәшләребез катнашында авыл мәдәният йорты ачачакбыз. Әрҗән – зурлыгы буенча, Бардадан кала, икенче, перспективалы авыл. Анда 2 меңнән артык кеше яши. Шундый зур авылның мәдәният йорты әлегә кадәр бик тә иске, 1950 нче елларда агачтан салынган бинага урнашкан иде. Шулай ук бәйрәм уңаеннан Барда авылында Боз сарае да ачылачак. Анда балаларга ел дәвамында хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлек тә тудырылды. Өч ел элек май аенда губернаторыбыз Дмитрий Николаевич Махонин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов биредәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан иде. Шунда төбәк җитәкчеләре районыбызда Балалар сәнгать мәктәбе ачу турында килештеләр. Әлеге карарны тормышка ашырып, губернаторыбызның программасы буенча бинасын төзеп бетердек. Тиздән узачак Бөтенроссия Авыл Сабан туе көннәрендә әлеге бина да укучыларыбыз өчен үз ишекләрен ачачак.
Болардан башка Бардада, губернаторыбыз ярдәме белән, сквер һәм ял үзәкләре төзелә. Ә инде Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, шуларның берсенә герой шагыйребез Муса Җәлил бюсты урнаштырылачак. Портрет татар шагыйренең исемен йөртәчәк әлеге паркны да Бөтенроссия Авыл Сабан туе көннәрендә тантаналы итеп ачачакбыз.
Мәгълүм ки, 2024 ел – Гаилә елы. Шул уңайдан, Бардада, хәйрияче Андрей Равил улы Кузаевның матди ярдәме белән, «Гаилә» паркы ясала. Әлеге паркны да бөтен дөньядан килгән милләттәшләребез катнашында ачып җибәрергә уйлыбыз. Дәүләт программасы нигезендә стадион да төзелеп килә. Бу объект та укучыларга спорт белән шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр тудырачак. Гомумән, төзелеп килүче барлык объектлар да мәгарифнең, мәдәниятнең һәм физик тәрбиянең бөтен таләпләренә дә җавап бирә.
Районыбыздагы Үзәк китапханәне ремонтлап, модуль китапханә оештырдык. Татар язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатын танытуда китапханәчеләрнең роле бәяләп бетергесез зур. Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессы белән һәрвакыт элемтәдә яшибез. Балаларыбыз алар оештырган мәгариф, мәдәният һәм спорт чараларында даими катнашып килә. Күп чараларыбыз Бөтендөнья татар конгрессының эш планына кертелгән, уртак проектларыбыз да бик күп. Казан, Татарстан Республикасы – безнең өчен һәрвакыт үрнәк!
Губернаторыбыз Дмитрий Николаевич Махонин да, Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та бергәләшеп эшлиләр. Икътисад буенча да Пермь крае белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр бик тыгыз.
Районда демографик хәл уңай
Барда районында 26500 кеше яши. Соңгы җан исәбен алу материалларына караганда, халык саны 2 мең кешегә артты. Күчеп килүчеләр дә бар, демографик хәл дә уңай. Гомумән, һәр авылда кешеләргә яшәү өчен уңай шартларны тудырабыз. Газлаштыру, юлларга асфальт түшәү, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары булдыру, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә край һәм дәүләт программалары эшли.
Районыбызда 61 авыл бар. Шуларда гомер итүчеләрнең 10 меңнән артыгы Барда авылында яши. Халыкның 90 проценттан күбрәк өлешен татар һәм башкортлар тәшкил итә. Райондашларымның күбесе «Газпром», «Трансгаз Чайковский», «Лукойл» компанияләрендә хезмәт куя. Бу оешмаларның районга ярдәме дә бик зур. Кешеләрне эшле һәм ашлы итүдән кала, алар күп кенә социаль проектларны гамәлгә ашырырга да ярдәм итәләр. Без алар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз.
Авылларыбызда зур агрохолдинглар булмаса да, кече һәм урта хуҗалыклар күп. Алар исә край һәм район программаларының барысында да катнаша. Каз, үрдәк һәм күркә бәбкәләре, чебиләр алган һәм үзмәшгуль булып теркәлгәннәргә 50 процент субсидия кайтарабыз. Сыер алучыларга да 50 процентын кайтарып бирәбез. Программаның соңгысы Пермь краенда фәкать Барда районында гына бар. Гомумән, авылда яшәгән кешеләргә уңайлыклар һәм мөмкинлекләр җитәрлек.
И туган тел...
Безнең мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Дөрес, СССРдагы кебек бөтен предметлар татар телендә укытылмаса да, федераль белем бирү стандартлары буенча, атнасына өч сәгать факультатив рәвештә татар теле дәресләре бар. Күп укучыларыбыз татар теле буенча край һәм Бөтенроссия конкурсларында катнашып, җиңеп кайта. Әлбәттә, бу юнәлештә дә Татарстан Республикасының методик әсбаплар һәм дәреслекләр белән ярдәме бәяләп бетергесез зур.
Бардалылар – җыр-моңга бай халык
Барда районында 41 клуб, мәдәният йорты, концерт мәйданчыклары бар. Крайның «Мәдәният йортларын реновацияләү» программасы уңышлы гына эшләп килә. Без дә әлеге программада актив катнашабыз. Дәүләтебез тарафыннан соңгы елларда сәнгатькә, мәдәнияткә караш уңай якка үзгәреп бара. 41 клубыбызның 30ын ремонтладык. Әйткәнемчә, Әрҗәндә яңа мәдәният йорты салынды. Хәзер исә Сараш авылында – 100 кешегә, Бардада 200 кешегә исәпләнгән яңа авыл клубларын төзи башладык. Төзекләндерелгән мәдәният йортларына бильярд, теннис өстәлләре, зур телевизорлар алынды һәм бу эшләр алга таба да дәвамлы булачак. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, клубларыбыз яхшы хәлдә, ә иң мөһиме – аларда тормыш кайный. Белгәнегезчә, бардалылар җырга-моңга бай халык. Мәдәният учакларына кешеләр тагын да күбрәк килсен өчен шартлар тудырырга гына кирәк. Гадәттә, көзге кыр эшләре беткәч, халык клубларга җыела. Алар өчен төрле түгәрәкләр, авыл театрлары эшли. Халык бик актив дип әйтер идем. Хөкүмәтебез дә телебезне, моңыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә зур эшләр башкара.
Киләчәктә, югары белемең булмаса, сыер да сава алмаска мөмкинсең
Мәктәпләребездә 4 меңгә якын бала белем ала. Алардан 11 сыйныфны укыган мәктәпләрендә тәмамлауларын сорыйбыз. Барда районында туган һәр бала, әлбәттә, мөмкинлегенә карап, югары белемле булырга тиеш. Хәзерге көндә югары белем белән авыл хуҗалыгында да, заводта да эшләргә мөмкин. Гади эшче өчен дә, җитәкче өчен дә югары белем, алдынгы технологияләрне үзләштерү кирәк. Хәзерге заман икътисады һәр өлкәдә белемле һәм көндәшлеккә сәләтле кешеләрне таләп итә. Шундый заман җитәр: югары белемең булмаса, хәтта сыер савучы да булып эшли алмаска мөмкинсең. Бүген әлеге эш робот технологияләре, компьютерлар ярдәмендә башкарыла, шунда ук биохимик анализлар да алына.
Моннан тыш, 10-11 сыйныф укучыларын машина йөртүче белгечлекләренә дә укытабыз. Бу юнәлештә аларга район бюджетыннан субсидияләр дә бирәбез. Крайның Мәгариф министрлыгы белән шундый килешү дә бар: 10-11 класс укучысы, әгәр дә теләге булса, мәктәпне тәмамлаганда «ЭВМ операторы» белгечлеге дә ала. Димәк, ул бер үк вакытта мәктәп программасын да һәм өстәмә һөнәр дә үзләштерә. Бу – икеләтә файдалы.
Районыбызда барлыгы 105 спорт мәйданчыгы бар. Бардада «Газпром» төзеп биргән Физик культура һәм спорт комплексында 14 төрдәге спорт түгәрәге эшли. Сәламәтлек саклау юнәлешендә дә эшләр алга бара: 20гә якын ФАП төзелде, искеләре яңартылды. Алар медицина куйган барлык шартларга да җавап бирә диярлек.
Иң мөһим эш – рухи кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшыру
Районның киләчәге бар. Аның үткәне дә данлы, халкы талантлы һәм эшчән. 61 авылны да саклап калу өчен район, край һәм дәүләт программалары, милли проектлар тулы көченә эшли. Әмма, иң беренче чиратта, телне, гореф-гадәтләрне саклап калырга кирәк.
Безне карт әти, карт әниләребез, әтием Гыйзбулла, әнием Факирә үз телебездә тәрбияләделәр, кеше, шәхес булу өчен безгә мөмкин булганча барын да бирергә тырыштылар. Хәзер исә иң мөһим эш – үзебез белгәнне балаларга тапшырып калдыру. Безнең балаларыбыз да киләчәк буынга әлеге рухи кыйммәтләрне төшендерсен иде.
Мин үзем Әрҗән авылыннан. Татар авлында, татар гаиләсендә тәрбияләндем, шунда ук мәктәптә белем алдым. Аннары исә Мәскәүдә укып, инженер-механик белгечлеге алдым, Монголиядә ике ел хәрби хезмәттә булдым. Озак еллар эшмәкәр, шуннан соң депутат, соңрак админстрация башлыгының инфраструктура буенча урынбасары булып эшләдем. Ә аннары Земство Рәисе булдым. Барлык кылган гамәлләрем, эшләгән эшләрем фәкать туган илем, халкым, туган авылым һәм туган җирем өчен башкарыла.
Дөрес, камиллекнең чиге юк. Эшлисе эшләребез, башкарасы гамәлләребез бихисап. Алдагы көндә һәр авылда, һәр урамында, һәр йортында үрнәк булырлык тәртип һәм камиллек булырга тиеш. Шул очракта гына Россия дөнья күләмендә үрнәк ил булачак. Бу эшләрне башкарып чыгар өчен, Аллаһы Тәгалә безне сәламәтлектән һәм бердәмлектән аермасын иде.
Бардалылар бер-берсенә ярдәмчел
1971 елда Казанны беренче мәртәбә күрдем – әтиемнең кардәше Мингали абыйларга кунакка бардым. Ул – күренекле татар композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Луиза Батыр-Болгариның әтисе. Сүз уңаеннан әйтеп китим: ерак бабабыз – Батыркай Иткинин Пугачев гаскәрендә яубашы-полковник булган кеше.
Мингали абыйның йорты кунакханә кебек булды. Барданың Казанга килгән һәр кеше шуларда туктала иде. Луиза ханымның: «Балачакта иртән тора идек тә, идәндә йоклаган кешеләрнең өсләренә басмас өчен, җай гына атлап, мәктәпкә чыгып китә идек», – дип искә алганы хәтердә. Җырчы Мәсгут абый Имашев, галим Рәшит абый Ягъфәров та Мингали абыйда туктала торган булганнар.
Барда районыннан чыккан талантлы, булдыклы шәхесләребез бик күп. Казан, Мәскәү, Уфа, гомумән, Калининградтан алып Владивостокка чаклы һәр шәһәрдә диярлек Бардадан киткән татар һәм башкортлар яши. Бу шәһәрләргә барган саен, якташларым белән очрашмыйча кайтмыйм. Алар да районыбызның талантлы укучыларына әлеге шәһәрләрдәге югары уку йортларына керергә ярдәм итәләр. Бу очракта да шәхесләребез безгә төп таяныч.
Туган җиремнең матур, бай һәм камил булуын телим
Максатыбызның тагын берсе – кешеләргә уңайлы шартлар тудыру. Бирегә яшьләр килеп урнашса, балалар бакчалары ачыла, аннары мәктәпләр төзелә. Болар барысы да – яңа эш урыннары, инфраструктура дигән сүз. Килгән кешегә, иң беренче чиратта, синең туган авылың, туган җирең ошарга тиеш. Ул, килеп: «Мин монда торам, миңа монда ошый!» – дип әйтә икән, безнең эшебезнең бер нәтиҗәсе шушы булачак. Без шуңа өметләнәбез. Туган җиребезнең матур, бай һәм һәр яктан камил булуын телим һәм шуңа омтылам.
Уңышның сере нидә? Иң беренче чиратта, башлаячак эшеңнең уңай нәтиҗәсенә син үзең ышанырга тиешсең! Шуннан соң гына үзеңнең командаңа ышанырга мөмкин булачак. Шул очракта эшләрнең нәтиҗәсе дә куандырыр!..
ФОТО: Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Гыйзбулла улы Алапанов
«Безнең мирас». – 2024. – №6. – Б.40-45.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА