Ялкау сандугач буламы?
(1936 нчы ел бу. Рафаил Газиз улы Төхфәтуллинның әтисен Әтнә районының Олы Мәңгәр авылына укытучы итеп билгелиләр һәм алар Кышкардан Олы Мәңгәргә күченеп киләләр. Шул ук елны безнең әти дә, Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Олы Мәңгәргә мәктәп директоры итеп җибәрелә. Марс Яһудин)
... Татар теленнән дә яңа укытучы килгән иде ул елны. Нәфикъ Яһудин.
Юантык кына тыгыз гәүдәле, аксыл-саргылт чәчле, аз гына сипкелле дә битле бу абый, дөресен әйткәндә, башта безгә бер дә ошамады. Фәхри абый кебек өстәл шакый-шакый безне алай орышмый да ул үзе – маңгай астыннан гына сиңа бер шелтәле-авыр караш ташладымы, үзеңнән-үзең тынып каласың. Кызык чыкканда, Фәхри абый дәресендәге кебек, рәхәтләнеп бер көлешә дә алмыйсың, кызыгы да алай чыгып тормый, аннары Нәфикъ абый үзе дә бер дә көләргә яратмый. Дәрестә генә түгел, башка урыннарда, олылар арасында да без аның көлгәнен-елмайганын күргәнебез булмады бугай.
Олылар үзләре дә Нәфикъ абый турында гаҗәпләнебрәк сөйлиләр иде. Сәеррәк кеше, диләр, берәү белән дә артыгын җәелеп сөйләшмәс, әллә ни аралашмас, фатирындагы бүлмәсенә бикләнеп ала да гел укый, гел ниләрдер яза, диләр. Аннары, үзе егет кеше, үзе... кызларны бар дип тә белми, шул китапларына, шул язуларына баштанаяк чумган, диләр.
Нәфикъ абыйның сәерлекләре турында ишеткән сүзләрдән безнең колакларны иң торгызганы да әнә шунысы иде – гел укуы, ниләрдер язуы. Чыннан да, ниләр яза икән?
Ул арада Нәфикъ абый тирәсендәге серле томан куерганнан-куера барды.
Хәтеремдә, әдәбияттан Кәрим Тинчурин иҗатын үтә идек. Нәфикъ абый, драматург турында сөйләп бетергәч, уйчан гына, үз алдына гына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды:
— Ә бит мин, балалар, Кәрим ага Тинчуринның үзен күреп беләм. Гаҗәп кеше ул. Үзе шундый гади, ягымлы, кешегә бик ярдәмчел...
Карачы... Дөресен сөйли микән ул? Әллә, юкса, куык кына очыртамы? Бары тик рәсемнәрдән генә күрергә мөмкин булган, шундый матур пьесалар, китаплар язган кешене – язучы кадәр язучыны күреп белгән абый... кинәт, менә безнең каршыбызда басып тора. Мөмкин хәлме бу? Язучы кадәр язучы ул бик акыллы, бик тирән хисле кешеләр белән генә, әйтик, исемнәре газеталарда шаулаган галим, очучы, алдынгы стахановчы ишеләр белән генә очрашып сөйләшә түгел микән?
Нигә, бәлки дөрестер дә? Безнең Нәфикъ абый да ниерәк бит... Гел укый, гел яза. Тикмәгә генә түгелдер ул.
Чыннан да, тикмәгә генә түгел икән.
Бервакыт шулай китапханәдә «Совет әдәбияты» журналының яңа санын актарып утыруым иде. Китапханәче Һаҗәр апа бер иптәш кызына пышын-пышын нидер сөйли, ул арада тыелып кына көлешеп тә алалар иде. Пышылдашуларында Нәфикъ абый исеме дә ишетелеп китте дә, мин сагаебрак калдым. Нәрсә сөйлиләр аның турында? Маңгайлары маңгайга терәлгән кызларның елмаюлы иреннәре гел кыймылдый, ә сүзләрен ишетерлек түгел иде.
Менә Һаҗәр апаның түгәрәк көләч йөзе җитдиләнеп калды. Ахирәтләр беразга тын гына утырдылар.
— Беләсеңме, нәрсә, – диде Һаҗәр апа хәзер инде алай пышылдап-нитеп тормастан, – иптәш Яһудин язучы икән бит ул. Әллә ничә хикәясе басылып чыккан. Хәзер роман яза икән...
Нәрсә ди ул? Язучы икән, роман яза икән диме? Колакларым дөрес ишетә микән бу сүзләрне?
Ышанасы килми иде моңа. Чөнки, беренчедән, никадәр тырышсам да, мин «Нәфикъ Яһудин» дип имза куелган бер хикәя дә укуымны хәтерли алмадым. Икенчедән, ни бит... Бер дә язучыга охшамаган Нәфикъ абый. Язучы ул алай гади генә кеше түгелдер. Барыннан да бигрәк, күзләре... Күзләре бик үткендер, сине үтәдән-үтә күрә, әнә, Фәхри абыйныкыннан да болайрак ут чәчеп торадыр ул язучының күзләре... Ә Нәфикъ абыйның күзләре исә... гел арган-талчыккан төслерәк карыйлар.
Ләкин Һаҗәр апа ялганлап кына сөйләмәгән икән. Тиздән «Совет әдәбияты» журналында чыккан бер мәкаләдә Нәфикъ абый турында: «Бик өметле яшь язучы», – дигән сүзләрне укыдым. (Соңрак хикәяләрен дә очраттым.)
Әнә ничек икән! Нәфикъ абый әле чын-чын язучы ук булып җитмәгән, әмма киләчәктә булачак икән. Әнә, романын язып бетергәч булачактыр инде ул чын язучы, зур язучы. ...Минем өчен хәзер Нәфикъ абый ниндидер бер могҗиза кошы сыманрак затка әверелде. Менә-менә романын язып бетерер дә бөтенләй үзгәрер ул... Күзләре ут чәчәр, йөзе кояштай балкыр, гәүдәгә дә мәһабәт-дәү булып үсеп китәр... Хәзергә әле, әнә, романын язып бетермәгәнгә күрә генә, болай гади бер кеше кыяфәтендә йөридер кебек иде.
Дәресләрендә Нәфикъ абыйның һәр сүзен йотып кына барам, урамда, китапханәдә ул очраса, һәр хәрәкәтен, һәр сүзен күңелгә сеңдерергә тырышам – аның һәр гамәлендә, һәр сүзендә мин хәзергә аңлап кына җиткезә алмаган тирән бер мәгънә ятадыр кебек иде.
Кичләрен кино-мазардан кайткан вакытта Нәфикъ абый фатиры янында тукталып кала идем. Әнә, тәрәзәсендә ут яна. Яза Нәфикъ абый, роман яза. Их, романын ничек-ничек язганын бер генә күрсәң икән!.. Ләкин күренми, тәрәзәгә пәрдә корылган.
Яз, Нәфикъ абый, тизрәк язып бетер романыңны. Язып бетер дә бөтенләй үзгәреп, безнең каршыга кояштай балкып килеп чык!..
Әнә шулай могҗиза көтеп йөргәндә, Нәфикъ абый бик гади генә бер эш кылып куйды – язга таба тотты да китапханәче Һаҗәр апага өйләнде. Бик гади генә итеп, шуннан элек кенә Закир абый белән Сәрвәр апаныкы кебек итеп, туй үткәрделәр. Хәзер инде еш кына Нәфикъ абый да, башка өлкәнрәк укытучылар кебек, кулына кара сумка асып кибеткә бара, беркөнне колхоз мастерскоеннан, атка төяп, зур гына өстәл, ничәдер урындык алып кайтты...
Нәрсә соң әле бу? Бу эше белән халык арасында үзе турында йөргән: «Кызларны бар дип тә белми», – дигән сүзләрне чәлпәрәмә китерде китерүен Нәфикъ абый, ләкин... Язучы кеше дә, бүтәннәр кебек, өйләнә, язучы кеше дә, бүтәннәр кебек, азык-төлек, өстәл-урындык ишеләр белән мәшәкатьләнеп-нитеп йөри микәнни ул? Болай йөрсә, романын кайчан язып бетерер соң?
Минем эчкә чын-чынлап борчу төште.
Шушы борчу мине караңгы бер кичтә тагын Нәфикъ абыйлар фатиры каршына китереп бастырды.
Тәрәзәдә ут яна иде.
Бик тә күңелле булып китте. Димәк, яза Нәфикъ абый. Өйләнүенә карамастан, сумка асып кибеткә йөрүенә, өстәл-урындыклар белән мәш килүенә карамастан, яза!..
Җиңел-җиңел атлап кайтып барганда, кинәт тукталып калдым.
Карачы, ничек соң әле бу?.. Анысы, дөрес, романын язып бетергәч, бәлки, чыннан да, кояштай балкыр Нәфикъ абыйның йөзе... Ләкин хәзергә әле аның күзләре арган-талчыккан төсле карый, сумка асып кибеткә дә йөри, ә үзе яза. Киләчәктә чын-чын зур язучы булыр өчен яза. Шулай булгач... Ой, хәтта уйлавы да куркыныч. Шулай да... Мин дә язып карасам, нишләр икән? Миннән дә... Монысын уйлавы тагы да куркынычрак... Миннән дә язучы чыкмас микән?..
Караңгы иде, болытлы иде бу төн. Күк йөзендә ае да, болытлары да күренми иде. Ләкин каядыр болытлар артында берәр йолдыз атылмады микән ул төнне? Юкса, мондый хәтәр, бик хәтәр очкын кинәт кенә кайдан килеп төшсен икән минем күңелгә?
Төште очкын күңелгә... Бик тә инде тынгысыз очкын иде бу. ... Язасы килә... Язарга, язарга!.. Ятсам-торсам да, кая гына барсам да хәзер уйларымда бары шул гына.
... Башымда инде әкиятнең бөтен эчтәлеге әзер диярлек. Исемен дә таптым – «Ялкау сандугач».
... Язам... Язам да бозам. Күңелдәге шундый да матур сүзләр кәгазь битенә төшә башлагач, нигә болай төссезләнеп-ямьсезләнеп калалар соң әле? Мин тагын язам, тагын бозам... Әнә шулай гел бозып яза торгач, матур гына җөмләләр дә килеп чыга. Әй, күңелле дә була соң андый чакларда!.. Әле матур чыккан бер җөмләнең шатлыгы никадәр, әкиятне бөтенләй язып бетергәч, ничек кенә булмас бу шатлык!
... Язып бетергәч, Нәфикъ абыйга да күрсәтәсе булыр моны. Барып чыкканмы минем әкиятем, кай җирләре килешеп җитмәгән – шулар турында сөйләшәсе булыр аның белән.
Минем инде Нәфикъ абый белән күптәннән бер сөйләшәсем килә, аннан, роман язучы кешедән, язуның серләре турында сорашасым, күңелне борчыган нәрсәләрне дә аңа сөйләп бирәсем, киңәшләр сорыйсым бик килә иде. Ләкин моңа кыюлыгым җитми иде. Инде менә, үзем язган әкият тотып килгәч, шулай җан бушатып сөйләшергә дә юл ачылыр.
Ләкин андый сөйләшү булмый калды...
Текстны журналга
Марс Яһудин әзерләде
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА