Татар-төрки каһанлыгы
Татар-төрки каһанлыгы 552 елда, татар халкының милли дәүләтләренең иң соңгыларыннан берсе булган Казан ханлыгы җимерелүгә кадәр нәкъ 1000 ел элек барлыкка килгән.
Безгә мәгълүм Ашин ыруыннан чыккан, Көнбатыш Кытай биләмәләрендә яшәгән һун кабиләсе 460 елда ук әле җуҗаннарга буйсынган (җуҗаннар – Үзәк Азиянең күчмә кабиләләре). Озак та үтмәстән, алар Алтайга күченеп киткәннәр һәм анда, җирле кабиләләр белән бергә оешып, «төркиләр» («түкю», «төркетләр») дигән исем алганнар. 545 елда алар – уйгырларны, ә 551 елда җуҗаннарны тар-мар иткәннәр. Бер елдан, 552 елда, Татар-төрки каһанлыгы төзелгән; аны кайчак Бөек Татар-төрки каһанлыгы дип тә атыйлар. Аның беренче хөкемдары Бумын (кайбер чыганакларда – Тумын) «Ил ханы», икенче төрле әйткәндә, «каһан» (каган) дигән дәрәҗә алган. Бу исем олуг, бөек хан дигәнне аңлаткан. Ләкин Бумын шул ук 552 елда үлгән. Бумын каһан һәм бераз соңрак энесе Истәми каһан җеназасына күпләгән халыкларның вәкилләре җыелган. Алар арасында «Отуз татар» («Утыз татар») кабиләләре берлегенең вәкилләре дә булган. Татар кабиләләре хакында VII-VIII гасырлардагы истәлек ташлары – татарлар хакындагы беренче язма тарихи мәгълүматлар.
555 елга Үзәк Азиянең күп халыклары һәм кабиләләре Төрки каһанлыгына буйсына. VI гасырның 60 нчы елларында татар-төркиләр Урта Азиядәге Эфталитлар дәүләтен тар-мар итә. Гомумән, каһанлык Алтайдагы, Үзәк һәм Урта Азиядәге күп кабиләләрне берләштерә. Озак та үтмәстән, татар-төрки кабиләләр бөтен Евразия далаларын басып ала. Каһанлык көнчыгышта Кытай империясе белән чикләнгән була, ә кояш баешы ягында Кырымга кадәр диярлек барып җитә.
Татар-төрки каһанлыгында, һуннар урдасыннан аермалы буларак, баштан ук феодаль мөнәсәбәтләр туа. Аңа кадәрге Һуннар империясе исә ыруглык җәмгыяте җимерелүнең соңгы чорында, аның сыйнфый җәмгыятькә әверелә башлаган дәверендә яшәгән, анда әле хәрби демократия өстенлек итә. Вакытлар үтү белән, Татар-төрки каһанлыгының эчке эшләренә Суй династиясе хакимлек иткән Кытай империясе тыкшына башлый. Татар-төрки җәмгыятенең үзендә дә эчке каршылыклар килеп чыга. Шулар нәтиҗәсендә, VII гасыр башында каһанлык икегә аерыла: Көнбатыш Татар-төрки каһанлыгы һәм Көнчыгыш Татар-төрки каһанлыгы барлыкка килә.
Көнбатыштагысы, нигездә, Урта Азия җирләрен били һәм ун төрки кабиләне берләштерә. Ул безгә таныш Истәми каһанның улы Датоу каһан идарә иткәндә көч-куәткә ирешә. Көнчыгыш Европа далаларында Хәзәр каһанлыгы үсеп чыкканнан соң, Татар-төрки каһанлыгы үзенең Кырымга тикле Көнбатыш биләмәләрен югалта, ләкин Алтайдагы чикләрен саклап кала. VII гасырның 60 нчы еллары азагына Көнбатыш Татар-төрки каһанлыгының төп чикләрен Кытай басып ала. Гәрчә 8 нче йөз башына каһанлык Кытайга буйсынудан котылса да, төньяктан яңа кабиләләрнең басып керүе 740 елда Көнбатыш Татар-төрки каһанлыкның җимерелүенә китерә.
Көнчыгыш Төрки каһанлыгына, җирләре янәшә булганлыктан, Кытай империясеннән саклану өчен тагын да күбрәк көч куярга туры килә. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый ала, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып кала. VII гасыр азагында төркиләр Кытайга каршы зур күтәрелеш оештыралар һәм каһанлык үз куәтен кабат ныгыта. 7 йөз азагында һәм 8 йөз башында дәүләтнең чикләре шактый киңәя, Көнбатыш каһанлыкның көнчыгыш төбәкләренә кадәр барып җитә. Әмма Кытай бу юлы инде Тан династиясе империясе белән, үзара мөнәсәбәтләр яңадан киеренкеләнә. VIII гасырның 30 нчы елларында булып үткән каты бәрелешләрдә каһанлык үз иреген кабат саклап кала. Бу сугышларда Билге каһан (ул 716-734 нче елларда идарә иткән) һәм бигрәк тә аның энесе, урта гасырларның атаклы каһарманы, гаскәр башлыгы, ханзадә Күлтәгин зур хәрби осталык күрсәтә.
Көнчыгыш Татар-төрки каһанлыгы соңгы каһан Озмыштәгин идарә иткән чорда, 745 нче елда, Уйгыр каһанлыгы белән каты сугышта тар-мар ителә. Каһанлыкның борынгы татар һәм угыз гаскәрләреннән торган армиясенең бу бәрелеше хакында уйгыр ханы Муенчурның кабер ташына язылган. Бу истәлектәге мәгълүматларга караганда, әлеге сугыш кырына 30 мең татар чыга. Ерак заманнар өчен бик зур сан бу!..
Татар-төрки каһанлыгының икътисады һәм мәдәнияте турында берничә сүз. Анда хуҗалыкның нигезен терлекчелек тәшкил итә. Игенчелек белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Борынгы төркиләр шулай ук металл эшкәртүдә дә оста булалар; археологик казулар вакытында, төрле эш һәм сугыш коралларыннан башка, мәгъдән эретү корылмаларының калдыклары да табылып тора. Йон, тире, күн эшкәртү, алардан кием-салым тегү, каеш-сбруй әйберләре җитештерү шактый зур үсеш ала. Җитештерү һәм сәүдә үсеше акча әйләнешенә китерә: дәүләт башлыклары исеменнән төркиләр VII гасырдан ук үз акчаларын суга башлыйлар. Мәсәлән, Сөяб, Тараз һәм Утрар калаларында сугылган акчалар мәгълүм. Әйе, безнең ерак бабаларыбыз шул вакытларда ук инде шәһәрләрдә дә яшәгәннәр, шуңа күрә борынгы төркиләр җәмгыятен бары тик күчмә, дала дөньясы дип кенә күз алдына китерү дөрес үк булмас.
Язу барлыкка килү төрки мәдәниятенең, аеруча Көнчыгыш Татар-төрки каһанлыгы җәмгыятенең иң зур казанышы, цивилизация билгесе санала. 19 нчы йөздә үк Төньяк Монголиянең Урхун елгасы буенда борынгы төрки-рун язулы кабер ташларының табылуы бөтендөнья тюркология фәнендә гаҗәеп зур ачыш булды. Исемнәре югарыда телгә алынган Билге каһан һәм Күлтәгин, шулай ук татар-төрки каһаннарының гаскәр башлыгы һәм киңәшчесе зирәк Төнйокук истәлегенә куелган ташлардагы язулар чын мәгънәсендә тарих һәм тел гыйлеме фәнен шаккатырды. Бу язмалар бөек ханнарның һәм атаклы гаскәр башлыкларының тормышын, сәяси вә хәрби эшчәнлекләрен Татар-төрки каһанлыгының гомуми тарихы яктылыгында төгәл һәм ачык итеп тасвирлый, борынгы татар-төркиләрнең телен өйрәнүдә бәя биреп бетергесез зур фәнни байлык булып санала.
Борынгы төркиләрдә шулай ук таштан кеше сыннары ясау сәнгате шактый камилләшкән булган. Аларда, гадәттә, биленә корал аскан һәм кулына савыт тоткан сугышчы сурәтләнә – мондый сыннар сугышларда һәлак булганнар хөрмәтенә куелган. Тау-ташларга һәм кыяларга чокып рәсем ясау сәнгате дә төркиләрдә таралыш алган. Аларда сугышчы җайдаклар, шулай ук барс, тау кәҗәсе, дөя һәм башка җәнлек сурәтләре ясалган. Бизәкләү-гамәли сәнгатенең күп кенә төрләре өчен чәчәк орнаменты бик тә хас булган; гомумән, чәчәк бизәге төрки-дала сәнгатенең бай вә аерылгысыз өлеше саналган һәм ул төрки халыкларның сәнгате өчен әле дә шулай.
Тулаем алганда, Татар-төрки каһанлыгы, тарих фәне раславынча, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш Татар-төрки каһанлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора.
«Безнең мирас». – 2024. – №1. – Б.4-6.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА