Мамадыш өязе керәшен татарларының дини-әхлакый хәле
Әлеге китапның авторы Михаил Александрович Машанов (1852-1924) Тубыл губернасында протерей гаиләсендә дөньяга килә. 1872 елны Тубыл дини семинариясен бетергәч ул, Казанга килеп, шул ук юнәлештәге академиягә укырга керә (1872-1876). Н.И.Ильминский, Е.А.Малов кебек чукындыру тарихында үз «эз»ләрен калдыручы шәхесләр тәэсирендә тәрбияләнеп, үзен сәләтле укучы итеп күрсәтә. М.Машанов студент чагында ук Казандагы үзәк керәшен-татар мәктәбендә белем бирә, җәйге ялларын керәшен авылларында уздыра. Әлеге күзәтүләрнең нәтиҗәсе булып, 1875 елда «Казан губернасындагы Мамадыш өязе керәшен татарларының дини-әхлакый хәле турында» (Заметка о религиозно-нравственном состоянии крещенных татар Казанской губернии Мамадышского уезда») дигән җыентык дөнья күрә. Әйтергә кирәк, Михаил бар ишеткән-күргәннәрен, үзенең дини һәм дөньяви караш-теләкләреннән чыгып бәян иткән һәм безгә бүгенге көннәрдән 130 еллар элек булган әлеге төбәктәге мөселман һәм бигрәк тә керәшен татарларының тарихи яшәешен, дини һәм рухый хәлен төгәл ачып бирә алган. Бу чыганак шуның белән зур кыйммәткә ия.
2002 елда Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкчелегендәге «Иман» нәшриятында әлеге китапның рус телендәге тулы басмасын нәшер итеп чыгарган идек. Хәзер исә, татар теленә тәрҗемә итеп, кайбер сәхифәләрен тәкъдим итәбез.
Нурулла Гариф
Максатым – керәшен татарларының әхлакый хәлен ачыклау
Узган 1874 елның җәен, 19 июньнән башлап 21 августка кадәр, миңа керәшен татарлары арасында үткәрергә туры килде: Казан губернасы Мамадыш өязенең Томас Пүчинкәсе һәм Шомбытбаш авылларында яшәдем. Максатым – керәшен татарларының христиан динен ни дәрәҗәдә яхшы белүен, аларның христиан диненә ни дәрәҗәдә бирелгәнлеген һәм христиан диненең аларга нинди йогынты ясавын, гомумиләштереп әйткәндә, керәшен татарларының дини-әхлакый хәлен ачыклау иде.
Казаннан киткән чакта мин аларның урыс крестьяннарыннан бары тик тел һәм киенү ягыннан гына аерылып торуына ихлас ышана идем. Минем уйлавымча, 300 ел эчендә христианлык керәшен татарларының йөрәгенә шактый тирән үтеп керергә, урыс рухы һәм дине тулаем сеңдерелеп, алар рухи яктан урыска якынаеп беткән булырга тиеш иде.
Керәшен татарлары белән беренче тапкыр очрашуым ук өметләремнең нигезсезлеген күрсәтте, христианлыкны үзләштерү җәһәтеннән аларның урыслардан шактый түбән торуын раслады.
Керәшен татарлары динне чиктән тыш начар белә, дини гыйлем дәрәҗәләре гаять түбән. Күбесе исеме буенча гына христиан, асылда алар шул ук мөселманнар; мөселман тәгълиматынча яшәп, үзләрен христиан тәгълиматынча яшибез дип ышаналар.
Керәшен татарлары чиркәү йолаларына карата салкынлык күрсәтәләр, аларны тиешенчә үтәмиләр. Иртән торгач та, йокларга ятканда да Илаһка дога кылмыйлар. Эш башлар алдыннан да, эш тәмамлангач та аларның авызыннан христиан дине таләп иткән изге сүзләрне, хәтта «Господи, благослови!», «Господи, помилуй!» кебек иң гади-гадәтиләрен дә, ишетмисең. Шул ук вакытта мөселман догаларын бертуктаусыз укып торалар. Бигрәк тә керәшен хатыннары бу мәсьәләдә гаярь. Алар, берәр эшкә тотынса һәрвакыт «бисмилләһ» диләр, эшне уңышлы башкарып чыкканнан соң, «әлхәмдүлилләһ» дип куялар. Хәер, соңгысын күбрәк «Аллага шөкер» гыйбарәсе алыштыра. Ләкин «бисмилләһ»не керәшен татарлары һәрдаим кабатлый, үзеңне хәтта мөселманнар арасында яшәгәндәй хис итәсең.
Керәшен татарларының кайбер гыйбарәләрендә дә мөселманлык сизелә
Якшәмбе яисә бәйрәм көннәрендә керәшен татарлары, урыслардан аермалы буларак, чиркәүгә сирәк йөри. Юкса бу тирә авылларында (Үри приходы) аларның саны урысларныкына караганда шактый күбрәк. Моңа, мөгаен, догаларның татарлар өчен аңлашылмаган чит-ят славян телендә укылуы да сәбәпчедер. Ни генә булмасын, төп мәсьәлә үзгәрешсез кала: керәшен татарлары җәмәгать белән гыйбадәт кылуга атлыгып тормый... Ышанулары, христиан тәгълиматына каршы килеп, еш кына мөселманнар ышануларына (дөресе – мәҗүсилеккә. – Ред.) якынлаша: әйтик, үлгән кешеләрнең җаны җир астында, Җирне мөгезләрендә тотып торган үгезнең нәкъ менә шул мөгезләре эчендә «яши» дип саный алар. Кыямәт көнендә ул мөгезләр сыначак һәм андагы җаннар иреккә чыгачак, имеш. Керәшен татарларының кайбер гыйбарәләрендә дә мөселманлык сизелә. Моны аңлар өчен аларның әшәке сүзләренә колак салу да җитә: барлык керәшен татарлары, диярлек, «иблис», «кәпир» («кәфер») дип сүгенә. Мөселманлык йогынтысынан гайре ни булсын бу?!.
Керәшеннәрдә корбан чалу йоласы
Керәшеннәр әлегәчә бик күп мөселман гадәтләрен, йолаларын тота. Арада иң тирән тамыр җәйгәне, иң хорафатлысы бер бик борынгы йоладан гыйбарәт; ул, үз вакытында мөселманнардан күчеп, хәзерге көндә керәшен татарларының күңелендә мөселманлык вәсвәсәсе буларак яши бирә; керәшен татарларының барча авылларында үтәлә. Сүзем корбан чалу турында. Шомбытбашта башкарылган һәм тулаем мөселманлык рухында (мөселманнарда пар тояклы хайван гына ярый. – Ред.) булган бу йоланы миңа үз күзләрем белән күрергә туры килде: 28 июльдә, якшәмбе көнне, авылның барлык керәшен татарлары тавык корбаны чалырга сүз куешты. Моның өчен һәр гаилә берешәр тавык китерергә тиеш иде. Фәкыйрь-фокараның өлеше 10 йомырка бирү белән чикләнде. Кичке сәгать өчләр тирәсендә тере тавыкларны су буена алып төштеләр. Монда бер керәшен карты: «Бисмилләәһиир-рахмәәниир-рахиим» (тәрҗемәсе: «дөньяда да, ахирәттә дә рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлыйм»), – дип, аларны бер-бер артлы чалды. Аннары хатын-кызлар килде, тавыкларны эшкәртеп, аш сыман ризык өлгерттеләр. Яр буенда өч казан асылды, учак тергезелде. Моннан тыш, бик күп таба китерелде, аларда тәбә кыздырылды. Кояш баеганчы тәгам әзер булды. Хатын-кызлар, шакмаклап, җиргә берничә эскәтер җәйде, аларга төз-төз итеп ашлы касәләр һәм йомырка тәбәләре тезде. Аннары, көньякка карап, тәгамнәрне күз уңыннан җуймыйча, Илаһка дога кыла башладылар. Бу вакытта бер генә хатын-кыз да төртенеп карамады, «Әй, Алла! Чәчкән ашлыкларның түбәсенә туклыгын бир!» – дип сөйләнә-сөйләнә, бил турысыннан бөгелеп, баш иделәр. Догадан соң хатын-кызлар ир-атларны чакырды. Аңарчы ирләр бераз читтәрәк көтеп утыра иде. Болары да иң элек көньякка төбәлде, бил турысыннан бөгелеп, башлыкларын салмаган килеш, бер тапкыр да төртенмичә, баш ияргә керештеләр. Соңыннан һәммәсе бергә корбан сыеннан авыз итте. (Бу ) Шуның белән эш бетте.
Бу йоланың төбенә баксаң, һичшиксез, аның мәҗүсилектән калганын һәм, бер үк вакытта, мөселман дине йогынтысы тәэсирендә үзгәреш кичерүен күрәсең. Әйтик, чалучы карт мөселманча дога сүзләре – бисмилләһ әйтә; хатын-кызлар да, ир-атлар да дога кылганда төртенми, баш ию белән генә чикләнә. Бу эшнең хәтта көньякка карап башкарылуында да без мөселман дине чалымнарын күрәбез. Кыйбла (Мәккә, дөресрәк әйткәндә, Кәгъбә урнашкан урын; мөселманнар шуңа таба карап дога кыла, намаз укый) безнең якларда көньякка туры килә, диярлек (һәрхәлдә, Казанда тәгаен көньякка туры килә). Керәшен татарлары да, шул сәбәпле, көньякка карап гыйбадәт кылмыймы икән? Аерым искәртергә кирәк: көньякка төбәлеп дога уку, Шомбытбаштан тыш, башка авылларда да күзәтелә, дип сөйлиләр. Тавык корбаны ел саен июль ахырында уздырыла. Аның төгәл вакыты-көне юк. Авыл халкы килешүенә карап, йә иртәрәк, йә соңрак үткәрелергә мөмкин.
Моннан тыш, сыер корбаны да була әле. Анысы өч елга бер үткәрелә. Хәллерәк кеше сыер сатып ала. Аның бәясе корбан чалучы барча кешеләр арасында бүленә. Сыер ак, кызыл яисә кызгылт-чуар төстә, йөксез, бер тапкыр да бозау китермәгән булырга тиеш. Өстендә сыңар кара төк тә булмау зарур. Юкса сыер корбанлык өчен яраксыз санала. (Монда Коръәннең икенче бүлегенә караган 63-66 нчы стихлар йогынтысы күренмиме?[1]) Шактый чыгымлы булганга күрә, әлеге йола кечкенә авылларда үтәлми, әмма Шомбытбашта һаман уздырыла килә. Биредә аны Успение рузасына (постына) багышлап кылырга теләгәннәр иде, әмма урыслар көлер, дип, тыелып калдылар (авыл халкы төрле милләтләрдән тора), арырак вакытка күчерделәр. Корбан чалганда башына чалма киючеләр дә бар, дип сөйлиләр. Мөселман йогынтысына аерата нык бирелгән авылларда сыер урынына ак ат та чалынырга мөмкин. Хәер, динирәк керәшен татарлары ат итен ашаудан чиркана.
Болардан тыш, сарык корбаны һәм балык корбаны да була әле. Моның өчен, авыл халкының санына карап, 2-5 сарык сатып алына. Корбан чалу тәртибе нәкъ элгәре сурәтләнгәнчә бара. Сарыкка да сыерга карата булган таләпләр куела. Балык корбаны өчен, авыл халкы санына карап, ак балык (нельма) сатып алалар. Бу ике корбан чалу йоласы чиратлашып үткәрелә: сарык корбаны китерелгән елны балык корбаны булмый. Һәм – киресенчә. Шактый чыгымлылыгына күрә, аны үтәүче авыллар саны кимегәннән-кими.
Керәшен татарлары боламык корбаны да уздыра. Безнең кесәлгә охшаш бу тәгамны шулай ук яр буенда пешерәләр һәм ашыйлар. Йола өлеше нәкъ тавык корбаныныкы сыман итеп үткәрелә. Боламык корбаны мин биредә яшәгән чакта Томас Пүчинкәсе авылында башкарылган. Ләкин үзем аңарда катнашмадым, соңрак ишетеп кенә белдем.
Шыйлык, каз һәм тәкә келәүләре, корыч кыстыру
Язын әле шыйлык дип аталган йола да үтәлә. Анысы болай: алдан килешенгән бер көнне, җир кибүгә, ике яисә өч кеше авыл буйлап бал, эремчек, икмәк, пешкән йомырка һәм ярма җыярга чыга. Аннары авыл уртасына такта җәелә, чарада катнашучыларның барысы да шунда тезелеп утыра. Җыелган нигъмәтләр бар кешегә тигез итеп бүленә. Өлешле булганнан соң, керәшен татарлары, нәкъ тавык корбаны чалгандагыча, дога кылырга тотына. Дога кылу тәмамлангач, йомырка һәм эремчекне бал белән бутап ашый башлыйлар, шуннан соң боткадан авыз итәләр. Бу – корбан йоласының иң еш башкарыла торганы. Белүемчә, ул керәшен татарларының барча авылларында үткәрелә.
Бая телгә алынган корбан чалулар һәрвакыт җәмәгать белән уздырыла, анда халык күбрәк катнашкан саен яхшырак санала. Болардан тыш, келәү дигән йола (дога кылу) да бар әле. Монысы үз эчендә ике төргә бүленә: каз келәве һәм тәкә келәве. Каз келәве мондый: хатын-кыз, дога укып, ызба уртасында каз чала; шуннан аш пешерә; бөтен гаилә әгъзалары бергә утырып ашый. Әлеге йоланы башкаруда бары тик йорт әгъзалары гына катнаша, чит кешеләр кертелми.
Тәкә келәве ике төрле була: кара тәкәне гаилә әгъзасы үзе ызбада яисә башка берәү ат сараенда чалырга мөмкин. Аннары, ите ашалып беткәч, хайванның сөякләре шул ук ат сараена күмелә. Бу йола малларның иминлеге хакына, аларны төрле афәттән, чирдән саклар өчен башкарыла.
Аннан тыш, елга бер тапкыр корыч кыстыру йоласы да үтәлә әле: гаиләнең иң өлкән яшьтәге хатын-кызы, берничә корыч кисәге алып, аны йорттагы, утардагы төрле тишек-тошыкка кыстырып йөри. Бер үк вакытта импровизациягә якын догалар укый, йортны яман ияләрдән сакла, дип, Илаһка ялвара. Мин күргән-белгән корбан йолалары шулардан гыйбарәт.
Болар алда искәртелгәнчә, мәҗүси заманнардан калса да, керәшен татарлары тормышына мөселманлык чорында кереп урнашуы ярылып ята. Керәшен татарларында бу йолалар һаман үтәлә әле. Гәрчә мөселман татарлары аларны онытып бетергән, диярлек. Моңа, ихтимал, исламны яхшырак үзләштерүдән гайре, корбан китерүләрнең шактый чыгымлы эш булуы да тәэсир ясагандыр.
Керәшен татары булу күбрәк чыгым сорый
Гомумән, танырга кирәк: мөселман булуга караганда, керәшен татары яисә урыс булу күбрәк чыгымнар сорый. Керәшен татарларының мөселманлыкка тартылуында, бәлки, дини омтылыштан тыш, беренче нәүбәттә, матди сәбәпләр ятадыр. Әйтик, мөселман һәм керәшен татарлары бер вакытта үлеп китте, ди. Беренчесен шунда ук күмеп куялар. Икенчесен чиркәүгә илтергә кирәк. Ул чиркәү кимендә 10 чакрым ераклыкта урнашкан була әле. Җәй көне бу эш шактый күп вакытны ала һәм, әйтәсе дә юк, күңелсез хис-кичерешләрне арттыра, озайта. Мәет таркала башласа – бигрәк тә. Мәрхүмнәрне өч көн тотмыйча күмәргә ярамаса да, муллалар тарафыннан бу канун һичкайчан үтәлми; иртәрәк җирләгән өчен беркем беркемне эзәрлекләми. Әмма керәшен татары мәетне җеназасыз (отпевание) җирләсә, канун аны шунда ук җәзага тарта. Моннан тыш, керәшен татары тәүбәсез (исповедь) һәм причастиесез җан бирсә, аны медицина хезмәткәрләре килеп тикшерергә, карарга тиеш була. Гади авыл кешесе моны мәсхәрә кылуга тиң саный. Мөселман татарлары өчен андый уңайсыз шартлар тудырылмый. Алар ул шартлар белән бөтенләй исәпләшмәскә өйрәнеп беткән инде. Әйтелгәннәргә бала чумдыру, исповедь, гаилә кору кебек мәшәкатьләрне өстәсәң, чыгымнарның шактыйга җыелуын күрәсең. Йола саен атакайга һәйбәт үк сәдака сонарга кирәк. Аның өчен башта атакай янына барып җитәргә кирәк әле. Ул, гадәттә, кечкенә авылдан 15әр чакрым ераклыкта яши. Мондый сәфәрләр эш кешесе өчен (бигрәк тә җәй көне) гаять кыйммәткә төшә. Мөселманнарның, әйтелгәнчә, моның ише мәшәкатьләре юк.
Изге дингә тиешенчә өйрәтелмәгән керәшен татарлары хәзергәчә яртылаш христиан, яртылаш мөселман булып яши бирә. Шул сәбәпле, җиңеллеккә кызыгып, яңадан мөселманлыкка кайту алар өчен берни тормый. Мин яшәгән Шомбытбаш авылы тирәсендә ачыктан-ачык кире дүнгән керәшен татарлары шактый. Таулар яисә Бирдебәк авыллары тулаем рәсми төстә христианлыктан баш тарткан. Кача-поса ислам диненә кайткан гаиләләрнең исә бөтенләй исәбе-саны юк...
Керәшен татарлары төрле һөнәрләргә бик оста
Керәшен татарлары төрле һөнәрләргә оста. Шуларның берсе – тегүчелек. Бу кәсеп Казан губернасында аерата киң таралган. Тегүчеләр кыш көне, гадәттә, күрше-тирә авылларга чыгып китә. Бу якларда мөселманнар саны күбрәк булганга күрә, табигый, керәшен татарлары байтак вакытны алар арасында кием тегеп-төзәтеп уздыра, шунлыктан тагын да ныграк мөселманлаша.
Тегүчелек – гаять кулай кәсеп. Чыннан да, көндәлек эш җәйге вакытта 30 көмеш тиеннән артык бәяләнми. Анысы да уңыш мул өлгергән елларда гына шулай. Уңыш булмаган чорда хезмәт хакы 10-15 көмеш тиеннән артмый. Кышын кара хезмәт хакы бөтенләй сукыр бер тиенгә дә тормый. Чәчүлеге аз булган игенче ничек көн күрергә тиеш? Ул тегүчелеккә күчә. Кышын өендә калса, керәшен татары 10 яисә 15 сумнан артык акча юнәтә алмый. Тегүчелек исә аңа дистәләгән сумлык табыш китерә. Шомбытбаш авылында бу һөнәрне биш кеше үзләштергән. Көзен алар авыллар буйлап тарала, кыш узгач кына яңадан өйләренә әйләнеп кайталар. Үзләре әйтүенчә, шул арада кеше башына уртача 50-80 сум акча эшлиләр.
Соңгы елларда керәшен татарлары чиркәве йолаларын иң ихластан үтәүче затларга әйләндел
Куанычлысы шул: соңгы елларда Казан губернасының керәшен татарлары тормышына уңай үзгәрешләр кертелә башлады; бу яңалыклар озакламый үзенең гүзәл нәтиҗәләрен мул китерер әле; чөнки шушы кыска вакыт эчендә дә керәшен татарларын дини яктан агарту юнәлешендә бик күп саваплы эшләр эшләнде. Мин, әлбәттә, гыйбадәт кылуны керәшен татарлары телендә оештыру һәм керәшен татарлары өчен мәктәпләр ачу турында әйтәм.
Алдарак славян телендә кылынган гыйбадәтнең керәшен татарлары өчен аңлаешсызлыгы, шул сәбәпле, аларның христиан динен начар белүләре турында искәрткән идем; догаларның ана телендә укыла башлавы керәшен татарларын дин хакыйкате белән якыннанрак танышырга, православ чиркәве йолаларын белеп, аңлап үтәргә этәргеч бирде.
Бихисап мисаллардан чыгып әйтәм: элегрәк христианлыкка битараф булган, хәтта православ чиркәве йолаларыннан читләшеп, мөселманлыкка авышкан керәшен татарлары, гыйбадәт үз телләрендә башкарыла башлагач, тиз арада православ чиркәве йолаларын иң ихластан үтәүче затларга әйләнделәр. Әйтик, Югары Мәшләк авылы халкы, аерата хатын-кызлары, моңарчы чиркәүгә кереп тә карамыйлар, кергән очракта да, догага игътибар итмичә, тик басып, таптанып торалар иде. Хәзер, догалар үз телләрендә укылгач, алар чиркәүгә бик теләп йөри, игътибар белән тыңлый.
Икенче уңай үзгәреш – керәшен татарлары өчен мәктәпләр ачылу. Керәшен татарларының дини белем дәрәҗәсе бик түбән иде, укырга теләк тә, омтылыш та белдерми яшәделәр. Кайдан, ничек гыйлем эстәсен алар? Чиркәү пастырьларыннанмы? Ләкин пастырьлар, алда күрсәтелгән сәбәпләр аркасында һәм, беренче нәүбәттә, кечкенә авыллардан шактый ерак яшәгәнгә күрә, үз канаты астындагы халыкны тиешенчә укыта, тәрбияли алмады.
Өстәвенә, мөселманлык орлыгын күп йоткан өлкән буынны игә китерү, яңадан тәрбияләү гаять читен. Һичшиксез, укытуны балачактан башларга, сабый вакытта ук аларның йөрәгендә изге динне ныгытырга, мөселманлыкны тамырыннан йолкып ташларга кирәк. Билгеле, пастырьлар гына моны башкарып чыга алмый. Бу бары тик мәктәпләрнең генә хәленнән килерлек эш. Әйтергә мөмкин: христианлыкның керәшен татарларына бәйле язмышы турыдан-туры мәктәпләргә бәйле.
Әлеге уку йортларының җимешен без соңрак, шушы малайлар һәм кызлар үсеп җитеп, әти-әни булгач, мәктәптә алган белемнәрен үзләренең балаларына да тапшыра башлагач күрербез. Ул вакытта нәтиҗәләр хәтта сукыр кешегә дә ачык күренер. Хәзерге көндә керәшен татарлары мәктәпләренә бик күп авырлыклар аша узарга кирәк әле. Алар керәшен татарлары арасында шактый тамыр җәйгән хорафатлар белән көрәшергә тиеш. Бу – бик зур, катлаулы эш. Шуңа күрә керәшен татарларының бүген күпләп исламга кайтуына гаҗәпләнергә кирәкми. Якынча өч дистә еллар үткәч аларның гаиләләп, авыллап кире дүнүләре гаять сәер күренеш булачак.
Урысчадан Миләүшә Талипова тәрҗемәсе
[1] Бу урында Михаил Машанов хата җибәргән, ахры. «Коръән»нең 2 нче сүрәсе булган «Бәкарә»дә («Сыер») сүз, чыннан да, сыер бугазлау турында бара. Әмма ул 63-66 нчы түгел, ә 7-71 нче аятьләргә карый. – Редакция.
ФОТО:
Питрау чибәре. И.Н.Максимов рәсеме. 2011 ел
«Безнең мирас». – 2024. – №7. – Б.11-17.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА