«Олы юлның тузаны» җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай
Олы юлның тузаны
(Татар халык җыры)
Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомеремнең узганын.
Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем;
Кайда икән яшьлегем, дип,
Шул юллардан эзләдем.
Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне.
Их, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне.
Олы юлдан атлар килә,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы.
Бу җыр Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов, Габделфәт Сафин, Мөнир Якупов, Мирсәет Сөнгатуллин, Салават Фәтхетдинов, Идрис Газиев, Нәфисә Василова, Гөлнара Исмаева, Нәзифә Кадыйрова, Айгөл Сагынбаева, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Сәрвәров, Винарис Ильегет һ.б. репертуарларында бар.
Фотосурәтләр:
Мәшһүр җырчы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), ТАССРның халык артисты (1991), Татарстанның Чүпрәле районындагы Түбән Чәке авылы тумасы Рафаэль Зариф улы Ильясов (28.04.1939-09.12.2020)
Мәшһүр җырчы, Татарстанның атказанган артисты (1970), Татарстанның халык артисты (1996), Татарстанның Чүпрәле районындагы Кече Шәйморза авылы тумасы Габдулла Мөхәммәтгали улы Рәхимкулов (18.05.1926-11.10.1997)
«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.108-109.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА