Журнал «Безнең мирас»

Төркиләрнең борынгы бабалары

Адилә Айда башлангыч белемне – Берлин һәм Парижда, урта белемне Истанбулның «Нотр Дам де Сион» француз лицеенда ала. Анкарада хокук факультетында укыганнан соң, тел, тарих-география факультетының француз теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 15 елга сузылган академик, 20 еллык дипломатик карьерасы бар.

Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Адилә Айда, Рим илчелегендә илче-киңәшче булганнан соң, шул заманның президенты тарафыннан квота буенча сенатор булып сайлана, дипломат карьерасыннан аерыла.

Җитди мәсьәләләр белән кызыксынган Адилә Айда 1968 елдан бирле «этруск серләре»н, ягъни этрускларның этник килеп чыгышын өйрәнә. 1985 елда французча нәшер ителгән «Les  Etrusques etaient des Turcs. Preuves» («Этрусклар төрки иделәр. Дәлилләр») исемле һәм шуның дәвамы булган әлеге хезмәте белән, этрускларның килеп чыгышы турында төгәл чишелеш юлын табып, төркиләр тарихына якты бүлек өсти.

Адилә Айда этрусклар эзеннән тикшеренү эшләрен алып барганда төркиләрнең башка бабаларын һәм кардәшләрен дә таба һәм тарихта яңа юл ача.

 

Сүз башы

 

1971 елда «Этрусклар төрки иделәрме?» дигән сораулы исем астында французча бер кечкенә китап бастырып чыгарган идем. Инде бүген 16 елга сузылган катлаулы тикшеренүләрдән соң, бу китапны «Этрусклар төрки иделәр» дип атап, үз соравыма үзем җавап бирә алуыма ышанам.

Әлбәттә, хезмәтне «Этрусклар  прототөрки иделәр» дип атаган булсам, мин тагын да фәннирәк сүз кулланган булыр идем. Төрки ыруг да, төрки тел дә вакытлар узу белән шундый дәвамлылык күрсәткәннәр ки, гасырлар дәвамында гына түгел, меңьеллыкларга да каршы торганнар.

Этрускларны Төркия төркиләренең турыдан-туры бабалары дип әйтү мөмкин булмаса да, этрусклар һәм безнең бабалар бер булуы шөбһәсез. Урта Азиядән чыккан уртак бабаларны мин бу китапта «борынгы төркиләр» дип атадым. Билгеләп үтим: әйтеп кителгән борынгы төркиләр – бик-бик борынгы төркиләр. Аларның теле алман тюркологлары «alttürkisch» дип атаган телнең шәкелен бөтенләй дә алмаган. Шуны да әйтим: англо-саксон тюркологлары кулланган аңлаешсыз «Turkic» сүзен мин бөтенләй юк дип саныйм.

Этрусклар хакындагы тикшеренүләремнең башында миңа француз этрускологы Ремон Блок фикере көчле тәэсир итте. Барысы да археология, археологлар фикерен алга сөргән вакытта бу галим ошбу урынлы сүзләрне әйтергә җөрьәт итте: «...Четерекле тарихи проблемалар белән очрашканда археология мәгълүматларын  бары тик лингвистика, диннәр тарихы белемнәре аша гына аңлату мөмкин. Теге яисә бу кавемнең үзенчәлекләрен һәм башка кавемнәр белән мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен, дин һәм тел мәйданындагы мәгълүматлар беренче дәрәҗәдә әһәмиятле.» («L’âncıenne civilisasion des Etrusques», инглизчәгә тәрҗемәсе. Б.71).

Этрусклар белән борынгы төркиләрне чагыштырма планда өйрәнгәндә әлеге юллар миңа юнәлеш бирде. Тикшеренү нәтиҗәсе буларак дөнья күргән бу китап ике бүлектән тора: 1) дин белән бәйле, 2) тел белән бәйле бүлек.

Китапка тагын сәнгать белән бәйле өченче бүлекне дә өстәргә һәм этруск сәнгатендәге хайваннарны сурәтләү стиле белән Урта Азия, аеруча, скиф сәнгате арасындагы гаҗәп охшашлыкларны күрсәтергә теләгән идем. Ләкин ул бүлекне язсам, китапны бастыру эше кичегергә мөмкин дигән уй бу теләгемне чынга ашырырга комачаулады.

Язмамның беренче юлларында ук искә алынган, 1974 елда төрекчәгә тәрҗемәдә басылган кечкенә китабымның азагына кертелгән рәсемнәрне бу китапка да кыска аңлатмалар белән бирергә булдым. Моның  белән бергә әлеге тема белән кызыксынучыларга ике хезмәт белән танышырга тәкъдим итәм: этруск сәнгате турында Реймон Блокның «L’Art des Etruques» (İl Parnasso, Милан. 1965), төрек сәнгате турында Грунд китап нәшрияты тарафыннан басылган «Le Tresor aes Scythes»  (Париж, 1969) исемле хезмәтләре.

Этрусклар - төркиләр нәселеннән дигән караш яңа түгел. Бу фикерне беренче әйтүче дә мин түгел. Тарих белән кызыксынган һәркемгә билгеле булганча, республикабызга нигез салучы Ататөрек «этрусклар төрки нәселдән» дигән фикердә булды.

Бу караш, бу теория борынгы чорларга таяна. Әлеге фикер XIX гасырда Көнбатыш белгечләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Шунсы гаҗәп, дөньяның этрускология белгечләре бу галимнәрнең исемнәрен дә, хезмәтләрен дә искә алмаска тырышалар.

Этрускларның төрки нәселдән булуларына инанган Көнбатыш тарихчылары бер-ике генә дә түгел. Шулар арасында бер инглиз, бер француз һәм бер австралияленең хезмәтләрен генә санап үтим:  Исаак Тейлор «Etruscan researches» («Этрусклар турында эзләнүләр»), Бернар Кара де Во «La langue etrusque» («Этруск теле») һәм Вильгельм Бранденштейн «Die Herknuft der Etrüskler» («Этрускларның килеп чыгышы»).

Шуны да кабул итәргә кирәк: этрускларның төрки булуларына китерелгән дәлилләр һәрвакытта да бик үк ышанычлы түгел. Аеруча лингвистик дәлилләр йә җитәрлек түгел, йә ялгыш мәгълүматларга нигезләнгән. Мәсәлән, этруск һәм төрки сүзләрне чагыштырган Исаак Тейлорның мисаллары зәгыйфь иде. Ул төрекләшкән гарәп сүзен кайвакыт төрки сүз буларак тәкъдим итеп  хаталана.

Әйтеп үткәнемчә, бу китапта мин таянган сүзләр минеке түгел, ләкин бу сүзләрне исбатлар өчен китергән дәлилләрнең барысы да минеке. Болар – катлаулы тикшеренүләрнең һәм тыгыз  фикерләремнең нәтиҗәсе.

Бу хезмәттә «этруск» исемле прототөркиләрнең Италиягә кайчан, ничек һәм ничә дулкын белән килүе турындагы фикерләрне читкә куеп торуны уңайлы дип санадым. Бу мәсьәлә, Аллаһ гомер бирсә, моннан соңгы хезмәтемнең темасы булыр. Моның белән бергә хәзердән үк әйтә алам: этрускларның Италиягә күченү дулкыннарының берсе Эгей ярларыннан һәм Эгей утрауларыннан була. Урта Азиянең күчмә прототөркиләре, Италиягә килгәнче, берничә нәсел пеласк, туран яисә туран-пеласк исемнәре белән шунда яшәгәннәр Pauly ve Wıssowa» энциклопедиясеннән карарга мөмкин).

Бу китапның язылуына һәм тикшеренүләрнең нәтиҗәсенә ирешүдә кайбер шартлар уңай йогынты ясады. Иң мөһиме – бер үк вакытта тарихчы, телче, хокукчы һәм этрускларны өйрәнер өчен алтмыш яшьтән соң итальян телен өйрәнә башлаган мәрхүм әтием профессор Садри Максуди Арсалның тәмамланмаган тикшеренүләренең өйрәнелү ысулын белүем. Ике төрки телне – хәзерге төрек теле белән Казан телен гамәлдә куллануым да эшемне җиңеләйтте. Әлбәттә, башка төрки телләрне дә тикшерергә тырыштым һәм якут, чуаш, уйгыр, кыргыз сүзлекләре теткәләнеп бетте. Дүрт көнбатыш теленнән тыш, латинча һәм итальянча белүем дә эш барышында бик файдалы булды. Этрусклар хакында итальян телендә нәрсә язылса, барысын да азмы-күпме күздән кичердем.

Италиядә Тышкы эшләр министрлыгында эшләгәндә дүрт ел дәвамында этрускларга бәйле бар нәрсәне күрдем, барасы җирләргә бардым.

Этрусколого-тюркологик тикшеренүләрем уналты ел дәвам итә.

Кайбер китапларны кулга төшереп булмавы һәм сылтама китерергә теләгән кайбер хезмәтләрне файдалана алмавым бу хезмәтне язганда иң кыен мәсьәлә булды. Анкара һәм Истанбул китапханәләре дә, китап кибетләре дә этрускология кебек темаларда фәкыйрь.

Илебездә читтән китап кайтарту авыр да, кыйммәт тә. Аллаһ ярдәме белән, Рим шәһәренең бай китапханәләреннән бик күп язмаларны һәм Рим китапчыларыннан этрускларга кагылышлы нәрсә тапсам – шуны сатып алганмын.   

Әлеге нечкәлекләрне искә алганда, Реймон Блок, Жак Эргон кебек француз этрускологларының хезмәтләрен оригиналда түгел, ә инглиз йә итальянчага тәрҗемәдә куллануым өчен дә гафу үтенәм.

Әлегә кадәр бөтенләй ике дөнья булып аерылып торган этрускология һәм тюркология фәннәрен бу хезмәт якынайта, берләштерә. Шунысы хак: тюркологлар, нигездә, этрускология белән кызыксынмыйлар, ә этрускологлар, кайбер искәрмәләрдән тыш, дөньяда тюркология дигән фән барын белмиләр дә. Шуңа бәйле дәлилләрне китергәндә язылган кайбер аңлатмалар һәр ике юнәлеш белгечләре өчен дә кирәксез булып  күренергә мөмкин. Һәр ике якның да сабыр  һәм толерант булуын үтенәм.

1984 ел, октябрь.

 

 

Алдагы юллар 1985 ел башында чыккан француз телендәге китабым өчен язылган кереш сүзнең төрекчәгә туры тәрҗемәсе. Киләсе юлларда исә, китапның тәрҗемәсен бирү белән беррәттән, бүлек һәм бүлекчәләрдәге үзгәрешләрнең сәбәбен аңлату да максат итеп куела.

Француз телендә чыккан китабымны французча белгән дус һәм танышларыма берәр данә җибәргәч, рәхмәт, тәбрик хатларыннан һәм башка реакцияләрдән төрки зыялыларының этрусклар хакында берни дә белмәүләрен аңладым. Зыялылар гынамы икән? Университет профессорлары да...

Безнең заманда белгечлек афәткә әйләнгән иде. Тарих белгечлеген үзләштерүчеләр билгеле бер тарихи чор белән кызыксына, бу өлкәдә гыйлем туплый, ә дөнья тарихын, кешелек тарихын белми. Шуңа күрә алар тарихи  караштан мәхрүм калалар.

Шушы күзәтүләргә бәйле рәвештә, китабымның төрекчәгә тәрҗемәсендә этрускларның мәдәнияте һәм аларның дөнья тарихында ролен күрсәткән мәгълүматларны өстәргә булдым. Бу мәгълүматларны үз эченә алган бүлекне «Кереш» дип атау иң яхшысы булыр дип исәпләдем. Һәм шулай иттем дә.

Исеме «Les Etrusques etaıent des Turcs (Preuves)» («Этрусклар төрки иделәр. Дәлилләр») дип аталган французча китабым 1985 елның маенда узачак Этрускология конгрессына өлгертергә дип ашыгыч язылды. Китап тиз арада басылсын һәм тиз арада кайбер белгечләргә таратылсын өчен, дәлиле табылмаган һәр нәрсәне бер якка куеп тордым. Шуның өчен «Сүз башы»нда болай дидем: «Бу хезмәттә этруск дип аталган прототөркиләрнең Италиягә кайчан, ничек һәм ничә дулкын белән килү мәсьәләсен читтә калдырам. Бу мәсьәлә, Аллаһ гомер бирсә, моннан соңгы хезмәтемнең темасы булачак».

Вакыт узды... Бераз өлкәнәйдем. Язмыш миңа бу китапны язарга һәм бастырырга форсат булдырмас дип курка башладым. Шул сәбәпле, китап өчен еллар буе җыйган язмаларны һәм мәгълүматларны гомумиләштереп, аларга төрек телендәге хезмәтемдә урын бирергә булдым.  Шулай итеп, «Беренче мәгълүматлар» бүлеге барлыкка килде. Ул хезмәтемнең беренче бүлеге булды.

Әлеге «Сүз башы»н төгәлләгәнче, ошбу сүзләрне әйтергә телим:  1967 ел азагында мин Римга рәсми вазыйфа белән җибәрелгәч, туристларның бирегә килүгә үк, этруск каберлекләрен карарга ашыгуларын, этруск музейларында этруск сәнгать әсәрләрен карап туя алмауларын күреп, мондый уйлар һәм хисләр күңелемнән кичте:

Көнбатыш халкы этрускларга зур әһәмият бирә...

Көнбатыш халкы төркиләргә һич әһәмият бирми...

Аһ! Этрускларның төрки булуын исбат итеп булса иде!

Күренгәнчә, өлкән дипломат булганда ук, гыйльми кызыксынудан бигрәк, милли үзаң этрусклар серен (табышмагын) чишәргә һәм этрусколог булырга этәргәндер.

Шулай да мин эш ысулы, чыганакларның һәм дәлилләрнең фәнни булуына әһәмият биреп эшләдем.

1986 ел, сентябрь.

Адилә Айда

 

Кереш

 

Этруск галимнәре арасында этрускларның килеп чыгышы, чын исеме һәм теле турында төрле фикерләр булса да, алар барысы да бер карашта: ул да булса – этрускларның дөнья тарихында әһәмиятле урын алып торуы. Чыннан да, бүген Италия, Лувр һәм Британия музейларында күпләп урын алган этруск сәнгать әсәрләре – нәфислеге, камиллеге белән күзне камаштырган, югары дәрәҗәдә эшләнгән әсәрләр.

Билгеле булганча, Көнбатыш мәдәниятенең нигезе булып Грек һәм Рим мәдәниятләре тора. Рим мәдәнияте исә, бүгенге тарихи һәм археологик тикшеренүләрнең дәлилләренә бәйле, бик күп яктан этрускларга бурычлы. Мисалга, этрускларның кайбер йогынтысын күрсәтеп үтәм:

Римлылар күп кенә сәяси һәм административ оешмаларның формасын этрусклардан алганнар. Мәсәлән, башта борынгы төркиләрнең «Аксакаллар мәҗлесе» кебек белешмәләр оешмасы булган һәм соңрак канун чыгару вәкаләтләрен казанган СЕНАТ римлыларга этрусклардан күчкән.

Римлылар һәм идарә, һәм хәрби оешма моделен дә этрусклардан алган. Капрал, капитан, чиннары һәм этрусклардан – римлыларга, римлылардан башка көнбатыш милләтләренә күчә.

Этрускларның римлыларга кадәр үк Италиядә юл һәм күперләр төзүе билгеле.

Сазлыкларны кипшерү һәм туфракны сугару (дымландыру) ысулын римлыларның этрусклардан өйрәнүләре билгеле булды (H.H.Scullard «The Etruscan cities and Rome». Thames and Hudson, London. 1967. S.62).

Этрусклар үзләре иҗат иткән сәнгать хәзинәләре белән дан тота. Римга нигез салынганнан соң, беренче елларда Римны, аның мәйданнарын, биналарын һәм гыйбадәтханәләрне этруск шәһәрләреннән китертелгән һөнәрчеләр (рәссамнар) бизәгән (Otto J.Brendel «Etruscan art». Penguın Books, New York. 1978).

Римлылар зәркәнчелек эшен этрусклардан өйрәнгәннәр һәм соңрак аны көнбатыш милләтләренә өйрәткәннәр. Бүген Европаның төрле музейларында күрергә мөмкин булган этруск хәзинәләренең  матурлыгы һәм нәфислеге һәркемне таң калдыра. Француз этрускологы Реймонд Блок: «Бүген мондый әйберләрне ясап булмый. Хәзерге заман зәркәнчеләре этрускларның бу нәфислеккә ничек ирешә алганнарын аңлый алмыйлар», – дип яза (Raymond Bloch, "The Etruscans", Thames and Hudson, London 1965, s. 184).

Алдагы мәгълүматларга шуны дә өстәү урынлы булыр: «Борынгы дәвернең Һомердан соң иң бөек шагыйре – Вирджил. (Һомерның тамырлары пеласк яисә троялы дип уйлаучылар бар. Бу фикер мондый сәбәпләр белән аңлатыла: 1) Һомер «Илиада» эпопеясында пеласкларны уңай һәм хәтта зур соклану белән искә ала. Аларга карата «илаһи» сыйфатын куллана. 2) Греклар белән троялылар арасындагы сугышны тасвирлаганда троялыларның барысын да күркәм холыклы, батыр, сөйкемле итеп, ә грекларны мәкерле, хәйләкәр, интригачы, ялганчы итеп сурәтли. Троялыларның корал һәм сугыш көче белән түгел, ә хәйлә һәм ялган белән җиңүләрен күрсәтә. Бу эпопеяны грек кешесе язганына ышануы кыен. Шагыйрьнең бик яхшы грекча белүен искә алсак, ул мизияле, ликияле, карьяле дә булырга мөмкин.). Вирджил – этруск иде». (Jacques Heurgon, «La vita quotidiana degli Etruschi». İl Saggiatore, Milano.1967. S.78).

Борынгы дәвернең иң бөек математигы Пифагорның да этруск булуы билгеле (Alain Hus «Les Etrusques, peuple secret». Итальянчага тәрҗемә, 1959. Б.187. Шул ук вакытта Пифагор грек фәлсәфәсеннән нык аерылган тәсаввыфка тартым фикер иясе булган).

Безнеңчә, Пифагор Италия этрускларыннан түгел. Ул – Самос утравында туган пеласк. Бу да шул ук нәтиҗәгә китерә, чөнки этрусклар белән пеласклар бер үк телдә сөйләшкәннәр.

Бүгенге Европа музейларында хезмәтләренең җанлылыгы белән таң калдырган скульптор Вулка да этруск булган (Кайберләүләрнең фикеренчә, Грециянең җиде фәлсәфәчесе арасында төрки яисә прототөрки булган скифлардан Анахарсис та бар). Вулка ясаган сыннарны күргәннән соң, Фидийныкына күз атсаң, аның һәйкәлләрендә сурәтләнгән затлар йокыда кебек тоела.  

Этрускларның цивилизация һәм мәдәни дәрәҗәсен күрсәтер өчен алдагы мисаллар җитәрлек дип уйлыйм.

Кыскасы, этрусклар – бөек Ататөрекнең «Унынчы Ел» нотыгында әйтелгәнчә, «төркиләрнең онытылган бөек мәдәни дәрәҗәсе һәм бөек мәдәни сәләте»нең камил вәкилләре.

Төрек теленнән Алия Мөбәрәкшина тәрҗемәсе

«Безнең мирас». – 2024. – №8. – Б.22-28.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру