Татар теленең урта диалекты
Урта диалектны сөйләшләрләргә бүлү шактый катлаулы
Татар теленең урта диалекты (башкача аны казан татарлары диалекты дип тә атыйлар) шактый зур территориядә, башлыча Татарстан һәм Башкортстан республикаларында, аларга якын булган төбәкләрдә – Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләрендә таралган. Ул күпсанлы сөйләшләрне үз эченә ала. Тарихи яктан алар болгарларның дәвамчылары булып торалар. Болгарлар исә үз чиратында төрле төрки (угыз, кыпчак) кабиләләрнең Болгар дәүләте составында берләшүе нәтиҗәсендә формалашканнар. Урта диалектны сөйләшләрләргә бүлү системасының катлаулы булуы байтак кына тарихи сәбәпләргә бәйле: Идел буе болгарларының җирле кыпчак кабиләләре тарафыннан ассимиляцияләнүе, күрше фин-угыр, төрки һәм славян халыклары белән үзара тәэсир итешеп яшәүләре, бу халыкларның татарлар тарафыннан өлешчә ассимиляцияләнүе, бер өлеш татарларның дини изоляцияләнүе, территориаль яктан аерым этник төркемнәрнең төп массадан ерак урнашуы, соңгы вакытта көнбатыш диалект йогынтысының көчәюе һ.б.
Диалектның географиясе
Татар диалектологлары тарафыннан урта диалектның утыз сөйләше аерылып чыгарыла, аларның зур күпчелеге әдәби телгә якын тора. Урта диалект сөйләшләренә боларны кертә алабыз: казан арты сөйләшләре төркеме (дөбъяз, мамадыш, лаеш, балтач – Татарстан), бәрәңге сөйләше (Марий Эл), тау ягы сөйләшләре төркеме (норлат – Татарстан, Чуашстан; кама тамагы, тархан – Татарстан), керәшен сөйләшләре төркеме (казан арты керәшеннәре сөйләше – Татарстан; түбән кама керәшеннәре сөйләше – Татарстан, Башкортстан; нагайбәк сөйләше – Чиләбе өлкәсе), минзәлә (Татарстан, Башкортстан), бөре, турбаслы, тепекәй, учалы, кормантау (Башкортстан), касыйм (Рязань өлкәсе), бастан (Рязань өлкәсе), нократ (Удмуртия, Киров өлкәсе), пермь (Пермь өлкәсе), златоуст (Башкортстан), красноуфим (Свердловск өлкәсе), эчкен (Курган өлкәсе), каргалы, богырыслан (Оренбург өлкәсе), камышлы (Самара өлкәсе), әстерхан (Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае), татар-каракалпаклар (Волгоград, Саратов өлкәләре), сафакүл (Курган өлкәсе). Күргәнебезчә, урта диалектны казан татарлары диалекты дисәк тә, таралыш географиясе гаять киң, ул Казан шәһәре һәм аның янында урнашкан районнар белән генә чикләнми.
Сөйләшләрнең уртак үзенчәлекләре
Алда күрсәтелгән сөйләшләрнең таралу ареалы киң булуына карамастан, аларның төп үзенчәлекләре уртак. Мәсәлән, урта диалектның төп билгеләреннән а, о, ө авазларын әдәби телдәгечә куллану (баорао, аолмао, көн, борон, бөрлөгән һ.б.); җылаштыру (җегет – егет, җул – юл һ.б.); күпчелек сөйләшләрдә -ый/-и(й) дифтонгы урынына -ай/-әй дифтонгын куллану (бармай – бармый, шундай – шундый, сөйләй – сөйли һ.б.); фигыльнең -асы/-әсе формасы (барасы бар, ул бүген эшкә киләсе һ.б.); инфинитивның -ырға/-ергә формасыннан тыш, -маға/-мәгә (бармага, эшләмәгә), -ма/-мә (уқыма бара, белмә тырыша) вариантлары булу; -мал(л)ы/-мәл(л)е, -асы/-әсе сыйфат фигыльләрен куллану (килмәле, барасы юл, утасы җир һ. б.); исем фигыльне -ыш/-еш кушымчалары белән ясау (китеп барыш, эштән қайтыш һ. б.) кебек үзенчәлекләрне әйтеп китәргә мөмкин. Шул ук вакытта, аерым сөйләшләрдә генә очрый торган күренешләр дә бар. Мәсәлән, шундыйларга сүзләрдә интерденталь d авазының куллану ( минзәлә, мамадыш, лаеш һәм башка кайбер сөйләшләрдә: кыdлар, кыdыл).
***
Һәр сөйләш аерым шартларга, үзен формалаштыруда катнашкан төрле этник төркемнәргә бәйле рәвештә, аңа гына хас булган үсеш юлын кичерә. Урта диалект сөйләшләре милли телебезнең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итәләр.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА