Ике җөмһүрият сандугачы
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов (1951-2024). /А.Фархан фотосы, 2022 ел
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, атаклы тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның (1951-2024) бакыйлыкка күчүенә 12 октябрьдә бер ел тулды.
...Ник син бигрәк моңлы бала, дисез,
Гомерем җилләр кебек искәнгә.
Яшьлегемдә калган сандугачым
Исләремә килеп төшкәнгә…
Күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек бу шигъри юлларны якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев нәкъ менә Фән Вәлиәхмәтовка багышлап язган. Илаһи моңы белән зур сәхнәне яулаган, үзе уйнап, үзе җырлап татар-башкорт дөньясын шаулаткан, ике тугандаш республика халкының чиксез олы ихтирамына ирешкән Фән Вәлиәхмәтов кебек мәшһүр артистлар бик сирәк туа шул.
Заманында заводта станок тавышына кушылып җырлаган яшь егетне язмыш Туймазы, соңрак Бүздәк якларына алып килә, ул мәдәният йортларында җырчы-баянчы булып эшли. Җай чыкканда, туган ягы - Шаран районы Хафиз авылына кайтып йөри. Әнисе Галимә апаның комбайнда уңыш җыйган басуларын, әтисе Гавис аганың гармунда авыл көйләрен сузганын, таңнарда кошларның өздереп сайравын гомере буе сагынып яши ул…
Фән, җырчы булу өчен, 27 яшендә Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, бераз филармониядә эшләгәч, сәләтле егетне мәшһүр сәхнә осталары Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин эшләгән бригадага эшкә чакыралар. Алар яшь артистны акрынлап «чарлый», сәнгатьнең төрле нечкәлекләренә өйрәтә. Фән милли музыкаль инструментка кушылып җырлауны хуп күрә. Аңа иң якыны тальян булгандыр, мөгаен.
1985 елның җырлы-моңлы май аен күпләр хәтерлидер әле. Уфада республика күләмендә беренче тапкыр «Уйна, тальян гармун!» дигән бәйрәм үткәрелә. Йөзләгән тальянчы арасында Фән Вәлиәхмәтовның үзе уйнап, үзе җырлавы барысын да таң калдыра. Күренекле дәүләт эшлеклесе, фронтовик Таһир Ахунҗанов инициативасы буенча танылган режиссер Фатыйх Ихсанов куелышында оештырылган искиткеч үзенчәлекле гармун бәйрәме Фән Вәлиәхмәтовны олы сәхнә орбитасына чыгара да инде. Халык яратып кабул иткән «Герман көе» үзе генә ни тора! Андагы сәхнә күренешендә гармуннар уйнатып яуга киткән мәлләр, хатын-кызларның күз яшьләре белән яулык болгап озатып калган чаклары гәүдәләндерелә:
...Без барасы юлларның да
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын,
алган гомер санаулы…
Шул ук вакытта тальянны халыкка зур сәнгать мәйданына беренче булып чыгаручы да Фән үзе. Берара «Сарманай» җыры бар халыкның күңелен яулап алды бит:
Сарманай, Сарманай,
Юлларыңда очраштыр,
Саргайтма безне болай…
Вил Казыйханов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев иҗат иткән «Сарманай» җыры нәкъ Фән Вәлиәхмәтов башкаруында гына табигый, аһәңле яңгырады. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә шул…
Филармониядә «Моңнарыңа кайтам» дигән татар бригадасы оештыру да Фәннең тырышлыгына бәйле. Башкортстанда гына түгел, Казахстан, Карелия, Үзбәкстан, Кыргызстанда, Ленинградта, Мәскәүдә һәм башка күп төбәктә гастрольдә булып, үзенең моңлы тавышы белән кемнәрне генә сөендермәде ул! Халкыбызның «Рамай», «Рәйхан», «Урам көе», «Кердем урманнарга», «Күгәрчен гөрлидер» һәм башка җырлары артистның төп репертуарын тәшкил итә. Аларның һәммәсе милли аңны уята, уйландыра, үткәннәргә алып кайта…
Сәхнәдән тыш, Фән Вәлихмәтов Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек күренекле әдипләр, ачы язмышлы шәхесләр белән аралашырга да вакыт таба. Ул җырлаганда, аксакалларның күңелләре тулышып, керфекләренә яшь куна. «Шахта көе» дә, башкасы да бәгырьләрне өтә генә инде! Шөкер Ходайга, Фән Вәлиәхмәтовның җырларын «Сезгә – күңел хисләрем», «Энҗеләр гөлләмәсе», шулай ук Илһам Шакиров, Мәсгуть Имашев, Хәйдәр Бигичев белән берлектә «Йолдызлар һәм халык моңы» исемле аудио-видеокассеталар, компакт-дисклар аша тыңларга һәм карарга мөмкин. Фән Вәлиәхмәтов башкарган кайсыбер җырларны видеоклиплардан да сокланып карап утырырга була. Популяр үзешчән композитор Фәнир Галимовның Рамил Чурагулов сүзләренә язган «Туган йортка кайткалыйк» җыры шуларның берсе. Моны тыңлап утырганда, туган йортның ишегалдындагы бәбкә үләннәрен, балачакта каз көткән су буйларын, әткәй-әнкәйләрнең капкадан ук каршы алганын, инәкәйнең йөгерә-атлый күчтәнәч әзерләп йөргәнен, алтын куллы әткәйнең оныклары өчен бишек ясап җибәргәнен ничекләр инде онытасың?! Болар ирексездән артистның авылда кара икмәк ашап үскән чагын, комбайнда әнисенең ашлык урган мизгелләрен дә хәтерләтә сыман.
Бөтен йөрәген биреп, ихлас җырлаган, күзләргә яшь китергән Фән Вәлиәхмәтовны тамашачы ничек инде дәррәү алкышларга күммәсен! Халык аны еллар дәвамында аягүрә басып алкышлаган, сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре тотып менгән икән, бу кадер-хөрмәт түгелмени?! Мин моны үземнең туган Кыңгыр-Мәнәвез авылы сәхнәсендә дә шәйләдем. Алай гына да түгел, соңыннан җырчы миңа танылган эзтабар Шаһинур Мостафин эшкәртүендә басылган «Яшәүләрем – җыр минем» исемле китабына болай дип язып бирде: «Хөрмәтле Әнвәр дус! Сиңа ак бәхетләр, озын гомер, җан тынычлыгы теләп - Фән Вәлиәхмәтов. 21.11.2012».
Моң патшасының чыгышларын миңа Уфада, Казанда да тыңларга туры килде. Фән җырлаганда, туган якларының искиткеч гүзәллеге булган Ык, Сөн елгаларының агышын, туган туфрак җылысын тоярга була. Йөрәкләрдән ургылып чыккан җыр-моңнарга кайда да киртәләр юктыр ул. Бу җәһәттән танылган артистны тугандаш Татарстан җиренә дә төрле кичәләргә, бәйрәмнәргә еш чакыралар. 1991 елда Казандагы кичке Сабан туе бер яктан истәлекле, икенче яктан җырчының тальяны югалуы сәбәпле маҗаралы булса, ул киләчәктә шатлыкка – Арча районы башлыгы Вәгыйз Минһаҗев белән очрашу бәхетенә әйләнә. Ул Фән Вәлиәхмәтовны Арчага концерт куярга чакыра. Һәм шунда хәтта артистның табылган тальянын да үзенә тапшыра. Ә танылган артист исә шатлыктан Арча районын аркылыга-буйга урый – 42 концерт бирә! Киткәндә, гармунын Вәгыйз Минһаҗевка бүләк итеп калдыра.
Фән Вәлиәхмәтовны Биектау, Балтач, Теләче районнары халкы да үзләренең бәрәкәтле, җырлы-моңлы җирендә бик ихлас кабул итә. Җылы очрашулар, ихлас алкышлар, җанны иркәләүче моңлы тавыш, көмеш телле, кыңгыраулы тальян моңнары Башкортстанның гына түгел, тугандаш Татарстан халкын да таң калдыра. Ә инде ике республика тарафыннан бирелгән дәрәҗәле исемнәр мәшһүр җырчыны тагын да канатландыра, тагын да активрак иҗат итәргә, ышанычны акларга, Башкортстан белән Татарстан арасындагы юлларга тузан кундырмаска өнди.
1995 елда Фән Гавис улын Чаллының элеккеге башлыгы Сабан туена чакыра. Бәйрәмгә тальян моңына, шулай ук Фәннең микрофонсыз җырлавына сокланган Минтимер Шәймиев киләчәген дә әйтә. Уфадагы гармун ясаучы остага заказ биреп, кайчандыр Татарстан Республикасы Президентына тальян бүләк иткән җырчы да бит әле ул! Еллар үткәч, алар янә очраша. Шунда Минтимер Шәймиев Фәнгә Чаллы шәһәренә күченү, балаларны тальянда уйнап җырларга өйрәтү хакында тәкъдим ясый. Фатиры да булыр, ди. Ә Чаллы хакимияте башлыгы үз чиратында Фән Вәлиәхмәтовка бәйрәмдә катнашканы өчен рәхмәт белдерә һәм кулын «авырттырып» кыса башлый. Баксаң, учында фатир ачкычы икән. Фәннең күңеле тула. Талантларны күрә, ихтирам итә белә шул Татарстан!
Бер аяк – Уфада, икенчесе Чаллыда дигәндәй, Вәлиәхмәтовларга ике дөнья алып барырга туры килә. Уфада яшәгәндә йорты, мул гына җире дә була. Хатыны Светлана (Борай районы кызы) уллары Руслан, Рушан, Румзан белән җир «сөреп» хәлдән тая. Фәннең кулында көрәк түгел, күбрәк гармун бит инде. Балалар тәрбияләү дә Светлана өстенә төшә. Кайсысы университет, кайсысы көллият тәмамлап, хәзер алар барысы да тормышта үз урынын тапкан инде.
Фән Гавис улы да, бормалы юллар үтеп, тормышта үз урынын таба. Туган районы үзәге Шаранда хан сараена тиңләшерлек иркен йорт төзетә. Әмма кайларда гына йөрсә дә, сагынып, гаиләсе янына ашкынып кайта ул. Мәхәббәт тартып тора шул.
Күбрәк гомере юлда үтсә дә, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры Фән Вәлиәхмәтов җырлы-моңлы тормышына, маңгаена язылган язмышына беркайчан да зарланмады, булганына шөкер итеп яшәде.Ул үзенең остазлары булган олы талант ияләре Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров алдында баш ия иде. Ә бит заманында соңгысы болай дип әйтеп калдырган: «Фән Вәлиәхмәтовның көмеш телле тальянда сыздырып, өздереп җырлавы үзе генә дә чын «Халык җырчысы» дигән мәгьнәне аңлата инде», – дигән. Әлбәттә, болар хак сүзләр. Әмма аның үзенең яшьләргә карата ачынып әйтә торган сүзләре бар иде: «Бакчаларда алабута үскән кебек, сәхнәләрне чүп үләне басмасын, артист исемен күтәргәч, «шпаргалкасыз» гына тере тавышка җырласыннар иде», – дигән теләкләре бүген дә колакта яңгырый. Бик тә урынлы әйтелгән киңәшләр бу…
Фән Вәлиәхмәтовның җырлы-моңлы гомере кыскарак булса да, бүген дә халык аның язмаларын радио-телевидение аша хисләнеп, юксынып тыңлый. Ә данлыклы исеме исә кыска гына вакыт эчендә район үзәге Шаранда һәйкәл булып гәүдәләндерелде. Халык беренче чиратта эшкуар, җырчының дусты Фәнир Галимовка һәм башкаларга рәхмәтле.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА