Коръән дөньясы
«Коръән дөньясы» күргәзмәсе дин әһелләре катнашында Мәрҗани мәчетендә тәкъдим ителде. /Dumrt.ru фотолары
Казанда ислам дине белән таныштыра торган интерактив күргәзмә тәкъдим ителде.
Сезнең хаҗда булганыгыз, Кәгъбә эченә кереп караганыгыз бармы? Нигә кызыксына икән, дисәгез, хәзер хаҗ кылучылар күп, тик Кәгъбә эчен күрү мөмкинлеге сирәк кешегә эләгә.
Казанның Мәрҗани мәчетендә 3-6 октябрьдә «Коръән дөньясы» дигән Россия һәм Катар дәүләтләре бергәләп оештырган интерактив күргәзмә эшләде. Шунда, виртуаль чынбарлык дөньясына күз салу мөмкинлеге бирә торган колакчынлы күзлек кигәч, мин дә мөселманнар өчен изге урынга эләктем. Сөбханалла! Белгечләр Исламга кадәр яшәгән гарәпләр, бәдәвиләр тормышын күз алдына китереп бастырды. Тиктомалдан гына гарәп җиренә килмәгән икән Ислам дине! Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең укый-яза белмәвенең дә хикмәте бар. Башкалардан күреп, күчереп алган, укып исендә калдырган, дип дин дошманнары дәгъва белдермәсен өчен шулай кирәк булган. Җәбраил фәрештә аша иңдерелгән аңа Коръән хакыйкатьләре. Пәйгамбәребез вәхиләрен аркадашларына – сәхабәләренә җиткергән. Тегеләр исендә калдырып, телдән телгә тапшырган. Ул заманда ук язып алучылар да булган. Инде Китап булып басыла башлагач, Казан басмасы туган туфрагыбыздан бөтен ислам дөньясына таралган, ислам дине белән кызыксынучылар тарафына юл алган. Шуңа карамастан, әле XIX гасырда татар җирендә дә Коръәнне күчереп язучылар кимемәгән. Күрәсең, күчереп язганда аятькәримәләр хәтергә ныграк сеңеп кала, дип фикер йөртүчеләр дә, кемгәдер бүләк итеп бирергә теләүчеләр дә шактый булган. Күргәзмәдә динебезгә кагылышлы шундый шактый күп мәгълүмат җиткерелде.
Күргәзмә ачылу тантанасына килгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Катар дәүләте дин әһелләре Коръән дөньясы белән якыннан таныштыруны максат итеп куйган күргәзмәгә зур бәя бирде. РФ мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре Казанга килгәнче Мәскәү, Саранск, Саратовта күргәзмә оештырып, өммәттәшләребезнең, ислам дине белән кызыксынучыларның бик күп сорауларына җавап биргән, күп рәхмәт сүзләре ишеткән.
Күргәзмә хакында тәфсилләбрәк сөйләвен сорап, без РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абяновка мөрәҗәгать иттек.
РФ Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов сүзләренчә, быел күргәзмә дүрт шәһәрдә тәкъдим ителгән. /Р.Минһаҗ фотосы
– Без былтыр бу күргәзмәне Мәскәүдә генә оештырган идек. Менә быел дүрт шәһәрне колачларга булдык. Күргәзмәне Казанда йомгаклыйбыз. Төп максатыбыз – балаларга, мәчеткә сирәк йөргән кешеләргә һәм, гомумән, мөселман булмаганнарга Коръән турында сөйләү. Байтак кына кеше Коръәннең нинди китап булуын, ничек кешелеккә иңдерелүен белми. Шуңа күрә мөселманнар өчен Изге китапның тарихын, әһәмиятен мөмкин кадәр күбрәк халыкка җиткерергә иде дигән фикергә килдек. Монда ислам диненә бәйле кечкенә фильмнар күрсәтәбез. Мөселман цивилизациясе, мәшһүр ислам галимнәре турында халык әле аз хәбәрдар. Күргәзмәгә килгән кеше лекцияләр тыңлап, ниндидер файдалы белем-мәгълүмат алсын иде дибез.
Гадәттә күргәзмәне өч зонага бүлеп оештырабыз. Беренчесендә Коръәннең кайда, кайчан басылганлыгы, кайларга таралганлыгы турында мәгълүмат бирелә. Пәйгамбәребезгә беренче аятьләр кайда иңдерелгәнлеге, нинди Коръәннәр булуы (мәсәлән, Брайль язуында, ягъни күрмәүчеләр өчен), хәзерге заманда, әйтик, интернетта, кесә телефоннарында нинди кушымталарда тыңлау мөмкинлеге, Коръәнгә бәйле нинди конкурслар уздырылуы турында сөйлибез. Әйтик, Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград камалышын кичергән Коръәнне, Тамбов өлкәсендәге Энгуразово авылында яшәгән Әбүбәкер Ханбеков дигән кешенең 1967 елны Казан басмасыннан күчереп язган һәм авылдашларына бүләк итеп биргән Коръәнне күрсәтәбез.
Икенче катта, ВиАр, ягъни виртуаль чынбарлыкны күрсәтә торган колакчынлы күзлекләр тәкъдим ителә. Аны кисәң, борынгы Мәккәне, пәйгамбәр заманын күрә аласың. Балалар бүлмәсе дә бар. Анда рәсем ясарга, гарәпчә хәрефләрне язып карарга, остазлык сабаклары алырга була.
Күргәзмәгә килгән кешеләр виртуаль чынбарлык дөньясына күз салу мөмкинлеге бирә торган колакчынлы күзлек киеп, үзләрен мөселманнар өчен изге урында булган кебек хис итә алды.
Мәчетнең гыйбадәт залында каллиграфия күнекмәләрен үзләштерергә, үз исемеңне язарга өйрәнергә мөмкин. Анда каллиграф Чулпан ханым Шәрифуллина кыскача гына татар шамаиле тарихын аңлата. «Фатиха» сүрәсен өйрәнү мөмкинлеге бирелә. Гадәттә башка шәһәрләрдә дә эшне шулай оештырабыз, – дип сөйләде Ренат Абянов.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА