Җаны сулган «Хөррият», яки Мифларны сынландыру җитми
Сөембикә. Скульптор Әлфиз Сабировның «Тау» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән кайбер хезмәтләре. /Р.Гали фотолары
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Пермьдә яшәп иҗат итүче скульптор Әлфиз Сабировның «Тау» дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылгач, бер көнне галимнәр җыелышып шәһәрләребез урамнарында мифологик образларның җитенкерәмәве һәм миф, риваятьләрне гәүдәләндерү белән бәйле бүтән проблемалар турында очрашып сөйләште.
Иң элек Әлфизнең, яшь кенә булса да, үз йөзен тапкан һәм иҗат дөньясында үзенә лаеклы урынны алган сынчы булуын искәртү кирәк. Аның иҗат асылы – мифология, татар фольклорына заманча төс бирү аша мирасны саклау. Исемен республика, Россиядә генә түгел, чит илләр, бигрәк тә Франциядә беләләр. Рәссам «Louis Vuitton», «Lexus», «Caparol» һ.б. кебек дөньякүләм танылган брендлар белән хезмәттәшлек алып бара. Сүз уңаеннан, җәй ахырында Казанның Дзержинский һәм Кремль урамнарын тоташтырган Миславский урамында аның эскизы буенча эшләнгән Зилант сыны куелды. Биеклеге 3 метрдан артык, авырлыгы 800 килограмм. Башына таҗ кигән. Алдында фонтан суы ага, тирәли куаклар һәм чәчәкләр утыртканнар. Караңгыда күренсен өчен, матур итеп яктыртылган. Теләгәндә әллә ниләр эшләп була, кыскасы.
Феникс.
Зилантны кую да сөйләшүгә сәбәп булгандыр, бәлки. Ник дигәндә, Казанда дөнья мифологиясе, татар фольклоры буенча иҗат ителгән сыннар бармак белән генә санарлык. Кабан күле, Камал театрының иске бинасы янында Асия Миңнуллинаның Шүрәлесе, Бауман урамы башында мәрхүм Игорь Башмаковның Су анасы, Казансу ярындагы Милли китапханә алдында Кадыйм Җәмитов иҗат иткән «Хөррият» сыны һәм киң катламга билгеле булганнары шуның белән шул бугай. Әйләнмәле уйланылган «Хөррият» сыны элек, җил юнәлешен үзгәрткән саен, хәрәкәткә килеп, серлелеге белән үзенә игътибарны җәлеп итсә, бүген ул да хәрәкәтсез катып калды. Меңъеллык Казаныбызда исә әллә нинди кызыклы скульптуралар куеп булыр иде, югыйсә.
Рәссамнар өчен чимал да җитәрлек кебек, татар фольклоры турында китаплар да әледән-әле нәшер ителеп тора. Очрашуда шундый бер яңа китап турында мәгълүм булды. Аны Мәскәүдәге «Миф» нәшрияте үзе тәкъдим иткән. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре туплаган материаллар нигез итеп алынган. Китапны галимә Илсөяр Закирова һәм Илназ Фазлетдинов эшләгән. Федераль университетның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы урынбасары Илназ Фазлетдинов материалның китапта җиңел аңлаешлы булсын өчен гадиләштерелеп һәм матур рәсемнәр белән бирелүен искәртте. Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында китап укучыга килеп ирешергә тиеш.
Аю-бала.
Китаплар да чыга торгач, Әлфиз Сабиров кебек Францияләрдә мактанган сын-сурәт осталарыбыз да булгач, мифларның, татар фольклорының тормышыбызда гәүдәләнүен нәрсә тоткарлый соң алайса? Шәһәр хакимиятеннән һичьюгы берәр вәкил, бакча-парклар өчен җаваплы хезмәткәр шушы сөйләшүгә килсә, галимнәрнең паркларда скульптуралар җитенкерәмәве турында әйткәнен ишетеп уйланса, боз урыныннан кузгалыр иде, бәлки. Әмма, ни кызганыч, галим-голәмә һәм рәссамнар – үзләренә аерым, ә хакимият үзенә аерым, аларның очрашып бу мәсьәләдә бер уртак фикергә килгәннәре юк.
Иҗат мәсьәләсендә дә кыенлыклар юк түгел. Махсус уку йортларында скульптура укытучылар авызыннан, мәсәлән, реалистик сәнгатьтә тәрбияләнгәнгә күрә, яшь иҗатчыларның еш кына шул кысадан чыга алмавы, хыял байлыгы җитенкерәмәве турында сүзләр ишетергә туры килде.
Өлкән буында исә бу яктан караганда кызыклы рәссамнарыбыз бар. Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, мәсәлән, 1970 елларда ук Чаллыда Феникс кошы сыман «Ватан-Ана» скульптурасы белән рәссам Илдар Хановның әлеге юнәлешкә нигез салганы турында әйтте.
Су кыз.
Рауза ханым үзе дә – фольклорны гәүдәләндерү өлкәсендә күп көч куйган галимә. Мәсәлән, аның 2014 елда бөтен төрки дөньядан скульпторларны чакырып үткәргән «Таш моңы» исемле симпозиумы шактый кызыклы булып чыккан иде. Нәтиҗә буларак, иң яхшы фигураларны Казан Кремлендә күргәзмәгә куйдылар. Соңрак шәһәр паркларына тарату иде исәп. Әмма ул скульптуралар, беркем күрмәгәндә, Кремль территориясеннән әкрен генә юкка чыкты. Асия Миңнуллина һәм Таһир Сөбхәнкулов иҗат иткән сыннар ул. Кайда алар? Ник Кремльдән алганнар? Берәр караңгы почмакта яталар бугай тузан җыеп. Кадерсез яткырганчы, нишләп берәр паркта урнаштырмаска?!
Рәссамнар үзләре дә борчыла. «Су анасын, Шүрәлене кот очыргыч итеп ясаудан туктарга вакыт! Берсе – сулыкларыбызны саклаучы, икенчесе – урман сагында торучы. Алар – безгә дошман түгел, тормышыбызны дөрес корырга ярдәм иткән дуслар. Габдулла Тукай әкиятен генә исегезгә төшерегез: бичара Су анасының алтын тарагын урлаганнар, ул болай да зыян күрүче мескен. Җитмәсә, куркыныч кыяфәтле итеп сурәтлибез. Гел куркытылып үскәнгә күрәдер, юкка-барга да борчыла торган, тынычсыз булып үсә балаларыбыз да. Тормышларында терәк-таяныч, ныклы җирлек юк чөнки», – дип ярым чынлап, ярым шаярып сөйләде рәссам Әлфия Саргин.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА