Айга кырын карама
Фото inmyroom.ru сайтыннан алынды.
Диабеттан - ташкабак
Шикәр авыруы булганда, чи ташкабак йомшагын угычтан уып ашау файдалы. Көненә 1 аш кашыгыннан башлап, дозаны әкренләп ярты стаканга җиткерәләр, көненә 2-3 тапкыр ашарга 30 минут кала ашыйлар. Дәва курсы – 1,5-2 ай, аннары 10 көн ял итеп, тагын кабатларга була. Диабет булганда, бөер һәм бавыр вазифаларын торгызу өчен, 2 аш кашыгы кипкән ташкабак орлыгын чистартып, төеп, ярты чәй кашыгы бал һәм ярты стакан су кушалар, яхшылап болгаталар, шуны көненә 2 тапкыр эчәләр. Һәр дәваланган саен яңа порция әзерләргә кирәк.
Стенокардиядән дәва
5 лимон согы, 5 баш вакланган сарымсак, ярты литр балны кушып, яхшылап болгаталар, өстен каплап, 1 атна төнәтәләр, иртән ач карынга 4 чәй кашыгы катнашманы ашыкмыйча гына ашыйлар. Эмальләнгән савыттагы 1 стакан суга 2 аш кашыгы вакланган дүләнә чәчәге салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 10 минут пешерәләр, суынганчы төнәтәләр дә, көненә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Бик кайнар коры чуен табада 3 аш кашыгы тары ярмасын, гел болгатып, төсен югалтмаслык итеп кыздыралар, өчтән ике стакан кайнар су салып, сүрән утта су кайнап беткәнче пешерәләр, 4 өлешкә бүләләр һәм көн дәвамында ашап бетерәләр, көн саен яңа порция әзерлиләр.
Чәчәге дә файдалы
Аллергия, диатез, экзема булганда, 10 ташкабак чәчәген 0,5 л кайнар суда 3 сәгать төнәтәләр дә, чәй урынына эчәләр, тирегә дә сөртәләр. Дәва курсы – 10-12 көн. Организмдагы гельминтлардан котылу өчен, 50 г чистартылган ташкабак орлыгын 1 стакан кайнар суда 15 минут кайнаталар, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, ач карынга һәм ашау арасында көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
Аппетит булмаса
1 зур бәйләм петрушка, 1 баш суган, 1 лимон, тоз кирәк. Петрушка, суган, лимон йомшагын вак кына турыйлар, тоз сибеп, болгаталар. Мондый салат аппетитны ача, ашкайнатуны яхшырта.
Аджапсандал
500 г помидор, 250 г суган, 300 г кишер, 450 г болгар борычы, 800 г баклажан, 3-4 бүлем сарымсак, 1 чәй кашыгы шикәр, 3 дәфнә яфрагы, ярты стакан үсемлек мае, рәйхан, кинза ( күп кешегә ул ошамый, шуңа петрушка белән алыштырырга була), ак әнеч, тәменчә тоз-борыч кирәк, ташкабак һәм ачы борыч кузагы да өстәргә мөмкин. Барлык яшелчәләрне дә якынча бер үк зурлыкта түгәрәкләп-боҗралап турыйлар, казанга яки чуенга катламлап тутырып, тәмләткечләр сибәләр, май салалар, кайнап чыккач, сүрән утта 40 минут пешерәләр. Мондый рататуй (соте, рагу, лечо) йомшак ак ипи белән ашаганда аеруча тәмле була. Җырчы Федор Шаляпин, Франциядә яшәгәндә, кунакларын рататуй белән сыйларга яраткан һәм аны «татар салаты» дип йөрткән.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА