13 октябрь 2025 яңалыклары
-
Коръән дөньясы
Казанда ислам дине белән таныштыра торган интерактив күргәзмә тәкъдим ителде. -
Айга кырын карама
Шикәр авыруы булганда, чи ташкабак йомшагын угычтан уып ашау файдалы. Көненә 1 аш кашыгыннан башлап, дозаны әкренләп ярты стаканга җиткерәләр, көненә 2-3 тапкыр ашарга 30 минут кала ашыйлар. Дәва курсы – 1,5-2 ай, аннары 10 көн ял итеп, тагын кабатларга була. -
Театрның Флёра апалы чаклары сагындыра
Көзләргә керәбез... 24 ел дәвамында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә балкыган Флёра Хәмитовасыз гына килгән беренче көз бу. Яшьлектәй ярсу язларда җир йөзенә килеп, татар театры тарихына һәм тамашачылар күңеленә Мәйсәрә, Сәрвәр кебек рольләре белән кереп калган остазым Флёра апаны арабыздан да язлар алып китте. -
Җаны сулган «Хөррият», яки Мифларны сынландыру җитми
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Пермьдә яшәп иҗат итүче скульптор Әлфиз Сабировның «Тау» дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылгач, бер көнне галимнәр җыелышып шәһәрләребез урамнарында мифологик образларның җитенкерәмәве һәм миф, риваятьләрне гәүдәләндерү белән бәйле бүтән проблемалар турында очрашып сөйләште.
