Журнал «Безнең мирас»

Солтанатлы талант иясе

 

Татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров. 1969 ел. Фотосурәт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан

 

(Илһам Шакировның башкару осталыгына бер караш)

 

Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты турында күп китаплар, альбомнар үзе исән чагында ук дөнья күрде инде. Радиодан да ул башкарган җырлар даими яңгырап тора, Филармониядә – концертлар, уку йортларында конференцияләр үткәрелә…

 

Үткән 2024 елны «Җыен» фонды тарафыннан чираттагы китап – фәнни-популяр җыентык дөнья күрде. Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев тарафыннан төзелгән җыентыкта җырчының тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, шигырьләр һәм фотосурәтләр урын алган. Китапка бик күп тирән фикерләр, уй-кичерешләр, якты хатирәләр, җырчының үз язма-фикерләре дә тупланган. Шушы китап мине дә җырчы хакында, аның иҗаты турында кабат уйланырга, Илһам Шакиров «могҗизасы»ның серенә, башкару сәнгатенең нечкәлекләренә төшенергә тырышуга өндәде.

 

Китапта бик күпләр Татарстанның, Каракалпак Республикасының һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исеменәге Дәүләт премиясе лауреаты, П.И.Чайковский исемендәге «Алтын Аполлон» фонды премиясе иясе Илһам Шакировның башкару осталыгына сокланып, моңының серен эзләп, аны үзенчә аңлатырга тырыша.

 

«Җирдәге һәр халыкның бөеклеген, милли йолдыз дәрәҗәсендә булуын билгели торган, рухи маяк булып торган шәхесләре була, – дип яза үзе дә үз халкының бөек былбыл улы Полад Бюль-Бюль оглы. – Татарстанның җыр башкару өлкәсендәге бөек шәхесе Илһам Шакиров – «йолдыз» дәрәҗәсендәге (әйтер идем, «Кояш» дәрәҗәсендәге. – Ф.А.) сәнгатькяр. Тормыш аңа туган халкы рухын расларлык гаять олы сынаулар аша үтә торган катлаулы язмыш әзерләгән. Ә Җыр аңа үзен-үзе тулысынча белер-белмәстән, балачактан килгән. Илһам, табигый бүләк – тавышны үз иҗатының төп коралы итеп кабул итте. Төрле техник чаралар кулланмыйча чыгыш ясавы – соклангыч күренеш. И.Шакировның тарихи үрнәк булырлык, тулысынча музыкага багышланган тормыш юлы үзе үк иң югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, үзенең гадилеге, миллилеге белән мәңгелеккә ирешкән үлемсез җыр булып яңгырый. Мәшһүр җырчыбыз – татар җырының үрнәк яңгырашын тудырган, милли яңгырашны тулысы белән үзләштергән, халык моңына табигый рәвештә кушылып китеп, аны үстергән башкаручы. И.Шакиров үзе дә, халыкара мәйданда үз халкының иҗатына нигезләнгән әсәрләр башкаручы артист кына дөнья күләмендә танылырга мөмкин, дигән.

 

 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә. Сулдан уңга: Сания һәм Фуат Рәфыйковлар, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Рамил Миндияр һәм башкалар. 2008 ел. Фотосурәт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан

 

Җыр башкару аның яшәү рәвеше булып, иң беренче остазы да ҖЫР булган, дияр идем... Халык җыры ул – үзе бер консерватория, иң көчле остаз! Аңа бәя бирү дә җиңел түгел, аның сәнгате – үзе башкаларны бәһаләү үлчәме дәрәҗәсенә күтәрелгән сәнгать. Илһам үзенең бөеклеген яхшы белеп иҗат итте.

 

Илһам абый белән якыннанрак аралашуым җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулганда ИЯЛИ залында фәнни конференция вакытында булды. Р.Ваһаповның башкару осталыгы турында доклад укыдым. Жюрида, трибуна янында беренче булып Илһам абый утыра иде. Докладны тулысы белән тыңладылар. Илһам абый мине котлады һәм, минем иҗатым турында мондый язма булганы юк иде әле, дип куйды. Аның бу сүзләре шул вакыттан бирле истән чыкмый һәм җырчының башкару осталыгы турында язуны бурычым итеп санадым. Илһамлы чорда яшәвем дә моңа сәбәпче булгандыр…

 

Безнең буын һәм бездән соңгы буын да Илһам Шакиров, шулай ук аның кордашлары – Әлфия Авзалова, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Мәгафүр Хисмәтуллин, Габдулла Рәхимкулов һ.б. чын җырчылар башкарган җырлар белән тәрбияләнде.

 

Сүзебез И.Шакиров җырлары һәм аның җырлау үзенчәлекләре турында икән, бик күп халык көйләренең борынгыдан бүгенге көннәргә кадәр яшәве белән дә Илһам Шакировның иҗатына бурычлыбыз. Ул үзенә генә хас, кабатланмас башкару осталыгына ия: иң тәүдә бу – халыкчанлык. Халыкның орфоэпик кануннарын тирәннән төшенеп җырлаганга күрә, моңы тыңлаучы күңеленә барып җитә. Җырчы өчен мөһим таләпләрнең берсе –тавыш белән сүз әйтелеше арасында алтын уртаклык таба белү. Озын һәм катлаулы көйләрне аерым осталык, аерым хис, сиземләү белән башкарып, ул көйгә үзенә генә хас тавыш бизәкләре өсти, үзенең шәхси тойгылары, әйтер идем, обертоннарга бай гадәттән тыш матур тавыш тембры (баритон) белән аны тагы да баета.

 

 

«Илһам сәйраны»нда, 2015 ел. «Җыен» фонды тәкъдиме белән ел саен җәй көне Казан янындагы Аккош күле урманында «Илһам сәйраны» уздырылды. Иҗади очрашуга күренекле татар артистлары, музыкантлар, язучылар, рәссамнар, галимнәр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Фотосурәт «Җыен» фонды архивыннан

 

Җырчы Казан дәүләт консерваториясенең җыр факультетында Елена Абросимова, Зөһрә Байрашева классларында белем ала. «Илһам җырлый. Аның тавышында сагыш та, моң да, дәрт тә, юаныч та, өмет тә, шатлык та – барысы да берьюлы яңгырый», – дип искә ала Е.Абросимова шәкертенең җырлау рәвеше турында.

 

Нәкый Исәнбәт: «Илһам Шакиров җыр сәнгатендә «заманчалык» дип аталган каршылыклар эчендә татарның үз халык җырчылыгы һәм шуның гасырлар буена килгән үз милли формасы, үз халыкчан тарихи традициясе булуын яклап чыкты һәм гамәлдә үзенең җырчылык таланты, җырга осталыгы, халык рухында җырлый белүе белән бу көрәштә җиңеп чыкты. Чөнки ул халык моңын яклаган кебек, халык та аны зур алкышлар белән котлап каршы алды һәм алмакта». Әйе, аны тарих тудырды, тормыш үстерде, кешеләр күтәрде.

 

Зур талант ул күбрәк әдәплеләр, акыллылар, намусчаннар өлешенә төшә. Ул бөек талантына тулысынча баш булып, аны халык тормышының, заманының иң төп, иң олы юлы белән алып китте, алсыз-ялсыз хезмәт иттерде, аны үз-үзенә соклану яки кызык өчен генә буш, мәгънәсез нәрсәләргә исраф кылмады. Илһам дигән могҗизаның төп сере, бәлки, шундадыр?!.

 

Г.Тукай: «Бездә җырлаган чакта тавышның йомшак булуы вә иреннәрнең мөмкин кадәр аз ачылуы мәкъбүль вә моңтәсхәл күренә», – ди. Чынында сизелер-сизелмәс кенә ачылган мөлаем иреннәрдән күпме моң агыла! Аның моңы халыкка аңлаешлы – гади дә, катлаулы да. Гади, чөнки моң бормаларын (импровизация) ул көчләп, ясалма рәвештә осталык күрсәтер өчен кулланмый. Катлаулы, чөнки андый яңгырашны, күпме генә тырышсаң да, кабатлап булмый. Аның өчен Илһам булып туарга, аныкы кебек мәшһүрлеккә ирешкән табигать (Аллаһы Тәгалә) биргән тавышка (тембрга) ия булу кирәк.

 

Сәхнәне ул изге урынга әверелдерә. Тамашачы алдына аның зәвык белән ирегетләрчә киенеп чыгуы, үзен табигый тотуы – күп кенә сәхнә йолдызларына үрнәк. (Кайбер «йолдызлар» кебек футболка яки муенына баш чаклы ай асып чыкмый ул.) Тамашачы аның моңына, үзе дә сизмәстән, йөрәге белән килеп кушыла, концерт беткәнче һәм беткәннән соң да шул тылсымлы илаһи халәттә яши, бу хисләрдән тиз генә айный алмый. Аның тавышы – җанга бәлзәм кебек ята торган моңлы, бәрхет кебек йомшак, татарга хас миһербан аңкып торучы сихәтле тавыш. Бәлки, Илһам Шакировның Аллаһы тарафыннан бирелгән бөтен байлыгы әнә шундадыр?! Илһам могҗизасының асылына төшенү, аны төшендерү кыен. Аңа бары сокланасың, сихерләнәсең…

 

Илһамга кайгы-хәсрәт ачысын бәләкәйдән татырга туры килгән. Аның җырларында халыкның гасырлар сыйган тарихи сагышы моң аша бирелә. И.Шакиров үзе: «Моң ул – бик күп компонентларны үзенә туплаган нәрсә, – ди. – Монда хикмәт башкаручыдан тора... Моң ул – тембр, тавышның буявыдыр. Тембрны, тавыш буяуларын (обертоннар) чыгарыр өчен дә, табигатьтән килгән йөрәк сиземләве һәм осталык кирәк...» Н.Исәнбәтчә, моң ул – үзеңнең туган җир, туган туфрагыңнан, туган халкың-милләтеңнән чыккан хисләр, кеше күңелендәген әйтеп бирә белү, ягъни «чын безнеңчә матур, милли көй...» Әйе, яшәү урыны, мохит һәр халыкның мәдәниятенә, яшәү рәвешенә, моң тууга нык тәэсир итәдер. И.Шакиров иҗатына Сарман районының моңлы ландшафты йогынтысы да булмый калмагандыр («Сарман» җыры).

 

Илһам Шакиров сәхнәгә менгән вакытларда татар сәнгате дөньясы талантларга бай булды: композиторлар, шагыйрьләр, театр сәхнәсе әһелләре, драматурглар, җырчылар, рәссамнәр һ.б. Аның җырлау алымнарын күздә тотып, күпме композитор һәм шагыйрь махсус җырлар иҗат итте. С.Садыйкова-М.Кәрим, М.Мозаффаров-Г. Зәйнашева, Б.Гайсин-Х.Туфан һ.б. Аның халык җырларына әверелгән, үзе язган көйләре дә байтак: «Һаман истә», «Гөлмәрьям», «Очрашу», «Сөенечкә дисәм», Н.Исәнбәт сүзләренә «Син сазыңны уйнадың», «Идел буе каеннары» кебек җырларын ул, халык җыры дип атап, үзе башкарды.

 

Илһам Шакиров үз чорының танылган затлары белән якыннан аралаша, зур сәхнәләрдә күренекле җырчылар, биючеләр белән бергә чыгышлар ясый, иҗади багланышлар мәктәбе уза.

 

Әрмән шагыйрәсе Сильва Капутикян: «Сезнең җырлавыгызны тыңлаганнан соң, мин татар халкының җанын аңлагандай булдым. Бу халык, читләрдән таптатмыйча, үз тарихын үзе язарга тиеш...», – ди. Ә М.Л.Ростропович – музыкант, виолончелист, дирижер, сәхнәдән Илһам башкаруындагы татар халык җыры «Кара урман»ны тыңлагач: «Сез бу җырыгыз белән мине әсир иттегез... Мондый җырны бай тарихлы бөек халык кына тудыра ала. Андый халык алдында баш ияргә була!..» – дип, татар халкына мәдхия укый.

 

Җырчының кайбер башкару ысулларын карап китик әле. Илһам Шакиров башкарган күп җырлар импровизациягә бай (ad libitum) – сузык авазларны сузып тору кебек; «Син сазыңны уйнадың», Р.Яхинның «Китмә, сандугач» классик әсәре, «Бер алманы бишкә бүләек» кебек симфоник оркестр белән җырланган әсәрләргә чын татарча яңгырашлы вокализлар кертә. Үзе язган «Син сазыңны уйнадың»да алмаш үлчәмне интонациясендә чагылдыра. Фраза азагында иркен аһәң белән фермато (сузып тору) куллана. Мөнәҗәтләр көйләүгә хас музыкаль басымнар ишетергә була. Бу җырга, шулай ук, хисләрен аңлату өчен, вокализ импровизацияләре кертә, татар җыр башкару традицияләрен югалтмыйча, көнчыгыш стилен дә оста файдалана. Җырны тәмамлаганда (кода) тыныч тавыш белән баскычлап-баскычлап югары тоникада йомгаклый.

 

«Бер алманы бишкә бүләек» әсәрен драматик төсмерләргә баета – бормалар белән баскычлап менә, хисләрен иң югары ноктасына җиткереп, югары пафос белән йомгак ясый.

 

С.Садыйкованың «Өченче көн тоташ кар ява...» әсәрендә сугыш ярасыннан әрнү, аерылышу, нәфрәт, югалтулар сагышы белән тулы бер сюжет картина булып күз алдына килә. А.Ключаревның «Ах җырларым» – бөтен җиргә таралып китсен иде...» аһәңе бөтен галәмгә оча кебек. Башкорт халык җырлары «Азамат», «Зөлхиҗә»не башкорт телендә башкорт җыр традицияләрен саклап җырлый. «Идел» эстрада ансамбле белән «Идел буе каеннары», өч баянга кушылып җырлаган «Әнкәй синең куллар»да татар халык җырчыларына хас борын яңгырашы да чагылып китә һәм әсәргә бер күркәмлек өсти кебек. Ә инде «Идел» ансамбле белән башкарылган «Ай, былбылым»да һәр куплетны төрлечә интерпретацияләп, әсәрне тирәннән, күпкырлы итеп, аерым уен кораллары яңгырашына соло урыннары да биреп, бер сюжет итеп куюга ирешә. Тулы бер спектакль караган кебек буласың…

 

Туфан Миңнуллин болай язды: «И.Шакиров! Талант талантсызлардан шуның белән аерыладыр – ул табигать биргән байлыгы белән сату итмидер һәм кәнәфигә дә омтылмыйдыр. Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелендә шуның чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер. Ул без сизмәгәнне сизәдер, без тоймаганны тоядыр, без күрмәгәнне күрәдер. Ә дөнья, тормыш вакытывакыты белән шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә, кылларның берсе шартлап өзеләдер... шушы каршылыкны талант авыр кичерәдер...» Талант, үзе дә аңламастан, бу каршылыктан туган халәтләр аның талантында да, тавышында да чагыладыр. Юкка гына Илһам: «Бәхетлеме син?» – дип сорагач, бер интервьюсында үзенең бәхетсезлеген белдерде.

 

Илһам Шакиров үзенең «Халык моңнары» (Азат хатын», февраль, 1961) дигән язмасында «Гөлҗамал», «Көзге ачы җилләрдә» мисалында җырларда халыкның дөньяга карашы, уй-фикере, азатлыкка, бәхеткә омтылышы, гореф-гадәтләре дә чагылуын исбатлый. Ул шулай ук җырларның килеп чыгу тарихына да әһәмият бирә, аларның тематик яктан күптөрлелеген бәян итә. Халык җырларын композиторлар тарафыннан эшкәртү турында да үз фикерен белдерә.

 

Инде килеп, җырларны башкару үзенчәлекләре турында да гади итеп аңлатма бирә: «Безнең халык көйләренең «бормаларга» (мелизматикага) бай булуы һәркемгә билгеле. Ләкин кайбер башкаручылар, көйләрне никадәр бормаласаң, шулкадәр тулылана, матур була дип уйлыйлар. Әмма бер үк төрле «борма»ны теләсә нинди җырда куллану дөрес түгел. Һәр җырның үзенә хас бормалары була. Башкаручы шуны тотып ала белергә тиеш. Җырда көйне тирәннән аңларга, җырның тарихы белән дә таныштырырга тырыша. Җырчыбыз Гөлсем апа Сөләйманованың җырларына колак салсак, аның бормаларга юмарт булмавын, ә җырның төп мелодиясен бик ачык итеп бирә белүен аңларбыз», – ди. И.Шакиров үзе Г.Сөләйманова җырларын тыңлап үскән. «Әгәр Гөлсем апа булмаса, мин, бәлки, җырчы булмаган да булыр идем...» – дип, олуг җырчыга үзенең хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерә. Әйтергә кирәк, сөекле җырчыбыз Таһир Якупов та озын көйләрне мелизматика белән баетырга маһир түгел иде. Ә ничек моңлы? Моны Таһир Якупов тавышының обертоннарга байлыгыннан килә торгандыр дип уйлыйм мин.

 

И.Шакиров профессиональ музыкаль әсәр халык музыкаль фольклорына нигезләнгән булуы турында да әлегә беренче булып мәгълүматлар бирә. Ул «Соклангыч тавыш» дигән язмасында (Соц. Татарстан. 21 сент., 1962), Фәридә Кудашеваның тавышына сокланып, аның башкару осталыгына, үзе дә җырчы буларак, музыка белгече бирергә тиешле бәяне бирә. Композиторлар, башкаручылар – халыкка рухи азык тудырырга, аның музыкаль зәвыгын тәрбияләргә чакырылган кешеләр. Җырчы музыканың профессиональлеге белән халыкчанлыгы-миллилеге булуын шарт итеп куя.

 

Инде җыр текстларына килгәндә, җыр тексты язуга специальләшкән (маһир) иптәшләргә игътибарны көчәйтергә кирәклеген искәртә. Чакыру характерындагы җырларга еш кына үзенең тәнкыйди фикерен белдерә. Ул үзешчән композторларга иҗади ярдәм күрсәтү мөһимлеген дә ассызыклый.

 

Халык тормышын – үткәнен һәм бүгенгесен беләсең килсә, аның җырларына колак сал. Бөек фәлсәфәче Конфуций безнең эрага кадәр үк: «Илнең нинди әхлакта яшәгәнен беләсең килсә, син аның музыкасы-җырын тыңла», – дигән. «Көйләрне халыкка җиткерүче, аларга җан бирүче, яңадан халыкка таратучы кеше – башкаручы бит ул, – ди Илһам Шакиров. Җырның халыкчан рухын яхшы тоеп башкарганда гына аның тыңлаучылар арасында уңыш казануы, халык тарафыннан күтәреп алынуы мөмкин». Аларны башкарганда, игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген дә искә төшерә Илһамыбыз. «Артисттан үзеңә һәрчак тәнкыйть күзлеге белән карау, осталыгыңны өзлексез үстерү, музыкаль һәм гомуми белемеңне күтәрү, үзеңне рухи яктан баету таләп ителә. Артист үзе һәр яктан да мәгълүматлы булырга, фольклорны, әдәбиятны, тарихны, музыканы, сәнгатьне туктаусыз өйрәнеп торырга тиеш», – ди бөек җырчы. Җырчылар өчен васыять булган бу фикер белән килешми мөмкин түгел.

 

Һәр халыкның үз башкару традициясе бар. Урыс, үзбәк, азәрбайҗан, казакъ һәм башка халык җырларын, башкару алымы буенча, без әллә каян танып алабыз. Тукай һәм башка бөекләребез әйткәнчә, безнең татар халык җырларының да үз башкару алымы бар.

 

Тарих битләренә күз салсак, музыканы халык иҗат итә. Җырлар да кешедән кешегә, телдән телгә күчеп камилләшә. (Бөек рус композиторы М.Глинка да бу турыда: «Халык җырларын халык иҗат итә, ә без, композиторлар, аларны эшкәртәбез генә», – дип күп еллар элек әйткән булган.)

 

Музыка сәнгате күңел ачуга гына хезмәт итми. Ул – көрәш мәйданы да. Җыр кешене матур кичерешләр дөньясына алып кереп китә ала икән, менә шул үзе сәнгать була инде.

 

Илһам Шакиров күп кенә борынгы көйләрнең туу тарихына да кагылып китә һәм ул җырларны үз репертуарына ала. (Мәсәлән, «Көзге ачы җилләрдә», «Маһирә».) Шулай итеп, ул халык җырларын җыю, өйрәнү һәм башкаруга зур әһәмият бирә. Ул җыр сәнгатендәге закончалыкларны, эстрада яңалыкларын, иҗат серләрен остазларының, сәхнәдәшләренең иҗаты мисалында ачарга омтыла. Г.Сөләйманова, Флера Сөләйманова, Р.Ваһапов, Бану Вәлиева, Мәгафүр Хисмәтуллин, Ф.Кудашева, Салих Хөснияров, С.Садыйкова, Асия Измайлова, Газиз Айдарский, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова һ.б. сәхнәне изге урын итеп таныган сәнгать әһелләренең иҗатын югары бәяли. Сәхнә ул – талантлар мәйданы, шуңа күрә изге саналырга, анда аяк басу зур бәхет итеп танылырга тиеш. И.Шакиров биредә телгә алынган сәнгать эшлеклеләренең иҗаты фәнни күзлектән тикшерелергә, өйрәнелергә тиешлеген дә ассызыклый. Бүгенге көндә җырларны, бигрәк тә халык җырларын башкару сәнгате фәнни яктан өйрәнелмәгән. Бу фал яшь җырчыларга, җыр укытучыларына, бигрәк тә безнең эстрада җырчыларына методик әсбаб булу өчен бик кирәк.

 

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең дан казанган артистларына да (Разия Тимерханова, Әлфия Авзалова, Зифа Басыйрова, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов һ.б.) үзенең тиешле бәясен бирә Илһамыбыз.

 

Шунысы да бар: кешене укытып кына җырчы ясап булмый, чөнки талант тумыштан бирелә. Безнең дәүләтебез талантларны сайлап алып, аларга белем, музыкаль тәрбия биреп, аны югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә алырга тиеш. Өстәп шуны әйтергә кирәк: музыканың кечкенәдән өйрәтелүе мөһим.

 

Илһамның аккомпаниаторлары хакында Йолдыз Исәнбәт үзенең радиотапшыруында бик тәфсилләп сөйләгән иде инде. Баянчылар Рәфкать Гомәров, Ирек Галимов, Зиннур Гыйбадуллин, Рөстәм Вәлиев, Фәйзи Биккинин, Рамил Курамшин, Рокыя Ибраһимова, Рафинад Сәлахов, Ринат Вәлиев... һәм үзе, беренчеләрдән булып төзегән «Идел» эстрада уен кораллары ансамбле, симфоник оркестр, фортепиано аккомпаниаторлары белән берлектә, күп җырларына яшәү бүләк итте.

 

Илһам халыкка, җыр ләззәтеннән тыш, мәгърифәт өләшүче дә. Әлфия Авзалова юкка гына: «Илһам олы җырчы гына түгел, ул – остаз да бит!» –димәгән. Г.Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясендә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Илһам Гыйльметдин улы анда хезмәт куйган күп җырчыларның остазы булды. Ә аның җырларын тыңлап тәрбияләнгән күпме тыңлаучылар сәнгать өлкәсенә кереп китте!

 

Олуг аксакалыбыз Рабит Батулла Илһам Шакировның исеменнән үк могҗизалар эзли, исән вакытында ук аңа һәйкәл кую, фильмнар төшерү турында хыяллана. Тик, Тукайча әйтсәк, бармы бездә чын кеше кадерен белү, без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач.

 

«Илһам, синең тавышың көр, нигә син урыс җырларын җырламыйсың, нигә татар җырларын урысча башкармыйсың, урыслар да синең концертка йөрерләр иде», – диләр иде аңа. «Мин урысча җырласам, татар җырларын урыс җырчылары җырлармы икән соң? Алар татар халык җырларын җырлый башлагач, мин дә урысның бик матур җырларын җырлармын», – дип җавап бирә иде ул аларга.

 

Акыл белән талант – татар зыялыларына бик сирәк бирелә торган шәй. Илһам Шакиров тозсыз-төссез, моңсыз җырлар башкарып, дәрәҗәләр алырга беркайчан да ымсынмады, туган халкының моңына хыянәт итмәде.

 

Илһам ул – галим дә – халыкның борынгы җырларын эзләп табып, шуларны тергезүче, яңгыратучы галим. Алда әйтеп үткәнебезчә, аның яңадан җан өргән җырлары байтак…

 

И.Шакиров – бик күп шәхесләргә фатиха биргән остаз-шәхес. Гөлзадә Сафиуллина да, аның концертларын алып баручы буларак, җырларын тыңлап, җыр башкару мәктәбен узуы турында гел искә төшерә.

 

Илһам Шакиров – керәшен җыруларын сәхнәгә алып чыккан шәхес: «Бишмәтеңдә биш төймә», «Ай әле бик еракта идек без, «Туган ил», «Әйдә, әйдә» һ.б.

 

Олуг җырчы: «Татар халкын үлемнән ислам дине белән җыр-моң саклап калды», – дигән иде. Илһам Шакиров татар халкын берләштерү юлында оста сәясәтче дә булды. Олуг җырчының: «Үз халкыңның бәхетсезлеге турында уйламасаң, син артист та, җәмәгать эшлеклесе дә була алмыйсың», – дигән сүзләре хәтердә яңара.

 

Татар халык көйләре һәм аларны башкару осталыгы турында сүз алып бару, иң беренче чиратта, Илһам Шакиров иҗаты хакында сөйләү булыр иде. Аларны башкаруга кагылышлы мәсьәләләр күп, тик алар бүгенге көндә хәл ителмәгән.

 

Илһам Шакиров башкаруындагы күп кенә халык җырлары классик башкару үрнәкләре булып калыр.

 

Олуг җырчы 1960 нчы елларда республиканың газета-журнал битләрендә җырмузыка, башкаручы коллективлар һәм аерым җырчылар хакындагы очерк һәм мәкаләләр белән бик еш чыгыш ясады. Илһам Шакировның ул язмалардан халык җырларын өйрәнү өлкәсендә киң эрудицияле, оста каләмле белгеч икәнлеге дә күренде. «Еллар үтү белән, тәҗрибә туплана, фикер камилләшә бара, каләм шомара. Шуңа күрә, бу мәсьәләләргә кабат әйләнеп кайтып, күләмлерәк нәрсә эшләргә вакыт җитте кебек. Әйтик, классик көйләр булып киткән әсәрләр, бигрәк тә борынгы җырлар, аларның туу һәм халыкка таралу тарихы, татар халык җырларының үзенчәлеге һәм аларны башкару осталыгы мәсьәләләрен күтәреп язган китап тумасмы икән?» – дип хыялланган музыка буенча югары белемле, халык җыркөйләренең үзенчәлекләрен яхшы белгән, гаҗәеп моңлы тавышка ия булган халык җырчысы Илһам Шакиров.

 

Олуг җырчының әнисе Нуриәсма апа, улының җырлавын залда утырып тыңлаганнан соң, шулай булырга тиеш дип уйлый, мактап та, тәнкыйтьләп тә бер сүз әйтми. Әйе, бу күп нәрсәне аңлата... Үзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән талант иясе шулай уйларга, халкына үзе булдыра алганча хезмәт итәргә тиеш. Илһам Гыйльметдин улы үзенең бөеклеген, нәрсәләр эшләргә тиешле икәнлеген гомере буе белеп-тоеп яшәде. Болар өчен ул акыл иясе, сизгер әнисенә бурычлы.

 

Илһам Шакиров үзенең иҗатында ике катлаулы жанрны – халык җырын һәм академик вокалны тоташтырып, милли эстрада сәнгатен үстерүдә дә новатор булды, киләчәк буыннарга олы мирас калдырды. Аның һәр җыры башкару сәнгате үрнәге булып кала.

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру