Журнал «Безнең мирас»

Театрның Флёра апалы чаклары сагындыра

 

Казан театр училищесының соңгы курс студентлары – остазлары Флёра Хәмитова белән. Икенче рәттә сулдан беренче – Флёра Хәмитова, арткы рәттә сулдан беренче – Рәшит Сабиров. 1976 ел, 1 март. /Фотолар – шәхси архивтан.

 

Көзләргә керәбез... 24 ел дәвамында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә балкыган Флёра Хәмитовасыз гына килгән беренче көз бу. Яшьлектәй ярсу язларда җир йөзенә килеп, татар театры тарихына һәм тамашачылар күңеленә Мәйсәрә, Сәрвәр кебек рольләре белән кереп калган остазым Флёра апаны арабыздан да язлар алып китте. Гомерләрдәй күз ачып йомган арада үтә торган язлар... Ә табигатькә инде сары балкыш иңә. Шушы көзләр сагышына ияреп, күңел Флёра апаны сагына.

 

Флёра Хәмитова... Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә үз йолдызын кабызган драма артисткасы, үз чорында театрның бердәнбер профессионал җырчысы, «Сүнгән йолдызлар»ның Сәрвәре, «Зәңгәр шәл»нең Мәйсәрәсе. Җырлап җибәрә, мин сиңа әйтим... Шуңа күрә театрның баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов җырлы рольләрне Флёра Хәмитовага бирә иде. Аның профессиональ вокаль тавышы, уйнавы, кыяфәте сокландыргыч иде. Флёра апа уйнагандагыдай «Сүнгән йолдызлар» юк инде хәзер.

 

 

Флёра Хәмитованың укучысы Рәшит Сабиров.

 

Флёра апа катнашкан барлык спектакльләрне тамаша залында карый идем. «Әгәр ташлап китсәң»дә колхоз рәисе Аннаны уйнавы бүген дә күз алдымда тора. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлары» гына да сәхнәдә биш йөз мәртәбә уйнала. Флёра апа биш йөз мәртәбә Сәрвәр булып яши, Сәрвәр булып үлә…

 

Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә – Мөршидә, Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә – Сәрби, «Ак калфак»та – Хәмдия, Кәрим Тинчуринның «Американ» сатирик комедиясендә – Дилбәр, Нәҗип Асанбаевның «Канат җәйгәндә» спектаклендә – Мәрьям, Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»нда – Халидә, «Миңлекамал»ында – Гайни, Диас Вәлиевнең «Үзеңә хыянәт итсәң»ендә – Гөлсем, Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендә– Саҗидә (бу комедия алты йөз мәртәбә күрсәтелде) һәм башка тагын дистәләрчә рольләре театр тарихының алтын фондына керде. Халык, театр сәнгатен яратучы тамашачылар бу гүзәл образларны тудырган Флёра Хәмитованы, ул уйнаган спектакльләрне сагынып искә алалар.

 

1972-1976 елларда Казан театр училищесында укыганда, Флёра Хәмитова безгә «Сәхнә теле»ннән дәресләр бирде. Ул безне ачык дикция белән, сәхнәдә дөрес итеп сөйләргә өйрәтте. Артистларның иҗат юлы авыр, катлаулы икәнен, аны үтү өчен сәләт кенә түгел, ә күп көч, тырышлык, фидакарьлек һәм ныклы белем дә кирәклеген даими аңлатып торды. Бигрәк тә нәфис сүз остасы булган сөйләүче артистларга җиңел түгел, ул күп укырга, күп белергә, репертуарын яңартып торырга, әдәпле аралашырга, заман белән бергә атларга тиеш. Боларның барысын да, хәтта матур, төз итеп йөрергә дә өйрәтте остазыбыз Флёра апа. Иң мөһиме, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләде. Шуңа күрә мин бүген дә концертларда классик язучыларның әсәрләреннән, юмореска һәм сатирик хикәяләрдән бигрәк, шигърияткә өстенлек бирәм.

 

Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнгәндә режиссёрым Флёра Хәмитова булды. Сәхнәдә, тамашачы каршында сөйләячәк һәр әсәрне аның белән югары дәрәҗәгә җиткерергә тырыштык. Сүз остасы, беренче чиратта, үз ана телен яратучы патриот булырга, тыңлаучыга сүзнең тәмен тоярга ярдәм итәргә тиеш. Икенчедән, аның үзенең тамашачыга әйтер сүзе булуы мөһим. Өченчедән, шуны һәркем төшенерлек итеп җиткерә алу зарур. Шигърият безгә ана телебезнең байлыгын, матурлыгын ача, аның кадерен белергә, яратырга өйрәтә…

 

Мин Флёра апаларның фатирына еш барып йөрдем. Аның ире, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының күренекле артисты Дилүс Ильясов та, мин ишектән кергәндә үк: «Әйдә, хуш киләсең, түрдән уз», – дип елмаеп каршы ала иде. Кызлары Айгөл белән Чулпан да мине үз иттеләр. Дилүс Ильясов – халкыбызның атаклы драма артисткасы Гөлсем Камскаяның улы. Бу гаилә дә фаҗигале язмыш кичерә, Гөлсем Камскаяның 1934-1936 елларда академия театрында режиссёр булып эшләгән ире Гали Ильясовны халык дошманы, Япония шпионы дип, 1937 елда кулга алалар... Сталин культы чоры... Миллионлаган кешене, шул исәптән татарның да олы шәхесләрен, талантлы, акыллы кешеләрен «шпион» ярлыгы тагып, юкка чыгарган кара, авыр еллар... Халкыбызның абруйлы, зыялы шәхесе, остазыбыз Флёра Хәмитова татар сәнгатенә тугрылыклы, милләт җанлы шәхесләр тәрбияләп калдырды. Безгә, театр училищесында укучыларга, Флёра апа бигрәкләр дә якын, үз әниебез шикелле иде. Сагынабыз Флёра апаны, бик нык сагынабыз…

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру