Журнал «Безнең мирас»

Ул салган күпердән йөрибез

 

Татарстан радиосы коллективы. Икенче рәттә, Минвәгыйз Зәйнетдинов белән Госман Әхмәтҗанов уртасында – Рәис Төхфәтуллин. Арткы рәттә уңнан бишенче – Заһид Мәхмүди. 1997 ел.

 

Сәхифәбездә моннан элегрәк Татарстан радиосы белән «Мәдәни җомга» арасындагы иҗади хезмәттәшлек турында сөйли башлаган идек бит, укыгансыздыр. Радио коллективы татар телендә нәшер ителә торган барлык басмаларны да һәрвакыт якын күрде. Газет-журналларның яңа саннарына күзәтүләр, редакция хезмәткәрләре белән очрашулар эфирда гел яңгырап торды. Шулай да «Мәдәни җомга»га үзгә бер караш, үзгә бер хөрмәт бар иде кебек. Чөнки, беренчедән, аның баш мөхәррире – үзебезнең кеше, радиода озак еллар эшләп киткән күренекле шагыйрь Зиннур Мансуров. Икенчедән, «Мәдәни җомга»да Нияз Акмал бар, ул да студент елларында радиога практикага йөреп, шушы эш белән яшьлегеннән үк җенләнгән, җитмәсә әле минем абый. Өченчедән, газетага барып урнашса да, сагынуына түзә алмыйча, ике көннең берендә радиодан әйләнә торган якын дустыбыз Заһид Мәхмүди бар. 1996 елдан башлап, нәкъ менә Заһид шушы ике редакция арасында күпер салучы булып китте.

 

Болай булды. Шул елның язга авышкан бер көнендә мине радиобызның җитәкчесе Рәис Төхфәтуллин чакырып кертте. Кабинетына кәефсез генә кергән идем, башым күккә тиеп чыкты. Бөтен дөньяга тарала торган яңа тапшыру башлап җибәрү уе бар икән. Рәис абый инде шактый гына әзерлек эшләре алып барган, түрәләр белән дә, Самарада урнашкан куәтле радио тапшыргычларның хуҗалары белән дә уртак тел тапкан. Кыскасы, тарихта күрелмәгән хәл булырга тора: тиздән татар сүзе, татар моңы Җир шарының бөтен якларында да ишетеләчәк! Ул чакта бит әле «ТНВ-планета» төшкә дә керми, Хәсән Туфан әйтмешли, «Казанский радиосының радиусы бәләкәй». Җиңел булмагандыр Рәис абыйга, кемгәдер ялынырга, кемнедер җайларга-майларга, кайчак хәйлә белән эш итәргә дә туры килгәндер. Әмма ничек итсә иткән, максатына ирешкән. Шуңа күрә дә без Рәис Төхфәтуллинны моңа кадәр әле беркемнең дә кулыннан килмәгән зур, тарихи яктан үтә әһәмиятле эшне башкарып чыккан чын ир-егет дип беләбез.

 

Рәис абый миңа шушы тапшыруның концепциясен булдырып, эшне башлап карарга тәкъдим итте. Шунысын да өстәп әйтте, әле бу эшне финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән, кайчанрак хәл ителәсе дә билгеле түгел икән. Ризалаштым, җаным-тәнем белән ризалаштым, акча булдымы бәхет, аның каравы безне бөтен дөньядагы милләттәшләребез тыңлаячак, иң мөһиме шул бит аның! Әлбәттә, бу эшне берүзем генә ерып чыгарлык түгел иде. Үз яныңа бер әйбәт журналист тап, диде Рәис абый.

 

Әнә шунда инде без дустым Заһид Мәхмүдине радиога димләп чакырдык. Кайтасы килә иде аның, ләкин «Мәдәни җомга»дан да аерыласы килми иде. Чөнки сан саен мәкаләләре, хикәяләре, юморескалары чыгып тора, анда аның күңеле теләгән рәхәт мөхит хөкем сөрә. Шуның өстенә, газета редакциясендә утырып эшли торган тагын бер олы эше бар иде. Хәтерлисездер, ул елларда халык «Спид-инфо» дигән газетаны ябырылып укый башлады. Тегенди темаларга ачыктан-ачык яза торган басма. Шундый темаларга күңеле тартыла башлаган татар агай-энесенең кулына нәкъ шундый ук татарча газета китереп тоттырырга кирәк иде. Һәм моны Заһид башкарып чыкты. Кемдер сәерсенде, кемдер тәнкыйтьләгән булды, әмма ул чыгарган «Интим» газетасы татар укучысын саклап калуда үз ролен үтәде.

 

Барыбер радиога кайтты Заһид. Баштарак ике арада йөрде. «Мәдәни җомгада» эшен тәмамлый да, радиога чаба, радиода тапшырулары әзер булуга, газетага йөгерә. Икәүләшеп, булачак тапшыруларның тематикасын, рубрикаларын билгеләдек, аңа «Нурлы Казан» дигән матур исем куштык (әлеге тапшыру «Татарстан дулкынында» дигән исем белән бүген дә яшәп килә).

 

Бераздан радионың иртәнге тапшырулары сәгать 6дан 9га кадәр дәвам итә башлады. Көн саен! Журналист атнаның үзенә билгеләнгән көнендә өч сәгать буе турыдан-туры эфирга үзе хуҗа. Хәбәрләр укучы дикторларга да ул сүз бирә, концерт программасын да игълан итә, чакырылган кунаклар белән әңгәмәләр үткәрә. Безне шушы эшкә дә тартып керттеләр.

 

Менә шунда инде Заһид ике редакция арасында чын мәгънәсендәге элемтәче ролен үти башлады. Газетада берәр кызыклы мәкалә басылып чыктымы, озак та үтми, аның авторы Мәхмүди янына студиягә килеп керә, үз язмасында бәян ителгәннәрне радиотыңлаучылар белән уртаклаша. Саимә Ибраһимова, Әгъзам Фәйзрахманов, Заһид Шәфигый, Рафис Гыйззәтуллин, Фоат Уразаев, Нургали Булатов кебек олпат журналистларның сукмагы радиодан өзелеп тормады. «Мәдәни җомга»да эшләүче шагыйрьләр Салисә Гәрәева, Газинур Морат, Нияз Акмалның эфирдан шигырь сөйләүләрен, ялкынлы публицистик чыгышларын хәтерләүчеләр бардыр әле. Үз чиратында Заһид газета укучыларны радиодагы эшләр, эфирда күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштырып барырга да өлгерә иде. Радиода эшләүче шагыйрьләр Әхмәт Рәшит, Рөстәм Акъегет, Җәүдәт Дәрзаманның яңа шигырьләрен кулларыннан йолкып диярлек алып китеп газетада бастырып чыгарган чаклары булды.

 

Озын сүзнең кыскасы шул: Татарстан радиосы һәм «Мәдәни җомга»ның үзара хезмәттәшлеге турында сүз чыкса, иң беренче чиратта күз алдына дустым Заһид Мәхмүдинең нурлы сурәте килеп баса. Шөкер, шул чакларда салынган традицияләр әле дә дәвам итә, яңа биеклеккә күтәрелеп дәвам итә, һәм без – халыкның рухи мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләүче ике коллектив иңгә-иң торып изге максатларага хезмәт итәбез.

 

Урманче васыятьләре

 

Татарстан радиосында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Варисларга васыять» тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Монысы татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг шәхес – Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманченың якты рухына багышлана.

 

 

Бакый Урманче (1897-1990).

 

Мактанырга җыенмыйбыз, шулай да, тыңлаган кешеләр әйттеләр, Бакый Урманченың тормыш юлына һәм иҗатына кагылышлы затлы бер дәрес булган бу, моны мәктәпләрдә балаларга тыңлатасы иде, диделәр. Мәктәпкә барып җитү безнең көчтән килмәс, ә менә балаларыгызга өйдә тыңлату өчен әллә ни зур тырышлык таләп ителми, моның өчен телефоннарыгызны QR-кодка (КуАр-код) юнәлтү дә җитә.

 

 

 

Шигъриятле радио

 

 

Хәсән Туфан (1900-1981). Искәндәр Рушан – Хәсән Туфанның тәхәллүсе. Ул 1934-1938 елларда Татарстан радиосында эшли.

 

Искәндәр РУШАН

Элеккеге «Ялт-йолт» журналындагы

«Шүрәле» традициясе җырлары

 

Илә, тамаша

 

Бәләбәйгә барыр идем

Радио дулкыннар аша,

Илә, тамаша:

Безне дулкын Бардага да

Барып җитми ләбаса ла,

Барып җитми ләбаса.

 

Өне дә юк, тыны да дип,

Үпкәлидер Тәнәкәй.

И лә, Бәләбәй:

Казанский радионың

Радиусы бәләкәй лә,

Радиусы бәләкәй.

 

Аклы ситса күлмәгеңнең

Табалсам да ишләрен,

И лә, чибәрем:

Радиоларым юк якларда –

Байкалларда нишләрмен  лә,

Сахалинда нишләрмен...

 

Алтайларга китүчеләр,

Җан азыгы алыгыз,

И лә, алыгыз:

Филармонны, театрны

Рюкзакларга салыгыз  ла,

Чемоданга салыгыз.

1968

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру