Лубян урманчыларының җырлары
Лубян урман техникумы укучылары тарафыннан тупланган җырлар. 1926-1927 нче еллар. КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фонды
Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларына Гыйльми үзәк аша кергән язма мирас арасында халык әдәбиятының матур үрнәкләре саклана. Мамадыш кантонының Лубян урман техникумы укучылары тарафыннан тупланган җырлар да игътибарга лаек. Аларны 1926-1927 нче елларда техникумның татар теле укытучысы Хәмзә Галиев җыйдырган. Барлыгы 503 куплеттан торган әлеге җыентык 990т шифры белән теркәлгән. Әлеге җырлар өйрәнелеп, тема буенча 12 төргә бүленгән. Берникадәр өлешен, чыганактагы тәртип санын саклап, сезнең хозурга да тәкъдим итәбез.
Мактау бүлеге
Башыңдагы кәләпүшең
Агымсуда юдыңмы?
Йөзләреңдә кояш уйный,
Аяз көнне тудыңмы?! (№1)
Кашларың кара каләм күк,
Йөзләрең тулган ай күк.
Тамакларың гөрләп тора
Мисыр күгәрчене күк. (№2)
Минем сөеп җиккән атым
Кара берлән тимеркүк.
Ай кызарып баткандагы
Синең нурлы йөзең күк. (№3)
Иртән торып, кич утырып,
Ука сүтәм йомгакдин.
Моңгарчы нишләп күрмәдем,
Чыктыңмы әллә оҗмаһдин. (№6)
Ай яктылары бик якты
Утырып мәрҗән эзләргә.
Анадин зифа тугансың
Үзәкләрем өзәргә. (№7)
Сагыну бүлеге
Сары сандугач үтердем,
Кара кәгазьгә төрдем.
Синең өчен елый-елый
Ике күзем бетердем. (№80)
Башыңдагы яулыгыңны
Ефәк белән бөккәннәр.
Сагынуларым җиткәндер,
Йөрәгемә үткәндер. (№81)
Мамык пирчәткә эчендә
Алтын балдак шәүләсе.
Күзем йомсам, күз алдымда
Шул җанкамның гәүдәсе. (№85)
Яңгыр килә, болыт килә,
Агач башларын ия.
Икебез ике илләрдә,
Шуңар җаннарым көя. (№88)
Исле сабын исле була,
Билен пичәтләгәнгә.
Кич төшләремә керәсең,
Көндез исәпләгәнгә. (№90)
Ак ефәктән камчы үрдем,
Очларын чачакладым.
Йокы арамда, җанашым, дип,
Мендәремне кочакладым. (№99)
Үпкә бүлеге
Һавада очкан аккошның
Озын була муены.
Җаныңа җылы буламы
Башка ярлар куены? (№163)
Ашасың килсә аша, җаныем,
Табада пешкән аш түгел.
Ташласың килсә, ташла, җаным,
Кадерсезгә калган баш түгел. (№164)
Ыстенада ике көзге –
Шуңа карап киенәм.
Ярым миннән артык түгел,
Шунысына сөенәм. (№166)
Зарлану бүлеге
Алмагачдин алма төшә,
Тәгәрәми микәнни?
Җаныкаем ятка кала,
Бәхетем юк микәнни? (№195)
Җилбер-җилбер итүе,
Җилнең алып китүе.
Күңелле ярлар сөюе,
Читен ташлап китүе. (№197)
Вәгъдә бүлеге
Алма ашыйм, алма ашыйм,
Бәлки, карбыз таба алмам.
Җаным әйткән сүзләреңне
Аяк астына салмам. (№200)
Өй түремдә урындык,
Зәңгәр баулы чыбылдык.
Дусларыбыз дошман булды,
Кавыша алмасак, ни кылдык? (№216)
Кара карлыгач буласың,
Кара киемең кигәч.
Карамыйм дошман сүзенә,
Үземнең җаным сөйгәч. (№217)
Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә.
Алыр булсаң, ал тизрәк,
Ятка сачем бәйләнә. (№223)
Гомуми бүлеге
Аршин ярым карлар яуса,
Акбүз атлар юл башлар.
Яшьтән сөйгән яшь матурны
Дивана кеше ташлар. (№240)
Биек тауга чык төшкән,
Ник төшмәгән үләнгә.
Күзе түбән, күңеле сүрән,
Ниләр булган гүзәлгә? (№244)
Ука яулык, юка яулык
Без алабыз тәңкәгә.
Сөйгәнемә барам, диеп,
Әйтеп булмый әнкәйгә. (№247)
Ак куян дип аткан идем,
Булды тауның катлавы.
Югары очтан берәү килә,
Безнең җанкай атлавы. (№248)
Челтәрле күпер селкенә…
Машиналар үткәндә.
Күптәнге үпкәләр бетә,
Кысып, суырып үпкәндә. (№255)
Челтер-челтер чәйләр кайный
Галански мичләрдә.
Оҗмаһ гөле чәчәк ата
Без күрешкән кичләрдә. (№256)
Сүгенү бүлеге
Утырмагыз, былчыранырсыз,
Дулкынлы су читенә.
Нурлы йөзен күрсәтмәсә,
Чәчәк чыксын битенә. (№340)
Алма, алма, аллар төшкән
Янкаемның күлмәге.
Агымсуда агып китсен
Сөймәгән яр бүләге. (№342)
Сандык-сандык багалма,
Кызлар ашый багалма.
Мине ташлап, ятны сөйсәң,
Оҗмаһ ишеген табалма. (№346)
Кайгы бүлеге
Җәйге чана шуар идем,
Шумый чана табаны.
Хәсрәт белән үтәрмени
Безнең яшьлек заманы? (№347)
Ике җирән пар алаша
Бер-берсенә караша.
Без мескеннәр моңайганга,
Төрле кошлар сайраша. (№348)
Казаннан Мәскәү ничаклы,
Аның юлы чәчәкле.
Агачта яфрак ничаклы,
Бездә хәсрәт шулчаклы. (№355)
Ак Иделләрнең аланы,
Пешә, диләр, баланы.
Ата-ана үстерә икән
Хәсрәт өчен баланы. (№364)
Туган ил бүлеге
Ау кош атасы килә,
Итен ашасы килә.
Чит илләрдә бик ямансу,
Өйгә кайтасы килә. (№413)
Тал чыбыктан нечкә була
Кыз баланың билләре.
Кыз бала ничек кайгырмас,
Кала туган илләре. (№417)
Тәрәзә ачтым, җимнәр сиптем
Былбыл балаларына.
Канатым булса, очар идем
Туган калаларыма. (№418)
Герман сугышы җыры
Мәңгәрләрнең өе зәңгәр,
Ничек зәңгәрләгәннәр!
Варшау каласын биргәннәр,
Ничек жәлләмәгәннәр. (№420)
Алтын микән, көмеш микән
Әфисәрләр якасы?
Без дә болай булмас идек,
Бары Герман җәфасы. (№421)
Шушы көйне беләсезме?
Шушы безнең көебез.
Германнарга каршы барсак,
Окоп булыр өебез. (№422)
Сабый чакта бер төш күрдем:
Алдылар манараны.
Герман дигән йөзе кара
Чуалтты замананы. (№423)
Текстны басмага Энҗе Сабирова әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА