Журнал «Безнең мирас»

ЗӘЙ ОФЫКЛАРЫНА СӘЯХӘТ

 

Галимнәр районның уналты торак пунктында булды. /Л.Дәүләтшина фотосы

 

22-30 сентябрьдә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедициясе Татарстанның Зәй районында комплекслы тикшеренү үткәрде.

 

Экспедициядә институтның халык иҗаты бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина, халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова, халык иҗаты бүлеге фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова, Язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәрләре Айгөл Хәсәнова һәм Венер Усманов; Сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева катнашты. Галимнәр татарлар яшәгән уналты торак пунктында эшләде: Аксар, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Урта Баграҗ, Сарсаз Баграҗ, Югары Налим, Куш Елга, Сармаш-Баш, Дүрт Мунча, Бура-Киртә, Югары Пәнәче, Кадер, Бигеш, Карман, Түбән Биш, Сәвәләй.

 

Экспедиция барышында Зәй районында гомер итүче татарларның тарихы, тел үзенчәлекләре, рухи һәм матди мәдәнияте өйрәнелде. XIX гасырда мәдрәсәләре белән дан тоткан авыллар бүген дә традицияләрен саклый. Институт галимнәре биредә татар халкының традицион мәдәниятенә бәйле күләмле материал тупланды. Фольклорга килгәндә, авыл тарихлары, уен һәм йола җырлары, легендалар һәм риваятьләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, имләү үрнәкләре, төш юрау һәм йола тасвирламалары, мәзәкләр теркәлде. Бу районда яшәүче татарлар арасында бәет һәм мөнәҗәт текстларын көйләп әйтү традициясенең бүгенге көндә дә саклануы ачыкланды.

 

Материалларның музыка сәнгате белән бәйле өлеше дистәләгән җыр һәм бию көйләрен үз эченә ала. Зәй районында киң таралышта булган популяр җырлар белән беррәттән, йола җырлары (кода-кодагый әйтешләре, ризык чыгарганда җырлана торган җырлар, солдат озату җырлары һ.б.), авыл көйләре, борынгы «Ышкып бию» үрнәге теркәлде.

 

Параллель рәвештә туган якны өйрәнү музейларында, һөнәрчеләр, җирле осталар белән эш алып барылды: тамбур чигү, сугу, өй бизәлеше элементлары, шамаилләр, фасадларның полихром буялышы өйрәнелде; 1960-1990 еллар үрнәкләре белән хәзерге материал-конструкцияләр арасында дәвамчанлык күзәтелде.

 

Археографик тикшеренүләр нәтиҗәсендә, XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башына караган йөздән артык басма һәм өч кулъязма китап, дүрт йөздән артык фотодокумент, хәрби елларның истәлеген саклаган «өчпочмак»лы хатлар тупланды. Күп кенә гаиләдә Коръән, «Мөхәммәдия», «Кыйссасел-әнбия» кебек китапларның саклануы теркәлде; эпиграфик күзәтүләр бу төбәкнең тарихы һәм җирле язмаларның датировкасы турында өстәмә материал бирде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру