Журнал «Безнең мирас»

Равил Фәхретдинов: Алтын Урда – шәһәрләр иле

🏷 Admin

 

«Идел буенда яңа шәһәр төзү». Илдус Әҗемов рәсеме.

 

Алтын Урда дәүләтендә 150дән артык шәһәр була. Төрле зурлыктагы бу шәһәрләрнең шактые күчмә халык мал-туар асраган очсыз-кырыйсыз кыпчак далаларында калкып чыга. Исемнәре генә дә ни тора: алар, даланың үзе кебек үк, шигърият белән тулы: Гөлстан (Гөлләр иле), Сарай, Сарайчык, Ак Сарай, Ак Кирмән (Ак кальга), Ак Мәчет, Олуг Мәчет, Аргамаклы Сарай...

 

Пициганилар, Фра-Мауро карталарында Алтын Урда калалары бар

 

Алтын Урда калаларына кагылышлы бай мәгълүмат археологларның күп еллар буе алып барылган казу-тикшеренүләре нәтиҗәсендә тупланды һәм туплана бара; шулай ук әлеге шәһәрләрдә сугылган борынгы акчаларны барлау да калалар тарихын өйрәнүгә ифрат зур өлеш кертә. Язма чыганаклар – гарәп һәм фарсы тарихи географиясе, рус елъязмалары, Көнбатыш Европа сәяхәтчеләренең хезмәтләре, татар тарихи чыганаклары һәм халык авыз иҗаты әсәрләре – шәһәрләр турында гаять кызыклы, мөһим мәгълүматлар бирә. Шулай ук урта гасырларда эшләнгән географик карталарның да кыйммәте бик зур. Аларның күбесен итальян сәяхәтчеләре төшергән; арада игътибарга аеруча лаеклылары: бертуган Пициганилар 1367 елда, Фра-Мауро 1459 елда ясаган карталар, шулай ук 1339 һәм 1351 елгы карталар, янә Алтын Урданың Кара диңгез һәм Азов (Азак) диңгезе буйларындагы калаларын күрсәткән һәм 1320, 1327 нче елларда төшерелгән карталар да бар. Төрле кала урыннары, андагы сарай, мәчет һәм башка биналарның хәрабәләре XVIII-XIX гасырларның рус яки Европа сәяхәтчеләре язмаларында да телгә алына. Шулай ук Алтын Урда заманыннан Болгарда, Башкортстанда һәм Кырымда калган кайбер корылмалар үзләренең архитектура кыйммәтләрен саклаганнар.

 

Бәркә заманында калалар аеруча нык үсеш ала

 

Алтын Урданың үзәген тәшкил иткән элеккеге Дәште Кыпчак җирләрендә шәһәр төзү эшләре 13 нче йөзнең урталарында башлана. Әгәр 1245-1247 нче елларда Җүчи олысын бер башыннан икенче башына кадәр кичкәндә Плано Карпини бер генә кала да очратмаган булса, аңардан 5-6 ел соңрак шул ук юлны узган Рубрук яңа салынып беткән Сарай шәһәрен күреп, аның матурлыгына соклана. Бату хан үзенә мәркәз корган икән, аның улы Сартак тырышлыгы белән дә яңа калалар һәм бистәләр барлыкка килә. Сарай шәһәре һәм бүтән төбәкләр аша, Идел һәм Дон аркылы җайланган кичүләрдән кәрваннар йөри башлый…

 

Бәркә заманында калалар аеруча нык үсеш ала, матурлана. Моңа, әлбәттә, ислам динен кабул итүнең тәэсире бик зур була. Шәрык шәһәрләренең гөрләп китүенә, чәчәк атуына ислам диненең йогынтысы булмыйча калмый: купшы архитектура, халык гөж килгән базарлар, гарәп дирһәмнәренә охшатып акча сугу, мәдәниятнең һәм шигъриятнең ныклап үсүе, баеп китүе күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Гомумән, урта гасырларда калаларның калкып чыгуы, аларның халыклар тормышында гаять зур урын тотуы – Мәгърибтә – христиан динен, Мәшрикътә ислам динен кабул итүгә бик нык бәйләнгән.

 

Алтын Урданың калалары, андагы мәдәният бу дәүләт белән Үзбәк хан һәм Җанибәк хан идарә иткән чорларда аеруча көчәеп-ныгып китә. Нәкъ әнә шул заманнарда монументаль архитектура гаҗәеп үсеш ала.

 

Алтын Урда шәһәрләренең үткәнен, мәдәниятен өйрәнгән А.Ю.Якубовский, Г.А.Федоров-Давыдов, В.Л.Егоров кебек тарихчы-археологлар ул калаларның саны ишәеп киткәнен, һәркайсының зураеп-үсеп, Идел һәм аның янсуы Актүбә буйлап уннарча чакрымнарга сузылганын, Идел белән Дон арасына җәелгәнен әйтеп үтәләр.

 

Алтын Урда дәүләтендә элеккеге күчмә һәм шәһәр дөньясы бергә кушылып, бер-берсен тулыландырып яшиләр. Бу дәүләтне фәкать күчмә халыклардан торган, ягъни исәпсез-сансыз мал-туар белән мәш килүче кыргыйлар гына тәшкил иткән дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Гәрчә, җәйге айларда, бигрәк тә көньяк далаларда күченеп йөрү гадәте азмы-күпме калган булса да, бу инде нигездә калалар иле, югары мәдәнияткә ирешкән шәһәр дөньясы.

 

Сарайның халкы 100 000нән артып киткән

 

Кайбер калалар Көнбатыш Европа шәһәрләреннән бик күпкә зуррак булып, аларда халык та күбрәк яшәгән. Әйтик, Римда 13 нче йөздә – 35 000, Парижда XIV гасырда 58 000 кеше яшәсә, шул ук 14 нче йөздә Алтын Урданың башкаласы Сарайның халкы 100 000нән артып киткән була.

 

Сарай исемендә ике шәһәр мәгълүм. Берсе аның Сарай Бату – Алтын Урданың беренче башкаласы, XIII гасырның урталарында төзелә. Акчаларда ул «Сарай әлМәхрус» дип йөри: гарәпчәдә – «Аллаһ тарафыннан саклана» дигән сүз. Шулай ук аны «Иске Сарай» яки «Сарай» гына дип тә йөртәләр. Үзбәк хан заманында мәркәзне Сарай-Бәркәгә күчерәләр. Анысы Бәркә тәхеттә утырганда ук салынган була. Борынгы тәңкәләрдә ул «Сарай әл-Җәдид», ягъни «Яңа Сарай» буларак билгеле.

 

13 нче йөздә яшәгән фарсы галиме Җүвәйни «Җиһангир тарихы» дигән мәшһүр китабында: «Бату Идел буенда, үзенең урдасында иде: үзе урынны сайлап, кала корды һәм аңа Сарай дигән исем кушты», – дип яза. Бу Алтын Урданың иң беренче һәм иң зур шәһәре була, бик күп калалардан озаграк яши – XIV гасыр ахырында Алтын Урдага искиткеч зур зыян кылган Аксак Тимер явыннан да исәнимин чыга һәм, дәүләтнең үзе белән бергә, тарих сәхнәсеннән төшеп кала.

 

Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң – 36 кв. км мәйдан били. Моны иңе – 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. Урта гасырлардагы каланы бүгенге күп катлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, фәкать хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрвансарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Шәрык дөньясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Барысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш Европада гына түгел, Көнбатышында да булмый.

 

Сарай-Бату Иделнең сул янсуы Актүбәнең сулъяк ярында, Әстерханнан 110- 120 чакрым югарырак урнашкан була. Хәзер кала урыны шәп-шәрә: сарайлар, мәчетләр, бүтән төрле биналарны Явыз Иванның улы Федор патшаның әмере белән 1587 елны җимерәләр дә, шул кирпечләрдән Әстерханда кремль корып куялар – диварлары гаҗәеп калын, чиркәүләре һәм башнялары искиткеч биек, башка төрле биналар шактый зур.

 

Археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә, Сарай-Батуның ярыйсы ук җиһазлы, яшәү өчен җайлы булганлыгын әйтергә мөмкин: анда җылыту, суүткәргеч, канализация торбалары эшләп торган. Сарайларны, башка төрле җәмәгать биналарын яндырылган кирпечтән известьле измә белән ныгытып төзегәннәр, ә гадирәк йортларны яндырмаган кирпечтән яки агачтан салганнар. Археологлар зур-зур заллары һәм торак бүлмәләре булган ике сарай калдыгын казыдылар. Берсенең урта бер җирендә бассейн булып, суы һәрдаим алмашынып торган; чак кына арырак – тәхет өчен калку җир, ә тәхет өстенә зиннәтле итеп эшләнгән түбә корылган булган. Моның Хан сарае булганлыгы шиксез. Шәһәр урынында шулай ук затлы савыт-саба, төзелеш өчен кирәкле җиһазлар, алтын-көмеш әйберләр җитештерүче остаханәләрнең калдыклары да казып өйрәнелде.

 

«Сарай-Бәркә – иң бөек шәһәрләрнең берседер»

 

Алтын Урданың икенче мәркәзе Сарай-Бәркә дә шул ук Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан югарырак урнашкан булган. XIV гасырдан калган язма чыганакларда нәкъ менә шушы ук Сарай телгә алына. Әл-Гомәри: «Сарай каласы Бәркә хан тарафыннан Туран (Идел) дәрьясы ярына салынган. Җире тозлак, ягъни тозлы туфрак (соланчак), дивар-мазар күренми. Патша яши торган сарай башына ике Мисыр кыйнтары* авырлыгындагы яңа алтын ай менгереп куйганнар. Хан сарае тирәсендә – төрле диварлар, манаралар, аның әмирләре яшәгән йортлар. Мондый сарайда алар (ханнар) кыш үткәрәләр. Бу дәрья... Нил дәрьясыннан 3-4 тапкыр зуррактыр; анда зур каеклар йөзә, алар руслар һәм славяннар иленә баралар. Елга славяннар җиреннән башлана да. Ул, ягъни Сарай – олуг шәһәр; анда базарлар, мунчалар, диният биналары бар, анда товарлар килә...» – дип яза.

 

 

1339-1340 нчы елларда татар архитектурасы стилендә төзелгән Мәскәү Кремле. «Иван Калита заманында Мәскәү Кремле». Аполлинарий Васнецов рәсеме, 1921 ел.

 

Әл-Гомәринең бу сүзләре дәүләт белән Үзбәк хан идарә иткән чорга туры килә. Бераз соңрак Ибне Гарәбшаһ әйткән сүзләр исә Җанибәк хан булган чорга карый: «Тоткан урыны белән ул (Сарай Бәркә) – иң бөек, халык иң күп яшәгән шәһәрләрнең берседер... Ул Итилдән аерылып чыккан елга буена [урнашкан]», – ди.

 

Сарай-Бәркәне, Алтын Урдага соңгы һөҗүмендә, ягъни 1395 елда, Аксак Тимер җимереп бетерә. Бүгенге көндә аның, Сарай Батуныкы кебек үк, бер генә архитектура корылмасы да калмаган. Аларның нигезләрен һәм башка матди ядкярләрне үткән 19 нчы йөздә А.В.Терещенко казып чыгара; XX гасырда исә, 20 нче елларда профессор Ф.В.Баллод бу эшкә күп хезмәт куя; аннары Шәрык тарихының зур белгече, археолог, Мәскәү университеты профессоры Г.ФедоровДавыдов җитәкчелегендә киң күләмдәге тикшеренү эшләре үткәрелә.

 

Әлеге тикшеренүләр шәһәрнең гаҗәеп дәрәҗәдә төзек булганлыгын раслыйлар. Суүткәргечләрдән башка, анда әле шәһәр халкын даими рәвештә су белән тәэмин итеп тору өчен әйләнә-тирәдәге сулыкларны җайга сала алырдай катлаулы гидротехник корылмалар да була. Актүбәдән кирәкле кадәр суны алып саклау өчен корылган, озынлыгы – 280 м, киңлеге – 32 м, биеклеге – 16 м.лы сусаклагычның калдыгы Ф.В.Баллод җитәкчелегендә казыла.

 

***

 

Сарай-Бату да, Сарай-Бәркә дә Мәшрикъ белән Мәгъриб, Азия белән Европа арасында алып барылган сәүдә үзәкләре вазифасын үти. Ә инде сәүдә эшләрендә иң кирәкле нәрсә – акча сугу дәүләтнең 32 каласында башкарылса, иң күбе шушы ике башкалага туры килә, анда да әле Сарай әл-Җәдидтә Җүчи тәңкәләре күбрәк сугыла. Бу хәл Сарай-Бәркәнең Алтын Урда дәүләтенең иң көчле чагында сәяси үзәк булуы белән аңлатыла.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру