Милли мәгариф үсешендә якты эз калдырган шәхес
Чаллы дәүләт педагогика университетының беренче ректоры Зиннур Шәрәфетдинов (1950-2002).
1990 еллар башында Чаллыда милли мәгарифне үстерүгә йөз белән борылган галим-җитәкчеләребезнең иң күренеклеләреннән берсе педагогика фәннәре докторы профессор Зиннур Тәлгать улы Шәрәфетдинов иде, дип раслау һич тә ялгыш булмастыр.
Ак калада дәүләт педагогика институтын ачуга һәм аны тернәкләндереп җибәрүгә Зиннур Шәрәфетдинов керткән саллы өлешне бәһаләп бетергесез.
Аксубай районының Карасу авылында туган һәм кечкенәдән китап җене кагылган егет, 8 чакрым ераклыктагы Кәкре Күл урта мәктәбен тәмамлап, кулына аттестат алуга ук, гомере буена математика укыткан әнисе Рәхбәр киңәшен тотып, Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керергә карар кыла. Тик институт ишеген атлап керүгә, дилемма алдында кала: әнисе теләген исәпкә алып, документларын математика кафедрасына тапшырыргамы, әллә инде яшьлек хыялына тугрылык саклап, филологияне сайларгамы? Шөкер, сизгер күңелле, тәҗрибәле укытучы улының татар-рус бүлегенә укырга керүенә һич тә ризасызлык белдерми: киресенчә, әле тагын, соңрак кызлары Гөлфирә белән Гөлсинәнең дә укытучы һөнәренә өстенлек бирүләренә сөенә генә.
Зиннур Шәрәфетдиновның институтны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, туган районына әйләнеп кайтуын, сугыш михнәтләре күреп кайткан әтисе дә, әнисе дә бик хуп күрә. Районның мәгариф идарәсендә кызыл дипломлы яшь белгечнең җитәкчелек итә белү сәләтен бик тиз чамалаганнар, аны Рус Карәмәте авылындагы сигезьеллык мәктәпнең директоры итеп билгелиләр. Мәктәптә укучылар саны 200дән артып китә, директор үзе хуҗалык мөдире дә, кассир да, башка мәшәкатьләре дә өелеп тора. Әмма сынытмый: дөрес, әнисе кебек гомерен укытучы һөнәренә багышласа, мөгаен, ул бик тә дәрәҗәле директор булып танылыр, ә бәлки, тагы да югарырак дәрәҗәләргә ирешер иде.
Аның төп максаты – фән юлын сайлау. Ике елдан, ул чакта Алабуга дәүләт педагогика институтында ректор булып эшләүче, әнисе ягыннан туганы, күренекле галим, һәрвакыт үзенә рухи терәк булган Тәлгат Галиулин киңәшен тотып, Казан педагогика институтына аспирантурага укырга керә. Бәхетенә, ул чакта башкалабыздагы бердәнбер педагогика фәннәре докторы Якуб Ханбиков бик теләп аның фәнни җитәкчесе булырга ризалаша. Академик Мирза Мәхмүтов кебек үк, Якуб аганың да, татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән Василий Гороховның шәкерте булуын ассызыкларга кирәк.
Җентекле эзләнүләре нәтиҗәсендә татар милли мәгарифенә багышлап язылган кандидатлык диссертациясен ул Ленинград каласындагы дәүләт педагогика институтының гомуми педагогика кафедрасында яклый. Бу чор аның өчен гаять зур тәҗрибә мәктәбе була. Ә инде IХ гасырдан алып XX гасыр урталарына кадәрге чорны колачлап язылган «Татар милли мәгарифе үсешенең тарихи күчүчәнлеге» исемле докторлык диссертациясен язуы һәм яклый алуы үзе батырлыкка тиң. Ни дисәң дә бу – Мәскәүдәгеләр өчен, үгезгә кызыл чүпрәк күрсәтүгә тиң гамәл ич. Диссертациядә нигезләп ачылган татарларның педагогик пространствосы – ул фәндә яңа төшенчә. Әйтик, географик, икътисади, сәяси пространстволар бар. Татарларның исә педагогик пространствосы булганмы? Танылып килүче яшь галим нәкъ менә аның булганлыгын, барлыгын исбатлый. Тик, ни хикмәт, мондый саллы хезмәтләрне яклаудан соң раслауны гадәттә 2 ел чамасы көтәләр, ә аныкына уңай җавап ике айдан килеп ирешә.
1977 елдан Алабуга дәүләт педагогика институтында эшли: педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы һәм мәктәпкәчә педагогика факультетлары деканы, 1980 елдан пединститутның Чаллы каласында ачылган һәм өч факультеттан торган филиалын җитәкли. Ун елдан, беренче чиратта, нәкъ менә аның тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсе буларак, Ак калада беренче гуманитар вуз – Дәүләт педагогика институты ачыла. РФ Мәгариф министрлыгының Чаллыда мөстәкыйль педагогика институты ачу һәм аның ректоры итеп Зиннур Шәрәфетдиновны билгеләү турында карары чыгуга ук ике классик факультет ачуга ирешәләр. Чөнки математика һәм филология факультетларыннан башка мөстәкыйль институт була алмый. Беренче эш итеп, устав языла, яңа факультетлар укытучылар белән тәэмин ителә, гыйльми совет сайлана, факультетларның саны җидегә җитә, фән кандидатлары һәм фән докторлары да елдан-елга артып тора. Яңа гасыр башына кергәндә ректорның тырышлыгы һәм тәвәккәллеге белән институтны университетка әйләндерү буенча җитди чаралар күрелә башлый: әүвәл педагогика буенча аспирантура ачуга ирешәләр, аннан инде физик география, татар теле, татар әдәбияты, математик анализ, география һәм математика методикалары буенча аспирантуралар ачу хәстәрлеге күрелә. Ул ректор булып торган чагында, институтның материаль-техник базасы яхшыра, тату-эшлекле коллектив туплана, икенче корпус һәм тулай торак биналары сафка баса, студентлар саны 4,5 меңнән артып китә, аларга 200дән артык укытучы белем бирә. Фәкать ун ел эчендә Чаллы каласындагы мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен 8 меңнән артык югары әзерлекле белгеч әзерләнә, елдан-ел абруе арта барган вузга Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстаннан килүчеләр саны да арта. Шуңа да, республиканың төрле төбәкләрендә дистанцион укыту үзәкләре оештыру һәм чит телләр факультеты ачу ихтыяҗы туа.
Безнең өчен, әлбәттә, иң мөһиме – Зиннур Шәрәфетдиновның милли мәгарифебезне фәнни яктан нигезләп үстерү һәм югары белемне туган телдә бирү мөмкинлекләренә колачлы киң юл ачуында. Милләт дөньясында күрелмәгән хәл: ректор беренче гыйльми совет утырышында ук шактый катгый һәм кискен итеп, һәр факультетта татар бүлекләре ачуны төп максатларның берсе итеп куя. 2001 елның июль аенда «Мәйдан» журналының беренче санына күләмле мәкалә әзерләгән чагында сөйләшеп утырганда, аның: «Моның өчен һич тә үкенмим, чөнки татар халкының фәнни һәм интеллектуаль потенциалы бик югары. Тарихыбыздан күренгәнчә, без – югары белемне бернинди авырлыкларсыз үз туган телебездә бирә һәм ала алырлык халык. ЧДПИда бу хакыйкать тулысынча расланды», – дип белдерүе бик тә нигезле һәм фәһемле.
Ул аспирантурада укыган чагында ук татар мәгарифе тарихы һәм мәгърифәтчелек хәрәкәте белән ныклап кызыксына башлый. Шул юнәлештә фәнни эзләнүләр алып бара, гыйльми хезмәтләр яза. Галимнең соңгы мөһим хезмәтләренең берсе – «Татар халкының педагогик офыклары» дигән фундаменталь монографиясендә татар мәгарифе үсешенә тирән анализ ясала. Галим халык педагогикасының язма әдәбият белән бергә яшәвен, бергә үсеш кичерүен саллы мисаллар белән дәлилли. Шулай ук татар халкының педагогика тарихын тикшергәндә дөнья лингвистика фәне өлкәсендә танылу тапкан Казан лингвистика мәктәбенең эшчәнлеген, аның педагогик мирасын өйрәнү мөһимлеген дә ул бик яхшы аңлый. Зиннур Тәлгать улы раслаганча, 12 тел белгән күренекле француз галиме И.А.Бодуэн де Куртенэ оештырган һәм В.А.Богородоцкий, В.В.Радлов, Н.В.Крушевский, С.К.Бунич кебек шул заманның атаклы лингвистларын берләштергән бу мәктәпкә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов һ.б. татар зыялыларының да турыдан-туры мөнәсәбәтләре бар. Әлеге белем учагы белән тыгыз элемтәдә торган милләтебезнең асыл затлары татар педагогикасын, мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткәннәр һәм берничә телне яхшы белгәннәр, ягъни чын лингвистлар булганнар…
Ни кызганыч, институтның һәр факультетында татар төркемнәре ачып, бөтен республика вузлары ректорларына үрнәк күрсәткән олуг шәхес, милләтебезнең асыл заты барлык башлангычларын да төгәлләп өлгермәде, 2002 елның октябрендә, нибары 52 яшендә бакыйлыкка күчте. Шәхсән, минем фикеремчә, аның якты истәлеге хөрмәтенә Чаллы каласында Зиннур Шәрәфетдинов исемендәге урам булырга тиеш. Шул җәһәттән, имзалар җыйган чагында, андый ниятне бик күпләрнең, аеруча аның белән бер коллективта хезмәт куйган галимнәрнең ихластан хуплауларын күреп куандым. Димәк, гасыр башында үткән сайлауларда, тоткан юлының, мәсләгенең дөреслегенә тирәнтен ышанып һәм инанып изге гамәлләр кылуны тормыш принцибы итеп алган профессор, педагогика фәннәре докторы Зиннур Шәрәфетдиновны ректор вазифасында өченче срокка калдыру өчен коллективның 92 проценты яклап тавыш бирүе бик тә табигый. Милләттәшләребез күпчелекне тәшкил иткән кала топонимика комиссиясендә бу хакыйкатькә һич тә күз йоммаслардыр, шәт.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА