Күктә – йолдыз, җирдә – «Чулпан»
Наил ЗЫЯТДИНОВ, Казан филармониясе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Казанның «Чулпан» мәдәният үзәге тиз арада милләттәшләребез яратып йөри торган урынга әйләнде. Моның серен белер өчен директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Тәүфыйк улы Зыятдинов белән очрашып сөйләштек.
Чынлыкта, тамашачы күңеленә юлны артистлар 30 ел элек үк сала башлый. 1995 елда күренекле җәмәгать эшлеклесе Ринат Зиннур улы Закиров «Казан» милли мәдәният үзәгендә шәһәр филармониясен оештыра. Шул ук вакытларда шәһәребезнең Җиңү проспектында «Чулпан» кинотеатры төзелә. Озакламый ул мәдәният йорты буларак хезмәт итә башлый һәм «Казан» бию ансамбленең төп репетиция урынына әверелә. Вакыт үткән саен бина искерә бара. 2018 елда исә республика җитәкчелегенең мәдәният йортларын тәртипкә китерүгә юнәлдерелгән махсус программасы кысаларында зур төзекләндерү эшләре башлана. Ниһаять, 5 ел элек «Чулпан» мәдәният үзәге төзекләндерүдән соң, кабат сәнгать сөючеләр өчен ишекләрен ача. Тантанага республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин килә.
«Зәңгәр шәл» музыкаль спектакленнән күренеш. /Фотолар – Казан филармониясе архивыннан
Бүген мәдәният үзәгендә 450 тамашачыга исәпләнгән зал, махсус идәнле дүрт бию залы, артистлар өчен уңайлы грим бүлмәләре бар. Бинаның эче милли бизәкләр белән бизәлгән. Моның өчен дизайнер Лена Вәлиеваны җәлеп иткәннәр. Ул исә борынгы Болгар шәһәрлегендә Ислам кабул итү истәлегенә куелган билгенең интерьер һәм фасадын бизәү концепциясе авторы буларак билгеле. Лена Вәлиеваны шулай ук Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында башкарган эшләре аша да беләбез.
Шушы матур, күз явын алырлык нәкышләр белән бизәлгән бинада бүген шәһәр филармониясе урнаша. Биш иҗат коллективы, йөздән артык артист бер йодрык булып укмашып казанлыларга мәгърифәт нуры тарата, татар мәдәниятен һәм республикабызда яшәүче бүтән халыкларның рухи мирасын саклау, үстерү өчен тырышып иҗат итә. Шәһәр филармониясенең сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова. Алар директор Наил Тәүфыйк улы Зыятдинов белән, гүя кошның ике канаты, аңлашып эшли.
Казан филармониясенең сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова «ЙосыфЗөләйха» спектаклендә Зөләйха ролендә.
Филармониянең тагын бер бинасы Казанның Островский урамында. Беренче гильдия сәүдәгәре, атаклы хәйрияче Яков Шамов яшәгән йортта урнаша иҗат оешмасы. Островский урамыннан үткәндә татар көйләрен ишетергә туры килсә, белегез, биредә «Татар моңы» милли музыка уен кораллары оркестры чираттагы концертына әзерләнә. Шушында ук «Веселые Волгари» коллективы да репетицияләрен үткәрә. Янәшәдәге Шамовтан калган тагын бер бинада «Сәләт» яшьләр клубы урнаша. Казан филармониясе һәм «Сәләт»нең янәшә эшләве символик мәгънәгә ия, филармония сәләтле балаларны табу, үстерү өчен бәяләп бетергесез зур эш башкара бит. Әмма бу хакта соңрак.
«КАЗАН» БИЮ АНСАМБЛЕ
«Казан» бию ансамблен республикабызда белмәгән кеше юктыр. Ул бию коллективы гына түгел, аның иҗатында бию, җыр, музыка, шигърият, мода һәм, әлбәттә, театр бергә кушылган. Идел буенда берьюлы фольклор, степ, модерн юнәлешләрендә иҗат итүче бердәнбер шундый коллектив ул. Сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова бөтен Россиядән танылган балетмейстерларны чакыра. Мәсәлән, Пятницкий исемендәге академик хорның баш балетмейстеры, «Кырым», «Абхазия», «Лезгинка» һ.б. данлыклы ансамбльләрнең бию куючылары «Казан»ыбыз белән хезмәттәшлек иткәне бар. Ансамбль Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә булып дөнья буенча сибелеп яшәүче милләттәшләребезгә милли моңны, матур биюләребезне ирештерә. «Казан» бию ансамбле дөнья халыклары биюләрен дә оста башкара. Бу коллектив Мальта, Тайвань, Испания, Франция, Австралия, Греция, Төркия, Тунис һәм башка күп кенә илләрдә республикабызны таныта.
«Мырау батыр» спектакленнән күренеш.
«КАЗАН НУРЫ» ОРКЕСТРЫ
Кайчандыр «Казан» бию ансамбле артистларына музыка уйнар өчен оештырылган булса, тора-бара тулы канлы, мөстәкыйль, чын оркестрга әйләнде ул. Җитәкчесе Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов халык көйләренең оркестровкаларын, эшкәртмәләрен үзе башкара. «Казан сөлгесе», «Кырым хайтармасы», «Чирмешән», «Шәһәр татарлары биюе», «Заманча татар биюе», мәсәлән, шундыйлардан.
«Казан нуры» оркестры – Казаныбызның нуры ул дисәк, һич арттыру булмас.
«Казан хәзинәсе» тамашасыннан күренеш.
«ВЕСЕЛЫЕ ВОЛГАРИ»
Әлеге коллективның төп үзенчәлеге – Идел буенда гомер итүче халыклар – татар, рус, мари, чуваш, удмурт һ.б. җырларын үз телләрендә башкару. Татарстанның атказанган артисты Николай Богданов җитәкчелек итә бу кабатланмас вокальинструменталь ансамбль белән.
«Казан нуры» халык музыка уен кораллары оркестры. Җитәкчесе – Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов.
БАЛАЛАР ФИЛАРМОНИЯСЕ
Казан филармониясенең эш юнәлешләренең берсе – сәләтле балаларны иҗатка җәлеп итеп, талантларын үстерү, дип алдарак әйтеп узган идек. «Казан» бию ансамбле байтактан инде үзенә алмаш әзерли. Балаларны 5 яшьтән өйрәтергә алалар. 1112 яшьләрендә шул балаларны имтихан үткәреп, ансамбльгә кабул итәләр. Моннан биш ел элек исә «Балалар филармониясе» дип исемләнгән кызыклы проект гамәлгә куелды. Хәзер сабыйлар филармониядә биергә генә түгел, җырларга да, музыка коралларында уйнарга да өйрәнү мөмкинлегенә ия. Гөлназ апалары Гафурова вокал дәресләре алып бара, Илнур абыйлары Ганиев гармунбаянда уйнарга өйрәтә. Сабыйлар сәхнә тутырып җырлыйбии. Әтиәниләре игелекле эшне башлап җибәргән филармония җитәкчелегенә дә, остазларга да рәхмәт әйтеп туймый. Шулай итеп, бүген филармониядә дүрт йөзләп бала иҗат белән шөгыльләнә. Аларның чырчуларын ишетү йөрәккә сары май булып ята. Татар сәнгате, мәдәниятенең киләчәге бар, дигән сүз бит бу. Балалар арасында исә әллә нинди талантлар бар. Бу остазларга бүтән бер сәнгать оешмасында да булмаган коллективлар оештырырга мөмкинлек бирә. Барабанчылар һәм мажореткалар ансамбле, мәсәлән, шундыйлардан. «Балалар филармониясе» проекты тормышка ашмас иде, әгәр мөгаллимнәр өчен аерым штатлар булдырылмаса. Филармония директоры Наил Зыятдинов һәр яңа идеяләренә теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Казанның мәдәният идарәсенә рәхмәтле.
«ЯШЬЛЕК»
Чагыштырмача яшь булса да, бу җырчылар ансамбле дә шәһәр һәм республика күләмендә узган чараларда үзен танытып өлгерде. Эстрада һәм халык җырларын онытылып тыңларлык итеп башкара беләләр чөнки. Җитәкчеләре – Татарстанның атказанган артисты Флорид Гыйздәтуллин.
ҖАНЫҢ НИ ТЕЛИ…
Казан филармониясенең репертуарына карап шаккатасың. Никадәр байлык монда! Татар сәнгатенең йөзек кашы «Зәңгәр шәл»не сәхнәләштергәннәр. Оешманың заман сулышын тоеп яшәве күзгә ташлана. Күптән түгел танылган язучы, галим Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгын билгеләп үттек. Шул вакытларда «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә «Мырау батыр» балалар спектакле сәхнәләштерелде. Белүебезчә, 2033 елда дөнья буенча бөек Кол Галинең – 850, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 800 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар. Республикабызда бу мөһим даталарга әзерлек буенча Рәис Рөстәм Миңнеханов махсус карар имзалады. Беренчеләрдән булып әлеге карарны Казан филармониясе артистлары тормышка ашыра башлады. Аларның репертуарында бер дигән «ЙосыфЗөләйха» җырлы-биюле спектакле пәйда булды. «Бөек ефәк юлы», «Казан хәзинәсе», «Сабантуйга Австралиягә», «Голливуд» шоу-мюзиклы һ.б. кызыклы икәннәре исемнәреннән үк күренә. Моннан тыш, менә инде өченче ел Мәүлид бәйрәме үткәреп, матур итеп мөнәҗәтләр башкаралар. Ретро җыр кичәләре, кино шлягерлары, мультконцертлар... Кыскасы, җаны ни тели, шуны таба алыр тамашачы.
Шүңа күрә артистларның иҗатын җитәкчеләр дә югары бәяли. Бүген шәһәр филармониясендә 10 халык, 42 атказанган артист, 5 атказанган мәдәният хезмәткәре исәпләнә.
«Чулпан»ның Идел буе районында бердәнбер зур мәдәният үзәге булып мәктәп балалары һәм укытучыларның мәхәббәтен яулап өлгергәнен дә әйтергә онытып торабыз икән бит. Биредә балалар өчен бик күп чаралар үткәрелә. Артистлар Пушкин картасы программасы кысаларында үзләре дә мәктәпләргә барып концерт, спектакльләр күрсәтә.
Шәһәр филармониясенең тагын бер игелекле эше – авыру балаларга ярдәм итү. Аларны мәдәният үзәгендә һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Тамаша залында коляскалы тамашачылар өчен аерым урыннар да каралган.
Мәдәният оешмасында күңелен биреп фәкать үзләре сәнгатькә гашыйклар гына эшли ала. Чулпан Закированың бөтен гомерен бию коллективына багышлаганын яхшы беләбез. «Сезнең дә берәр сәләтегез булмый калмас», – дип директор Наил Зыятдиновны үзе турында сөйләтмәкче булам. Чувашиянең Батыр районы Татар Тимәше авылыннан икән. Күренекле юмор остасы, күпләгән җыр сүзләре авторы Дамир Гыйсметдинов белән әниләре бертуган. Үзе исә җырламый да, биеми дә. Ләкин мәдәният, мәгърифәткә мәхәббәт канына сеңгән. Алар гаиләдә биш егет үсә. Әниләре Гөлсинә апа рус теле һәм әдәбият укытучысы булырга бик теләсә дә, хыялын тормышка ашыра алмый, чөнки ул елларда паспортны кулга алу мөмкин булмый. Гомере буе сыер савучы булып эшли. Биш балама да югары белем бирәчәкмен, дип үзенә сүз бирә. Һәм чыннан да, Гөлсинә апа белән Тәүфыйк абый балаларын югары уку йортларында укыта, һәрберсе тормышта яраткан эшен таба. «Әни безне кычкырып түгел, сүз белән тәрбияләде. Никадәр арыган булса да, өстебездә торып өй эшләрен эшләтә иде, – дип искә ала Наил Тәүфыйк улы. – Гаиләбезгә зур фаҗига килде – ике абыем, берсе кырыгын да тутырмыйча, икенчесе кырык яшеннән чак кына узып, вафат булды. Олы хәсрәтне күтәрергә туры килсә дә, әниебез сабырлыгын, яшәү ямен җуймады. Белемгә, мәдәният, мәгърифәткә омтылуы белән безгә бүген дә үрнәк булып кала. Әтиемнең әтисе исә авылыбызда мулла булган. Дөм сукыр булса да, Коръәнне яттан белгән... Филармониягә 2002 елда килдем. Төрле вазифалар үтәдем. Җитәкче Ринат Зиннур улы Закировка эшкә өйрәнергә мөмкинлек биргәне өчен бик рәхмәтлемен. Тора-бара аның беренче урынбасары булдым. Казан филармониясенә директор итеп 2019 елда билгеләделәр...»
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА