Искермәгән Искер

Бөек Себер ханлыгының башкаласы булган, үзенең чиксез гүзәллеге, халкының батырлыгы белән дан тоткан борынгы Искер шәһәренең нигезен катлам-катлам тарих тузаннары каплап, эзләре бөтенләй

Искер җыены

7-9 августта редакциябезнең журналистлары Марат Закир һәм Рәдиф Сәгъди Тобольск шәһәрендә себер татарларының Искер җыенында булып кайтты. Фоторепортаж:

 

Мөхәммәдия. Икенче өлеш

Мин укыган елларны мәдрәсә бик төзек хәлдә иде. Рөшдия корпусында торак-ятак бүлмәләре беренче катта, дәрестханәләр икенче катта иде. Торакта аерым бүлмәдә мөбассыйр-күзәтүче, борынгыча әйткәндә, казый тора иде. Гадәттә, ул яшь хәлфәләрдән берәү. 

Дин дәресләре

Беренче дәрес
Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, берлеге, мәңге булуы. Кадәм (алды чиксез) вә бәкыс (ахыры чиксез)

Мөгаллим: Беләсезме, балалар, бу бүлмә ничек атала?

Шәкертләр: Сыйныф дип атала.

Мөгаллим: Ә бу өй ни дип атала?

Фатих малае (хикәя)

Фатихның мин күңеле йомшап, нечкәреп маташкан чагын белмим. Сугышта бергә йөрдек, ризык бетмәгәндер, туган-үскән якларга исән-сау әйләнеп кайттык. Фатих сугышка чаклы ук үз авылында тарих укытып киткән иде. Кайткач та нык кул белән шул укытучылык эшенә кереште. Бербер артлы дүрт малай табып биргән Нәгыймәсе белән дә ул нечкәреп маташмады: төчеләнеп сөйләшүнең, бала-чага иркәләүнең бу йортта нәрсә икәнен белмәделәр. Мәктәптә нык кул белән укыту өстенә, Фатих малайларын балта тотарга, печән чабарга, олыны олы, кечене кече дип белергә өйрәтте. Ләкин авыл кешеләрен гаҗәпләндергән ягы аның бу түгел иде. Авыл баласының крестьян эшен белмәве үзе гайре табигый бер хәл булыр иде. Юк, Фатихның Карагайлы авылы кешеләрен гаҗәпкә калдырган һәм легенда булып телгә кергән яклары бүтән иде.

Дөрес яза беләбезме?

Туган телгә ваемсыз карашта булып, ярар шунда, яз шунда, киртәсенә керсә, шул җиткән, диебрәк эш йөрткән кешеләр күңелендә бу сүзләр, бәлки, нинди дә булса берәр уй тудырмас та. Әмма тормышта телнең нинди әһәмиятле урын тотуын, аның матурлыгын, нечкәлекләрен аңлаучыларга бу фикер бик әйбәт киңәш булып хезмәт итә ала. Эш шунда ки, тел үзенең табигате буенча сизгер, тере организмга охшый. Ул өзлексез үзгәреп, яңарып тора.

Вәгъдә — иман (хикәя)

Җаббар, ясалган чəен дә эчеп бетермичә, урыныннан торып, ишекле-түрле йөреп китте. Авыз эченнән нидер мыгырданды-мыгырданды да: «Юк бит, юк. Килмәде болай булгач!» — дип куйды. Урын өстендә, фәкать торып кына утырырлык хәле булган туксан яшьлек әнисе, аның сүзләрен абайларга тырышып:

— Нәрсә дисең, улым? Ачык ишетмим, – диде.