Журнал «Безнең мирас»

Рәшит Фәттах: «Өмет шәме»

🏷 Admin

Салкын төндә, ай нурында бер шәм

Яна иде ярга эләгеп...

Бер-бер артлы купкан җил-бураннар

Аны сүндерергә теләде.

 

Шәм сүнмәде, һич тә бирешмәде,

Бирешмәс тә аңа беркайчан!

Яңгыры да, күк күкрәү дә... 

Гомер буе якты яначак!

 

Ләкин давыл күпкә куәтлерәк,

Баса зәгыйфь утка катырак...

Уртак караңгылык сазлыгына

Мескен ялгыз шәмне батыра...

 

Кинәт кенә каты җилләр исте,

Һәм шәм сүнде инде мәңгегә...

Шәмнең соңгы, соңгы чаткылары

Очып кунды елга тәненә... 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру