Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама (12 июль - 18 июль)

🏷 Admin

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

 

 

12 июль (шимбә). Мөхәррәм аеның 17нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.32 сәгатьтә калка, 4.15 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  17.07 сәгать.

 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

 

Канны нәрсә сыегайта?

Балык мае канны сыегайтып кына калмый, инде булган склероз яссы төерләрен дә эретә. Табиблар атнасына 3-4 тапкыр балык ашарга киңәш итә, балык майлырак булган саен, файдалырак. Диңгез кәбестәсен дә даими ашарга кирәк: коры суүсемнәрне каһвәтарткычта тарттыралар да, тоз урынына кулланалар, көнлек норма – 1 чәй кашыгы. Диңгез кәбестәсендәге йод канның оючанлыгын киметә һәм тамырларны ныгыта. Көненә 5-6 бадәм яки әстерхан чикләвеге, шулай ук грейпфрут, кызыл татлы борыч, помидор, кавын ашау да канны сыегайта, кан басымын нормальләштерә.

 

13 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 18нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.42 сәгатьтә калка,  5.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  17.05 сәгать.

 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

 

Тырнак гөл шифасы

Бөерләрне чистарту һәм андагы комны куу өчен, 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Болай озак вакыт буе дәваланырга ярый. Җәен 3-4 атна буе көн саен өзеп алып, 3-4 чәчәкне ач карынга ашаганда, геморройдан котылып була. Бу шулай ук гастритны да дәвалый, уртлар канавын да туктата. 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан суда 2 сәгать төнәтеп, ашаганнан соң һәм йокы алдыннан авызны чайкау стоматитны һәм уртлар канавын бетерә. Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 әр чәй кашыгы тырнак гөл чәчәген һәм кычыткан яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, 14 көн буе, көненә 3 тапкыр, ач карынга, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр.

 

14 июль (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 19нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.50 сәгатьтә калка, 7.18  сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  17.02 сәгать.

 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.

 

Диатездан дәва

Зур чиләктә су кайнатып, 6 дәфнә яфрагы һәм 1 аш кашыгы кара чәй салалар, 1 сәгать төнәтәләр. Шушы төнәтмәдә баланы коендыралар. Гадәттә, 5-6 тапкырдан соң диатез бетә.

 

15 июль (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.57 сәгатьтә калка, 8.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  17.00 сәгать.

 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

 

Буын сызлаганда

Кәбестә яфрагын әз генә җылытып алып, бал сылыйлар да, авырткан буынга ябып, өстенә целлофан куялар, бинт, аннары җылы шарф белән урыйлар (төнгә каршы эшләү яхшырак). 2-3 тапкырдан соң буын сызлавы басыла.

 

16 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.04 сәгатьтә калка, 10.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.57 сәгать.

 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше сис­темасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

 

17 июль (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.12 сәгатьтә калка,  11.54 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы  16.54 сәгать.

 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

 

Ютәлне басу

2 шәр өлеш песи борчагы (алтей) тамыры һәм үги ана яфрагын, 1 өлеш мәтрүшкәне кушып, шуның 1 аш кашыгын 2 стакан кайнап торган суга салалар, 20 минут төнәткәч, сөзәләр, җылы килеш көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Яисә татлы тамыр һәм песи борчагы  тамырларын, әнис орлыгы, шалфей яфрагы, нарат бөресен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнап торган суга салалар, 20 минуттан соң марля аша сөзәләр, җылы килеш, көненә 3-4 тапкыр, чирегешәр стакан эчәләр.

 

18 июль (җомга). Мөхәррәм аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.41 сәгатьтә калка,  23.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  16.51 сәгать.

 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

 

Чия кайнатмасы

Бу кайнатманы әзерләгәндә чиянең төшен алырга кирәкми. 11 стакан чиягә ярты стакан су салып, 10 минут  кайнаталар. Аннан 7 стакан шикәр өстәп, тагын 10 минут кайнаталар. Уттан алгач, 7 стакан шикәр өстиләр дә, ул эреп беткәнче болгаткач, тагын бер тапкыр кайнатып чыгаралар. Әзер кайнатманы стериль банкаларга тутыралар.

 

 

 

 

Алсу Зәйдуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру