Якутиядә – Сабан туе
Якутск шәһәрендә үткәрелгән XXV Федераль Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саха-Якутия Республикасы башлыгы Айсен Николаев катнашты. Мәйданчыкка кергәндә аларны берьюлы өч халыкның аш-сулары – татар чәкчәге, рус каравае һәм якут кымызы белән каршы алдылар.
Якутиядә «Туган як» татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Якутскида Казан скверы бар, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст куелган. «Сезгә, Айсен Сергеевич, татар халкының милли үзенчәлеген саклау мәсьәләсенә карата игътибарыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Ышанам, бүгенге Сабан туе җирле татарларның Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендәге ватандашларыбыз белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруына ярдәм итәчәк», – диде Р.Миңнеханов.
XXV Федераль Сабан туена Якутскиның Комсомол мәйданында театральләштерелгән тамаша һәм «Олонхо җирендә талантлар йолдызлыгы» дигән концерт белән ачылды. Саха-Якутия Республикасы башлыгы А.Николаев үзенең чыгышында юбилей Сабан туен Якутиядә уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук тарихның уртак булуын ассызыклады:
«Татарлар биредә 400 елга якын республикабызны үстерүче халыкларның күп милләтле мохитендә яши. 2022 елда республикабызның 100 еллыгына хөрмәтле дустыбыз Рөстәм Нургали улы килгән иде. Бездәге татарлар Федераль Сабантуен Якутиядә үткәрергә тели, дигән теләкне җиткердем. Ул хуплады. Бу – безнең өчен зур хөрмәт! Безнең халыклар бик якын. Телләр, мәдәниятләр бәйләнеше бар. Хәзерге вакытта бу элемтә тагын да ныграк булырга тиеш. Илебез гасырлар дәвамында халыклар дуслыгы белән көчле».
ТР Рәисе Р.Миңнеханов милләтебез алдынгыларына, шул исәптән «Туган як» татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы активистларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
XXV Федераль Сабан туенда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура»сы рәисе Васил Шәйхразыев, БТК башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, галимнәр – Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, Альберт Борһанов, ТР Мәдәният министрлыгы, БТК һәм Татарстан матбугаты вәкилләре катнашты.
XXV Федераль Сабан туе кысаларында халык һөнәрләре буенча остаханәләр, спорт ярышлары, традицион конкурслар, татар киносы көннәре, театральләштерелгән тамаша, түгәрәк өстәлләр, иҗат коллективларының зур концерт программасы узды, «Татар утары» мәйданчыгы эшләде.
Л.Лерон фотосурәтләре.
«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.32-33.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА