Журнал «Безнең мирас»

«Нурым» калсын минем эзем булып...

🏷 Admin

Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында спектакль күрсәтелүе бик урынлы, чөнки ул – татарда гына түгел, бөтен төрки дөньяда беренче хатын-кыз актриса. Язучы Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча «Туташ» дип исемләнгән спектакльне (Гөлнур Усманова инсценировкасы) Уфа «Нур» Татар дәүләт театры күрсәтте. «Нур» труппасының Волжская образын сәхнәгә чыгаруы да очраклы түгел: Сәхипҗамал «Сәйяр»дән китеп, 1912 елда Уфада «Нур» дип исемләнгән үз труппасын булдыра. Әмма алты елдан артистлар кайсы-кая таралыша, труппа таркала. Үзгәртеп кору елларында татар зыялылары Уфада «Нур»ны кабат кабызу хыялы белән яна башлый, Башкортстан хакимияте дә бу идеяне хуплый һәм, нәтиҗәдә, 1991 елда Уфада «Нур» Татар дәүләт театры барлыкка килә. Шуңа күрә «Нур» театры өчен Волжская исеме икеләтә кадерле.

 

Режиссер Азат Җиһаншин әсәрне театр романы жанрында сәхнәләштергән, вакыйгалар актрисаның психик авырулар интернатында соңгы көннәреннән башланып китә һәм үткәннәргә кайту рәвешендә дәвам итә. Менә Сәхипҗамал мәдрәсә шәкерте. Абыстай дәрескә соңарган минутларда  эчке экспрессиясен тыя алмыйча, аныңча йөреп, сөйләп күрсәтә.

Алдынгы фикерле татар егетләре рус мәктәбендә укып рус телен һәм әдәбиятын яхшы белгән туташны спектакльләрдә катнашырга чакыра. «Калган кызларыбыз кияүгә чыгып, казан асып, намаз укып яшәү турында хыялланганда, син төрки дөньяда беренче милләтпәрвәр туташ булырсың», – диләр.

Менә сөйгәне Әхмәт, зыялы кызга мәхәббәтен сиздереп, энҗе беләзек бүләк итә. Чү, соңыннан ни була Әхмәткә? Прогрессив карашлы егет ни өчен Сәхипҗамалны артистларга ияреп китүдән туктатмакчы? Прогрессив идея­ләр трибунадан сөйләгәндә генә ярый, үзеңә кагылгач, авыр икәнен аңлый ул. Сөйгәнен бер төркем ирләр белән дөнья гизәргә ничек чыгарып җибәрсен?!

«Сәйяр» труппасы шәһәрдән шәһәргә йөри торгач, артистларның ачлыктан, чирләрдән тәмам бетәшүен һәм Габдулла Кариевка каршы бунт күтәрүен күрәбез. Алдагы пәрдәләрнең берсендә Волжская белән Кариев бер казанга сыймаган ике тәкә башы сыман сөзешәме-сөзешә. Сәхнәдә дөнья классикасыннан Шекспир, Мольерны күрү теләге генә Кариевка каршы чыгарга этәрәме? Кариевның романтик рухлы әсәрләрдән качып һаман җир тормышын сурәтләргә омтылуы Сәхипҗамалны тәмам гаҗиз иттердеме? Сәбәпләр күп булгандыр. Ахыр чиктә, туташ аерылып китәргә карар кыла. Чыннан да, нишләп әле бер театр гына яшәргә тиеш. Килер заманалар, драма труппалары гына түгел, опера, балет театрлары гөрләп эшләр. Сәхипҗамал әнә шул хыял белән янып яши. Сөйгәне Әхмәт исә ул арада мулла кызы Әминә белән никахлашкан....

Волжскаяны Казанга чакырып китергәндә, Кариев бакыйлыкка күчкән була инде. Заманалар үзгәргән. Беренче артистларның эзләренә яшь туташлар басып килә. Волжскаяга рольләр аз эләгә.

Менә ул Ижауда партия өлкә комитеты рәисе Владимир Үсәенов белән кавыша. Бәхетле итә алырмы туташ үзен өзелеп сөйгән бу ирне? Салкын сәхнәләрдә уйный-уйный ана булырлык сәламәтлеге дә калмаган. Асрамага кыз бала алалар. Әмма салкын кунакханә бүлмәләрендә каткан бәгыреннән нарасыйга өзеп бирерлек җылы табылмый шул инде.

Татар театрының егерме еллык бәйрәмендә чыгыш ясый ул. Казанга соңгы килүеннән күп сулар аккан – Мохтар Мутин, Фәтхи Бурнаш, Фатих Сәйфи-Казанлы кулга алынган, Гали Мортазинны хөкемгә тартканнар. Кариев Колчакка сатылып, «акларга» тамашалар куйган кеше дип, яман сүз белән телгә алына. Кариев сине Казаннан куды, дип котыртсалар да, коткыга бирелми артистка, үз теләге белән Ижауга китүен сөйли. Шулай да, Казанга сыйдырмадылар, үз татарыма рәхәтләнеп хезмәт иткән булыр идем, дип үпкәсен белдереп ала.

Казанның үзе уйнап үскән Татар бистәсеннән фатир бирсәләр дә, рәхәтен татымый туташ, ире вафат була, үзе авыруга сабыша.

Спектакльдә тормыш хәлен тасвирлау­дан кала да байтак темалар күтәрелә. Шуларның берсе – сәнгатьнең киләчәген фаразлаудан гыйбарәт. «Берничә елдан күрерсез – сәнгать дигәнегезнең безнең интернаттан артык җире калмаячак. Маймыл кебек кашына-кашына сәхнә буйлап йөгереп йөрүчеләр яулап алачак аны. Моның кебекләрнең үзләрен генә түгел (Волжская турында сүз бара) исемнәрен дә онытачаклар». Интернат табибының сүзләре чынга ашты лабаса...

«Кичә генә мулла булып йөргәннәр артист булып китә. Вәт замана», – дип әйтүләре белән үткән гасыр башында дини уку йортларын ташлап егетләрнең ­театрга катнашып китүенә ишарәләсәләр, «беркөнне артистлар мулла булып китсә дә, шаккатмассың», диюләренең исә бүген чынга ашканын күрәбез...

Спектакльдә зур вакыт аралыгы тас­вирланып, байтак вакыйгалар чагылып үтә: революция, социализм төзү, хәтта Бөек Ватан сугышы. Халыкның башын ничек бутаганнары да, аек акыллы яшьләрнең исә алдауга бирелмәгәне дә ачык күренә. Волжскаяның «Завод, фабрика, театр халыкныкы була, яңа хакимият халыкка хезмәт итәчәк» дигән сүзләренә җавап итеп, Әхмәте болай ди: «Аерым төркем, үз интересларын
 кайгыртканда, халык өчен дип котырта, асылда үз кесәсен, үз тәхетен, үз мәнфәгатен генә уйлый».

Күренеш саен Волжскаяның көче ачыла бара. Яшьлегендә «театр марҗасы», «ир-атларны аздыручы» дип байтак кыйнасалар да, хәтта атып үтерә язсалар да, бирешмәгән ул. Авыру хәлендә дә байтак ир-атлардан көчлерәк. Әнә Петров атлы табибны ничек рухландыра. «Мескен булма, башыңны күтәр, Петров», – дип куәтли. Шәп табиб булыр иде Петров, акылдан язганнарның йомышларын үтәп йөрмәс иде, фашист пленында булганын һаман исенә төшереп, теңкәсенә тиеп тормасалар.

Петров авызыннан без спектакльдәге бик мөһим сүзләрне ишетәбез: «Артистканың гомере монда тәмамланырга тиеш түгел. Халыкка кирәкми, димәк. Кадерсезләр иленең үксез балалары без», – дип ул социаль гаделсезлек темасын күтәрә. Адәм баласының кадерсезлеге темасы тәгаенләнә төшеп, иҗат кешесенең ялгызлыгы, кирәксезлеге булып дәвам итә. Яшь Сәҗипҗамал һәм карт Волжскаяның күзгә-күз очрашып сөйләшүе аша чагыла бу тема. Дөрес яшәдеме Сәхипҗамал? Иренә наз бирә алдымы? Дөньяга балалар сөяр өчен яратылган хатын-кыз иде ул. Чынлыкта исә, бишек тирбәтәсе урынга, халык күңелләрен тибрәтте. Шуннан нәрсә отты? Кемгә кирәк ул бүген? Театр уку йортлары студентлары олылый үзен. Ләкин шулмы бәхет? Ә театрга, халыкка, дәүләткә кирәкме ул? Юк, хакимият өчен ул артык мәшәкать. Һәрбер иҗатчы үзенчә бәхетле һәм үзенчә ялгыз...

Сүз дә юк, киң колач белән куелган спектакль бу. Яшь Сәхипҗамалны – Чулпан Раянова, өлкәнәйгән Волжскаяны күренекле артистка Финә Вәлиева башкара. Тамашада Габдулла Тукай, Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев, Фатих Әмирхан һ.б. тарихи шәхесләрне күрәбез. Тик ялгызлык, кирәксезлек темасын алга чыгарып, иҗатчылар актриса шәхесен тиешенчә зурлый алмаган түгелме? Әйе, Волжскаяның беркемгә кирәкмичә башта – картлар йортына, аннары психик авырулар интернатына эләгүе зур фаҗига. Әмма моны искәртеп кенә узып, төп игътибарны шәхесенең бөек­легенә бирер­гә кирәк түгел идемени? Бездәге бөек шәхесләргә багышланган спектакльләрне искә төшерсәң, хәйран каласың, бөтенесе йә авыру, йә юләр (Тукай, Әлфия Авзалова, Волжская). Авыру һәм юләр милләт образы туарга мөмкин. Психик авырулар дәваханәсендәге сәхнәләрне бик нечкәләп, тәмләп сурәтләү артык дип әйтүем. Замана тудырган китапларда, киносериалларда да шул ук хәл – кайсы авыру, кайсы юләр аларның геройлары. Чөнки бу темалар шәп сатыла. Бөек шәхесләр турында спектакль куйганда шәп сатыла торган теманы махсус калкыту кебек килеп чыга. Волжская кызганыч шәхес түгел. Тамашачыны кызгандырыр­га кирәк түгел иде. Ул сынмас рухлы беренче татар хатын-кыз артистка булып пьедесталда торып калырга тиеш иде…

 

 

Миләүшә Галиуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру