Журнал «Безнең мирас»

Сез һаман бергә икән җыры

 

Җуелмас хәзинә

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

Сез һаман бергә икән

(Алмаз Монасыйпов көе, Сибгат Хәким сүзләре)

 

Син – яшь кыз, минем – егет чак,

Уйнама-көлмә икән.

Сөймә дә, имеш, көймә дә,

Тауларга менмә икән?

Әйттеләр дуслар, көнләпме:

Сез һаман бергә икән,

Сез һаман бергә икән,

Бергә икән.

 

Туйлар үтте... Гомерне

Узмас дип йөрмә икән,

Агарды чәчләр, агармас –

Утларга кер дә икән.

Әйтәләр: кара боларны,

Сез һаман бергә икән,

Сез һаман бергә икән,

Бергә икән.

 

Кадер дә, хөрмәт тә сиңа

Тик туган җирдә икән.

Оныклар үскәнче яшә,

Ятка сер бирмә икән;

Әйтсеннәр: күрче боларны,

Сез һаман бергә икән,

Сез һаман бергә икән,

Бергә икән.

 

Совет заманында бик популяр булган «Сез һаман бергә икән» җырының язылу тарихы болайрак булган, имеш...

Шагыйрь Хәсән Туфан сөргеннән Казанга поезд белән кайтып төшә. Аны каршыларга вокзалга дуслары, каләмдәшләре килә. Хәсән ага вагон тамбурында басып торган чакта ук Сибгат Хәким белән аның хатыны Мөршидә ханымны күреп ала һәм, аларга сокланып:

 – Сез һаман бергә икән! – дип әйтеп куя...

Шушы сүзләр С.Хәкимгә нык тәэсир итә һәм ул әлеге популяр шигырен яза.

Сибгат Хәким язган бу шигырьгә Әнвәр Бакиров белән Вил Усманов та көй язган.

 

 

Композитор, дирижер, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1969, 1987), ТРның халык артисты (2000), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1991), Казан шәһәре тумасы Алмаз Закир улы Монасыйпов (11 июль, 1925- 22 июль, 2008)

 

Татарстанның халык шагыйре (1986), РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1960), Арча районындагы Күлле Киме авылы тумасы Сибгат Таҗи улы Хәким (4 декабрь, 1911-3 август, 1986) хатыны Мөршидә ханым белән

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.110-111.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру