Журнал «Безнең мирас»

Илһам хан

 

 

 

Илһам хан (1450-1490) – Казан ханлыгының бишенче идарәчесе. Ул 1479-1484 нче елларда һәм 1485-1487 нче елларда хакимлек иткән.

 

«1480 нче елларда Казан аксөякләренең ике фиркага бүленүе тәмам ачыклана. Ачыктан-ачык көрәш башлануга, 1460 нчы еллардагы кебек үк, хан тәхетен бүлә алмау сәбәп була. Бер тараф Фатыйма улы Галине (Илһамны) хан дип игълан итә, икенче тараф хан итеп Нурсолтан улы Мөхәммәд Әминне куярга тели. Мөхәммәд Әмин тирәсенә Русия белән тыныч яшәү тарафдарлары туплана, болар, күрәсең, руслар белән алыш-биреш йөртә торган сәүдә капиталы әһелләре булгандыр. Гали хан тарафдарлары исә нугай татарлары ярдәменә өметләнә, алар, ихтимал, Урта Азиягә сәүдә җепләре белән бәйләнгән булганнардыр. Русларны әсирлеккә алып, Шәрык базарларына илтеп сатуны кәсеп иткән бу төркем Русия белән сугышырга омтыла, ә мондый хәл үз нәүбәтендә русларның дошманлыгын арттыра».

Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)

 

«Ибраһим хан вафат иткәннең соңында төрле хатыннарыннан ир балалары калды. Суфия исемле хатыны Кырым ханы Миңле Гәрәй ханга никахланды. Моның урынына хан кую мәсьәләсендә мирзалар вә Казан олуглары, ике тараф булып, үзара низаг итешергә керештеләр (гасырыбызда мулла кую низаглары да шул вакытлардан мирас булып калган булса кирәк) һәм һәр як үзләренә кулай күргән шаһзадәләрне хан итеп куярга омтылалар иде. Бер тараф, яше ягыннан олы булуын сәбәп итеп, Ибраһим ханның өлкән улы Илһамны (Галине) хан итеп күтәрергә теләгәндә, икенче тараф кече улы Мөхәммәд Әминне кую фикерен алга сөрде. Нугай ханы Илһам тарафында (моның сәбәбе Илһам ханның бер хатыны нугай кызы булуыдыр), Кырым ханы Миңле Гәрәй исә Мөхәммәд Әмин тарафында иде. (Чөнки аның анасы никахлануы вә яки никахланырга ниятләнүе сәбәпле, аны яклаячагы табигыйдыр. Мәскәү кенәзе дә дусты Миңле Гәрәй тарафын тиешле таба иде.) Тавыш-гаугалар, җәнҗаллар соңында Илһам тарафы җиңеп, Казан хөкүмәте тәхетенә Илһамны (Галине) хан итеп күтәрделәр».

Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)

«Аннан соң [Ибраһим ханнан соң] – углы Илһам хан. Илһам хан Зөя буенда Россия гаскәре белән сугышып, җиңелеп качып кайта. Әмма Казан шәһәре капкасына килгәндә капканы ачып өлгертә алмыйлар. Руслар килеп җитеп, Казанга кереп, ханның үзен һәм бертуган кардәшен, анасын һәм хатынын әсир итеп алып китәләр һәм Вологда шәһәренә илтеп куялар. Илһам хан 9 ел хан булып тора. Бу вакыйга русларның Казанга икенче мәртәбә керүләре була. Кайбер чыганакларда шул гасырда Гали хан дигән шәхес тә күренә. Бу шул ук бер кешеме яки башкамы?»

Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)

 

 

 

  1. Илһам – Ибраһим хан белән Фатыйма ханәкәнең өлкән улы. Ике туган энекәше – Ходайкол белән Мәлик Таһир һәм ике үги энекәше – Мөхәммәд Әмин белән Габделлатыйф (Нурсолтан ханәкәнең балалары) бар. Аның берничә сеңлесе була. Шуларның берсе – Гәүһәршад.
  2. Илһам ханны кайбер чыганакларда «Гали хан» дип тә атыйлар. Буталыш Илһам хан исемен рус теленә күчерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән: Илһамны «Алегам» дигәннәр, аннан «Али хан» хасил булган.
  3. Илһам хан тәхеткә атасының вафатыннан соң утыра. Шул ук вакытта Мөхәммәд Әмин дә хакимлеккә дәгъва итә, ләкин бу вакытта аңа нибары 10 яшь кенә була һәм аны Мәскәүгә җибәрәләр.
  4. 1480 нче еллар Казан ханлыгы тарихында ватандашлар сугышы чоры буларак билгеләнә. Ике фирканың үзара тартышуын рус дәүләте дә хуплаган, гаскәр җибәреп торган.
  5. 1482 елда Мәскәү сугышка әзерлек чаралары күрә башлый. Түбән Новгород шәһәренә чит ил инженерлары, төрле кораллар җибәрелә, аларның башлыгы Аристотель Фиораванти исемле кеше була. Гаскәр Владимир шәһәренә туплана бара. Яуга патша Иван III үзе дә әзерләнә, ләкин соңрак Казан ханлыгы белән солых килешүе төзелә һәм сугыш булмый кала.
  6. Бу чорда Мәскәү Казан ханлыгының эчке эшләренә бик кыю рәвештә тыкшына, төрле вакытта ике фиркага да хәрби ярдәм күрсәтеп тора. 1484 елда рус партиясе өстенлеккә ирешә: Гали ханны тәхеттән бәреп төшерәләр һәм аның урынына Мөхәммәд Әминне утырталар.
  7. 1485 елда шәрык фиркасы көч туплап, Мәскәү дәүләте ярдәме белән, Мөхәммәд Әминне Казаннан куа. Тәхетне янәдән Илһам хан били башлый.
  8. 1487 елның язында Казанга русларның икенче явы килә. Май аенының 18 нче көнендә Мәскәү чирүе башкаланы камый башлый. Бу сугышта Галигази бәк гаскәре зур батырлыклар кыла. Сигизмунд фон Герберштейнның язуынча, Гали ханны казан халкы үзе тәхеттән төшереп, русларга тапшыра. 9 июль көнне шәһәр капкалары ачыла һәм рус гаскәре Казанга керә.
  9. Илһам хан, кулга алынганнан соң, Вологда шәһәренә сөрелә, якынча 1490 елда биредә бакыйлыкка күчә. Илһам ханның вафатыннан соң, аның хатынын, йола буенча, Мөхәммәд Әмингә кияүгә бирәләр. Мәлик Таһирның (Илһам ханның энекәше) уллары, чукындырылып, Василий һәм Федор исемнәрен ала.
  10. Опричнина чорында Казан ханнарының туруннары әһәмиятле роль уйный. Иван IV аларны «земщина»да бүтән рус кенәзләре арасында беренче урынга куя.

 

Рәсем аслары:

  1. Билгесез рус миниатюрачылары эше. 1560-1570 нче еллар. «И взяли город Казань июля в 9 день, и царя Казанского Алегама пленили с его матерью и царицей, с двумя братьями и сестрой, и с его князьями, и привели их в Москву».
  2. «Илһам (Гали) хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме
  3. Ибраһим хан нәселенең Русиядәге шәҗәрәсе. «Михаил Худяков тарихы» китабыннан алынды. Казан: «Язучы» нәшрияты, 2024.

 

 

«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.13-15.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру