Камил Кәрим: Авылымны күрмәдегезме?
Нәкъ Казан уртасында бардыр бер авыл – «Туган авылым» диләр... Анда уракка да төшмиләр, печән чабучылар да юк, көтү дә чыкмый, бөгелә-сыгыла колорадо коңгызларын чүпләрдәй бәрәңге басулары да юк, кошлар да сайрамый. Шунысы күңелне сөендерә – анда әле көн саен җыр яңгырый, татар абзыйлары күтәргән бура йортларда татар туйлары, мәҗлесләр уза, татар ашлары классигы Юныс Әхмәтҗанов рецептлары буенча пешерелгән нигъмәтләр шәһәр гурманнарын табын тирәсеннән җибәрми.
Мин бүгенге татар авылларының киләчәген күз алдына китереп утырам. Шәһәргә терәлеп торган авыллар байлар өчен махсус микрорайонга әверелер; кырык чакрымлы радиуска кергәннәрен, дүртәр сутыйга бүлгәләп, урта хәллеләргә өләшеп бетерерләр, ә инде сәнәгать үзәкләреннән йөзәр чакрым ерактагылары хәерчелек-бөлгенлек хөкеменә калыр... Чын авыл өен күрергә теләгәннәрне, өлкәннәр көнендә бушлай автобусларга төяп, «Америка өйрәсе» чөмерергә Казандагы «Туган авыл» музей-йортына алып барырлар.
Һәр ел саен халык санының исәбен алып торалар. Ә калган авылларның исәбен алган кеше юк... Авылларны шәһәр йота. Җитмешенче елларда Казанда 650 мең кеше яши иде. Соңгы утыз елда (әлеге мәкалә 2008 елда язылган. – Ред.) башкалабыз халкы ике тапкырга артты... Авыллардан биштәр күтәреп, бәхет эзләп килүче гаиләләр хисабына үсте Казан... Шәһәрләрдә яшәүчеләр саны арта, ә Россия күләмендә халык саны кими бара, әйтик, 2007 елда россиялеләр 92 мең кешегә кимегән.
1861 елда Россиядә «Крепостное право» бетерелгәч, нәкъ шундый ук хәл булган – шәһәрләр кинәт үскән, ә ирек яулаган крестьяннары чыгып качкач, авыллар үзеннән-үзе юкка чыккан.
Бүгенге авылның иң зур трагедиясе: эшсезлек, акчасызлык һәм муниципаль җитәкчеләрнең авторитарлыгы.
Эшсезлектән котылу өчен, Арча, Лаеш, Яшел Үзән кебек иллешәр чакрымга урнашкан төбәкләрдән көн саен Казанга эшкә килү нормага әйләнеп бара. Дүрт-биш агай, бер «Жигули»га төялеп, дежурстволы эшләргә йөри, ягъни бер тәүлекне Казанда кизү тора да калган ике көнне авылында яши. Рәхәт тормыштан түгел, әлбәттә.
Акчасызлыктан котылуның авыл кешесе өчен иң кулай варианты – пенсиягә чыгу, әз булса да ай саен килеп тора бит... Сыер асрап, сөтен дәүләткә тапшыруның да табышы юк. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең чиләге 55 сум тора, әле аның да акчасын вакытында бирмиләр... Мал асрап ит сату да сөендерми, түшкәле итне син әле үзең сата алмыйсың – базарда туып-үскән Кавказ арты егетләренә ярты бәягә илтеп бирәсең. Аннан соң, шәһәр халкы да итне супермаркетлардан ваклап алырга өйрәнеп бара... Бәрәңгегә дә көн бетте, уч төбендә кадерләп үстерәсең дә, көзен килограммын алты сумга озатып, күргән зыяныңны каплый алмыйсың. Шуңа күрә дә хәзер авыл халкы яртышар бакчада печән үстерүгә күчә. Терлек санын бермә-бер киметә.
Көйсез җитәкчеләребезнең көен көйләп, үзебезчә яшәүдән бизеп барабыз. Авылга кайтып, берәр белешмә яздырыйм дисәң, кем пичәтен суктырырга да белмәссең. Авыл советы, колхоз дип расланган сүзләр хәзер сессия саен алышынып тора: күмхуҗ, крестхуҗ, фермерхуҗ, муниципаль берәмлек, исполком, СМС, «ООО», ширкәт, инвестор... Кыскасы, үзеңә кирәген эзлә шуннан.
Ә шулай да авылның бик кадерле чагы бүген. Аның әле затлы товары – Җире бар! Район җитәкчелегенә кайтсаң – Мәскәү номерлары эленгән иномаркалар чиратка баскан. Уңнар-суллар, демократ-центристлар, барысы да инвесторлар кулы җитмәгән «Җир»гә кайткан.
Инвестор дигәннән, ник соң әле без аны халыкчан исеме белән – алпавыт дип кенә атамыйбыз?! Җире дә, икмәге дә, пайсыз крестьяннары да – аныкы бит инде хәзер...
Сүз башында «Крепостное право»ны телгә алган идек. Моннан 225 ел элек Әби патша (Екатерина II) авыл халкын алпавытларга беркетеп куя. Крестяньга бер хуҗадан икенче хуҗага күчәргә ярамый, алпавыт өстеннән жалоба язу тыела, теләгән очракта җир биләүчесе аны үзе үк җәзага тарта ала... «Крепостное право» авыл хуҗалыгын саклап калыр өчен, Россияне аграр ил буларак күтәрү өчен кирәк булган... Күрәсез, Дәүләт Думасына яңа законнар чыгарырлык нигезләр бар әле монда... Аллам сакласын!
Әгәр авыллар шушы тизлектә бетсә, тагын ун елдан аны 8 миллион сумлык «Ягуар-810» комбайннары белән дә, икмәкне бункердан ук алып игенченең үзенә күрсәтмичә генә туп-туры шәһәргә озата торган 25 тонна сыешлы «КамАЗ»лар белән дә, бот арасына ике бидон сөт сыешлы җилен үстергән Голландия сыерлары белән дә саклап кала алмаячакбыз...
Ә авыл бер бетсә бетә инде ул...
Туган ягыгызга кунакка кайткач: «Монда минем авылым бар иде, берәрегез күрмәдеме?» – диярсез аннары... Тәүбә... тәүбә!
Редакцядән: Әлеге мәкалә 2008 елда язылган. Анда язылганнар бүген дә актуальлеген югалтмаган. Татар авылы бүген ни хәлдә? Аны ничек саклап калып була? Сездән фикерләр көтәбез, кадерле милләттәшләр!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА