Журнал «Безнең мирас»

Изге сурәт сәнгате

🏷 Admin

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» күргәзмәсен тамаша кылыр­га мөмкин. Ул өч елга бер тапкыр шулай зурлап оештырыла. Быел анда Казан, Чаллы, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан егермедән артык рәссам катнаша. Күргәзмәдә нинди генә өслүбтә иҗат ителгән сәнгать әсәрләре юк!

 

Шәмаил исеме каян килә?

Пыялада эшләнгән һәм фольга белән бизәлгән дини эчтәлектәге сурәтне шәмаил диләр. Галимнәр әйтүенә караганда, «изге сурәт» мәгънәсендә кулланылган бу сүз безгә фарсы теленнән килеп кергән. Әмма аның татар дөньясында «Аятел-Көрси», «йорт догасы», «бөти», «ләүхә», «нәкыш» исемнәре белән аталуы да билгеле. Ничек кенә аталса да, тукымага чигеп эшләнәме, типографиядә бастырыламы, асылы бер аның: дини эчтәлектәге сурәтләрдә Коръән аятләре орнаментлар һәм мәчет күренешләре белән үрелеп бирелгән.

 

Тирән тамырлар

922 елда Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителгәннән бирле һәм XX гасырның утызынчы елларына кадәр татарлар гарәп хәрефләрен кулланган. Гарәп язуына нигезләнгән сәнгатьнең шәмаил рәвешендәге яңарышы исә XIX йөзнең ахырына туры килә. Этнограф Н.Воробьев беренчеләрдән булып шәмаилләрнең Идел буена һәм Урал янына Төркиядән килгәне турында әйтә. Галимнәр шәмаилләрнең безнең җирлектә пәйда булуын Европаның  Төркия аша безгә килеп ирешкән йогынтысы белән аңлата. Аңа исә татар буржуазиясенең үсүе, милли һөнәрләрнең чәчәк атуы, мәгърифәтчелек һәм җәдидчелек тамыр җәюе, Казан университеты каршында Али Мәхмүдов җитәкчелегендә Шәрыкны өйрәнү бүлегенең һәм каллиграфия мәктәбенең ачылуы җирлек булган икән.

 

Басма шәмаилләр

Күргәзмәдә Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тәкъдим иткән XX гасыр башы басма шәмаилләре аеруча зур кызыксыну уята. Тарихтан билгеле булганча, XIX-XX йөзләр чигендә Казаныбыз зур мәдәният үзәгенә әйләнә – биредә матбугат, театр барлыкка килә, язучылар, шагыйрьләр ялкынланып иҗат итә, китаплар басылып чыга башлый. Шул чорда беренче басма шәмаилләр дә күренә. Шәрыкны өйрәнгән күренекле галим Н.Катановның әйтүенә караганда, бер шәмаил 10 меңнән алып 48 меңгә кадәр тираж белән басыла торган булган. Әмма 1917 елгы инкыйлабтан соң шәмаилләрне бастыру сирәгәя, аннары бөтенләй туктатыла.

 

Шәмаилләрнең эчтәлеге

Революциягә кадәр чыккан шәмаилләрдә гадәттә «Аятел-Көрси», «Шәхәдә», Аллаһның исемнәре, «Җиңү» сүрәсе һ.б. язылган, Кәгъбә ташы, Мәккә, Мәдинә мәчетләре сурәтләнгән була. Шәмаилләрне өйнең иң түренә, башлыча көньяк диварга элгәннәр (мөселманнар намазны Кәгъбә ягына карап укый, шәмаилгә арт белән борылып басуны хуп күрми). Коръән аятьләре язылган кечерәк шәмаилләрне өйне сакласын өчен ишек өстенә беркеткәннәр. Бу гадәт әлегәчә сакланган. Бигрәк тә авылларыбызда һәр йорт саен шәмаил бар.

Шәмаилләрнең татар мөселманнарында зурланганын күреп, Совет власте аны хәтта пропаганда максатында кулланмакчы булган. Мәсәлән, 1920 еллардан бүгенгәчә «Хезмәт түгеп табылган акча бушлай килгәнгә караганда кадерлерәк» дигән язулы шәмаил сакланган.

 

Шәмаил сәнгатенең

яңарышы

1990 елларда җәмгыятьтәге үзгәреш­ләр белән бәйле рәвештә татар халкы яңадан ислам мәдәнияте һәм аның язу культурасына әйләнеп кайта. Шәмаил сәнгате милли мәдәниятебезнең бер символы дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүген ул берничә тармакка бүленеп үсә – классик каллиграфия, пыялада эшләнгән традицион шәмаил, заманча рәсем сәнгате.

Татарстаныбызда ислам белеме торгызыла һәм аның нигезендә каллиграфия мәктәбе барлыкка килә. Коръәнне күчереп язу, яңа төзелгән мәчетләрне бизәү өчен профессиональ каллиграфлар кирәк була. Бүген бу эшне Рамил Насыйбуллов, Артур Писаренко, Әмир Билялов һ.б. уңышлы башкара. Пыяладагы шәмаилләр исә сюжет ягыннан шактый байый: элек Коръән аятьләре генә языла торган булса, бүген шәмаилләребездә татар халык мәкальләрен, шагыйрьләребезнең шигырь юлларын укырга мөмкин. Элек авторлар билгесез булып калса, хәзер шәмаил иҗат итүче профессиональ рәссамнарны исемләп беләбез. Нәҗип Нәккаш, Ришат Саләхетдинов, Чулпан Шәрифуллина, Әлфия Исхакова, Гөлназ Исмәгыйлева, мәсәлән, шундыйлардан. Һәрберсенең үзенә генә хас стиле бар, күргәзмәдә һәрберсенең эшен танып алуы җиңел.

Моннан тыш, байтак рәссамнар гарәп хәрефен кулланып, заманча картиналар иҗат итә башлады. Төрле материаллар кулланып алар гарәп язуын нинди генә кызыклы рәвешләргә кертми! Шул рәвешле тугра (гарәп хәрефләре белән кешенең исемен язу сәнгате), тәзбих (Коръән аятләрен бизәү сәнгате) үсеп китте. Элек шәмаилләрдә симметрия сакланса, билгеле бер тәртип күзәтелсә, бүген стилизация, җитез композиция таралыш алган. Гүя зур тизлек белән, ыргылып барган заман үзе шулай ясарга куша.

 

Оста сүзе

«Шәмаил-арт» күргәзмәсен ачу тантанасында күренекле каллиграф, текстолог галимебез, 1990 елларда изге язу сәнгатен торгызу башында торган Нәҗип Нәккаш чыгыш ясады: «Без – рәссамнар, хаттатлар – күргәзмәне зурлап оештырган өчен республикабызның Сынлы сәнгать музеена рәхмәтебезне белдерәбез. югалырга хөкем ителгән сәнгатебез бүген чәчәк ата,   дип ялкынланып сөйли башлады ул.  – Совет власте вакытында җитмеш ел дәвамында шәмаил тыелды, аны юкка чыгарылырга тырыштылар. Ләкин тормыш үзенекен итә: ислам дине дә, үзебезнең борынгы тарихыбыз да кайта һәм электән килгән традицияләребез яңара. Безнең меңьеллык гарәп язулы мәдәниятебез бар. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорыннан калган эпиграфик үрнәкләрне беләбез. Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы вакытында да, XVIII, XIX гасырлар һәм XX йөз башына туры килгән яңарыш чорында да кабатланмас әдәбиятыбыз, сәнгатебез булганын беләбез. XIX гасыр ахырыннан шәмаилләр дә безнең көннәргә килеп җиткән. Югалырга хөкем ителгән сәнгатьнең яңарышы безнең өчен зур шатлык. Бу татарның әле куәте, мөмкинлекләре барлыгын, үзенчәлеген  күрсәтә.

Миңа алты-җиде ел буе Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта халыкара күргәзмәләрдә катнашырга насыйп әйләде. Анда бөтен илләрдән каллиграфлар килгән иде. Япония, Кытайдан башлап, АКШка кадәр бик күп илләрнең язу осталары үзләренең иҗатларын тәкъдим итте. Төрки илләрдән бездән башка катнашучы булмады. Шунда безнең шәмаилләребезне бөтен дөнья күрде. Күргәзмәләрнең рус һәм инглиз телләрендә басылган саллы каталоглары аша алар төрле илләргә барып иреште.

2022 елның җәендә исә Казаныбызда мондый зур күргәзмә булып узган иде инде. Бу – икенче зур күләмдәге экспозиция. Моннан тыш, аерым-аерым авторларның шәхси күргәзмәләре булып тора. Казанда Ислам университеты бар. Мәдрәсәләр эшләп тора. Шәмаилләребезне бу уку йортларында белем алучы шәкертләр дә килеп карар. Рәссам халкы да бу кызыклы чарага килми калмас. Җәй көне башкалабызга туристлар агыла, алар да «Хәзинә» галереясына сугылмыйча китмәс. Бу сәнгатьне киләчәктә дә киң итеп таратырга кирәк. Сәнгать белгечләребез, Мәдәният министрлыгы бу мәсьәләгә күбрәк игътибар бирсен иде...» – диде ул.

 

 

Миләүшә Галиуллина 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру