Журнал «Безнең мирас»

Җиңү көнен якынайткан рәсемнәр

🏷 Admin

Бөек Ватан сугышы башланган көн килеп җитте. Җиңүнең бәясе бервакытта да истән чыкканы юк. Май, июнь айларында исә бу хакта аерата нык уйландыра. Республикабызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше гаять зур. «Уйлап кына карагыз: Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаныбызга җитмештән артык предприятие эвакуацияләнә. Алар бик кыска вакыт эчендә торгызылып, фронт өчен продукция җитештерү җайга салына. Казаныбыз заводында һәр тәүлек саен 12 самолет станоктан чыга. Утыздан артык госпиталь яралыларны кабул итә. Республикабыз табиблары өч йөз мең яралыны дәвалый, шуларның ике йөз меңе шунда ук фронтка әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышы елларында Казаныбызга төрле җирләрдән ике йөз меңнән артык кеше, унбиш мең ятим бала килә». Дәүләт эшлеклесе Зилә Вәлиеваның бу сүзләре һаман колакта яңгырап тора. Ул әлеге сүзләрне «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссамнарның сугыш турындагы картиналарына нисбәтле күргәзмә ачканда әйткән иде.

 

 

К үргәзмә ике зур экспозициядән тора иде. Аның берсе турында 9 май Җиңү бәйрәме алдыннан яздык. Әмма кылкаләм осталарының бөтен фронт иҗатын бер язмага сыйдырып буламыни?! Республикабыздан алтмышка якын рәссам катнашкан бу мәхшәрдә. Байназар Әлминев, Җәгьфәр Булат, Александр Григорьев, Евгений Зуев, Виктор Куделькин, Сергей Лывин, Герман Мелентьев, Александр Родионов, Михаил Семёнов, Павел Старостин, Мәхмүт Усманов, Лотфулла Фәттахов, Александр Хуторов, Харис Якупов һ.б. Алар фронт шартларында да рәсемнәр ясаган. Мәсәлән, сынлы сәнгать музеенда ундүрт рәссамның йөз егерме рәсеме саклана. Аларны фронт графикасына багышланган аерым күргәзмәдә күрергә мөмкин. Әнә шул рәсемнәрнең кайберләре белән танышып узыйк.

 

Мәктәп эскәмиясеннән – разведкага

Экспозициядә рәсемнәр кылкаләм осталарының истәлекләре белән аралаштырып күрсәтелгән. Шулардан ник­тер Владимир Поповныкы истә калды. Фронт юлларын үткән, гомер буе зур-зур реалистик картиналар иҗат иткәннән соң олыгайган көнендә кинәт шәмаилләр ясый башлап бу өлкәдә үз өслүбен булдырган, күптән түгел 99 яшенә җитеп вафат булган Владимир дәдәйне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. «1941 елда тугызны тәмамладым, – дип искә ала ул. – Ризык җитми. Әнием тайгада ни тапса, шуны базарда сата. Бер рюкзак кедр чикләвеге саткан акчага, мәсәлән, миңа гомеремдә беренче мәртәбә пальто алдылар. Аңа кадәр төрмәчеләрдәге ише бишмәт кия торган идем. Әмма өр-яңа пальтоны да миңа озак кияргә насыйп булмады. Гитлер Германиясе һөҗүм итүнең икенче көнендә үк дустым белән военкоматка гариза илтеп бирдек. Ул вакытта безгә 17 яшь. Яшебез җитмәгән. Шуңа күрә күпме көтсәк тә, җавап юк та юк. Биш тапкыр гариза яздык. Инде унынчы сыйныфта укый башлагач, ноябрьдә кинәт военкоматтан чакыру килде. Башта военком икебезне дә тотып пешерде, сезнең хатларыгызны укудан башка эшем юк дип беләсезме әллә, дип, и тузынды! Чакыруның сәбәбе исә шул: Киев яныннан күчерелгән хәрби авиация училищесына укучылар кирәк, безне шунда җибәрмәкче. Бер ел үтте, фронтның теге ягыннан хәвефле хәбәрләр килә тора. Фашист Мәскәүгә һөҗүм итмәкче. Безнеке кебек училищеларны башкаланы якларга тартмакчылар. Шулай итеп, мин Мәскәү янындагы Коломна шәһәренә барып эләктем. Арабыздан рәсем ясый белүчене эзлиләр. Мин исә мәктәптә укыганда ук стена газеталары чыгара идем. Арадан бишебезне сайлап алып, разведвзводка билгеләделәр. Без, маскировка чаралары күреп, дошманга мөмкин кадәр якынрак килеп, сугыш барган урынның панорамасын ясарга, автоматчы, пулеметчыларны, танкларны билгеләп барырга тиеш. Шулай итеп минем һөнәрем сугыш беткәнчегә кадәр билгеләп куелды. Тора-бара мин гап-гади күзәтүчедән бәяләп нәтиҗә чыгаручыга әйләндем. Бөтен документация – күзәтүчеләрнеке дә, дошман тылындагы разведка биргән мәгълүмат та, самолетлардан төшерелгәннәре дә минем кулга керә иде...»

 

«Сатира тәрәзәләре»

Экспозициядә аерым зал «Сатира тәрәзәләре»нә багышланган. Совет чорында агитация максатында ясалган сәяси плакатларны шулай дип атыйлар. «Сатира тәрәзәләре» Казанда сугышның беренче көннәреннән үк барлыкка килә. Беренче плакатларны рәссамнар Н.Сокольский, И.Бобровицкий, шагыйрь Б.Зернит иҗат итә. Татхудожник бинасы һәм нәшрият янында «Сатира тәрәзәләре»н укыр өчен су буе халык җыела торган була. Тора-бара плакатларның тиражы ике йөзгә җитә. Бер үк вакытта Мәскәү рәссамнарының плакатлары буенча трафаретлар да ясала. Бөек Ватан сугышы елларында Казанда барлыгы йөз җитмеш «Сатира тәрәзәсе» чыга. Бүген алар Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә һәм Милли музейда кадерләп саклана. Сынлы сәнгать музеенда саклана торган эскизларга карап исә бу плакат, карикатураларның иҗат ителү рәвешен күз алдына китерергә мөмкин. Рәссамнарыбыз, үз куллары белән ясаган плакатлардан тыш, танылган карикатурачы вә плакатчы графикларның эшләрен нәшрияттә бастыру белән дә шөгыльләнә. Әмма арада үзебезнең рәссамнарның басма плакатларын да күрергә мөмкин. Текстлар русча һәм татарча языла. Мәсәлән, И.Бобровицкийның «Ватанны яклаучыларга җылы киемнәр бирик!» дип исемләнгән плакаты 1941 елда ике мең тираж белән басылып чыга. Аларны урамда, хәрби частьларда, завод-фабрикаларда, клубларда, колхозларда тараталар. 1945 елда сугыш бетүгә үк «Сатира тәрәзәләре»ннән беренче күргәзмә оештырыла. Күргәзмәнең каталогы да басылып чыга.

 

Җылы киемнәр бирик!

Плакатларның тәэсир көче зур була. «Ватанны саклаучыларга җылы киемнәр бирик» исемле плакат та Җиңү көнен якынайтырга нык ярдәм итә. Күргәзмәдә китерелгән мәгълүматларга караганда, 1941-1942 елларда гына да Татарстан халкы фронтка 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең сырган бишмәт һәм җылы чалбар, 106 мең пар җылы эчке кием һ.б. кием-салым җибәрә. 1941-1942 елларның кышы җиткәндә җылы киемнәрне җыюны Мәскәүнең Сталин районы хатын-кызлары башлап җибәргән була. Тора-бара бу эш шундый зур колач җәя ки, аны оештыруны дәүләт оешмалары үз өстенә ала. Һәр авыл советында, мәсәлән, җылы киемнәрне кабул итү комиссиясе оештырыла.

 

Хәрби машиналар ясыйк!

Рәссам Александр Прытковның бер плакаты әнә шулай дип атала. Аның янында республика халкының сугыш елларында хәрби техника булдыруга керткән өлеше тасвирлап язылган. 1942 елның көзендә Саба районы яшьләре рес­публикабыз буенча «Колхозник Татарии» танк колоннасы өчен акча җыюны башлап җибәрә. Нәтиҗәдә, 100 миллион сум акча җыела. Ул вакыт өчен зур акча була бу. 1943 елның 5 маенда 200 «Т-34» танкы ТАССР вәкиллеге тарафыннан фронт янындагы Старый Осколда унынчы танк корпусына тапшырыла. Аның командиры Алабугада туган, «Кама» совет-герман танк мәктәбен тәмамлаган танк гаскәрләренең генерал-лейтенанты Василий Бурков була. 1918 елда 17 яшендә ул үз теләге белән Кызыл Армия сафларына баса. Гражданнар сугышында бронепоезд командиры буларак батырлык күрсәтә, аннан соң бронепоездлар дивизиясенең башында тора. Өч ел танк полкы, икенче механик бригада белән идарә итә, 1940 елдан исә 104 нче танк дивизиясен үз артыннан ияртә... Ул вакытта корпуста 25 милләт вәкиле хезмәт итә, шуларның 37се – татарлар. Бер танкны взвод командиры Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылы егете Фатыйх Шәрипов кабул итеп ала. Өлкән лейтенант Шәрипов һәм аның авылдашлары «Колхозник Татарии» язулы танкларда Курск дугасында сугыша, Украинаның сул як ярын азат итүдә катнаша, Днепрны кичеп чыга. Шуның өчен корпуска «Днепровский» исеме бирелә.

 

Сугыш елларында
  театрлар

Күргәзмәдә тулы бер зал сугыш чорында театрларыбыз эшчәнлегенә багышланган. Бөтен театрларның диярлек биналары хәрби оешмаларга тапшырылган була. Академия театры бинасы, мәсәлән, 27 нче завод карамагына бирелә. Казан яшь тамашачылар театры бинасы Калинин исемендәге 4 нче заводка тапшырыла. Опера һәм балет театры да читтә калмый. Иҗат коллективлары хәзерге Качалов театры бинасында чиратлашып иҗат итәргә мәҗбүр була. Күп артистлар, сәхнә эшчеләре фронтка китә, штатлар кыскара. Сугыш башлануга опера труппасын Бөтенсоюз гастроль-концерт берләшмәсенә алалар. Балет төркеме дә республика буенча байтак концертлар күрсәтә. Камал театрында ул елларда «Хуҗа Насретдин», «Мәрьям» (Н.Исәнбәт), М.Әмирнең «Миңнекамал» әсәре буенча куелган спектакль зур уңыш белән бара. Колхоз-совхоз театры (хәзерге Тинчурин театры) фронт яңалыклары турында кеше сөйләгәннәрдән, радио сводкаларына нигезләнеп кыска гына бер пәрдәлек спектакльләр белән, төркемнәргә бүленеп, бөтен республиканы йөреп чыга, ир-ат актерлар булмаганлыктан, ир-егетләр рольләрен дә хатын-кызлар башкара. Сугыш чорында республикабызда унсигез фронт бригадасы оеша. Татарстанда һәм 11 фронтта барлыгы ике меңнән артык концерт куела, җитмештән артык спектакль күрсәтелә. Алардан кергән акча фронтка һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәмгә тотыла. Шундый авыр шартларда да шедеврлар иҗат ителә. Шуларның берсе – «Шүрәле» балеты. Ни кызганыч, композитор Фәрит Яруллин аны үзе күрә алмый кала, фашист пулясы аһәңсазның гомерен өзә. Күргәзмәдә «Шүрәле»нең 1941 елгы эскизлары бар. Аларның бүгенгәчә саклануы могҗиза түгелмени?!

Шушындый бай мәгълүматлы экспозиция – Н.Лобачевский исемендәге китапханә, Милли музей, В.Качалов исемендәге театр, опера һәм балет театры һ.б. оешмаларның уртак эшчәнлек нәтиҗәсе. Төп оештыручы – Татарстан Сынлы сәнгать музее. Кураторы – рес­публикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать үзәгендә әйдәп баручы белгеч Ольга Улемнова.

 

Миләүшә Галиуллина

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру