Җүчи Олысының сәяси мөстәкыйльлеккә ирешүе
Тарихка Алтын Урда исеме белән кереп калган Җүчи Олысының барлыкка килүе һәм бәйсез дәүләт буларак рәсмиләшүе берничә дистә ел буена сузыла. Чыңгыз хан 1207 елда Монгол империясен төзегәндә үк Җүчига аерым биләмә бүлеп бирә; алай да, олысның чикләре тәгаенләнеп, аның сәяси мөстәкыйльлеккә ирешүе 13 нче йөзнең алтмышынчы елларына кадәр дәвам итә.
Һичшиксез, Җүчи үз олысында Чыңгыз ханның вәкаләтле вәкиле сыйфатында идарә итә, Монгол империясенең гәүдәләнеше булып тора. Җүчи бакыйлыкка кичкәннән соң, 1225 елдан башлап, аның угыллары дәүләт биләмәсен тагын да арттыру эшенә керешәләр. Шунысын искәртү зарур: данлыклы Көнбатыш яуларын[1] Җүчиның дәвамчысы Бату хан җитәкләүгә карамастан, яу чабу турындагы карар 1235 елда гомум монгол корылтаенда кабул ителә; ягъни барлык гаскәр башлары да Монгол империясенең идарәчесе Үгәдәй хаканга буйсына. Карар үзе Чыңгыз хан «васыяте»н тормышка ашыруны күздә тота. Билгеле булганча, көнбатыштагы барлык яуланасы җирләр Җүчи хан канаты астына керергә тиеш була.
Үгәдәй, атасының фәрманын үтәп, яңа җирләрне Җүчига тапшырса да, җирле хакимиятнең үзәк хакимият тарафыннан күзәтүдә тотылуын тәэмин итәргә тырыша. Әмма Үгәдәй хакан вафат булганнан соң, көнбатыш яулары туктатыла, чыңгызыйлар, яңа илбашы сайлар өчен, Карамкорымга әйләнеп кайталар.
Бер үк вакытта, Җүчилар (ягъни Җүчиның угыллары, торыннары) яңа яуланган җирләрдә калып, үз хакимиятләрен ныгытырга керешәләр. Гүюк хакан чорында алар инде үзләрен хаканга тигез дәрәҗәдә күрә башлыйлар. Җүчи Олысында империя вәкилләреннән бары тик баскаклар гына калдырыла.
Чыганакларда Җүчи һәм Чыңгыз хан арасындагы мөнәсәбәтләрнең шактый катлаулы булуы турында әйтелә. Соңрак бу киеренкелек Җүчи, Үгәдәй һәм Чагатай ханнарның угыллары арасына да күчә.
Нәтиҗәдә, Җүчилар Каракорымга ышанычын югалта. Көнбатыш яуларыннан соң чыңгызыйларның Монголиягә кайтып китүеннән, алда искәртелгәнчә, Җүчилар бик оста файлалана. Яңа дәүләтнең идарәче катлавына яуланган халыкларның сәяси элитасы (дөресрәге, аның бер өлеше) да кертелә. Җүчи Олысының яңа хакимияте тулаем Җүчилар тарафыннан оештырыла; Монгол империясенең бу эшкә бернинди катышы булмый.
Моңа, ихтимал, Җүчиларның һичкайчан Монголиядә яшәмәве дә йогынты ясагандыр – алар, Иртеш буенда туып-үскәнгә күрә, үзләрен «тарихи ватаннары»на бәйле санамаганнар, аңа карата һичнинди кадерле-җылы хисләр сакламаганнар. Көтбатыш яуларыннан соң, Җүчилар Идел буен үз дәүләтләренең мәркәзенә әйләндерәләр. 13 нче йөзнең кырыгынчы елларында илнең башкаласы булып Болгар каласы тора. Соңрак Җүчилар Түбән Иделдә бер-бер артлы берничә зур шәһәр төзиләр һәм башкаланы шунда күчерәләр. Алар өчен, империя мәнфәгатьләренә караганда, үз илләренең мәнфәгате өстенрәк була.
Бату хан үзен бәйсез хаким кебек тота, шәхси хакимиятен ныгытырга тырыша. Яңа административ берәмлекләр, хөкүмәт, яңа салымнар барлыкка килә, хәрабәләрдән калалар күтәрелә, сәүдә активлаша. Шул рәвешле, Иртештән алып Дунайга, Кавказдан алып болгар җирләренә, урыс кенәзлекләренә кадәр сузылган Алтын Урда дәүләте барлыкка килә.
Җүчи Олысында империя институтларының бетерелүе дә Бату хан чорына карый. Моның бер күрсәткече: 1252 елда ул, Андрей Ярославичны төшереп, Владимир кенәзлеге тәхетенә Александр Невскийны утырта.
Җүчи Олысы сәяси җәһәттән дә үзгәреш кичерә: хакимияттәге империя тарафдарлары йә алыштырыла, йә Җүчиларга буйсындырыла. Билгеле булганча, 1251 елда Җүчиның һәм Толуйның угыллары гомум монгол корылтае уздыра. Бу корылтайда Үгәдәй һәм Чагатайның нәселләре тар-мар ителә диярлек: империя тәхетенә Мөңке (Толуй нәселе) күтәрелә; Бату хан аның хакимдәше итеп билгеләнә. Әмма Җүчилар Каракорым таҗына кызыкмый, алар, Дәште Кыпчакта калып, үз олысларын ныгытуны өстенрәк күрә.
Бәркә хан абыйсы Бату башлаган сәясәтне дәвам итә. Дөрес, Бату ханның үлеменнән соң, Мөңке хакан Батуның улы Сартак аша Җүчи Олысын яңадан үз канаты астына алырга омтылыш ясый. Ләкин Сартак иртә вафат булу сәбәпле, Мөңкенең бу ниятләре тормышка ашмый: тәхеткә Батуның фикердәше, эшләренең дәвамчысы Бәркә хан күтәрелә. Мөңке хаканның үлеменнән соң (1259 ел), Җүчи һәм Толуй йортлары арасында мөгамәлә бөтенләй өзелә диярлек. Бу вакытта Мөңке хаканның ике угылы – Хубилай белән Хулагу – Кытайны һәм Якын Көнчыгышны яулау белән мәшгуль була, империя гаскәрләренә җитәкчелек итә. Хакан урынын Арык-бога ала, әмма аның хаканлыгын хәтта үз туганнары да танымый. Беркадәр вакыттан соң, Хубилай, тәхеткә дәгъва белдереп, үзен хакан дип атый. Бәркә хан, аның хаканлыгы белән килешмичә, Җүчи Олысында үз тамгасы төшерелгән тәңкәләр суктыра башлый. Табигый, аның бу гамәле дәүләтнең бәйсезлеген демонстрацияләү буларак кабул ителә.
Бәркә хан 1266 елда дөнья куйганнан соң, Алтын Урда тәхетенә Мәңгү-Тимер күтәрелә. Ул да акчаларга үз тамгасын төшерттерә. Җүчи Олысының суверенлыгы юридик җәһәттән нәкъ менә Мәңгү-Тимер идарә иткән елларда рәсмиләшә.
Мәңгү-Тимер, Хубилай җирләре белән Җүчи Олысы арасында «буфер зонасы» булдырырга теләп, Урта Азиядә Чагатай һәм Үгәдәй йортларын «торгызырга» алына (Мөңке хакан идарәсе елларында әлеге олыслар «гамәлдән чыгарыла».) Үгәдәйнең оныгы Хайду, Җүчилар ярдәмендә, үз олысын яңадан тергезә. Дөрес, Үгәдәй Олысының яңасы... Чагатай җирләрендә корыла. Бу хәлләр тагын үзара орышу-сугышуга китерә. Бераздан Чагатай һәм Үгәдәй олыслары арасында солых төзелә, әмма барча проблемалар да ул солых белән генә хәл ителеп бетми. Нәтиҗәдә, яңа корылтай җыярга карар кылына.
Талас корылтае – гомум монгол җыеннарының соңгысы. Җүчи, Чагатай һәм Үгәдәй йортлары 1269 елда Талас үзәнендә (хәзерге Кыргызстан Җөмһүрияте территориясе, ул вакытта – Җүчилар тарафдары булган Хайду биләмәсе) җыела. Бу корылтайда чыңгызыйларның бар торыннары, ниһаять, килешүгә ирешә: илләр арасындагы чикләр тәгаенләнә, Чыңгыз хан «васыяте»ндә каралмаган ике яңа олыс – Хубилай һәм Хулагу дәүләтләре рәсми таныла. (Аңа кадәр Хубилай һәм Хулагу гаскәр башлары вазыйфасын гына башкаралар.) Корылтай Чыңгыз хан империясенең мөстәкыйль дәүләтләргә таркалуын рәсмиләштерә, җыенда катнашучылар бер-берсенең тулы бәйсезлеген икърар итә. Шушы вакыйгадан башлап, Мәңгү-Тимер хан (император) титулын ала. Башка дәүләт башлыклары да хан дип аталу хокукына ирешә. Талас корылтае, чыңгызыйларның үзгә йортлары белән бергә, Җүчи Олысының да мөстәкыйль дәүләт булып оешып җитүенә китерә.
[1] Монгол империясе гаскәрләре 1236-1242 нче елларда Көнбатыш һәм Үзәк Европаны яулап ала. – Редакция.
«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.10-12.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА