Журнал «Безнең мирас»

РАДИОГА РӘХМӘТЛЕМЕН

🏷 Admin

Фронтовик шагыйр һәм журналист, танылган фольклорчы Мөхәммәт Садри  (1913-1999) иҗатының чишмә башы турыдан-туры радио белән бәйле. Архивыбызда аның 1997 елда язып калдырган истәлекләре саклана.

 

... Ул вакытта шагыйрь Хәсән Туфан радиода эшли иде. Мин исә Вахитов исемендәге заводта яшь эшче идем. Шигырьләремә беренче булып тәнкыйтьче Гомәр Гали игътибар итте. Шулай беркөнне ул мине радиокомитетка алып китте. “Менә, Хәсән, — ди , -  ал әле шефлыкка шушы яшь шагыйрьне!”

           Хәсән ага мине көтелмәгәнчә җылы кабул итте. Язганнарымны игътибар белән укып чыкты. Дөрес, шигырьләр бик камил түгел инде ул вакытта. Аксаган, туксаган урыннары да байтак… Мин тәҗрибәсез бит әле.

Күпмедер гомер узды. Китап кибетенә керсәм, аптыраудан өнсез калдым: киштәдә «М.Садри. «Җыр башлана» дигән китап тора. Баксаң, Хәсән абыебыз минем шигырьләремне туплап, нәшриятка илткән, аларны редакцияләп, Афзал ага Шамов булышлыгы белән китап итеп тә чыгарган. Менә шундый игътибарлы кеше иде ул… Радио белән хезмәттәшлегем шуннан башланды. Тапшыруларда да еш катнашып килдем.

Сугыш елларында авыр яраланып та исән калып, Берлинны алышып кайтканнан соң, тагын иҗат дөньясына кереп киттем. Көннәрнең берендә өйгә  радионың музыкаль тапшырулар мөхәррире Зәйнәп Хәйруллина килде. “Мөхәммәт туган, Сез татар халык җырларын яхшы беләсез, шуларны билгеле бер тәртипкә китереп бирегез әле”, — диде. Каршы килмәдем, берничә ай утырып, әзер язмаларны Зәйнәп ханымга тапшырдым. Аның «Татар халык җырлары» дигән беренче җыентыгы әнә шулай минем булышлык белән чыкты.

Гомумән, радиода иҗади дусларым күп булды. Кыям Янгулов - соңгы хәбәрләр редакциясенең бүлек мөдире. Соңрак шул ук вазифаларны үтәгән Наил Гыйззәтуллин. Ул гомере буена соңгы хәбәрләр редакциясенә тугрылыклы булды. Әдәбият-сәнгать редакциясенең баш мөхәррире Мөнир Мазунов… Алар бөтен гаиләләре белән музыкаль кешеләр: хатыны Минҗамал — оста баянчы, кызы Мөнирә - Татарстан телерадиокомпаниясенең концертмейстеры булды. Драматург Гамир Насрый, шагыйрь Ләбиб Айтуганов… Гамир берара радиодан китеп торды. Әмма булачак хатыны Камал Саттарова радиода диктор булып эшли башлагач, кабат әйләнеп кайтты.

ТАССР Халык комиссарлары советы каршында музыкаль фольклор кабинетында оештырылгач, радиода татар халык җырларына игътибар тагын да артты. Анда композитор Алексанр Сергеевич Ключарев эшли башлаганнан соң, бу бигрәк тә шулай булды. Ул чакта радио оркестры белән Василий Иванович Виноградов җитәкчелек итә иде. «Сания», «Эшче» операларын язарга булышкан композитор! Татар музыкасына, бигрәк тә Салих Сәйдәшев көйләренә мөкиббән кеше. Бервакыт Виноградов мине фольклор экспедициясенә кодалый башлады. Риза булдым. Без аның белән «Тукай» пароходына утырып Актанышка киттек. Василий Иванович — инде алтмышын тутырган олы кеше, ә мин әле яшь. Айга якын район авылларында йөреп, татар халык көйләрен язып кайттык. Ул вакытта магнитофоннар юк бит әле. Йөртергә дә авыр, эшләргә дә көйсез фонограф кына. Тасма урынында — балавыздан ясалган валик. Камил җайланма түгел, билгеле, әмма безгә тугрылыклы хезмәт итте. Александр Сергеевич безнең табышларга шаккатты, көйләрне тиз генә ноталарга төшерде. Шулай итеп халыкның рухи байлыгы кабат халыкның үзенә кайта башлады… Гөлсем Сөләйманова, Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин кебек танылган җырчылар ул әсәрләрне яратып башкардылар, шул әсәрләр белән  халыкка тагын да якыная төштеләр.

Фольклорчы Хәмит ага Ярми белән дә күп кенә экспедицияләрдә йөреп, күп кенә матур-матур көйләр, җырлар яздырып кайттык. Аларның да байтагы тора-бара радио байлыгы булып әверелде. Себер экспедициясе аеруча хәтердә калган. Без Бараба далаларында урнашкан авылларда, Омск, Томск, Новосибирск өлкәләрендә йөрдек, себер татарларының теленә, гореф-гадәтләренә, җыр-моңнарына бәйләнешле байтак уникаль язмалар туплап кайттык.

Фольклор кабинеты  ул вакытта Бутлеров урамындагы Галимнәр йорты бинасында иде. Без алып кайткан материаллар белән танышкач, А.С.Ключарев татар композиторларны җыеп, аларны да әлеге табышлар белән таныштырырга булды. Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Василий Виноградов кебек композиторлар җыелып, язып алынган 110 көйне берничә көн дәвамында тыңлап чыктылар, аларга югары бәя бирделәр, кайсыларын бергә туплап, җыентык чыгарырга, кайсыларын радиодан яңгыратырга дигән фикергә килделәр.

Радио мине танылган классик композиторыбыз Салих Сәйдәшев белән дә нык якынайтты. Ул  татар театрында эшли, мин эшкә барганда еш очрый, моңсу гына елмаеп, йә күз карашы белән, йә җиңелчә генә кул изәп, озатып кала. Тора-бара сөйләшеп, танышып киттек. Иҗади дуслык башланды. Без Салих абый белән дә, Александр Ключарев, Исмай Шәмсетдинов, Алмаз Монасыйпов, Фәтхерахман Әхмәдиев белән дә радио өчен атап байтак кына җырлар яздык. Аларның кайберләре әле бүген дә яңгырый тора. Гомумән, радиога мин бик рәхмәтлемен.

 

 

Мөхәммәт Садри. 1997 ел.

 

 

 

ОЧЫНА ЧЫГЫП БУЛМАДЫ...

Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан июнь аенда үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котлап, Татарстан радиосы фондында ул башкарган рольләрнең, ул алып барган тапшыруларның, ул укыган әдәби әсәрләрнең, шигъри композицияләрнең төгәл санын газета укучыларга хәбәр итәрбез дип ниятләгән идек, юк, чутына чыгып булмады. Ул 1973 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кино институтын тәмамлап кайтып, Г. Камал исемендәге театрда эшли башлаганнан бирле Татастан радиосы белән хезмәттәшлек итеп килгән, меңнәрчә язма җыелган һәм хәзер инде аның очына чыгу өчен тулы бер фәнни оешма кирәк булыр иде.

Әлбәттә, Илдус абый - милли театрыбызның зур актеры. Тетар - аның туган йорты кебек. Шулай да артистның иҗатын радиодан һәм телевидениедән башка күз алдына да китереп булмас иде. Дөрсеен генә әйткәндә, 1976 елда Татарстан телевидениесендә куелган “Яз сулышы” телефильмында сөекле шагыйребезнең образын гәүдәләндергәннән соң, халык аны яратып, хөрмәт итеп “Безнең Тукаебыз” дип йөртә башлады. Татар артисты өчен моннан да мәртәбәлерәк исем булырга мөмкинме?! Әнә шундый югарылыкка Татарстан телевидениесе күтәрде аны.

Илдус Әхмәтҗанның Татарстан радиосыннан чыгышларын да тыңлаучыларыбыз һәрвакыт көтеп ала. Хәзер дә шулай. Аның тавышы эфирда тынып тормый. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән дистәләрчә радиоспектакльләр әзерләнде, һәм аларның барысында да Илдус абыйның зур өлеше бар. “Мин әтине өйрәтәм” радиосериалын тыңлаучылар хәзер инде аны татар гимназиясе укучылары Гөлназ белән Камилнең милли җанлы, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, зирәк дәү әтиләре буларак беләләр. Г. Ибраһимовның “Казакъ кызы”, З. Бигиевның “Зур гөнаһлар”, Х. Хәйруллиның “Маҗаралы каникул”, В. Нуриевның “Мәһдиев һәм...” һәм башка язучыларның әсәрләре буенча куелган радиоспектакльләрдә Илдус Әхмәтҗан иң мөһим рольләрне башкарды. 

Күптән түгел Татарстан радиосы дулкыннарында Илдус Әхмәтҗанның юбилеен котлап аның иҗатына багышланган тапшыру яңгырады (авторы – Раил Садри). Сез биредә артист укуында бертуган абыйсы, күренекле шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанның шигырьләрен дә ишетерсез.

 

 

 

Илдус Әхмәтҗан. Фото Г. Камал ис. ТДАТ сайтыннан алынды.

 

 

Студиядә “Мин әтине өйрәтәм” радиосериалының яңа чыгарылышы языла.

Сулдан:. А. Мөдәррисова, Г. Ибраһимова, А. Гыйбадуллина, Р. Һидиятулла (аягүрә), Д. Нурлы, И. Әхмәтҗан. 2024 ел.

 

 

Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде

«Мәдәни җомга» газетасы

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру