Журнал «Безнең мирас»

Миңгәрдә – симпозиум – плэнер

🏷 Admin

Ошбу елның май ахырында Миңгәрдә (Саба районы) рәссамнарның һәм сынчыларның III Төбәкара симпозиум-пленэрның йомгаклау чарасы булып узды.

12-22 май көннәрендә, ягъни ун көн дәвамында, Татарстаннан, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 18 рәссам (Ришат Гомәров, Васил Заһретдинов, Айгөл Мәҗитова, Гөлназ Әдһәмова, Викентий Лукиянов, Илдар Акҗегетов, Николай Егоров, Любовь Малышева, Александр Дресвянников, Тимофей Тюрин, Ксения Зубкова, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Дамир Закиров, Дина Сергухина, Наталья Мухина, Динар Сәлимов, Раушания Габидуллина, Фәйзрахман Камалов), меценат Җәүдәт Миңнеәхмәтовның «Миңгәр-Minger» ял итү комплексында яшәп, сыннар һәм картиналар иҗат итте.

21 майда узган йомгаклау чарасында ТР Рәссамнар берлеге рәисе, Татарстанның халык рәссамы Рабис Сәлахов, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, ТРның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге премияләре лауреаты Ләбиб Лерон, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәсхетдинов, «Җыен» фондының башкарма директоры Фуат Рәфыйков, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Республиканың М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Ильяс Камал, язучы, журналист, һәм җырчы, Г.Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты Алмаз Хәмзин катнашты һәм чыгыш ясады.

 

Л.Гыйльфанов

Ф.Камалов һәм Л.Лерон фотолары

«Мәдәни җомга» газетасы

 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру