Журнал «Безнең мирас»

Яшьләргә үсеш өчен менә дигән мөмкинлек!

🏷 Admin

Безне кечкенәдән үк үз алдыңа зур максатлар куярга һәм әлеге максатларыңа ирешергә кирәк дип өйрәтәләр. Гаиләдә дә, мәктәптә дә, тормышта да. Шул рәвешле, бала чактан ук хыяллар дөньясына чумабыз – киләчәгебезне күз алдына китерәбез, уйларында кемнәрдер хыялындагы велосипедына атланып чаба башлый, кемнәрдер текә компьютерлы яисә смартфонлы була, берәүләр исә үзен билгеле бер һөнәр иясе (укытучы, янгын сүндерүче, табиб, космонавт һ.б.) буларак күз алдына китерә. Әмма...

Әмма хыяллар һәм алдыңа максат куеп әлеге максатыңа ирешү – икесе ике әйбер. Күпләрнең әлеге күзаллаулары һәм хыяллары хыял гына булып кала. Сәбәбе – бу балаларның ата-аналары да яисә алга максат куеп әлеге максатларга ирешергә кирәк дип өйрәтүчеләр үзләре дә – хыяллары хыял гына булып калган кешеләр. Хыялдагы әйбер – тәмле туңдырма, велосипед, самокат, компьютер, текә смартфон һ.б. – күп очракта максатларга ирешмичә җиңел генә бирелә. Аларны әти-әниләре, туганнары, әби-бабайлары бүләк итә – хыялланган әйбер тылсымлы рәвештә лотерея откан кебек үзеннән-үзе берәр көнне үзе безнең кулга килеп эләгә яисә ул шулай хыялда гына кала. Максатка ирешү ул системалы рәвештә көн дә максатыңа якын килү икәнен әти-әниләрнең бик азлары гына төшендереп аңлата. Яисә бала үсә төшкәч кенә – тормыш сабакларын алгач кына бу тормыш кагыйдәсен аңлый.

Баланы ничек алга куйган максатларына ирешергә өйрәтергә соң? Еллар дәвамында тырышып укып алтын медальле, кызыл дипломлы булырга, көн дә тренер белән шөгыльләнеп универсиадалар яисә олимпиадаларда беренчелекне алырга, даими рәвештә чит телләр өйрәнеп дөньяның дистәләгән төр милләт халкы белән сөйләшергә, еллар буе практика нәтиҗәсендә оста шофер, еллар буе вокал өйрәнеп танылган җыр­чы, зур тырышлык белән системалы рәвештә ноталарны көйгә салырга өйрәнгән һәм кылларны чиртә-чиртә үз вакытында бармак­ларын канатып бетергән виртуоз скрипач яисә гитарист булырга, фигуралы шууда дөнья беренчелеген алырга бик аз ата-ана гына өйрәтә. Тавышы белән сокландырган Сәйдә Мөхәммәтҗанова, фигуралы шуулары белән таң калдырган Камилә Вәлиева яисә Алинә Заһитоваларның әлеге уңышлары артында даими системалы рәвештә тренировкалар, алга куелган максатка көн арты көн якын килү икәнен кайберәүләр әле хәзер дә аңламый. Бу талантлары аларга бер көндә генә бирелмәгән, алар бу уңышка еллар дәвамында килгәннәр.

Сорау туа, үз балаңны ни рәвеш­ле максатка ирешергә өйрәтергә соң? Максатка ирешергә өйрәнү дигән яхшы гадәтне, яхшы сәләтне ничек булдырырга?!

Менә шушы урында инде күп еллар дәвамында сыналган һәм бик күп балаларны яхшы нәтиҗәләргә китергән әдәби марафон проекты турында сөйләп үтәргә телим.

Әдәби марафон проекты (https://vk.com/adabimarathon) – үзеңдә яхшы гадәт – татарча китаплар һәм әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру аша үзеңдә зур максатларга ирешү системасын формалаштыру ул. Әлеге проект кысаларында 21 көн дәвамында көн дә кулга китап алып укырга һәм укылган өлештән кызыклы өзекләрне, цитаталарны үзеңнең ВКонтакте яисә Миллион татар аккаунтыңда татар телендә матур итеп урнаш­тырып барырга кирәк.

Проект барышында берьюлы берничә максатка ирешелә. Беренчедән, татарча китаплар укып тел байлыгын камилләштерәсең, икенчедән, социаль челтәрләрдә SMM нигезләренә өйрәнәсең, өченчедән, фикердәш дусларың саны арта, дүртенчедән, вакытны файдалы үткәрәсең һәм укылган китаплар аша дөньяга карашың киңәя, бишенчедән, грамоталылык арта, алтынчыдан, эмоциональ интеллект ныгый, җиденчедән, игътибарлылык арта, сигезенчедән, заманча технологияләрне файдалы максатларда куллана башлыйсың, тугызынчыдан, ... .

Саный башласаң, файдасы күп әдәби марафонның. Һәм әлеге язманың иң төп фикерен белдерәсе килә. Уңышка ирешү өчен менә шушы максатка ирешү гадәтен – көн арты көн китап укып аннан өзекләрне үз аккаунтыңда уртаклашу аша формалашкан яхшы гадәтне башка өлкәгә күчерергә генә кирәк.

21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый инглиз телен яисә башка телне өйрәнеп карагыз әле? Яисә 21 көн дәвамында шулай гармунда яисә башка уен коралында уйнарга өйрәнегез. Бары тик 21 көн!!!

Әлбәттә, болары инде катлаулырак булачак, әмма Әдәби марафон тәрбиясен алган бала максатына ирешергә өйрәнә һәм үз максатларына ирешәчәк тә!

2017 елдан бирле квартал саен үткәрелеп килә торган әдәби марафон моны яхшы дәлилли. Әдәби марафончы балаларның барысы да диярлек уңышка ирешеп бара торган шәхесләр – яшь талантлар! Алар арасында яшь җырчылар да, биючеләр дә, фән кешеләре дә, башка юнәлешләрдә уңышка ирешкән яшүсмерләр дә бар. Алар – әдәби марафончы һәм әлеге исем белән горурланалар!

Сер итеп әйтәм, әдәби марафонда балалары белән бергә катнашкан әти-әниләр, әби-бабайлар да бар. Әлеге гаиләләр бүгенге көндә иң матур татар гаиләләре. Әлеге балаларга чит-ятлар түгел, ә татар телендә алар белән бергә китаплар, повестьлар, шигырьләр укыган әти-әниләре үрнәк. Әдәби марафончы балалар киләчәк татар дөньясының ныклы нигезе, киләчәге булачак.

Ә сезнең балаларның киләчәге нинди? Аларны максатларына ирешергә өйрәтәсезме? Хыяллар дөньясында гына калмаслармы? Бу юнәлештә нинди эшләр алып барасыз?

Бу сорауга җавап таба алмасагыз, әдәби марафон проекты

(https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2025) белән танышыгыз. Балаларыгыз сезнең белән татарча сөйләшә белмәсәләр, читләшсәләр, телефонда яисә компьютерда уеннар гына уйнап утырсалар – иң беренче камилләшүне үзегездән башлагыз. Чөнки, иң беренче чиратта, балалар өчен нәкъ менә сез үзегез үрнәк! Балаларга көчләп тәрбия бирмәгез, аларга үз үрнәгегездә тәрбия бирегез, иң беренче үзегездә яхшы гадәтләрне тәрбияләгез. Балалар исә үзләре сезгә тартылырлар, сездән үрнәк алырлар. Татар мәдәниятен татар әдәбияты аша үзенә сеңдергән кешеләр милләтебезнең киләчәген хәл итәчәк.

 

Раил ГАТАУЛЛИН,

Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры,

Әдәби марафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе,

КФУның өлкән укытучысы.

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру