Яңалыклар
-
Казанда ХIХ гасыр бинасын реставрацияләячәкләр: фасадны торгызачаклар, кирпечтән өелгән корылмадагы ярыкларны тутырачаклар
1845 – 1846 елларда анда Лев Толстой яшәгән. -
Ибраһим хан
Ибраһим хан (?-1479) – Казан ханлыгының дүртенче идарәчесе. Ул 1467 елдан алып 1479 елга кадәр хакимлек иткән. -
Офыкларны киңәйткән мәгърифәтче
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында, Каюм Насыйриның персональ энциклопедиясе нәшер ителү уңаеннан, бик күркәм тәкъдим итү кичәсе уздырылды. -
МОГҖИЗАНЫ ТИЗРӘК ИЛТЕГЕЗ!.. (АУДИО)
Татарстан радиосының эфирдагы беренче адымнары турында сөйләүче истәлекләр байтак. Ул елларда Шамил Усманов белән иңгә-иң торып эшләгән радиотехник В.Тимофеевның хатирәләре алар арасында аерым урын алып тора, чөнки ул республикабыз авылларына радио кертү эшендә турыдан-туры катнашкан кеше. -
Шагыйрь Ирек Сабировның тууына – 75 ел
Шагыйрь, публицист, инженер, муниципаль җитәкче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2002), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2004), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008) Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның Биектау районындагы Мәмдәл авылында туган. 2020 елның 20 октябрендә вафат булды. -
Бакый Урманче: «Чыбыркылыйм, камчылыйм үземне!»
Татар сынлы сәнгатенең нигез ташын салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990), беренчедән, ХХ гасырдагы дәһшәтле елларның шаһите булса, икенчедән, шул гасыр тудырган үзгәрешләргә, корылышларга үзеннән зур өлеш керткән кабатланмас талантка ия олуг шәхес. Без укучыга тәкъдим ителәчәк чыганакта, нигездә, уймачы-скульпторның Арча районының, Яңа Кырлай авылындагы, Тукайга багышланган мемориаль музей комплексы төзелешенә бәйле кайбер мәгълүматлар белән таныштырып, аның эшчәлегенә җитәкчелекнең нинди мөнәсәбәтә булуын күрсәтергә телибез. -
Казанда «Үлемсез полк» хәтер акциясе быел офлайн-форматта узачак
Колонна хәрәкәте Карл Маркс урамыннан 15:00 сәгатьтә башлана. -
9 майда Казанда бәйрәм салюты башкала акваториясенең алты ноктасыннан тешәчәк
Фейерверк 6 минуттан артык дәвам итәчәк. -
№ 18 Айга кырын карама (10-16 май)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур! -
Шиһабетдин Мәрҗани һәм Бәрәңге ягы авыллары
Тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең ХIX гасыр уртасында төзелгән ике томлык «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дип аталган хезмәте бигрәк тә кыйммәтле. Бу хезмәтнең беренче томы Ш. Мәрҗани исән чагында, Казанда 1885 елда басылып чыга, ә икенче томы вафатыннан соң, 1900 елда нәшир ителә. Китапның исеме «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» дип тәрҗемә ителә. Хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителгән хезмәт 1989 елда Татарстан китап нәшриятында галим Әнвәр Хәйри тарафыннан басылып чыга. -
Тукай маршы (АУДИО)
Заһидулла Яруллин музыкасы. Җәләл Садриҗиһанов җитәкчелегендәге оркестр башкаруында. -
ҖИҢҮ ТАҢЫНДА (АУДИО)
Татарстан радиосының Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге үзе бер батырлыкка тиң. Без бу тарихны сәхифәнең киләсе чыгарылышларында бәян итәрбез. Хәзергә 1945 елның май аенда Җиңү көннәрендә булган хәлләргә күз салыйк. Ул вакытта танылган радио журналисты Мөхәммәт Хәмитов истәлекләренә мөрәҗәгать итәрбез. -
Кочко-Пожарда милләт аналары очрашты
Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны бик зур. Эшлекле, сәләтле, булдыклы ханымнарыбыз бихисап безнең. Яше, һөнәрләре буенча төрле булсалар да, аларны бик мөһим һәм күркәм бер сыйфат берләштерә – барысы да хәлләреннән килгән тик туган телебезне, рухи мирасыбызны саклау, үстерү өчен янып, җан атып эшли. Шуның өстенә, асыл затларыбыз төп бурычлары – гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү турында да онытмый, бу вазифаны уңышлы алып бара. -
Алтын Урданың башлангыч чоры
Иң әүвәл бу дәүләтнең «Алтын Урда» дигән исемне кайдан алганлыгына тукталып китик. Бу исем русларның елъязмаларында, шулай ук «Идегәй» кебек дастаннарда, тарихи язмаларда очрый. Баштарак ул ханның алтын чатырына, тора-бара алтын сарайга карата әйтелә. 1333 елны Алтын Урдада, аның башкаласында булып киткән гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута әсәрендә дә, «Идегәй» дастанында да Хан сарае «Алтын Таш» дип атала. Гарәпләр һәм фарсыларның тарихи географиясендә бу дәүләт нигездә «Җучи олысы» дип атала. Ә кайбер авторларда аны дәүләт мәркәзе, хан йорты сыйфатында «Урда» дип атау да очрый. Кыпчак җирләренә урнашканга күрә, элеккечә үк «Дәшти Кыпчак» дигән атамасы да гамәлдә була. -
Онытылмас мизгелләр. №4.2025
Казанның Бауман урамындагы элекке Тукай клубында үткәрелгән «Әдәби ел йомгаклары» җыелышлары көтеп алынган вакыйга була иде.
