Журнал «Безнең мирас»

Таҗетдин Ялчыгол һәм аның исемендәге 12 нче укулар

 

 

Хатыйп Миңнегулов

 

 

Казанда, кавемдәшләребез гомер кичергән күп кенә башка төбәкләрдә күренекле шәхесләребезне яд итеп, хәтергә төшереп төрле чаралар уздыру – рухи тормышыбызга хас мөһим күренешләрнең берсе. Андый эш-гамәлләр милли тупланганлыкны, үткән тарихыбыз, мәдәни һәм милли кыйммәтләребез белән кызыксынуны көчәйтә, хәтер дәвамчанлыгын, буыннар бәйләнешен тәэмин итүдә бик тә әһәмиятле фактор булып тора. Күренекле дин әһеле, әдип, галим, мөгаллим Таҗетдин Ялчыгол (1768-1838) – шундый затларның берсе. Зәй якларында ел саен үткәрелә торган конференция-укулар бу төбәкнең генә түгел, ә республика масштабындагы чараларның да берсенә әйләнде.

 

 

Дин әһеле, язучы һәм тарихчы, педагог Таҗетдин Ялчыгол (1768-1838). /Рушан Шәмсетдинов картинасы.

 

 

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ

 

Ялчыгол үзенең тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге белән – кабатланмас шәхес. Аның гаять катлаулы, төрле борылышларга бай булган тәрҗемәи хәле сәнгать әсәрләренә, фильм-спектакльләргә соралып тора. Андыйлар инде бераз булса да бар. Бу затның Троицк, Көньяк Урал яклары белән бәйле әтисе Мәмәткол углы Ялчыгол, ни сәбәптәндер, XVIII гасырның 60 нчы елларында бүгенге Азнакай районының Чалпы авылына күчеп килә. Таҗетдин хәзерге фәндә шунда туган дип карала. Муллалык, укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнгән Мәмәткол хәзрәтнең Пугачев хәрәкәтендә катнашуы хакында да фикерләр бар. Шул сәбәпле, эзәрлекләүләр ихтималлыгын белеп, ул 7-8 яшьлек улы Таҗеддин белән Сәгыйть Каргалысы аша Әстерхан-Хаҗитархан якларына барып чыга. Биредә бер еллап торгач, Дагыстанга киләләр, нигездә Җаксай каласында яшиләр. Ата кеше муллалык, мөгаллимлек вазифаларын башкара. Әүвәл әтисендә укыган Таҗетдин алга таба белем алуын мәдрәсәдә дәвам иттерә. Шунысын да әйтик: Җаксайда элек-электән татарлар да яши. Бу калага Таҗетдин хәзрәтнең 1819, 1827-1828 елларда да килеп китүе мәгълүм. Җаксайда дүрт еллап торгач, аталы-уллы Ялчыголлар Төркиягә юнәлә. Мәмәткол хәзрәт, Таҗетдинны Диарбәкер шәһәрендәге бер танышында калдырып, үзе Гарәбстанга хаҗга китә. Улы биредәге мәдрәсәдә дүрт ел укый. Аннан ата белән угыл Истанбулда очрашып, бу мәшһүр калада ике еллап яшиләр. Аларның биредәге тормышы, нәрсә белән шөгыльләнүе хакында мәгълүмат бик аз. Билгеле булганча, Таҗетдин хәзрәт – халыкта табиб буларак та танылган зат. Кайбер авторлар аның бу һөнәрен Истанбулда үзләштерүе турында да фаразлый.

 

 

Зәй мөхтәсибәтендә «Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте» темасына республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. /Фото – dumrt.ru.

 

Бераздан аталы-уллы Ялчыголлар үз ватаннарына кайтырга ният кыла. Хаҗитарханда янә бер еллап яшәүләре мәгълүм. Аннан Мәскәүгә киләләр. Бу калада алты айлап торгач, Казанга юнәләләр. Биредә ике ай яшәгәч, Мәмәткол хәзрәт Урал якларын юксына башлый. Ат яллап, алар Троицк тарафларына юл тота. Әмма Мамадыш төбәгендәге Урта Сөн авылында Мәмәткол хәзрәт вафат була. Бу хакта Таҗетдин Ялчыгол үзенең «Тәварихе Болгария» әсәрендә болай яза: «Юлымыз Мамадыш өязенә уграды (керде – автор искәрмәсе). Урта Сөн тидеке авылга йитдекемездә, әҗәл иреште, дөньядин үтде алтмыш биш яшендә, рәҗәб аенда... 24 нче йәүмендә (көнендә – автор искәрмәсе) тарихе һиҗрәтнең 1200 (миладиның 1786 нчы) елында». Әтисе васыятенә тугры калып, Таҗетдин Ялчыгол берничә ел Сөн төбәгендә яши, өч елдан артык укыта.

 

XVII-XVIII йөзләрдә, аеруча аталы-уллы Ялчыголлар яшәгән чорда, Мамадыш якларыннан Зәй елгасы тарафларына күчеп килү киң колач ала. Минем әтинең әнисе Фатыйма әби сөйләвенчә [ул атаклы дип галиме Морад Рәмзинең (18541935) карендәше], шәхсән минем Миңнегол-Исрафил-Батырша... бабайлар да Казан, Мамадыш тарафларыннан бу якларга күчеп килгән нәселдән. 90 нчы еллар башында Таҗетдин хәзрәт тә Зәй буендагы Җирекле (Зирекле, Каенлы – автор искәрмәсе) авылында яши башлый. Биредә аның 1792-1799 елларда гомер кичерүе мәгълүм. Алга таба бу шәхеснең чирек гасыр буена, ягъни (1799-1824 елларда) шушы тирәдәге Кызыл Чапчак авылында яшәве билгеле (Зәй буенда урнашкан бу ике карья дә хәзерге Түбән Кама районына керә). Олуг мәгърифәтче гомеренең соңгы 13 елдан артык өлешен Мәлем (Югары Налим) авылында уздыра. Бу минем туган карьям Апачтан алты гына чакрым ераклыкта. Анда без фәкыйрегезнең күп мәртәбәләр булганы бар. Бераз тыйнаксызрак тоелса да, шунысын да искә төшерим: олуг мәгърифәтченең оныгы Галимә түти – минем дүрәни, ягъни әтием Йосыфның абыйсы Салихҗанның (дүрәтинең) хатыны. Алдарак әйтелгәнчә, Таҗетдин хәзрәт – табиб та. Адәм балаларына рухи яктан белем-тәрбия бирү белән беррәттән, ул аларның сәламәтлекләре турында да кайгырта. Аны төрле урыннарга, Зәй якларыннан Ык тарафларына кадәр еш чакырып торалар. Шундыйларның берсендә ул хәзерге Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләре арасындагы Имәнлебаш авылына килә. Шунда кинәт авырып, 1838 елның 26 июнендә 71 нче яшендә вафат була. Үзенең «Кайда үлсәм – шунда җирләгез» дигән васыяте буенча ул шул авылда җирләнә дә. Аның кабере бөтен тирә-юньнең бер изге урыны исәпләнә. Кайбер авторлар Таҗетдин хәзрәтнең хаҗга баруын да (хәтта берничә тапкыр) искәртәләр. Әмма аның үз язмаларында бу хакта мәгълүмат очрамады.

 

Таҗетдин хәзрәт Кызыл Чапчак кызы Биксолтан белән җиде бала тәрбияләп үстерә. Алар яшәешебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт итә. Үзләре һәм аларның нәсел-нәсәбе, оныклары (300 дән артык) телен, милли барлыкларын саклый, кавемебезгә тугрылыклы затлар булып кала. Алар арасында Хәмит Зөбәер Кошай (1897-1984) кебек галимнәр, Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов (1927-1997) шикелле министрлар, Әсгать Әхмәд улы Сәфәров кебек генерал-лейтенантлар, дәүләт эшлеклеләре дә бар. Укытучылар, хуҗалык җитәкчеләре, иҗат әһелләре дә шактый (Диләрә Зөбәерова, Гамир Таҗетдинов һ. б.).

 

БАЙ ЯЗМА МИРАС КАЛДЫРГАН ШӘХЕС

 

Көндәлек эш-гамәлләреннән тыш, бу мөхтәрәм зат шактый гына язма мирас та калдырган. Таҗетдин хәзрәтнең татар, гарәп телләрендә гыйльми-тарихи, әдәби, дини, хокукый темаларга язылган дистәләгән китабы, кулъязмалары, хәтта музыка кораллары турында да язмалары бар. Таҗеддин Ялчыгол әсәрләре арасында «Рисаләи Газизә», «Тәварихе Болгария» исемлеләре аеруча билгеле. Алар кат-кат нәшер ителгән. Мәсәлән, «Рисаләи Газизә» – шактый күләмле китап – Октябрь революциясенә кадәр 40 мәртәбә басылып чыга. Татар дөньясында ул, мөгаен, «Кыйссаи Йосыф»тан гына калышадыр. Бу китап мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек-әсбап рәвешендә дә кулланыла, халыкны рухи яктан тәрбияләүдә гаять зур роль уйный. Без фәкыйрегез узган гасыр ахырларында тиешле шәрех-аңлатмалар, тәрҗемәләр, шактый күләмле кереш мәкалә белән «Рисаләи Газизә»не әүвәл «Мирас» журналының 1999 елгы 1-11 саннарында, аннан аерым китап рәвешендә 2001 елда «Иман» нәшриятында бастырып чыгарды. 493 битлек шушы ук хезмәт 2014 елда «Хозур» нәшриятында өч мең данәдә дөнья күрде.

 

 

Конференциядә катнашучылар Зәй районында Таҗетдин Ялчыголның һәм аның нәсел дәвамчыларының каберләрен зиярәт кылды. /Фото – dumrt.ru.

 

ЯЛЧЫГОЛ ТУРЫНДА ХЕЗМӘТЛӘР

 

Гомумән, без фәкыйрегезнең Таҗетдин Ялчыголга мөнәсәбәтле берничә дистә мәкалә-хезмәте бар. Алар төрле гәҗит-журналларда, китапларда басылган. Арада рус телендәге язмалар да бар («О прошлом и настоящем татарской литературы...» – К., 2023. – С.137-148). Сигез томлык «Татар әдәбияты тарихы»ның 2014, 2023 елларда дөнья күргән басмаларында Таҗетдин Ялчыгол хакында минем тарафтан язылган бүлекләр (IV том) урнаштырылган. 2019 елда «Шәхесләребез» сериясендә Рөстәм Галиуллин һәм Ирек Һадиев тарафыннан тупланган «Таҗетдин Ялчыгол» китабы (320 бит) нәшер ителгән иде. Ул басманың да өчтән бер өлешен (5-119 битләр) мин әзерләгән материаллар тәшкил итә. Бик даими булмаса да, соңгырак елларда да, олуг мәгърифәтче темасына мөрәҗәгать итеп, аерым мәкаләләр бастырам, доклад-чыгышлар ясап киләм. Андыйларның кайберләре безнең «Гомерләр уза икән ул...» (К., 2020. – 409-419 б.), «Созвучные душе встречи...» (К., 2024. – 205-209 б.) һәм кайбер башка китапларыбызда урын алды. Таҗетдин Ялчыгол темасын өйрәнүгә М. Гайнетдинов, Д.Гарифуллин, Уфа галиме И.Галәветдинов һәм башка каләм әһелләре дә үзләреннән зур өлеш кертте.

 

«ЯЛЧЫГОЛ УКУЛАРЫ»-2025

 

«Таҗетдин Ялчыгол укулары» инде 2010 еллардан бирле ел саен диярлек үткәрелеп килә. Аны башлап җибәрүче һәм тәүге төп оештыручыларның берсе – Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов. 2019 елда ул вафат булгач, бу вазифаны аның урынына калган Фатих хәзрәт Нуруллин уңышлы гына дәвам иттерә [Бераз тыйнаксызрак булса да, искә төшереп үтим: без фәкыйрегез дә бу чараларда консультант, доклад-чыгышлар ясаучы, оештыручыларның берсе буларак катнашып килә]. «Ялчыгол укулары»нда хакимият һәм мөфтият вәкилләре, галимнәр, иҗат әһелләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре даими катнашып килә. Бу чара электрон челтәрләрдә, гәҗит-журнал битләрендә яктыртылып бара. Әмма аның материалларын туплап махсус җыентыклар чыгару һаман сузыла.

 

Билгеле булганча, биредә уздырыла торган «Ялчыгол укулары» бу районның гына түгел, ә олуг мәгърифәтче яшәгән төбәкләрнең дә уртак чарасы. Зәй Таҗетдин хәзрәтне өйрәнүнең, аның эшчәнлеген пропагандалауның мөһим үзәгенә әйләнде. Зәй шәһәрендә Ялчыгол исемен йөрткән мәчет, урам, мәдрәсә, музей бар. Бу чараны оештыру, үткәрү юнәлешендә бай тәҗрибә тупланган. Район, шәһәр җитәкчеләре дә олуг якташларының эшчәнлегенә, мирасына нык игътибар итә.

 

2025 елның 24 сентябрендә үткәрелгән чара «Таҗетдин Ялчыгол укулары»ның уникенчесе иде. Ул шактый оешканлык белән, күңелләрне җәлеп итәрлек итеп уздырылды. Табигать тә матур, җылы, кояшлы көн бүләк итте. Аның эшендә республикабызның, район-шәһәрләрнең имам-мөхтәсибләре катнашты. Алар арасында бу төр укуларның даими кунагы – Татарстан мөфтие мөхтәрәм Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Район башлыгы Рәзиф әфәнде Кәримов һәм аның командасы, гадәттәгечә, бу җаваплы һәм игелекле процессның үзәгендә торды. Катнашучыларның төп өлешен, әлбәттә, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, галим-әдипләр тәшкил итте. Болар арасында Ялчыгол һәм Сөббух Рафиков хакында әсәрләр язган Имәнлебаш кызы Рухия Ахунҗанова да бар иде.

 

«Ялчыгол укулары» чарасы олуг мәгърифәтче җирләнгән Имәнлебаш авылында башланды. Матур итеп җиһазландырылган Мәдәният йортында кунакларны җылы каршы алдылар. Аннан зиратта Ялчыгол хәзрәт кабере янында бу олуг затыбыз рухына Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Шунысын да искәртик: әле соңгы вакытта гына зират киңәйтелгән, Таҗетдин хәзрәтнең кабер ташлары, чардуганы яңартылган. Элегрәк төп чаралар нигездә Имәнлебашта гына үткәрелә иде. Инде менә берничә ел аларның географиясе киңәйтелде, аерым чаралар янә берничә урында уздырыла башлады.

 

Имәнлебаштан безне Иске Зәйгә (районның элеккеге үзәгенә) алып киттеләр. Анда мәчетне, Таҗетдин Ялчыгол музеен, мәдрәсәне тамаша кылдык. Аларда Ялчыгол хәзрәткә генә түгел, халкыбызның рухи тормышына, гореф-гадәтләренә, көнкүрешенә мөнәсәбәтле шактый гына материаллар, экспонатлар тупланган. Матур табигать, янәшәдә генә «Зәй диңгезе» (сусаклагыч) җәйрәп ята. Шуның янында гына театрлаштырылган тамаша карадык. Алга таба Мансур Хәсәнов, Марс Михайлов, Равил Низамов, Рабит Батулла, Фаяз Хуҗин, Мөдәррис Әгъләм, Наил Дунаев, Хәйдәр Гайнетдинов һәм башка бик күп билгеле затларны биргән Бигеш, Түбән Биш якларына юнәлдек. Чараның төп өлеше шушындагы Куш-Елга авылында барды. Биредә Ялчыгол хәзрәтнең бер буыны яшәгән, мәдрәсәләр тоткан. Иң әүвәл аларның каберләре янында дога кылдык. Авыл уртасында гаҗәеп матур «Хәзрәт чишмәсе» комплексы корылган. Анда Сабан туендагы кебек халык кайнап тора. Матур, мәгънәле тамашаны бактык, урамда оештырылган төрле күргәзмәләрне дә карадык.

 

«Ялчыгол укулары»ның төп чарасы, кульминациясе биредәге Мәдәният йортында конференция формасында үткәрелде. Аны Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин алып барды. Пленар утырышта район башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Рәисе аппараты хезмәткәре Гадел Хәсәншин бу чараның әһәмияте, Ялчыгол хәзрәт эшчәнлегенең бүгенге көнебез өчен дә мөһим булуы хакында кызыклы фикерләр әйтте. Азнакай районы Чалпы авыл китапханәсе мөдире Рәсимә Шәйхуллова үз якташлары Ялчыгол хәзрәт, аның нәселнәсәбе турында яңа мәгълүматлар җиткерде, авыл тарихын яктырткан күләмле китап чыгуын әйтте.

 

Конференциядә төп докладлар исә Казаннан килгән дәрәҗәле әдип-галимнәр тарафыннан ясалды. Рабит Батулла Октябрь революциясенә кадәр татар мәдрәсәләренең бик тә нәтиҗәле эшләве, бу юнәлештә Ялчыгол хәзрәтнең эш-гамәлләре хакында сөйләде. Вахит Имамов Зәй төбәгендә Пугачев хәрәкәте, анда Таҗетдиннең әтисе ничек катнашу ихтималлыгы турында кызыклы фактлар китерде. Узган елда да «Ялчыгол укулары»нда катнашкан күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ бу истәлекле чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына басым ясады, татар әдипләре һәм дин әһелләренең милләт өчен бергәләшеп эшләвен искәртте һәм тамашачыларга үзенең «Болгар газәлләре» циклын бик тә үтемле итеп җиткерде. Аның чыгышы, гадәттәгечә, бик җылы кабул ителде.

 

Башка еллардагы кебек, «Таҗетдин укулары»ның быелгысында да төп докладларның берсен ясау без фәкыйрегезгә насыйп булды. Хатыйп Йосыф угылы үз чыгышында олуг мәгърифәтче тормышының төп баскычларын искә төшерде, хезмәтләрен, алардагы төп юнәлешләрне атады, Зәй төбәгенең аерым вәкилләре, җөмләдән Мансур Хәсәнов эшчәнлегенә тукталды, милләтнең, аеруча татар теленең, милли мәгарифнең хәзер авыр хәлдә булуына тирән борчылуын белдерде, кавемдәшләребезне активлыкка, бердәмлеккә өндәде, Зәй районы һәм Куш-Елга китапханәләренә үзенең китапларын бүләк итте.

 

Кыскасы, бу төр чаралар ешрак уздырылсын һәм анда тагын да күбрәк зыялыларыбыз, милләттәшләребез катнашсын иде. Безне алда гаять җаваплы эш-гамәлләр, бурычлар көтә.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру