Журнал «Безнең мирас»

«Мәдәни җомга» – республика мәдәнияте узган юлның елъязмасы

🏷 Admin

«Мәдәни җомга» газетасының хөрмәтле укучылары, авторлары һәм хезмәткәрләре! Хөрмәтле баш мөхәррир Ләбиб Лерон улы!

 

Татарстанның һәм татар дөньясының мәгълүмати киңлегендәге игелекле вазифасын лаеклы үтәп килә торган «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллык юбилее белән барчабызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм!

 

Газета узган гасырның бик катлаулы үзгәреш елларында, заман кушуы буенча, татар зыялылары ихтыяры белән, республика җитәкчелеге карары нигезендә нәшер ителә башлады. Чөнки ул вакытта халкыбызның мәдәни асылын саклап калу, гореф-гадәтләрен, ана телен, сәнгатен-әдәбиятын тергезү һәм үстерү мәсьәләсе кискен тора иде. Бу эшкә күренекле милләтпәрвәр шәхесләребез алынды, алар олугъ әдипләребез, мәшһүр артистларыбыз, танылган галимнәребез, музыка һәм театр белгечләре һәм башка мәдәният осталары белән тыгыз элемтә урнаштырды, милләтебез мәнфәгатендәге фикерләрне үтемле һәм кыю җиткерә белде.

 

«Мәдәни җомга» үзенең беренче саннарыннан алып хәзергәчә татар халкының үзаңын ныгытуга, рухи-мәдәни дәрәҗәсен күтәрүгә, мәдәни мирасын барлауга һәм баетуга хезмәт итә. Аның сәхифәләрендә халкыбызның җанлы тарихы, милли мәдәни иҗатының көндәлек сулышы чагылыш таба. Шул ук вакытта, ул республика мәдәнияте узган юлның эчтәлекле елъязмасы да булып тора.

 

Төрле елларда газетаны җитәкләгән Зиннур Мөҗип улы Мансуровка, Вахит Шәйхенур улы Имамовка һәм хәзерге баш мөхәррир – Ләбиб Лерон улы Лероновка; «Мәдәни җомга»га катнашы булган барлык каләм ияләренә, иҗади һәм гамәли хезмәткәрләргә безнең эшчәнлеккә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Барыгызга да исәнлек-саулык, бәрәкәтле, бәхетле тормыш һәм иҗади ниятләрегезнең гамәлгә ашуын телим.

 

Ихтирам белән, сезнең тугры укучыгыз

Минтимер ШӘЙМИЕВ,

Татарстан Республикасының Беренче Президенты,

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру