Республикада Уку өчен 1 минут

Һәрчак үсештә булыгыз!

Һәрчак үсештә булыгыз!

Мәдәни җомгалыларны бәйрәмнәре белән тәбриклим!

Мәдәни җомгалыларны бәйрәмнәре белән тәбриклим! 1995 елда чыга башлаган «Мәдәни җомга» газетасы, чыннан да, уникаль басма. Әлеге газетада шагыйрь-язучылар, мәдәният өлкәсендә кайнаган шәхесләрнең күбесе хезмәт куйган. Тел сагында торучы «Мәдәни җомга» бүген дә үз алдына куйган бурычларны үти! Газетаның төрле сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, иң мөһиме, алар укучылар тарафыннан яратып укыла.

 

Матбугат һәрвакыт эзләнүдә, яңа форматлар барлыкка килә. Бүген редакция үз укучысы белән кәгазь газета аша гына түгел, социаль медиа форматында да элемтәдә тора.

 

«Мәдәни җомга» редакциясе хезмәткәрләрен, аның тугры укучыларын ихластан бәйрәм белән тәбриклим. Яңа проектлар туып торсын, укучыларыгыз саны ишәйсен. Һәрчак үсештә булыгыз!

 

Ихтирам белән,

Шамил САДЫЙКОВ,

«ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте генераль директоры

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи