Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама

 

Фото uraltransklimat.ru сайтыннан алынды.

 

Эчәклекне чистарту

 

Яртышар стакан дөге һәм солы ярмасын юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

 

 

Сохари дәвалый

 

Словакия табиблары фикеренчә, ак икмәктән киптерелгән сохари ашказаны җәрәхәтен дәвалый ала. Дәва ысулы бик гади: ай буе ак сохари, чиле-пешле йомырка, яхшы сыйфатлы атланмай гына ашарга кирәк. Сохарины үзең белән эшкә дә алып барырга, гел кимереп йөрергә киңәш ителә.

 

 

Артриттан дәва

 

Ревматоид артрит интектергәндә, 1 кг сельдерей тамырын, иттарткычтан чыгарып, 0,5 кг балга кушалар, 2 атна караңгы урында төнәткәч, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы кабалар. 0,5 кг мүк җиләге һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 тәүлек тоталар, аннары 1 кг бал кушып, яхшылап болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 1әр аш кашыгы кабалар. Яисә 250 г петрушка тамырын, 150 г петрушка яфрагын, 250 г лимонны (кабыгы белән) иттарткычтан чыгарып, 250 г бал кушалар да, иртән ашарга 1 сәгать кала, кичен – ашаганнан соң 1 сәгать үткәч 1әр чәй кашыгы кабалар. Яки 500 г петрушканы, тамыры һәм яфраклары белән бергә, 4 л суда 2 сәгать пешерәләр, сөзеп, чирек стакан шикәр өстиләр һәм көненә 2 тапкыр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.

 

 

Пешкән суган шикәрне киметә

 

Газ мичендә яки микродулкынлы мичтә суганны кабыгы белән пешереп, 1 ай буена иртән ач карынга ашаганда, кандагы шикәр микъдары кими. Бу чараны табиб билгеләгән дарулар белән бер вакытта, өстәмә дәва буларак та кулланырга ярый. Кандагы шикәр нормага килгәч, пешкән суганны ике айга бер тапкыр берәр атна буе ашап алырга була.

 

 

Дөрес туклану зарур

 

Күз агында кан җыелган урыннар күренә башласа, көн саен яшел төстәге яшелчә, сыра чүпрәсе, чистартылмаган көрән дөге куллану яхшы, чөнки организмга В2 витамины җитми. Күрү сәләте яхшырсын өчен, А витаминының да җитәрлек булуы зарур, шунлыктан кишер, помидор, көнбагыш һәм яшел тәмләткеч үләннәрне күбрәк ашарга кирәк. Күз өчен шулай ук мөһим булган С витамины исә кәбестә, суган, крыжовник, мүк җиләге һәм цитрус җимешләрендә күп.

 

 

Җылы салат

 

500 г ташкабак, 1 бәйләм яшел суган, берничә бүлем сарымсак, үсемлек мае, төелгән кызыл борыч кирәк. Яшь ташкабакларны башта буйга кисеп, ярымтүгәрәкләп турыйлар да, тоз сибәләр. 10 минуттан соң, суын сыгып, кипшендерәләр, табаның капкачын каплап, үсемлек маенда кыздыралар. Ташкабак йомшаргач, уттан алып, вак туралган сарымсак һәм яшел суган өстиләр, яхшылап болгаталар да, кызыл борыч сибәләр.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру