Марат Әфләтүнов: «Иҗат мине бәхетле итә»

Марат Әфләтүнов (уртада) гаиләсе – оныклары Михаил (сулда) һәм Софья, хатыны Рәисә, оныкчыгы Таисия, кызлары Гөлнара һәм Динара белән. /Фотолар – М.Әфләтүновның шәхси архивыннан.
Күп еллар дәвамында гельле авторучка белән иҗат итә торган әлеге рәссамның сынлы сәнгать өлкәсендә профессиональ белеме юк икән. Әмма ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале иясе Марат Әфләтүновның шәхси күргәзмәләренә килүчеләрне аның һөнәри дипломы кызыксындырмый да, сәнгать сөючеләргә ул ясаган нәфис рәсемнәр белән танышу тансык.
– Марат әфәнде, сез ерак якларны әйләнеп кайткан иҗатчы икәнсез, төпләнеп яшәү өчен нигә Түбән Каманы сайладыгыз?
– Мин 1949 елның 8 ноябрендә Свердловск өлкәсендәге Косья бистәсендә туганмын. Гаиләдә без дүрт бала үстек: апам Ландыш, мин, энем Вячеслав һәм сеңлем Заря. Мин сабый чакта Азнакай районы Үчәлле авылына кайттык. Әти белән әни мәктәптә укытты. Аннары 1957 елда Актүбә бистәсенә күчендек. Урта мәктәпне шунда тәмамладым.

Әби.
Әнием Табибә Нәҗип кызы – Камышлыдан. Әтием Сәгадәт Харис улы чыгышы белән Үчәлледән иде. Ул – сугыш ветераны. Кызганыч, озак яшәмәде, 53 яшендә йөрәк чиреннән вафат булды. «Ленинград батырлыгы» картинасын аңа багышлап иҗат иттем.
Хезмәт юлымны 1967 елда Азнакайда рәссам булып башладым. 1968-1970 елларда армиядә хезмәт иткәндә да рәссамлык сәләтем эшкә җигелде. Хәрби хезмәттән кайткач, 1971-1975 елларда Казахстанның Лениногорск шәһәрендәге рудникта көч куйдым. Анда да рәссам буларак бизәлешләр өчен җавап бирдем, портретлар ясадым. Ләкин күңел туган якларга тартты. Түбән Камага юл алдым, биредә әтинең энесе Гәмбәр абый яши иде. Шулай итеп, 25 яшемдә «Түбән Кама нефть химиясе» предприятиесенә 5 нче разрядлы слесарь булып урнаштым. Төп эшем исә рәсемнәр, плакатлар ясау, «Мактау такталары»н яңарту белән бәйле булды. Тора-бара эш күләме артты, башка рәссамнар белән сәнәгать берләшмәсенең бәйрәм демонстрацияләрендә катнаша торган автомашиналарын, шәһәрнең мәдәни, социаль-көнкүреш биналарын бизәдек. 1978 елда мине 15 кешелек иҗат төркеме җитәкчесе итеп билгеләделәр, соңрак сәнәгать объектларын сәнгати бизәү бүлеге җитәкчесе вазифасына керештем. Безнең коллектив предприятиедә җитештерелгән продукция, технологияләр белән таныштыра торган стендлар ясады һәм алар дәрәҗәле күргәзмәләрдә тәкъдим ителде.

Әти.
Социалистик хезмәт Герое, «Түбән Кама нефть химиясе» предприятиесенең беренче генераль директоры Николай Лемаев, Социалистик Хезмәт Герое Евгений Королёв бюстларын, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәйкәлен һ.б. иҗат итүгә өлеш керттем дип әйтә алам.

Георгий Ибушев портреты.
Бүген лаеклы ялда булсам да, иҗаттан туктаганым юк. 2024 елда «Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучы ветераннар» республика халык иҗаты конкурсы Гран-приена лаек булдым. Соңгы елларда ТРның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев оештырган пленэрларда катнашам. Түбән Кама, Азнакай һәм Лениногорскида (һ.б.) күргәзмәләрем үткәрелде. Төрле районнарда балалар сәнгать мәктәпләрендә осталык дәресләре үткәрәм.
– Рәссам-график хезмәтен сайларга нәрсә этәрде?
– Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Һәрвакыт кесәмдә кәгазь һәм каләм йөртәм. Сөйләгәнемчә, «Түбән Кама нефть химиясе» предприятиесендә 41 елдан артык хезмәт куйдым. Еш кына төрле чаралар вакытында, анда катнашучыларның сурәтләрен тиз генә кәгазьгә төшереп, портретларын үзләренә бүләк итәргә гадәтләндем. 1998 елда Һиндстанда оештырылган «Татарстан Республикасы көннәрен»дә Минтимер Шәрип улы Шәймиевның портретын ясарга һәм үзенә бүләк итәргә насыйп булды. Соңрак телевизордан әлеге рәсемнең аның кабинетында эленеп торуын күргәч, шулкадәр сөендем!
– Гельле авторучкалар 1990 елларда гына сатуга чыкты. Аларның гади ручка, каләмнәрдән нинди өстенлеге бар?
– Элек гади каләмнәрне файдаландым. Мәсәлән, рәсем ясаганда йә калын, йә нечкә сыза торган әллә ничә карандаш таләп ителә. Гельле авторучка белән ясау уңайлырак, чөнки аңа ныграк бассаң – калын штрих, нык басмасаң – нәзек штрих сызыла. Димәк, сурәтләр тизрәк ясала, өслек тә тиз кибә, лак белән ныгытасы юк. Әгәр мондый рәсемне органик пыяла белән капланган рамга куйсаң, 20-30 елдан соң да төсен югалтмаячак.

Игелекле юл.
Ләкин шунысы бар: гади каләм белән ясаганда кирәкмәгән эзләрне бетереп була, ә гельле авторучка белән бер тапкыр гына сызасың. Шуңа күрә ул үтә төгәллек һәм осталык таләп итә.
– Рәсемне гельле авторучка белән ясау уңайлырактыр? Төсле буяуларның кайсысын сайларга икән дип уйланасы юк…
– Шулай. Төсләр чикле булса да, мин барыбер ошаткан сюжетларны ясыйм. Мәсәлән, кошлар, атлар, гомумән, төрле җан ияләрен, чәчәкләрне... Һәрчак гади темаларга тартылам. Пейзаж, натюрморт жанрларын да үз итәм. Мин бик иртә уянам. Кояшның беренче нурлары Җиргә төшкән мәлдә иҗат итәргә яратам һәм игелекле темаларны гына колачлыйм! Иҗат мине бәхетле итә.
– Балаларыгыз, оныкларыгыз арасында иҗатка тартылучылар бармы?
– Җәмәгатем Рәйсә белән 54 ел яшибез, шөкер. Яңа әсәрләремне беренче аңа күрсәтәм. Без ике кыз үстердек. Алар сынлы сәнгать өлкәсен сайламады: Гөлнара – икътисадчы, Динара – концертлар оештыру белән мәшгуль. Оныкларыбыз һәм инде ике оныкчыгыбыз да бар. Тая, әле ике яшьтә генә булса да, каләмне шулкадәр оста итеп тота, нидер сызгалый, рәссам булыр кебек, иншәАллаһ!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА