Зур иҗатның чишмә башы

Фасил Әхмәтов яшь иҗатчылар белән. 1980 еллар. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Татарстан радиосының 1960 еллардагы тарихы турында сүз барганда, иң беренчеләрдән булып күз алдына композитор Фасил Әхмәтовның (1935-1998) сурәте килеп баса. Ул биредә 1962-1964 елларда музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли. Нибары ике ел. Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә ул редакция эшчәнлегенә яңа юнәлешләр кертергә өлгерә. Киләчәктә Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Тататарстанның Г.Тукай исемендәге, Россиянең М.Глинка исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты булып танылачак зур композиторның иҗаты нәкъ менә радио чорында яңа көч белән үсеш ала.
Радио архивында Фасил Әхмәтовның истәлекләре саклана. Ул анда, үзеннән бигрәк, янәшәдә утырып эшләгән хезмәттәшләре турында яза. Язма менә шул ягы белән аеруча кызыклы.
«Редакциягә килгәч тә миңа өлкән мөхәррир Маһинур Җиһаншина эшне музыкаль фонотеканы өйрәнүдән башларга кушты, – дип яза Фасил Әхмәтов истәлекләрендә. – Шулай ук мин күзгә чалынган җитешсезлекләрне төзәтеп, музыкаль әсәрләрне һәм аларның авторларын, башкаручыларын кертеп, картотеканы тулыландырырга да тиеш идем. Эш баштарак гади генә булып күренсә дә, шактый җитди, катлаулы булып чыкты. Радио фонотекасында меңнәрчә музыкаль язмалар тупланган: татар халык көйләре, композиторларыбыз иҗаты, төрле музыка уен кораллары өчен әсәрләр һәм дөнья классикасы... Һәрберсен аерым системага кертеп, исемнәрен, авторларын, башкаручыларын, яңгырау вакытын теркәргә, номерларын яңадан эшләргә туры килде. Картотекага беренче мәртәбә яшь композиторлар Ренат Еникиев, Ифрат Хисамов, Мирсәет Яруллин, Фәтхерахман Әхмәдиев, Әнвәр Шәрәфиевне һәм аларның төрле жанрлардагы әсәрләрен керттем. Ул заманда бу шактый ук батырлык сорый торган эш иде. Сәнгать советының чираттагы утырышында өлкән композиторларыбызның берсе тавыш чыгарды, мине тыйнаксызлыкта гаепләде, ләкин вакыт дигәнең минем хаклы булуымны раслады – нинди талант ияләренә юл ачканмын бит! Ул әсәрләрнең күбесе музыка белгечләре тарафыннан югары бәя алды, халык арасында популярлык казанды.
Өлкән мөхәррир Маһинур ханым пединститутның музыка факультетына укыту эшенә күчкәч, мине өлкән мөхәррир итеп билгеләделәр. Редакциядә без өчәү: Ләбиб Айтуганов, Иркә Төхфәтуллина һәм мин эшли башладык.
Иркә Төхфәтуллина әле генә пединститутның рус филологиясе факультетын тәмамлаган, музыкага чын күңеленнән мөкиббән кыз иде. Шул елларда ул читтән торып Казан музыка училищесында да белем алды, үзе дә матур-матур көйләр иҗат итте. «Бишек җыры» дигән әсәре аеруча истә калган.
Ләбиб Айтуганов әдәби-музыкаль мөхәррир вазифаларын башкарды. Ул күңелемдә якты йөзле, кешеләргә ифрат та игътибарлы, «аяклы энциклопедия» буларак саклана. Үзе шагыйрь дә, композитор, режиссер да, үзе үк сценарист, тәрҗемәче, артист та, күңеленә нинди уй килсә, шул эшне булдыра торган шәхес! Шул елларда ул танылган музыка әһелләре, музыканың төрле жанрлары, төрле уен кораллары турында бик күп концерт-әңгәмәләр эшләде һәм музыкаль әсәрләрнең эчтәлеген, әһәмиятен гади халыкка гап-гади итеп аңлатып бирүне үзенең изге бурычы дип карады. Татар халык әкиятләреннән әдәби-музыкаль сценарийлар төзеп, аны артистлар белән башкарып, нәни тыңлаучыларыбызны да сөендерә иде. Ул аларга яңа җырлар өйрәтү дисеңме, көтелмәгән яңа тапшырулар тәкъдим итү дисеңме, бар да сагынып сөйләрлек матур истәлек булып калды.
1964 елның язында, бик каты авырудан соң хөрмәтле дустыбыз, музыкаль редакциянең терәге Ләбиб Айтуганов вафат булды. Ул үлгәннән соң редакциянең эше шактый саекты. Иркә Төхфәтуллина, эшнең авыр һәм катлаулы булуына түзә алмыйча, башка эшкә күчәргә мәҗбүр булды. Бүлмәдә берүзем утырып калдым. Хәер, ярты елдан университет тәмамлап, безгә әдәби-музыкаль мөхәррир булып Ленар Җамалетдинов килде. Әмма Ленар язмышы һәм холык-фигыле белән фән кешесе иде һәм шулай булып чыкты да. Ул елларны мин үзем дә иҗатка ихтыяҗ кичердем: виолончельләр ансамбле өчен «Уйлану» дигән әсәр, тынлы агач уен кораллары өчен өч кисәкле «Квинтет» иҗат иттем. Җыр өлкәсендә дә бик күп һәм нәтиҗәле эшләнде. Шул ук елны Казан дәүләт консерваториясендәге аспирантурага уңышлы гына имтиханнар биреп, яңадан укырга керештем. Тиздән консерваториядә музыка теориясеннән өлкән укытучы итеп билгеләндем...»
...Безнең хәтергә «Аккошлар», «Назлы гөлкәем», «Күңелдә ике яз», «Сөлге чигәм» кебек дистәләрчә җырлары, күңелдә ихлас хисләр уята торган инструменталь әсәрләре белән кереп калган олуг композиторыбыз Фасил Әхмәтов иҗатының чишмә башы, әнә шулай, Татарстан радиосына барып тоташа. Һәм, замандашларының сөйләвенчә, шушы фикерне ул үзе дә һәрвакыт кабатлый торган булган.
Илһам Шакиров васыятьләре
Татарстан радиосында ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Варисларга васыять» тапшыруының чираттагысы бөек җырчыбыз, Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Россиянең «Алтын Аполлон» премиясе лауреаты Илһам Шакиров рухына багышланды.

Татарстан радиосында очрашу. Утырганнар (сулдан): Илһам Шакиров, Разил Вәлиев, Рафаэль Мостафин; аягүрә: Рафис Корбан, Сиринә Латыйпова, Рафаэль Ильясов. 1980 еллар.
Татарстан радиосы фондында аның башкаруында 300гә якын җыр, дистәләрчә ул катнашкан тапшырулар саклана. Бөек җырчы бакыйлыкка күчкәч, аны юксынап, шул язмаларны тыңлап утырабыз да, гаҗәпкә-таңга калабыз. Кабатланмас моң иясе генә түгел, тирән фикер иясе дә булган икән Илһам Шакиров. Без аның төрле елларда, төрле тапшыруларда әйткән фикерләрен, төрле вакыйгаларга карата мөнәсәбәтен бер урынга тупларга булдык. Ул аларны радио журналистлары Мидхәт Миншин, Сиринә Латыйпова һәм башка авторлар әзерләгән әңгәмәләрдә әйткән булган. Шунысы да кызыклы, төрле тапшырулардан җыеп алынган әлеге чыгышларны бер җепкә тезеп карасаң, тулы бер васыятнамә хасил була икән. Бу – Илһам Шакировның милли тормышыбызга, әдәбият-сәнгать өлкәсенә, тормыш-көнкүрешебезгә кагалышлы васыятьләре. Һәм, билгеле, аларны тыңлаганда без җырчының шәхесен тулырак итеп күз алдына китерәбез.
Шигъриятле радио

Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА (1928-2005), шагыйрә, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 1949-1952 елларда Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире.
Газиз туган як
Иделе киң, диңгезгә тиң,
Ямьле безнең туган ягыбыз.
Башка бер ил кирәк түгел,
Шунда үтсен бала чагыбыз.
Кушымта:
И туган як, газиз туган як,
Бишегемә былбыл кунган як.
Сандугачлар белән сайрашып
Сабый чагым узган як.
Туган як дип сагынып кайта
Язлар җиткәч сайрар кошлары.
Язлар матур, җәйләр ямьле,
Чыныктыра салкын кышлары.
Кушымта.
Уят якты өметләр
Хыяллары белән бала күңеле
Ерак йолдызларга талпына.
Йолдызларга талпын, яшә җирдә
Лаек булып туган халкыңа.
Кушымта:
Уят халкың күңелендә
Сүнмәс якты өметләр!
Сакларга илне, якларга
Кирәк батыр егетләр!
Балачакның яшел тугаеннан
Акбүз атка менеп кем килер?
Яшьлегеңнең ямьле иртәсендә
Син егет булачак көн килер.
Кушымта.
Таң җилләре түгел, тарих җиле
Хәтереңне синең яңартсын.
Татар җаны типкән һәр яшь йөрәк
Туган илен, халкын яратсын.
Кушымта.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА