Журнал «Безнең мирас»

Асыл затлар эзсез югалмый

Эдуард Ганиев исемендәге XXI «Кулаткы укулары»нда катнашучылар ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөяров каберен зиярәт кылды. /Р.Минһаҗ фотосы

Эдуард Ганиев исемендәге XXI «Кулаткы укулары»нда катнашучылар ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөяров каберен зиярәт кылды. /Р.Минһаҗ фотосы

 

 

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы үзәгендә Эдуард Ганиев исемендәге XXI «Кулаткы укулары» үткәрелде. Анда Иске Кулаткы, Николаевка, Новоспасск, Павловка һәм Радищев районнары мөселманнары катнашты. Самара, Саратов, Пенза өлкәсе мөселманнары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, яшьләр оешмасы, мәдәният һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә укуларның шаһите булды.

 

Чара 8 октябрьгә билгеләнсә дә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры һәм Ал мәчет имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин Иске Кулаткыга бер көн алдан барып, галим һәм дин әһеле ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөяров каберен зиярәт кылды, җирле хакимият җитәкчеләре, Эдуард хаҗи Ганиевның хәләл җефете Суфия ханым белән очрашып, мәрхүмне искә алды.

 

Әле дә истә: Кулаткы районы башлыгы һәм бер үк вакытта Саратовтагы «Гексар» заводы генераль директоры да булган Эдуард Ганиев (1952-2019) Казанга килгән вакытларында, Ал мәчеткә кермичә, Җәлил хәзрәт белән күрешмичә; 2000 еллар башында аякка баскан, татар дөньясында киң танылган «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фестивален гамәлгә куючы, танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова белән очрашмыйча китмәскә тырыша иде. Шул вакытта фестивальне оештыручылар «Түгәрәк уен» журналы нәшер итә башлады. Тиз арада әлеге басма татар халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләре белән кызыксынучыларның яраткан журналына әйләнде.

 

«Ак байлар»ыбыздан булган Эдуард әфәнде, дин әһелләре белән беррәттән, матбугат әһелләрен дә якын күрде; туган тел, мәдәният, мәгарифебез язмышы өчен борчылып йөргәннәрне туганы кебек үз итте. Ул татар матбугатына – газета-журналларга үтә игътибарлы, ихтирамлы булды, мөхәррирләребез белән якыннан хезмәттәшлек итте. Матбугатка язылу башланган көннәрдә баш мөхәррирләр Кулаткы ягын әйләнеп кайтмыйча калмый иде. Сер түгел: соңгы елларда Татарстаннан читтәге төбәкләрдә Казанда нәшер ителә торган матбутка язылу бәясе ике-өч тапкыр күтәрелгәнгә, тиражлар сизелерлек кими төште. «Милләттәшләребез яраткан матбагаларыннан аерылмаска тиеш», – дип искәртергә яраткан Эдуард Ганиев бу җәһәттән дә якташларының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә җай тапты. Матбугат, мәдәният әһелләре, язучылар, Кулаткы якларында иҗади очрашуларда еш булып, әдәбият сөючеләр белән бик теләп аралашты (сүз уңаеннан, шушы «Укулар» вакытында без – журналистлар, Җәлил һәм Ильяс хәзрәтләр белән тагын да якыннанрак хезмәттәшлек итә башладык). Биредә мәрхүмнең мәчет салырга, дини гыйлем бирергә теләүчеләргә ихлас ярдәм күрсәтүе турында тагын да тәфсилләбрәк сөйләп булыр иде. «Кулаткы укулары»на аның исемен бирүләре – үзе үк моңа саллы дәлил. Эдуард әфәнде вафат булганнан соң, «Укулар» туктап калмады. Элекке кебек үк колачлы булмаса да, мәрхүмнең кияве Рәшит Бикташев, җирле хакимият тырышлыгы белән, аны дәвам итә.

 

Билгеле, ике дистә ел дәвамында барган мондый «Укулар» һәрвакыт тирән эчтәлекле, зур галимнәр, бик күп төбәк вәкилләре катнашында була алмый. Шуның өчен дә без юлда, сәфәрдән кайтканда, әлеге «Укулар»ны, ныклап әзерләнү, соңгы табышлар белән уртаклашу өчен (билгеле, кызыклы табышлар ел да була алмый), 2-3 елга бер мәртәбә уздыру да җитәдер, дигән нәтиҗәгә килдек.

 

Хәер, һәр елны «Укулар» вакытында, «нишләп бу кешегә элегрәк игътибар ителмәгән, сүз сөреше мантыйклы, дәлилле, яңа фактлары бар, үзен ипле тота», дип, игътибарны җәлеп иткән шәхесләр булмый калмый. Быел шундый хәзрәтләрнең берсе, һичшиксез, Самара шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Сафин булды.

 

– Совет чорында Самарада һәм аның күрше-тирәләрендә имамчылык иткән хәзрәтләребез, дин гыйлеме тараткан абыстайларыбыз турында аның бик күп китаплары дөнья күрде. Ишан Хәбибулла хәзрәт хакында бик күп мәгълүмат туплаган, архивларда эзләнгән, гомумән, Иршат хәзрәтне төбәктәге ишаннарның тарихын өйрәнүче бердәнбер кеше дип тә әйтергә була. Ул – чын галим кеше, – дип тәкъдим итте аны Ильяс хәзрәт.

 

– Бу җыелыш-укулар 2005 елны ишан Хәбибулла хәзрәтнең 200 еллыгын уздыру белән башланып китте. Шушылай дәвамлы булыр дип һич уйламаган идек. 2006 елны Эдуард Әнвәр улы, тагын уздырабыз, килегез, дип хәбәр итте. Монда халкыбыз динен югары күтәрә, телен зурлый. Җирлегебездә, районыбызда Сабан туеннан башка шушылай күркәм итеп җыелырга тагын нинди сәбәп бар?! Эдуард хәзрәтнең рухы барыбызны да илһамландыра, – дип Иршат хәзрәт мәрхүмне җылы итеп искә алды.

 

Иршат хәзрәт Сафин ишан Хәбибулла хәзрәт тормышыннан мисаллар китереп, уку, гыйлем эстәүнең зарурлыгын, мөһимлеген әйтте. Хәбибулла хәзрәт 25 ел гыйлем җыйган, 61 ел гыйлем тараткан икән. Татар дөньясында иске язу буенча иң зур типография тоткан Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Кәримовлар Хәбибулла ишан хәзрәттә мәдрәсәдә укыган. Бераз мал туплагач, алар Казанга китә. «Без уку-язу әсбаплары сату белән шөгыльләнмәкче булабыз. Син безгә хәер-догаңны кылмассыңмы?» – дип алар хәзрәтнең фатихасын сорый. Аннан, акчалар җыелгач, типография ачмакчы булабыз, мәдрәсәләребездә китап юк, китап бастыру эшенә тотынырга ниятлибез, ризалыгыңны бирсәңче, дип киләләр. Ишан хәзрәтләре, бирәм, тик бер шарт белән: дини китап кына бастырасыз, дип әйтә. Бөтен дини китапларның, Коръәннәрнең яртысы XX гасыр башында бертуган Кәримовлар типографиясендә басылган икән. Сезгә ни белән ярдәм итик дип килгәч, Хәбибулла хәзрәт аларга, уку әсбаплары, карандаш-каләм сездән булсын, дип әйткән.

 

Ничек гаҗәпләнмисең: ул вакытта Кулаткы ягындагы дүрт авылда алты ишан яшәгән (мондый хәл үтә дини төбәктә генә булырга мөмкин). Дөрес, кайбер ишаннарның мәдрәсәләре булган, кемнекедер булмаган. Ишан булып та мәдрәсә генә тоткан, әмма ишанлыгын сиздермәгән, бер мөрит тә тәрбияләмәгәннәре дә очрый. Хәбибулла ишанны Габдулла Тукай да белгән, «Татарча хөтбә» дигән әсәрендә Зәйнулла ишан белән бергә аны да телгә алган. Кулаткы төбәге ишаннары турында Тукай Сәгыйть Сүнчәләйдән ишеткән.

 

– Хәбибулла хәзрәт – бер Зимничә авылының гына горурлыгы түгел, бөтен татарның сөекле бабасы. Мондый олы затларны, башка ишаннарны да без белергә тиеш. Совет заманында да бу яктан чыгып илгә, җиргә, милләткә хезмәт иткән мөхтәрәм кешеләребез бар, – дип, чыгышының ахырында Иршат хәзрәт әлеге затлар белән горурланырга, аларның күркәм исемнәрен, игелекле гамәлләрен яшь буынга җиткерергә өндәде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да чыгышында Иске Кулаткы ягыннан чыккан шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйне искә төшерде. «Тукайга ялгыш кайтарылып калдырылган шигырь бар: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын; Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын; Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, вак диген, Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын!» Тукай аны исендә калдырган һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга язып биргән. Шул сәбәпле аны Тукайныкы дип уйлаганнар. Шигырь Гыйззәтуллинага да бик ошаган, артистканы тынычландырган. Тукай янында Кулаткыдан чыккан шәхесләр шактый булган. Димәк, кулаткылылар шагыйрь ышанычын аклаган, – дип ул берочтан туган җирендә якты эз калдырган Эдуард хаҗи Ганиевның эшчәнлегенә дә югары бәя бирде, аның исемен, кылган гамәлләрен киләчәктә дә истә тотарга, кадерләргә чакырды. «Сүнчәләйнең әлеге үлемсез шигъри юлларын мәдәният йорты диварындагы яисә мәдрәсә каршындагы бер төшкә язып кую җаен тапсагыз, бик әйбәт булыр иде», – дип тәкъдим итте Ләбиб Лерон.

 

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, гадәттәгечә, укучы балага да аңлашылырлык итеп, сеңдереп, милләтебезнең хәлен аңлатты. «Без – дәүләтчелегебезне югалткан халык. Безнең халык байлыкны да дәүләт, ди. Балаларыбыз, галимнәребез дә – безнең дәүләт. Язма әсәрләребез, мәдәни мирасыбыз да – дәүләт. Әмма боларны саклыйбызмы? Татарлар яши торган җир – безнең ватаныбыз, безнең дәүләтебез, дибез икән, утрау-утрау булып, шушы төштә яшәп калган татарлар әлеге урыннарны якларга, сакларга тиеш, – дип ул мондый хәлдә калуыбызның сәбәбен атады, кырыс чынбарлыкны ачып салды. – Моның өчен шушы утрауларда балаларыбыз яшәргә, алар шушы утрауларны арттырырга, киңәйтергә тиеш. Без Кулаткыга килеп йөри башлаганда монда 16 мең кеше яши иде. Бүген биредә 9 мең кеше калган. 2004 елда 19 мең кеше яшәгән. 20 ел эчендә район яртылаш – 10 мең кешегә кимегән. Киләчәктә бу урын буш торачакмы?! Туган телебез бетә бару, халык саны кимү – бөтенесе динсезлектән килә. Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәте булмаган кешенең ата-анага гына түгел, балага да мәхәббәте юк. Чын-чынлап дингә кайтырга вакыт, җәмәгать!»

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру