ЙӨРӘКЛӘРДӘ КАЛГАН ЯРАЛАР

Мансур Мөхәммәтгали (Али) улы Мостафин (19192007)
1941 елның 22 июнендә башланып, 1418 көн дәвам иткән сугыш, бер яктан халык өстенә төшкән ачы хәсрәт, авыр газап булса, икенче яктан татарларның тиңдәшсез батырлыгын, эчке матурлыгын тагын бер тапкыр бөтен дөньяга күрсәтте. Әмма күпме язмышлар тыңланмаган, күпме гыйбрәтле сәхифәләр язылмаган бит әле.
Онытырга ярамый торган каһарманлыклар аз түгел. Менә әлеге язмамны да бала чагыннан ук хәсрәт диңгезен кичәргә туры килсә дә, чын кеше, олы шәхес булып яшәргә көч тапкан сугыш ветераны Мансур Али (Мөхәммәтгали) улы Мостафинның тормыш юлына багышларга телим.
Сүзне ерактанрак башлыйк әле. 1919 елның 10 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсе (элекке Саратов губернасына кергән) Кузнецк районы Татар Кынадысы авылында туган Мансур Мостафинның бабасы Сафа, мул тормыш белән яшәгән сәүдәгәр һәм халкыбызга хас гадәт буенча мәгарифне иман эше итеп караган олы затлардан булган. Шуңа күрә дә укып, «зур гыйлем» алыр өчен улы Алине Казанга җибәргән. Али хаклы рәвештә татарның университеты саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган һәм укуын тәмамлагач, Казан мәдрәсәләренең берсендә балаларга белем бирә башлаган. Бераздан Мәргубә Абязова белән никахлашып, гаилә корган. Тик тормышның борылышлары алда ни күрсәтәсен кем белә. Көтелмәгәндә Сафа бабайның хаҗдан кайтышлый вафат булган хәбәре килә. Алигә гаиләсен алып Кынадыга кайтып урнашудан башка чара калмый.
Авылда ул яраткан һөнәре – укытучылык эшенә керешә. Үз акчасына мәктәп ача һәм балалар укыта башлый. Авылдашлары аның бу игелекле эшен гомер буенча онытмый һәм күңелләрендә әлегә кадәр рәхмәт хисләре саклый. Сүземне раслау өчен әйтеп үтәм: авылдашы язучы Гадел Кутуйның бер юбилеенда район җитәкчеләре мәктәпкә аның исемен бирергә булган. Әмма авыл халкы иң беренче булып мәктәп ачкан һәм тәүге укытучы булган Али Мостафинның исемен бирергә теләгән. Ни кызганыч, авыл халкының бу изге теләге барып чыкмаган. Мәктәп аның исемен йөртми икән.
Гаиләнең бәхете озакка бармый. Унберенче баласын тудырганда Алинең сөекле хатыны үлеп китә. Икенче тапкыр ул күрше Юнә авылы кызы Хәдичә Коләхмәтовага өйләнә. Ун балалы тол иргә байлыгына кызыгып түгел, яратып чыга Хәдичә. Чөнки үзе дә мул тормышта яшәгән гаиләдә үскән. Сөекле иреннән ул бер ир бала таба. Тормыш шулай җайланып киткәндә генә СССРда барган үзгәрешләр аларның бәхетенә аяк чала.
Эш шунда ки, Коммунистлар партиясенең 1925 елның декабрендә үткәрелгән XIV съезды илне индустрияләштерү планын кабул итә. Ә съездан соң, ягъни 1926 елда үткәрелгән Пленум, бу планны гамәлгә ашыру өчен кирәк булачак чыгымнар табу мәсьәләсен карый. Шуның нигезендә илнең барлык матди ресурсларын дәүләт кулында туплау, җәмгыятьнең ярлыларга һәм байларга бүленүен бетерү, буржуазия яклы дип карала торган элекке интеллигенцияне юкка чыгару зарур дип табыла. Большевиклар шушы максатка ирешү өчен көрәш башлый. Әлеге рәхимсез көрәшнең нәтиҗәсендә, 1927 елда, гомерен халыкка белем бирүгә багышлаган, бер гаепсез Али Сафа улы Мостафин атып үтерелә, ә Хәдичә 4 яшьлек баласы белән төрмәгә ябыла. Булган мал-мөлкәтләре тартып алына. Ун бала урамда кала.
Йә Аллаһым! Бу кадәр рәхимсезлекләрне йөрәк ничек сыйдыра алсын! Шөкер, ятимнәр хакын олылый белгән туганнары булган. Алар балаларны тәрбияләп үстерүне бурычлары санап, үз гаиләләренә алган. Кыз балаларны Урта Азиядә яшәүче туганнары алып киткән.
Сигез яше яңа тулган Мансур, энеләре Мәкмүн һәм Һашим белән бергә әбиләре (Сафа бабайның хатыны) янына сыена. Тик әбиләре бу вакытта өлкән яшьтә, җитмәсә башына ишелеп төшкән хәсрәтләрдән үзе көч-хәл белән йөри. Шунлыктан ул ярдәм сорап ире Сафаның бертуган сеңлесе – Фатихага мөрәҗәгать итә. Әмма аларның хәлләре дә шәптән булмаган. Чөнки бу вакытта Фатиханың ире – элекке сәүдәгәр Сөләйманның барлык малы Советлар тарафыннан таланган, үз балалары янында тагын ике ятим баланы да тәрбиягә алганнар. Шуңа күрә Һашимны яшәр өчен тулай торагы булган һөнәр мәктәбенә, Мәкмүнне балалар йортына, Мансурны Хәдичә һәм Рәүф Алмаевларга тәрбиягә бирәләр. Мансур аларның Тургут исемле яшь балаларын карарга тиеш була.
Рәхмәт Сөләйман абый белән Фатиха апага, алар балаларны гел күз уңында тотып, кулдан килгән ярдәмне күрсәтеп торган. Фатиха апа тугыз яшьлек Мансурның мәктәпкә йөрмәгәненә борчылып, Алмаевлардан алып китә дә, аны да балалар йортына урнаштыра.
Мансур укырга бик тә сәләтле бала булып чыга. Фәннәрне җиңел үзләштергән, балалар йортының тормышында актив катнашкан, мәктәп китапханәсендә ул укымаган китап калмаган. Башкаларга үрнәк булганга, аны җәй көне пароходта, Идел буйлап оештырылган экскурсиягә алып чыгалар. Менә шунда бу ятим баланың йөрәгенә гомерлек яра салган хәл була да инде. Пароходта аны күреп, таныган бер хатын: «Бу – халык дошманы баласы, ул монда булырга тиеш түгел», – дип кычкыра. Хатынның үзен тәртипсез кыланышы өчен пароходтан төшерәләр, ә Мансур үзенең «халык дошманы баласы» булуын гомере буе оныта алмаган, бу хакта балаларына сөйләргә дә курыккан. Авыр сәгатьләрдә күңел төшенкелегеннән, өметсезлектән туганнарының җылы карашы гына юаткандыр дип уйлыйм.
Мәктәпне тәмамлагач, ул театр училищесына укырга керә. Әле мәктәптә укыганда ук үзешчән түгәрәккә йөреп, артистлык «җене» кагылган егет, үзен училищеда да тырыш, сәләтле итеп таныткан. Әмма укуын тәмамлап, артист булырга язмаган икән. Бөек Ватан сугышы башлану белән Мансур хәрәкәттәге армиягә алына.
«Безнең дивизиядә татар егетләре күп иде, – дип яза командирларының берсе үз истәлекләрендә. – Алар арасында Мансур Мостафин бар иде. Армиягә ул 1941 елны алынган һәм татарлардан оештырылган чаңгычылар корпусы составында фронтка килде. Тула шәһәре янындагы каты сугышта катнашып, сугышчан чыныгу алды һәм бик каты яраланды. Яралары төзәлгәч безнең дивизиягә килде һәм 1091нче укчы полкта хезмәт итте. Днепрны кичү өчен барган сугышта взвод командиры сафтан чыкты. Мансур тиз генә взвод командиры урынына басты һәм беренчеләрдән булып плацдармны дошманнан тартып алды. Төп көчләр килеп җиткәнче аны саклап торды, чын егетлек күрсәтте. Минск, Көнчыгыш Пруссиядәге Осовец крепосте өчен барган хәлиткеч көрәшләрдә дә Мансур батырларча сугышты».
Кыска гына әйтелсә дә сугышчан командирның зур бәясе бу.
«Новая газета»да «если бы удалось напечатать и прочитать все воспоминания о войне, то человечество сошло бы с ума», дигән сүзләрне укып хәйран калган идем. Мансур абый да истәлекләр язмаган икән. Югыйсә, сугышның башыннан ахырына кадәр катнашкан, ничәмәничә тапкыр яраланган, бергә сугышкан күпме дусларын югалткан, дошман белән күзгәкүз очрашкан, җиңү шатлыгы кичергән кеше бит.
Бер генә истәлеген Чәчкә апа Атнагулова-Мостафина язып алган, шуны тәкъдим итәм. «Шулай безнең полкка сазлыклар аша үтәргә туры килде. Муеннан су ераера, ниһаять, бер коры утрауга чыга алдык. Полк командиры учаклар ягып, өске киемнәрне киптерергә боерык бирде. Чишенеп кенә бетердек, дошманның разведка самолеты килеп чыкмасынмы? Ә аның артыннан кара болыт булып бомбардировщиклар килде дә, иртәдән кичкә кадәр безне бомбага тотты. Шушы утрау мәетләр белән тулды. Ходай бүтән күрергә язмасын берүк. Полктан нибары 17 кеше исән калды. Мондый хәлләрне санап, искә алып бетерерлек түгел. Мине кайсы фәрештә генә саклап калгандыр, белмим. Шундый мәхшәрдән исән чыктым бит», – дип сөйләгән ул.
Сугыштагы батырлыклары өчен бүләкләре күп булган Мансур аганың. Шулар арасында ике «Дан» ордены бар. Кенигсбергны алганда күрсәткән батырлыклары өчен өченчесен дә бирмәкче булганнар. «Командирларымнан ялынып тәкъдим итмәүләрен сорадым. Теге пароходтагы куркуымны онытмадым. Нәселнәсәбемне тикшерерләр дә, үземне дә юк итәрләр дип курыктым. Шөкер, исәнсау бит әле, яшим бит әле», – дигән ул. Күпме авырлыклар кичергән, күпме батырлыклар күрсәткән кешенең сер итеп сөйләгән сүзләре бу. Аңа «Дан» ордены урнына II дәрәҗә Ватан сугышы орденын биргәннәр.
Сугыштан соң Мансур ага Бохарага туганнары янына кайта. Тик һаман Казан үзенә тарткан. Ул Казанга килеп югары уку йортына кергән. «Өлкән яшьтә булсам да гел “бик яхшы” билгесенә укыдым» дигән, әмма кайсы институт икәнен язмаган. Өйләнгән, хатыны белән ике ул, бер кыз үстергәннәр. Балалары да әтиләре йөзенә кызыллык китермәгән. Белем алып, мактаулы һөнәр ияләре булганнар. Үзе озак еллар «Казан» ресторанының директоры булып эшләгән. Нәселләренең мактаулы сыйфатларын саклап, гадел һәм һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырышып яшәгән. Мансур ага Али улы Мостафин 2007 елда дөнья белән саубуллашкан. Урыны җәннәттә булсын батыр солдатның.
Репрессиягә дучар булып, бер гаепсезгә гомерләре киселгән зыялыларыбызның балалары хакында күп укыдым, кайберләре белән таныштым, сөйләштем дә. Аларның иң газиз кешеләрен югалту хәсрәтен эчкә яшерә белүләренә соклана идем. Мансур ага хакында миңа сөйләгән Чәчкә Атнагулова-Мостафина да, сугыш каһарманы Мансур Мостафин да әнә шундыйлардан. Алар әтиәниләре хакында бер генә минутка да «дошман» дигән ялганга ышанган кешеләр түгел. Киресенчә, аларның яшәү, эшләү рәвешләренә олы бәя биреп, лаеклы алмаш булып яшәргә тырышканнар. Чәчкә апа – халкыбызның борынгы матур сыйфатларын үзендә саклаган шәхес, зур галимә. Әтисе Сәлах абый хакында һәр истәлекне бөртекләп диярлек җыя, барлый. Ә Мансур абый ут эченә кергәндә дә әтисенең яшьлеге үткән Казанга кайту, әтисе йөргән сукмаклардан үтү өметен югалтмаган. Шул көннәрне күрү өчен, якынайту өчен батырларча сугышкан да. Репрессияләнгән шәхесләрнең балаларына әтиәниләрен хәтердә тотып, зурлап, матур итеп яшәүләре өчен рәхмәт әйтәм.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА