Admin автор яңалыклары
-
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Сентябрьнең бере җиткәнен...
Һәр карашың – гыйлем нуры синең, Һәр сүзеңдә синең изгелек. Әнидер син, бәлки, Без дә синең Бәгыреңнән төштек өзелеп. -
Рафис СӘЛИМҖАНОВ: «ХАМЕЛЕОН»
Чатта ике машина «үбешкән». Кече сержант Абдуллин белән өлкән лейтенант Хикмәтуллинның нәкъ шул тирәдән ДАИ машинасына утырып китеп барышы. -
Шагыйрь-язучылар шәҗәрәсе
Разил Вәлиев, Хәйдәр Гайнетдинов, Зөлфәт Хәким, Рафис Сәлимҗанов… Һәммәсе дә бер шәҗәрәдән дисәм, ышанмаучылар да булыр, мөгаен. Бер нәсел-нәсәптән шулкадәр шагыйрь-язучы чыгамыни, диярләр. Чыга икән шул. -
Драматург истәлегенә
30 август – Татарстан Республикасы көнендә Казанда танылган драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинга (1935-2012) мемориаль такта ачылды. Аны башкаланың Толстой урамындагы язучы яшәгән 16А номерлы йортка урнаштырдылар. Авторы – скульптор Рим Акчурин. -
Минем әткәй шушымы?
2021 елның 5 маенда без туган ягым – Башкортстанның Чакмагыш районы Сыерышбаш авылы мәдәният йортында сугыш елларының ятим балаларына багышланган «Моңаймас та иде, һай, бу бала…» дигән тантаналы-моңсу кичә уздырдык. Дөрес, ул 2020 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына тәңгәл китереп үткәрелергә тиеш иде -
Татарстанда эшләүче пенсионерларга нинди ташламалар каралган
Рәсми рәвештә эшкә урнашкан Татарстан пенсионерлары билгеле бер ташламаларга исәп тота ала. -
Курамша белән Кирамша
(Музыкантлар мәзәге) -
ЯҢА ИБРАЙДА ҺӘЙКӘЛ АЧЫЛДЫ
Әфган сугышы тәмамлануга 36 елдан артык вакыт үтте. Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан сугышка киткән 22 егетнең өчесе – Мансур Гыйззәтуллин, Илһам Сөләйманов һәм Әхәт Насртдинов әфган тауларында һәлак булды. Күп еллар узса да, бу сугыш яралары анда булган солдатларның, бигрәк тә әниләренең йөрәкләрен һаман да әрнетеп тора. -
Айрат Суфиянов: «Сират күпереннән мөмкин түгел Кеше җилкәсендә үтәргә...»
Шагыйрь Айрат Тәлгат улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортстанның Балтач районы Усман авылында туа. Кечкенәдән шигырьләр яза. Озак еллар Чаллыда яшәп иҗат итә. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге (2020) һәм Һади Такташ исемендәге (2024) премияләр лауреаты. Аның шигырьләренә күп кенә җыр иҗат ителгән. -
Татар диалектологиясен дөньяга танытты
Ләйлә Таһир кызы Мәхмүтова – татар диалектологиясе фәненә зур өлеш керткән галимә. -
Фирая Зыятдинова: «Бу давыллар бер тынар дип, Ышаналар дулкыннар...»
Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Гали кызы Шиһапова-Зыятдинова 1945 елның 5 сентябрендә Татарстанның Әтнә районы Мамыш авылында туа. Бер бәйләм лирик шигырьләре 1968 елда яшь авторларның күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабында урнаштырыла. 1989 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елның 22 апрелендә Казанда вафат була. Аның моңлы шигъриятенә композиторлар еш мөрәҗәгать итә. -
Мәдрәсәдә – «Бал бәйрәме»
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә ел саен узучы «Бал бәйрәме» булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте. -
Туфан чын йөзен ача
Укучыларыбыз инде ныклап игътибар иткәндер: күренекле әдипләребез Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Фоат Садриев арасында юктан бар булган бәхәс «Мәдәни җомга»ның 13енче битендә әледән-әле кабынып-сүнеп тора. Бу җәһәттән редакциягә бик күп хатлар килә, шылтыратып сораучылар да байтак: «Шул ялгыш җибәрелгән автографлы ике китап өчен ник бәхәсләшәләр, нигә дуэльгә чакырышалар алар?» – дип борчыла гавам. Хәер, бәхәснең нәкъ менә 13енче биттә баруына, бәхәснең эчтәлегенә бик үк игътибар итеп бетермәүчеләрне әле гавам дип әйтеп булмыйдыр. -
Әлфия Миңнуллина-Юнысова: «МИН – ТУФАН КЫЗЫ!»
Әтине мин бөек дип саныйм. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес кенә түгел. Аның бөеклеге әлеге горурланырлык мактаулы исемнәренә генә нигезләнми. Әтинең тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, карашлары, фикерләре беркемне дә битараф калдырмый иде. -
Туфан Миңнуллин: БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕ
Авылыбызның аскы ягында Күпер ермагы дигән ермак бар. Тирән ермак. Ярлары текә. Яз көне таулардан шуып төшкән кар суы ермакны тутырып ага. Җәй көне ермак кибә. Ләкин бер чоңгыллы урында су җыелып кала. Без шунда чупырдашабыз. Йөзгәндәй итәбез, хәтта биек ярдан шуңа сикерәбез дә. Кайвакытта баш су төбендәге ләмгә (бездә ләмне душкын диләр) кадала. Көлешәбез. Кайберләребез сикергәндә суга корсагы белән төшә. Аңардан мыскыллап көләбез.
