ӘЛМӘТТӘ – Шигърият бәйрәме

Республика шәһәр һәм районнарыннан килгән кунаклар шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманованың (1926-1980) һәйкәленә чәчәкләр куйды. /Фотолар – «Татнефть» матбугат хезмәтеннән.
«Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә куелган игелекле проектлар гаять күп. Әйтик, әлеге компания карамагындагы хәйрия фондының, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр биреп, язучыларны, яшьләрне иҗатка рухландыруы – шундый уңышлы проектларның берсе.
ИҖАДИ ТӨБӘК
«Татнефть»нең «Рухият» фонды быел да Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында шушы елларда иҗат иткән уңышлы әсәрләре өчен язучыларга тантаналы рәвештә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшырды. Шулай ук 10 студентка укудагы уңышлары һәм актив иҗат итүләрен югары бәяләп, Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияләр билгеләнде. Бу дәрәҗәле бүләкләр XVIII тапкыр үз ияләренә барып иреште.
Әдәби бүләкне тапшыру тантанасында катнашырга Казан, Чаллы, Алабугадан һәм Әлмәтнең үзеннән килгән язучыларны, журналистларны зурлап каршы алу оештырылган, алар өчен киңкырлы программа әзерләнгән иде. Шигърият бәйрәмен кунакларга иң әүвәл нефтьчеләр каласының истәлекле урыннарын күрсәтү белән башлап җибәрделәр. Шәһәрнең елдан-ел матурлана баруын күрми мөмкин түгел иде. Нигездә Чупай тавы ташыннан төзелгән иске Әлмәт, шәһәр стеналарын бизәгән мураллар да, Габдулла Тукай, Муса Җәлилгә атап куелган һәм Татарстан анабыз һәйкәлләре, 1, 2, соңрак 3 миллиард тонна нефть чыгаруга багышлап торгызылган стелалар, библиокафелар шәһәрне бер яктан заманча итсә, икенчедән биредә күңел рәхәтлеге тоясың. Саҗидә Сөләйманованы иҗатка рухландырган, ул чаңгыда йөрергә яраткан Урсал тауны да күрдек. Кунаклар, республикабызда бердәнбер булган Югары нефть мәктәбе кампусы белән дә танышты.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә бинасы янында урнашкан шагыйрә һәйкәле мәйданчыгында күптән матур гадәткә әверелгән шигъри митинг узды. Ул Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мортазинның кунакларга Әлмәт район башлыгы Гүзәл Хәбетдинованың сәламләвен җиткерүе белән ачылып китте. Танылган язучы һәм шагыйрә Рифә Рахман Саҗидә Сөләйманованың милләтебез, илебезнең киң сулыш алуын кайгыртып иҗат иткән язучыларның берсе булуын искәртте.

2025 елда премиягә «Сад Саифа Сараи» тарихи романы өчен Ольга Иванова, «Синең җанга узсам» шигырьләр җыентыгы өчен Рифә Рахман һәм Әлмәт театры сәхнәләштергән «Йорт» пьесасы өчен Равил Сабыр лаек булды.
– 1960-1970 еллар поэзиясе биеклегендә аның өлеше зур. Ул ил, төбәк, респулика тарихындагы вакыйгаларны бөтен тулылыгы белән яктыртып калырга тырышты. Шулай ук ул тирән күңел лирикасы белән укучы хәтерендә калды. Шагыйрә бу юнәлештә тыйнаклык күрсәтеп иҗат итте. Әмма шул ук вакытта аның шигырьләрендә бәргәләнгән йөрәкне тоймый мөмкин түгел иде. Ул шәһәрнең уңышы шушы төзелешләр биеклегендә дип тоемласа, шагыйрә бәхетен иҗат биеклегендә дә күрде. Иҗатының бәяләнеп бетмәве аны бераз борчыды кебек, – диде ул.
Чираттагы тукталыш – Әлмәтнең мөселманнар зираты. Биредә кунаклар Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликов каберләренә чәчәкләр куйды, алар рухына Коръән сурәләре укылып багышланды.
Алга таба язучылар һәм журналистларны Әлмәтнең ислам мәркәзе – Ризаэддин Фәхретдин исемендәге Җәмигъ мәчете янында Фәннүр хәзрәт каршы алды. 1995 елда төзелгән мәчет, алты ел дәвамында «Татнефть» ярдәме белән төзекләндерү эшләре алып барылганнан соң, 2024 елда ишекләрен кабат ачкан.
«АЧЫК МИКРОФОН» ЯНЫНДА ЧЫГЫШЛАР
Шигърият бәйрәме Әлмәт драма театрының икенче катындагы фойесында «Ачык микрофон» форматында дәвам итте. Ул Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев чыгышы белән башланып китте.
– Саҗидә ханымны күреп белә идем. Ул зыялы, тирән фикерле ханым булып хәтердә калды, иҗаты да саллы булды. Әлмәттә Саҗидә Сөләйманованың рухын һаман тоябыз. Шәһәр тәрәзәләрендә ул күренеп китәр сыман, – диде ул. Марсель Галиев заманында «Татнефть» компаниясе тарафыннан «Рухият» фондына нигез салынуның да уңышлы гамәл булуын искәртте.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре Газинур Морат һәм Факил Сафин Саҗидә Сөләйманова шигырьләрендә тәрбияләнеп үсүләрен әйтте. «Ул югары космик дәрәҗәдә иҗат итә торган шагыйрь иде. Без аңа һәрвакыт бурычлыбыз», – диде Газинур Морат.
«Ачык микрофон» янында чыгышларны Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкнең төрле еллардагы лауреатлары һәм стипендиатлары Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлах һ.б. дәвам итте.
ӘДӘБИ ПРЕМИЯ
Әдәби бүләкне тапшыру тантанасы Әлмәт татар драма театры артистлары куйган сәхнә күренешләре белән ачылды. Мәктәптә укучы Саҗидәнең булачак ире Әдип Маликов белән очрашулары, кызның укуын тәмамлагач башланган мәхәббәтләре, гаилә корулары, Әлмәткә килеп урнашулары кебек вакыйгалар бербер артлы күз алдыннан үтте.
Әлмәт өчен Саҗидә Сөләйманова искиткеч зур табыш булса, ул үзе дә нефтьчеләр каласын бик яраткан, шагыйрәне шәһәрнең үсеше, төзелешләре рухландырган. Ул Әлмәтнең үзен бик зурлавын теркәп калдырган. «Бу шәһәрдә минем тормышымның да, иҗатымның да иң рәхәт чоры үтте. Барысын да яңа баштан башларга ярый дисәләр, мин, һичшиксез, кабаттан Әлмәткә илткән юлны сайлар идем», – дип язган ул.
Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, 7-8 ел эчендә шуңарчы исеме билгесез шагыйрә, баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелгән, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитешкән.
Әдәби премия лауреатларына төп бүләкне «Татнефть» АҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин тапшырды. Премиянең 18 ел эчендә республиканың әһәмиятле вакыйгага әверелүен искәртеп үтте. «Бу – илнең бай әдәби һәм мәдәни мирасны тагын да үстерүгә безнең өлешебез. Сәҗидә Сөләйманова бүген дә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен йолдыз булып кала», – диде ул.
Әлеге премиягә 2023 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Сад Саифа Сараи» тарихи романы өчен прозаик Ольга Иванова, 2022 елда Татар китап нәшриятында дөнья күргән «Синең җанга узсам» шигырьләр җыентыгы өчен шагыйрь, прозаик, педагог Рифә Рахман, 2025 елда Әлмәт театры сәхнәләштергән «Йорт» пьесасы өчен драматург Равил Сабыр лаек булды.
Кызыксындыру премиясе белән «Не быть Фемке Бол» шигырьләр җыентыгы өчен Лилия Жанти, «Каменев идет умирать» проза китабы өчен Эдуард Учаров, «Синең өчен» китабы өчен Түбән Камада яшәп иҗат итүче Марс Хафизов бүләкләнде.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия лауреатларын шагыйрәнең улы Әнвәр Маликов, Хәйрия фондының «Рухият» нәшрият эшчәнлеге программасы җитәкчесе Алинә Мостафина һ.б котлады. Әнвәр Маликов әнисенең әсәре беренче тапкыр басылып чыкканда аңа 33 яшь булуын искә алды. «Стипендиат кызлар һәм егетләр шундый яшьтә үк сәхнәгә чыгарулары һәм бүләкләүләре белән горурланырга тиеш. Татар теле һәм мәдәнияте югалмасын һәм сезнең йөзегездә саклансын иде», – диде ул.
БЕЛЕШМӘ
Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия татар һәм рус телләрендә күренекле әсәрләр өчен ике елга бер тапшырыла. Әлеге әдәби бүләк беренче тапкыр шагыйрәнең тууына 80 ел тулу уңаеннан 2006 елда «Татнефть» АҖ һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куела. Шушы елларда аңа 57 язучы, кызыксындыру премиясенә исә 53е лаек булган. Алар арасында Татарстан, Удмуртия, Башкортстан республикалары, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Мәскәү шәһәрендә, шулай ук Казахстан, Төркия һ.б. кебек илләрдә яшәп иҗат итүчеләр бар. Шул ук вакытта «Татнефть»нең Хәйрия фонды 155тән артык студентка Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияләр биреп, аларны иҗатка рухландырган. Бу талантлы яшьләрнең күбесе бүгенге көндә танылган шагыйрьләр, язучылар булып җитеште.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА