Журнал «Безнең мирас»

Истәлекле елларым

 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран-журналист

 

 

Узган гасырның 1990 елларында татар зыялылары милли мәдәниятне тернәкләндерү, яңа басмалар ачуга күп көч куйды. Демократия җилләре исә башлагач, татар матбугаты да җанланып китте. Яшьләр өчен «Идел» журналы нәшер ителә башлады. Матбугат мәйданында «Шәһри Казан», «Заман», «Чулман­-Идел», «Таң йолдызы» кебек өр­-яңа газеталар пәйда булды. 1995 елның 1 июленнән татар зыялылары өчен «Мәдәни җомга» газетасы чыгаруга рөхсәт алынды. Аның редакторы итеп, танылган шагыйрь Зиннур Мансуров, урынбасары итеп Газинур Морат расланды. Мин ул чорда «Татарстан» журналы баш мөхәррире Рифат Фәттаховның беренче урынбасары идем. Көннәрнең берендә Зиннур Мансуров миңа «Мәдәни җомга»га күчәргә тәкъдим итте. Бераз уйланганнан соң, ризалык бирдем, баш мөхәррирнең урынбасары һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкарырга керештем. Мин моңарчы «Социалистик Татарстан» газетасында, телевидениедә һәм «Татарстан» журналында эшләгәндә парламент тормышын да яктыртып бара идем. Биредә дә бу эшне дәвам итүемне сорадылар. Мин һәр сессиядә, бюро утырышларында, төрле киңәшмәләрдә катнашып, газетабызның һәр санына диярлек материаллар әзерләдем.

 

 

«Мәдәни җомга»га кунаклар килде. Редакция архивыннан. /Ш.Абдюшев фотосы

 

 

Газета тәүге саныннан ук татар халкына газиз ана телебезне саклап калуга ярдәм итте.

 

Зиннур Мансуров үзе оештырган газетада егерме елга якын эшләгәч, пенсия яшенә җитү сәбәпле, эштән китәргә мәҗбүр булды. Аның урынына Чаллыдан моңарчы Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы язучылары оешмасын һәм «Мәйдан» журналын җитәкләгән Вахит Имамов килде. Аның белән дә без бик тиз уртак тел таптык. Эштән киткәч тә язу-сызудан туктамадым. Беребез дә мәңгелек түгел. Вахит Имамов та редакторлыктан китте. Җитәкче вазифасы Ләбиб Леронга тапшырылды. Аны да күпләр, бигрәк тә өлкәннәр үз итә, хөрмәт белән карый.

 

«Мәдәни җомга»ның соңгы саннарында язмаларны бизәүдә, эчтәлекне укучыларга тулырак җиткерүдә шактый фотосурәт файдаланыла. Мондый алымны уңышлы дип саныйм. Редакция укучылар игътибарын ныграк җәлеп итү турында уйларын тормышка ашырырга тырыша. Мин газетага һәм анда эшләүче хезмәткәрләрнең барчасына да уңышлар телим.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру